|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2009 Шоу-бизнес
ЛӘЙЛӘ ҺӘМ ФИДАН: ГАЛКИН ҺӘМ ПУГАЧЕВА?Казан шагыйрә Ләйлә Дәүләтова данлыклы җырчы Фидан Гафаровның “Мәхәббәт бураннарына” әзерләнә. Кыш белән яз очрашса нинди буран чыга?
Язның беренче көнендә 1 март көнне Пирамида ял итү үзәгендә алар концерт ясый. Язгы бураннарны “карга бураны” яки “сыерчык бураны” дип атыйлар. Шуңа күрә дә аларны кеше шаккатып һәм бераз шикләнеп көтә. Яшь күренүче кыз белән эстрада бабайсы ник берләшә? Пугачева белән Галкинның татарча версиясы: ир-егет ягы өлкәнрәк һәм баерак. Әлбәттә шик тә юк: концертлары гадәт буенча аншлаг белән узачак. Ә аңарчы Ләйлә яшь фанатлары белән дә махсус очрашу ясарга булган.
“Фидан Ләйлә янына күчеп килдеме икән?”
Очрашу узачак “Шәрык” клубына шалтыраткан идем, телефонны алган вахтер апа әнә шул сорауны бирде. Салават, Хәния, Айдар кебек җырчыларның үз шагыйрәсе тормышы кешеләрне битараф калдырмый шул. Дәүләтова кияүдәме, кемдә кияүдә кебек сораулар бик еш ишетелә. Ачык сораудан партизан кебек кача. Ә Фидан абзый еракта, аннан сораучы юк. Казандагы иҗади партнершасы исә зурдан кубып, Казандагы реклама щитларына зур итеп чакырулар да элдергән. Аларның кирәге булыр микән соң?
Әдам Һаваны яраткан кебек
Татар телеканалында исә хит-тапшыру “Адәм белән Һава”. Анысында Ләйлә үзе турында түгел, башка йолдызлар турында уйларга, сокланырга мәҗбүр итә. “Үлеп яратам шул тапшыруны. Бигрәк матур. Шул Дәүләтовагызга сәлам әйтегез әле”, дип сокланып телефоннан сөйли икенче бер пенсионер. Монысы да аның эшенә бәя бирүче гадәти фикер. Халык аны белә, ярата. Шагыйрә, телейолдыз буларак.
Дәүләтова укытучы да булып алачак
Шәһәр үзәгендә фатиры да, машинасы да, хәтта ире дә бар дип сөйләүче Ләйлә түгәрәк бәхеткә ия кебек. Тик иҗади уңышлары өчен ул соңгы арада үзен башкаларга, халкына (гафу итегез пафос өчен) бурычлы итеп хис итә башлаган. Шуңа күрә Ләйлә бераз гына укытучы булып алырга теләгән. “Шәрык” клубында “Остаханә” проектын ачкан егетләр аны дәрес бирергә чакырган. 19 февраль көнне кич белән хит җырларга сүз язучы Ләйлә Дәүләтова хыялый һәм шигъри күңелле яшьләргә иҗади серләрен ачачак. “Кайчандыр үзем дә шундый оялчан гына бер хыялый кыз идем”, ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|