поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.01.2014 Мәдәният

Фәридә Исмәгыйлева: “Кешеләрне битарафлык басып алды” (ФОТО)

Профессионал. Төрле сүзлекләрдә бу төшенчә үзгәрәк мәгънә белән аңлатыла. Бер ишләрендә профессионал “һөнәр белән шөгыльләнүче”, икенчеләрендә “хезмәте белеменә тәңгәл кеше”, өченче сүзлектә “шөгыленә күрә сәләте, белеме югары, үз һөнәренең остасы” дип бирелә.

Әлмәт татар дәүләт драма театры белән тугыз елга якын җитәкчелек итүче Фәридә Исмәгыйлева хезмәтенә бу төсмерләрнең барысы да хас. Юкка гына Мәдәният министрлыгы аны ел нәтиҗәләренә нигезләнеп, “Профессионал” номинациясендә бүләкләмәгән. Сәнгать учреждениесе белән идарә итәргә аның белеме дә, сәләте дә, табигый омтылышы да бар. Юбилее уңаеннан (1 гыйнварда туган көне) театрга сугылгач, әңгәмә вакытында шуңа төшенеп кайттым.

Омтылыш нәселдән килә

Белемгә хирыслыгы аңа әтисе – мәктәп директоры Бәгыйс абыйдан күчкән булса кирәк. “Мәктәп һәм авыл китапханәсендә укымаган китап калмады”, – дип искә ала Фәридә ханым балачагын. Шулай ук әтисе яздырып алган “Кеше һәм закон” журналларын йотлыгып укып бара ул. Шул тәэсир иткән булса кирәк, сабый күңеленә юрист булу хыялы кереп оялый. Алтысы тулгач бер яшькә өлкән дус кызларына ияреп мәктәпкә китә. Әтисе каршы булса да, үҗәтлек күрсәтеп, бер ай укып йөргән кызын беренче сыйныфка алудан башка чарасы калмый Бәгыйс абзыйның. Дөрес, Фәридә тамырларында әнисе каны да “уйнау”дан туктамый. Азнакайда телефонистка булып эшләгән, тавышын танылган Рәшит Ваһапов, мәшһүр Салих Сәйдәшев ишеткән, имтихансыз Мәскәү опера студиясенә укырга кергән җырчы кызы бит ул!

- Апа: “Син бит сөйләшә башлаганчы җырлый идең инде”, – ди торган иде, - ди әңгәмәдәшем балачак хатирәләрен яңартып. – Алты яшемдә Сабантуенда йөк машинасы арбасына басып, Габдулла Рәхимкулов репертуарыннан “Агымсу”ны сузганым истә.

Үсмер вакытта спектакльләрдә катнаша башлый. Шулай итеп аңа театр җене кагыла. Әлмәт театрыннан Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Камил Сәетгәрәевлар уенына мөкиббән була.

- Гастрольләр белән еш киләләр иде. Шаккатып карыйм. Алар бу дөнья кешеләре түгел сыман.

Гаиләсен өстен күреп, әнисе укуын ташлап кайта. Ә хыялын уртанчы кызы Фәридәдә тормышка ашырырга ниятли.

Белем – әтисеннән, һөнәр – әнисеннән


- Әни сәхнәгә чыгуымны теләде. Ә әти каршы иде, - ди Фәридә Исмәгыйлева һөнәри белемгә юл башы турында искәртеп.

16 яшендә урта мәктәпне тәмамлаган кызын әти кеше башкалага алып китә. Ак колонналы Ленин укыган (!) университетка алып бара. Тик кызы: “Мәдәният институтына керәм”, – дип сүзендә нык тора.

- Ялгыштым. “Сезне халык театрларына җибәрәбез, авыл клубларында эшлиячәксез”, – дигән сүзләр ишетелә башлагач, профессиональ театрга юл түгеллеген сиземләдем. Ташларга уйладым. Шулай да юлны бөтенләй үк өзәргә базмадым, академик ял алып кайттым.

18 яшендә Әлмәтнең мәдәният һәм ял паркына инструктор итеп билгелиләр. Озак та үтми директорын эштән алып, җитәкче вазифаларын башкаручы итеп куялар. Шул вакытта ул хуҗалык мәшәкатьләре “тәмен” татый. Биредә эшләп йөргәндә беренче хыялы – юрист булу теләге үзен кабат сиздерә. Имтихан бирә, мәктәптә чит тел укытылмау сәбәпле конкурстан үтми. Шуннан ул әтисе юлыннан китә, читтән торып тарихчы һөнәрен үзләштерә. Юрист белгечлеге алалмаган дисезме? Алган. Үҗәтлек шулай итә ул. 50 яшендә Фәридә Исмәгыйлева кулына юрист дипломы ала. Мәдәният-сәнгать исә гомере буе янәшәсендә.

