поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.01.2014 Җәмгыять

Җиңгән һәм җиңелгән Ленин

ХХ гасырның төп вакыйгасы булган Октябрь революциясенең “авторы”, ягъни аны әзерләүче һәм тормышка ашыручы, дөньяда беренче коммунистлар партиясен һәм тәүге социалистик ил – Совет дәүләтен төзүче, пролетариат юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленинның үлеменә 21 гыйнварда 90 ел тула.

Ленинга караш бүген шактый үзгә һәм каршылыклы. Бүгенге шартларда да күпләр Ильичның бөеклеген, кылганнарының тарихи зарурлыгын таныган кебек, чаманы онытып, аны дөнья явызына, шәфкатьсез һәм миһер­бансыз зат­ка, хәтта ки тиранга әверелдереп калдырырга теләү­челәр дә җитәр­лек. Соңгылары күбәю капитализмны, аның комсызлыгын, ул вакытлардагы үтә рәхимсезлеген, го­мумән, кешене кеше изүне күрал­маган, гомерен капитал белән көрәшкә багышлаган затка бүгенге буржуй­ларның соңга калган үче, мә­керле җавабы гына түгел. Инкыйлабны, беренчедән, берәү дә ак перчаткалар киеп, чиста, сөттән ак, судан пакь калып ясый алмый. Революцияне саклау исә аны ясаудан да авыррак, хәтәр­рәк – ул юлны кансыз, корбаннарсыз үтәрмен димә. Икенче­дән, Россия шундый ил, анда идеаль кешене дә пычракта әвәләргә мөмкиннәр. Чөнки иҗтимагый-сәяси кыйблалар тамгасын, юнә­лешен һәрчак үзгәртеп, һәр хакимият үзеннән алдагысын кире кагып килә, юкка чыгарырга тырыша. Әле яңа гына яхшы булган күп нәрсә кинәт кенә начарга әйләнә. Хәтта тарих булып тарих та, гамәлдәге сәясәткә, сәясәт­челәргә яраклаштырылып, еш кына яңадан күчереп языла.

Әмма шундый шартларда да, Ленин – барыбер кагыйдәдән чыгарма. Башка революционер-прак­тиклар кебек идеальлектән ерак кеше булып та, ул шундый шәхес – вәзгыять, сәяси конъюктура үзгәрү аны җиргә салып таптый, тарих чүп­легенә илтеп ташлый алмый. Совет чорында еш кабатланганча: “Ленин бүген дә исәннәрдән исән­рәк”, – дип үк әйтеп булмаса да, гомуми наданлыкка, үткәннәргә битарафлыкка таба барган, тормыш мәгъ­нәсе акча артыннан кууга кайтып калган бүгенге заманда, илдә дә ул әле күпмедер үз бөек­леген җуймаган бер титан булып кала килә.

Юлбашчының күпсанлы мәгъ­рур һәйкәлләре шул чыгарманы дәлилләп, әле дә үзәк мәй­даннарда тора. Әле дә шәһәр саен диярлек Ленин исемендәге урамнар, проспектлар, мәдәният йортлары, китапханәләр. Ул туган шә­һәр дә һаман аның исемен йөртә. Миңа калса, бу шулай булырга, калырга тиештер, кирәк­тер. Ленинны пьедесталда тоту­ның, төшер­мәүнең сәбәбе бүген­ге элитаның тарих турында кайгыртуыннан түгел, әлбәттә. Ул шүрләүдән һәм теләсәләр-телә­мәсәләр дә, Ленин­ның кабатланмас шәхесен, бөек­леген танудан, аның даһилыгы белән килешү­дән. Бүгенге сәясәт­челәр, үзлә­рен бик акыллыга санаган халәттә дә, Ленин белән чагыштырганда бары кәрләләр, тарихтагы эзләре тиз суыначак вакытлы затлар. Моны алар сизенәләр, беләләр. Шүрләүнең дә сәбәбе ачык – Ленинга мәңгелек теләктәш­ләр, аңа тугры калганнар, аны гына таныган, аңа табынган буын әле дә исән, китеп бетмәде. Хакимият аларны кыерсытуның кыйммәткә төшү ихтималын исә аңлый.

Әйе, Ленин башлаган, җиде дистә елга сузылган бөек социаль-сәяси тәҗрибә уңышсыз тәмам­ланды. Ленинның эшен дәвам итүчеләрдә Ленин акылы, аның даһилыгының яртысы, чиреге генә булса да, без, ихтимал, заманга ярак­лаштырылган, пассионарлык, ягъни яшәү көче иңдерелгән шул стройда әле бүген дә гомер сөргән булыр идек. Социализмны сагынудан гына түгел бу уйлар, алар күб­рәк бүгенге затсыз, гаделсез, идеалларсыз, кырыс һәм буталчык тормыш белән килешмәүдән туалардыр. Ни дисәң дә, капма-каршы ул ике стройның, системаның икесеннән дә без әлегә чаклы бары начар якларны гына алдык бит.

Григорий Явлинский дигән икъ­тисадчы заманында: “Коммунизм ул – бетләү кебек, һәрчак фә­кыйрьлектән килеп чыга”, – дип сөй­ләнергә ярата иде. Килеш­мәс­лек түгел, дөрес сүзләр: инкыйлаб­лар фәкыйрьлектән, тигезсез­лек­тән. Ә фәкыйрьлек үзе каян килеп чыга соң? Капиталның азуыннан түгел­ме? Разин, Пугачевлардан башлап, төрле народоволецларга, рево­лю­ционер-максима­лист­ларга, Ленинга чаклы – барысы да чаманы онытудан яралмаганмы? Ленин капиталга онытылмаслык сабак бирде. Ок­тябрь инкыйлабыннан соң Европа һәм Төньяк Америка капиталистлары инде бүтәнгә әйлән­де­ләр. Законлашкан 8 сәгатьлек эш көне, профсоюзларга юл ачу, хезмәт кешесе белән санлаша башлау, хез­мәткә тиешле түләү – болар барысы да бөтен­дөнья пролетар рево­люция­сен­нән, үз илләрендә килеп чыгарга мөмкин кискен борылышлардан шөлләү нәтиҗәсе. Бүгенге күпче­лек илләрдәге кеше чырайлы капитализм да – Октябрь казанышы.

Дөньяны үзгәрткән, аны гадел­леккә берничә адым атлатырга алынган һәм күпмедер моңа ирешкән шәхесләр тарихта күп түгел. Ленин шундыйларның берсе. Гомерен көрәшкә багышлаган, бөек һәм изге максат куеп, шуңа омтылган, тик, ни кызганыч, мәгънәле җәмгыять төзү эшен ахырына җиткерә алмыйча, моннан 90 ел элек бакыйлыкка күчкән шәхескә тарих үзенең төп бәясен биреп бетермәде кебек әле. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 6 | 17.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»