поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.01.2014 Җәмгыять

Хәтер төпкелендә – Фәнис абый

Бусагадан ук борынга тәмле бәлеш исе килеп бәрелә. Нурсөя апа, яшь киленнәр җитезлеге белән, аш бүлмәсе ягына чыгып, кайнаша да башлый. Мин аңа иярмим – башта ук кунак бүлмәсенә кереп, картинадагы Фәнис абыйга баш кагам, аннан, диварындагы келәменә чигелгән кулъяулыклар эленгән кече бүлмәгә атлыйм.

Бар да Фәнис абый исән вакыттагы кебек – кечкенә түгәрәк өстәл дә, кулъяулыклар да, урам якка каратып эленгән почмактагы көзге дә... Фәнис абый гына юк...

– И-и, бу кулъяулыкларга көн бетте, – дип кочаклап ала Нурсөя апа, минем шуларны барлап торуымны чамалап. – Сәвиябезнең кызы Айзилә тынгылык бирми аларга. «Тимә!» – дип әйтә торасың, чыгып китүеңә берәрсен йолкып алып төшкән була.

Яруллин китабы

Фәнис абыйның бакыйлыкка күчкәненә дә ике ел узып бара икән инде. Вакыт – туктаусыз агып торган су белән бер, дип акланыйк инде: яраткан әдибебезне озатканда ул караңгы көн мәңге хәтердән җуелмас төсле иде, минутлар, сәгатьләр, айлар башка мәшәкатьләр белән өертеп кенә ала. Юк, аны оныту турында сүз бармый – дикъкать кимү турында әйтүем. Фәнис абый кадәр Фәнис абыйны һәрдаим зурлап тормаслыкмыни безгә – исәннәргә!..

– Безгә Фәнис исән чакта да бер нәрсә дә ансат кына бирелмәде, – ди Нурсөя апа, сүзләрем зарлану булып барып ишетелмәсен, дигән интонация белән. – Бик күп китаплары да үз акчабызга чыкты, әмма, Аллага шөкер, укучысына барып ирешеп, халык мәхәббәтен яулый алды. Шуңа да, бу яңа китабын нәшер итү артыннан йөргәндә дә, авырыксынмадым – Алла теләсә, сатылып бетәр әле...
«Хәтер төпләрендә утлы күмер» дигән китапны күтәреп килгәч, мин берара аптырап та киттем. Шундый саллы, матур эшләнгән китапта Фәнис абыйның көндәлекләре урын алган икән. Әмма 4 мең данә тираж белән басылып чыккан әлеге китапта Татарстанның гына эше юк: аны Нурсөя апа үз акчасына Чуашия ягында нәшер иткән. Тиражын да аның кадәр күп итәсе булмаган булуын. Әмма алдан ук: «Чыгар-чыгар, сатуын үзебез оештырабыз», – диюче кайбер кешеләргә артык ышанган шул – алар, китап дөнья күрүгә, гаип тә булган. Әгерҗе ягыннан, заманында Фәнис абый укырга кертергә булышкан кызлар-ханымнарны да атап китте Нурсөя апа, туган тиешлеләрнең дә әлеге китап язмышына битараф икәнен әйтеп узды.

– Каян акча алдың диген, сеңлем, – ди Нурсөя апа, мондый китап чыгаруның никадәр чыгым соравын күздә тотып. – Без бит Фәнис белән бу фатирга күчкәч үк ремонт өчен акча җыя башлаган идек. Фәниснең фатирны матур, затлы итеп ремонтлыйсы килүе бер хыял булды – моның гонорарын алсак, бу китап хакы акланса, дип тырыштык. Аннан Сәвиябез башлы-күзле булды да, аңа урнашып китәр өчен җаен карадык, аннан исә Фәнис каты авырый башлады. Табиблар, тавыш ярамый, инсульт булырга мөмкин, диделәр. Тавышсыз гына ремонт ясап була димени?! Акчаларыбыз ятып тора бирде. Китәренә бер-ике ел кала, Фәнис сүз катты миңа: «Нурсөя, ремонттан баш тартып, бу акчаларны тагын бер китапка кертеп җибәрсәк, каршы булмассыңмы икән?» Минме инде каршы була торган кеше? Китаптан да кадерлерәк нәрсә була ала димени?!.

«Фәниссез куркам»