– Белем кирәк. Ләкин мин күбрәк эчке сиземләүгә таянам, ул мине алдамый. Чөнки белемгә искерү хас. Тарихта да яңа “таплар” табыла, юридик белем дә үзгәреп тора, мәдәният тә тик тормый. Театрга эшкә килгәч техник белем кирәклеге дә сиздерде. Мин килгәндә театр бинасын төзекләндерүнең икенче чираты бара иде. Шул вакытта бер ай дигәндә проектларны укырга өйрәндем.

Театрда ул башка “багаж” – балачакта укыган әдәби әсәрләр кирәклеген тоя. Фәридә ханым татар театр сәнгатендәге беренче “Кызганыч бала” һәм “Гыйшык бәласе” спектакльләреннән (1906 ел) алып Галисәгар Камал һәм аңа кадәр булган татар әдәбияты, урта гасырлар һәм заман иҗаты турында хәбәрдар.

Мәгърифәтче


Нинди генә өлкәдә эшләмәсен ул агартучы, мәгърифәтче вазифасында икән дигән фикер туа. Республика бәйсезлек өчен күтәрелгән чорларда Әлмәттә беренче һәм бердәнбер татар гимназиясен ачуда башлап йөрүче булуын шәһәрдәшләр хәтерли булыр.

- Аны гомерлек эшем дип әйтә алам. Ул минем алтын чорым иде. 90 нчы еллар мине милләт вәкиле буларак уятып җибәрде. Татарлыгымны эчке тоемлау белән генә чикләмичә, теоретик рәвештә ныгыта башладым, – дип ассызыклый мөгаллим.

- Тарихчы буларак, ничек уйлыйсыз милләттә тагын шундый күтәрелеш булырмы?


- Әлбәттә, диалектика, җәмгыять үсеше законнары моңа ишарә. Бөек Тукайның

«Без Бишенче елны бер көнне
уяндык таң белән”...

дигән юлларын хәтерлисезме? 1905—1907 елгы революция татар халкы өчен милли һәм сыйнфый изүдән котылу кебек була. Шул вакытта татарның йөздән артык басмасы гына нәшер ителә башлый, мәдрәсәләр ачыла. Гимназиядә эшләгәндә укучылар хәтеренә бөек нәрсә булып кереп калсын өчен “XX гасыр башында татар халкының ренессансы” дигән авторлык дәресе дә әзерләгән идем... Бер гасыр да узмады, күтәрелеш кабатланды. Дөрес, аның көче бишенче елгы белән чагыштырырлык булмады. Яулаган позицияләрне акрынлап бирдек. Гимназияне генә алыйк, “татар гимназиясе” дигән статусы бетерелде. Урысча укыталар. Мохит башка. Шуңа күрә мин бүген татарны күбрәк тәнкыйтьлим. Хәзер митинг дигәннәренә дә ирония белән карыйм.

Милләттә күтәрелеш булыр ул, безгә күрү насыйп булмас. Тагын шуны истән чыгармаска кирәк, безнең гасыр ахырына “тере” телләрнең 50 проценттан алып 90 процентка кадәр юкка чыгу ихтималы фаразлана. Галимнәр саклау омтылышлары ясый, тик бу кайтмас процесс... Ләкин без шушы чорда, шундый шартларда, шушы җирдә яшибез һәм милләт өчен хезмәт итәргә тиешбез.

Күп йөрегән ни белер?


- “Күп йөрегән ни белер, күп укыган шул белер диләр”. Ә сезнең труппаны дөньяның төрле кыйтгаларына фестивальләргә йөртүегез шушы гыйбарәнең киресен исбатларга тырышу сыман...


-Үзем сәяхәт итәргә яратканга башланды ул. 90 нчы елларда иҗатташ дусларым белән бергә салган сукмаклардан театр труппасын да Рига, Вильнюска алып бардым. Үзем Прагадагы архитектура үрнәкләренә мөкиббән булганга анда алып чыктым. Төркия, Буриятия, Кавказ... Дүрт диңгезне күрдек. Клеопатра утравында борынгы амфитеатрда кем генә чыгыш ясый ала икән. Безнекеләр булдырды! Экскурсиядә йөргәндә, илһамланып “Гашыйк Кәриб”не уйный башладылар. Туристлар шаккаттып күзәтте. Яшьләрне нәрсә белән дә тотарга кирәк бит. Бүгенге вәзгыятьтә фатир бирә алмыйм. Фестивальләргә йөртә, күрсәтә алам. Артист өчен билгеле театр белгечләре тарафыннан бәяләнү шулай ук зур мәртәбә дигән фикердәмен. “Театраль Идел” фестивалендә бер труппаның күзен ачарга бирми тәнкыйтьләгән, “Мине һичнәрсә белән шаккаттыра алмыйсыз”, – дигән Мәскәү тәнкыйтьчесе Любовь Лебедина “Туй”ны карагач: “Брехтка мөнәсәбәтемне үзгәрттегез, ләззәт алдым. Бу труппа белән теләсә-нәрсә уйнарга була”, – диде.

