17.01.2014 Медицина
Бала сизмәскә дә мөмкин... (Сәламәтлек)
Йөрәк ритмы бозылуга бәйле авырулар, кызганыч, олыларда гына түгел, балаларда да еш очрый. Яшь организмда аларны ачыклау һәм дәвалау үзенчәлекләре турында ата-аналар белергә тиеш, чөнки әлеге диагнозны вакытында һәм дөрес кую аеруча мөһим.
- Йөрәктә ритмлы һәм эзлекле эшчәнлекнең төрле бозылышлары аритмия китереп чыгара, - ди Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры Радия Бәйрәмова. – Аритмия барлыкка килү ихтималы яңа туган сабыйларда, 4-5 яшь, 7-8 яшь, 12-13 яшьлек балаларда аеруча зур дип санала. Аларга электрокардиографик скрининг үткәрү киңәш ителә. Бала йөрәк авыртуыннан зарланса, кичекмәстән холтерлы монитор күзәтү (холтерное мониторирование), дарулы һәм йөкләмәле тестлар (лекарственные и нагрузочные тесты), нейрофизилогик тикшерүләр һәм генеалогик анализ үткәреп карарга кирәк.
Табибә фикеренчә, олы яшьтәге кешеләрдән аермалы буларак, балаларда йөрәк ритмы бозылуы кайчагында симптомнарсыз гына да үтә. Шуңа күрә, диагнозны вакытында кую мәсьәләсе авырлаша. Табиблар балада аритмиянең кайчан, ничә яшьтә барлыкка килүен төгәл билгели алмый. Вакытында дәваламау нәтиҗәсендә исә, миокард функцияләре инде төзәтеп булмаслык итеп бозыла. 4-6 ел эчендә аритмия бөтенләй аза, бу очракта инде хирурглар гына ярдәм итә ала. Әгәр йөрәк авыруын дәвалау соңга калмаса, 85 процент бала пычак астына кермичә генә дә савыга.
- Артык авыр физик йөкләмәләр, кинәттән куркып китү (дәрестә такта янында җавап бирү дә хәтта), нык эссе һава, артык шатлану аритмиянең барлыкка килүенә сәбәп була ала. Балада башка төрле хроник авыруларны дәвалаганда, организмдагы төрле микроблар, гөмбәләр, гистамин матдәләргә каршылык күрсәтүче препаратларның күп һәм еш кулланылуы аритмиянең куркыныч төрләре баш калкытуына этәргеч ясарга мөмкин, - ди Радия Бәйрәмова.
- Карынында бала йөрткән чакта ук хатын-кыз үзенең сәламәтлеген кайгыртсын иде. Сәламәт яшәү рәвеше, көндәлек режим, дөрес ризыклар белән туклану да шуңа керә, - дип искәртә Республика балалар клиник хастаханәсе кардиологы Марина Батанова. - Баланың сау-сәламәт булып тууы, шул исәптән, йөрәк-кан тамырлары системасының нормаль эшчәнлеге өчен дә, булачак ананың физик һәм рухи яктан тыныч булуы кирәк. Көмәнле хатын-кыз аеруча калий һәм магний витаминнарына бай ризыклар ашасын. Әлеге витаминнар кабак, ташкабак, төсле кәбестә, карабодай һәм солы боткасы, абрикос, персик һәм чикләвектә аеруча күп.
Синуслы тахикардия дип, йөрәк тибешләренең артуын атыйбыз. Ул миокардның зарарлануы (ревмокардит, интоксикация инфекцияләре, кислород кытлыгы) нәтиҗәсендә барлыкка килә. Моңа шулай ук, организмда барган гормональ үзгәрешләр, төрле дәрәҗәдәге агуланулар, бизгәк тоту, артык көчле кичерешләр дә сәбәп була ала. Аритмиянең әлеге төре белән авырткан балалар йөрәк ягы авыртудан зарлана.
Синуслы брадикардия дип, йөрәк тибешенең чамадан тыш кимүен атыйбыз. Ул туберкулезлы менингит, баш мие шешләре, энцефалит һәм үзәк нерв системасының башка төрле авырулары булганда килеп чыга.
Экстрасистолия - йөрәкнең чираттан тыш тибүе. Ул балаларда төрле яшьтә башланырга мөмкин. Кайбер балалар әлеге авыртуны тоймый, зарланмый. Башкалар исә, гәүдәнең сул ягында борчу тоя: аның йөрәге көчле кага башлый, хәтта вакыт-вакыт тибүдән туктап торган кебек булырга мөмкин. Экстрасистолия диагнозы кардиологка йөрәкне тыңлаткач һәм ЭКГ тикшерүе узгач куела.