17.01.2014 Дин
“Түбәтәйсез мулла”
Яңа ел ялларында туганнарны чакырып, Коръән ашы уздырырга җыенабыз. Табынын әзерләрбез: шөкер, бөтен әйбер мулдан хәзер. Аяклары авырткан туганнарыбыз килә алырмы дип тә борчылмыйбыз – машинабыз бар, бөтенесен дә өйләреннән барып алырбыз, подъезд ишегенә кадәр кайтарырбыз. Бимазалануларымның төп сәбәбе – Коръән укырга бабай таба алмау. Бабайлар юкка чыкты!
Әле күптән түгел үземә дә бер өй ашында булырга туры килде. Коръәнне кем укыячагын хуҗалар башта үзләре дә төгәл белмәде. Танышларының танышлары кирәкле кеше табылган, диделәр. Ләкин мулла дигәннәре чакырган вакытка килеп җитмәде, үзегез генә башлагыз, соңрак килеп азан әйтеп китәрмен, дип хәбәр җибәрде. Кунаклар арасында иң абруйлы бер әби, эшне үз кулына алып, “Фатыйха”ны сузып җибәрде, бер озын сүрә укыды, кыска сүрәләр белән чараның “рәсми өлеше”н 15-20 минут дигәндә тәмамлады. Шуннан соң өстәлдәге сый-нигъмәтне каплаган ашъяулык алынды. Хуҗабикә, бик канәгать булып, токмачлы ашны тәлинкәләргә бүлгәч кенә, ишектән мулла дигәннәре килеп керде. Моның кыяфәте үк сагайтты.
Ашта өстәл түренә утыра торган бабайлар гадәттә нинди була? Түгәрәк ыспай сакал, кыска итеп яки кырып алдырган чәч, татар түбәтәе, ак күлмәк. Татарның йолалары, фикерләвенә караганда, “ак бабай” шундый булырга тиеш бит!
Безнең ашка килеп кергән кешене исә андый дип тә әйтеп булмый. Озын кара сакалы ярты битен капласа да, аңа күп дигәндә, 35 яшь иде. Түбәтәе дә юк, аның каравы капкач сыман озын кара калын чәче, маңгаен каплап, күзгә кадәр төшә. “Түбәтәйсез мулла” урысча сөйләде, чөнки татарча начар белә икән.
“Мин соңрак азан әйтермен, ләкин аңа кадәр сезгә бераз вәгазь сөйлим әле”, – диде. Ул намаз укымаучыларны сүкте, җәһәннәм белән куркытты, җәннәт белән кызыктырырга тырышты, без җыелган аш мәҗлесләрен “бидгать” дип атады. Ничек кенә тырышып сөйләсә дә, җыелган халыкны аның нотыгы рухландырмады. Ичмасам, “түбәтәйсез муллабыз” “джин” дип түгел – ә “җен”, “сунна” урынына – “сөннәт”, “нафс” урынына “нәфес” кебек үзебезчә сүзләрне ятлап килгән булса да, безнең кебек укымаган татарларга күпкә аңлаешлырак булыр иде. Нотык башланганда 5 минутны күрсәткән сәгатьнең озын угы 3не узды, аннары “4”не, аннары “5”не, “6”ны... Кемдер алдындагы тәлинкәгә текәлеп карап утырды. Кемдер, йокымсырап, башын аска иде, кемдер бушлыкка текәлде. Кыскасы, әби-бабайлар урысча вәгазьне аңламады. Тыңлаучыларның битарафлыгын, үз сүзе үтмәвен күреп, “түбәтәйсез мулла” ярсыды, тагын кыямәт көне белән куркытты. Ләкин бу даирәдә аның үзеннән башка тагын ике кешедә генә хисләр ташыды. Берсе – эчендә бураннар уйнавы йөзенә чыккан хуҗабикә. Аның кыяфәте куркыныч та, кызганыч та иде: тәлинкәләргә бүлеп чыгарылган ашлары инде суынып, өсләрендә майлы элпә ката башлаган, ә иртәдән бирле әзерләгән камыр ризыклары, бәлеше мичтән чыгарылган, тастымаллар астында парлана иде. Хуҗабикәнең “ашка кара таракан булып төшкән” бу кеше турында ни уйлавы билгеле. Ни уйлавы аның хәләл җефете, ягъни хуҗа кешегә дә мәгълүм. Бичара ир ишек артында торучы хәләл җефетенең авыр сулавын ишетмәмешкә салышса да, хатынының утлы карашы ишек ярыгы аша ирнең аркасын өтеп, пешереп торды. Кызарып чыккан ир бүгенге чараның ниндидер башка сценарий буенча китүен сизә, ләкин ашны үз эзенә ничек кайтарырга кирәклеген белмичә, хәер өләшергә дигән акчасын тирләгән учына кысып, тик утырырга мәҗбүр иде.
Ниһаять, без, наданнарны, туры юлга бастырасы вәгазь тәмамланды. Баксаң, “түбәтәйсез мулла”ның нәфел уразасын тоткан көне икән, шуңа күрә ул азан әйтте дә ашлы өйдән чыгып китте. “Нәрсә булды бу?” – дигән сыман кунаклар бер-берсенә карашып калды. Уңышлы уздырган аш турында безнең халык “күңел кушканча узды” дип әйтергә ярата. Бу аш исә алай узмады.
Менә шул ашны искә төшереп утырам да, бабайларыбыз кая юкка чыккан соң, дип уйланам. Берничә ел элек аштан-ашка йөрүче укымышлы абзыйларның тыгыз графикларына керү бик тә мөмкин иде әле. Алар бик зур кеше булып, машина белән сәгать ничәдә үзләрен килеп алырга кирәклеген әйтә, дәфтәрләренә язып куя, син аны алып киләсең, өенә илтәсең – ике як та канәгать. Чөнки әлифне таяк дип белмәгәннәр, ичмасам, бу ашта фарыз һәм сөннәт дигән нәрсәләрне ишетә, Коръән сүзен тыңлый, кулларын күтәреп дога кыла. Акыллы мулла андый кешеләрне тәмуг утлары белән куркытып диннән биздерүдән курка, шуңа күрә вәгазен уйлап сөйли.
Бу укымышлы бабайлар бүген йә йөрерлек хәлдә түгел, йә инде бакый дөньяга китеп барды (урыннары оҗмахта булсын). “Юньле” муллаларны таныш-белешлек белән генә табып була хәзер. Укымышлы абыстайларга кытлык юк анысы. Мәчетләр каршындагы курсларга кемнәрнең йөрүен күзәткәнем бар: күбесе – пенсиягә чыккан “сознательный” хатын-кызлар. Ә бит никах укытырга, азан әйтергә, бабайлар ашын уздырырга мулла кирәк. Алар исә – дефицит. Мәчеттә, җомгада бүген күбрәк яшьләр генә утыра шул. Коръән ашына алдан тикшермичә чакырсаң, әнә шундый “түбәтәйсез мулла”га тап булуың бар.