Театрның киләчәге – шәһәрчә

- “Театрда миллилек” төшенчәсен ничек аңлатыр идегез?

- Һәрхәлдә ул сандык куеп, чәчәкле чаршау корып, чабата киеп гармун тартып йөрү түгел! Күптән түгел “Һөнәр” фестиваленә баргач, иҗат лабораторияләре эшләрен күрү насыйп булды. Эстон драматургы әсәрен караганда, Наилә Гәрәева белән “Бу бит без, татарлар”, – дип шаккатып утырдык. Шуннан чыгып төрле буынның бүгенге яшәешен, борчу-мәшәкатьләрен, газап-борчуларын, проблемаларын чагылдырган әсәрне – милли драматургия дип бәяләргә җөрьәт итәм. Әмма бүгенге көндә татар драматургиясе ике аякка аксый.

- Элеккеге рәссамыгыз Димитрий Хильченконы “идеялар генераторы” дигән идегез. Үзегезне проектлар уйлап табучы дисәм килешәсезме?


- Юк дисәм, ялган тыйнаклык булыр. Мин хуҗабикә буларак акрын кеше. Ә эш дигәндә башта уйлар җитез йөгерә. Аларның барысын да гамәлгә генә ашырып булмый. Парето принцибы инде бу. Ягъни 80 гә 20 нисбәте.

– Әлмәт театрының көндәшлеккә сәләтле икәнен кайчан аңладыгыз?


– Әлмәт театры һәрвакыт көндәшлеккә сәләтле булды. Зәкия Туешева, Гали Хөсәенов спектакльләрен күргән, 70 елларда тукталышта ук билет сорап торган кеше буларак икеләнүсез әйтәм бу сүзләрне. Тик аның күтәрелеш һәм торгынлык кичергән чорлары булмады түгел. 2007 елда Ринат Әюповның “Оҗмах” капкасы белән яңарыш чоры башланды дип уйлыйм.

– Тарихчы буларак ничек фаразлыйсыз – киләчәк театрның бүгенгесенә нинди бәя бирер иде икән?


– Театр – массакүләм сәнгать түгел. Аңа элитарлык, төгәле бөртеклелек хас. Бүген дә Әлмәт театры тарихын белүчеләр 200 мең кешелек Әлмәт районында булса 1 процент булыр. Киләчәктә дә шуннан артмас. Ләкин “яңалык чоры” дигән бәя бирерләр дип ышанам. Төрле семинарларда, фестивальләрдә, форумнарда безне (!) телгә алалар бит.

– Театрның үсеш программасы бармы ул?


– Өч елга концепциясе бар. Соңгы тугыз елга кассага анализ ясадык. Үсеш күзәтелә. Бу бит шул проектлар, яңалыклар кертү, менеджмент, театр турында язып тору, төрлеләндерү нәтиҗәсе. Тик ул акрын адымнар белән бара. Шуңа күрә театрның ун елдан соңгы яшәешен күзаллап, яшь тамашачы өчен эшләргә кирәк. Һәм театрда шәһәр менталитеты булуы шарт. Шагыйрьләр, язучылар, драматурглар авылдан чыга. Ләкин шәһәр культурасын формалаштыручы татар режиссеры шәһәрнеке булуы зарури. Шулай булганда ун елдан соң да театрның киләчәге ышанычлы. Мин Әлмәт театрын мактаганнарын теләп утырмыйм. Ә тамашачының театрга үз карашы, мөнәсәбәте булуын телим. Яратсыннар, тәнкыйтьләсеннәр, тик битараф булмасыннар. Туфан Миңнуллин әйтмешли, “Дөньяны ихласлык коткара”. Ә бүген кешеләрне битарафлык басып алды.

Юбиляр “Татарстанның атказанган укытучысы”, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Дамир Сираҗиев премиясе һәм башка мәртәбәле бүләкләр иясе. Үзе ул “ирешкәннәремнең күбесе каршылыклар аша булды” ди. Бу аны чыныктыра гына.

1

2

3

4

Евгений Михайлов фотолары
 


Ләйләгөл МИНАЕВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»