Ансыз бик кыен, һич өйрәнеп җитә алмыйм, – ди Нурсөя апа, Фәнис абыйны искә алып. – Бик тә шөлли торган кеше икәнемне ул киткәч кенә белдем. Миңа һәр җирдә ут янып торсын, якты булсын... Без бит көннәр буе бытбылдап, гел сөйләшеп-көлешеп яшәдек. Аш бүлмәсендәме, Фәнис бүлмәсендәге түгәрәк өстәл янындамы – вакыт узганын сизми дә кала торган идек. Хәзер берүзем. Әле ярый Сәвия бар, кызын ияртеп ул килеп җитә. Айзилә куна да кала. Шәһәрдә бала үстерешер кешең булу да бик мөһим бит ул. И-и, Фәнис ярата иде инде баланы: «Безнең кечкенә кыз», – дия торган иде. Айзилә хәзер шуңа да бабасы бүлмәсендә йокларга ярата. Бүлмәсендәге әйберләргә дә, ул калдырган тәртипне дә тимәскә-бозмаска тырышам, кулъяулыклары да шул килеш торсын... Минем аннан иртәрәк китәсем килгән иде дә соң... Хәзер менә, аны онытмасалар ярар иде, дип йөрешем – тууының 80 еллыгын тулы залларда матур итеп үткәрүне күрергә насыйп итсен иде әле.
Гомерен Фәнис абыйга һәм татар әдәбиятына багышлаган Нурсөя апа, гадәттәгечә, һәр яңалыктан хәбәрдар – Фәнис абыйның каләмдәшләре иҗаты белән дә, вакытлы матбугат белән дә кызыксынып яши ул. Бүлнис юлы ешласа, сәламәтлек артык игътибар сораса да, үзе турында артык бер сүз сөйләмәс ул, алдан – Фәнис абый, элгәре – Яруллин булыр...

– Төшкә керми шул, – ди Фәнис абыйның тормыш иптәше. – Үзем дә телим кайвакыт. Риза, бәхилдер, дип гөманлыйм инде. Әмма алай да кабер ташы, аңа фото кую-куймау мәсьәләсенә килеп төртелгәч, кичтән сорап яттым: «Төшемә кер дә белгерт, куйыйкмы фотоңны, юкмы?» Төш күрәм: Фәнис, өшим, ди икән. Бәрәч, димен, алайса бакчага алып йөри торган юрганны ябыйм әле өстеңә. Яп, ди бу. Мин теге юрган өстеннән шәмәхә төстәге юрган япкычын кидертмәкче идем: «Анысын кидертмә, ул җайсыз булачак», – диде. Уянгач, аңладым инде – фотоны куймаска кирәк.

«Разил кебек кеше башка юк!»

Каләмдәшләре, иҗатташлары сезнең хәлләрне белешәме соң, дип соравым урынсыз булды – китап Чуашиядә басылып чыккач, нинди хәл сорау ди?!

– Бездә ике аяклы, ике куллы кешегә яшәү авыр – каян урын өстендәге кешегә аерым игътибар булсын инде?! Әле Фәнис исән чакта җайлырак булган икән, – диде Нурсөя апа. – Миңа игътибар кирәкми, Фәнисне онытмасыннар иде. Үлсә дә, онытылырлык кеше түгел бит инде ул – олы шәхес! Миңа шул гына кирәк. Фәнис миңа үз пенсиясен калдырып китте – 10 мең 190 сум, җитә ул миңа. Тамак хакына яшәмибез – рухи яктан күңел бөтен булсын.

Каләмдәшләр, иҗатташлар дигәннән, Нурсөя ападан чыкканда, минем өчен Разил абый Вәлиевтән дә әйбәтрәк кеше юк иде. Аның ничек итеп Фәнис абыйны кулларында күтәреп йөртүләре, әллә каян йөгереп килеп, ярдәм күрсәтүләре турында да Нурсөя апа елый-елый сөйләде:

– Разил кебек башка кеше юк! Кайберәүләр, без бакча аллеясына килеп туктауга, корт чаккан кебек, кайсы кая качышып бетә торган иде. Берсендә шулай килеп туктадым, раскладушканы чыгарып җәйдем – Фәнисне машинадан төшереп кертешергә кеше юк. Шунда кинәт Фәнис машинаның тавыш кычкырткычына басты. «Нишлисең?» – дим, ялгыш минем утыргычка таба егылды, дип торам моны. «Әнә, Разил үтеп китте бит», – ди. Разил машинасы аллеяның теге башына җиткән иде инде. Берәү булса, танымамышка, аңламамышка салышыр да борылып та карамас иде. Разил шундук борылып та карады, килеп тә җитте, Фәнисне өйгә кертеп тә утыртты. Игелекле кеше ул. Аңа гомерем буе рәхмәтле булырмын!

«Фәнис бу бәлешне яратмас иде»

Без аш бүлмәсенә чыкканда, эштән Сәвия дә кайтып җитте. «Ашый-ашый да сөйләшеп утырып була ич инде ул, их бу тел дигәннәре, бөтен эшне калдыра», – дип, елмая-көлә, бәлешне табынга куйды Нурсөя апа. Шундук күзенә яшь тә тулды: «Синең килешеңә дип атап пешердем бәлешне, сеңлем. Фәнис киткәннән соң пешергән беренче бәлешем. Кулым бармый иде моңарчы. Фәнис бәлеш дип үлә иде бит инде... Мин үзем гөбәдияне күбрәк яратам, ә безнең Фәнискә атнага бер бәлеш булсын иде инде. Шуны тәмләп, өрә-өрә яратып ашаулары...»

Сүзгә Сәвия дә кушыла (Сәвия – Нурсөя апаның бертуган сеңлесенең кызы. Сеңлесе үлгәч, Нурсөя апа белән Фәнис абый үстерешкән, укыткан аны. – Г.Җ.):

– Безнең җизни бик шук-шаян иде бит инде ул, без монда – аш бүлмәсендә утырсак, әй, нәрсә, сез анда баттыгыз мәллә, чыгыгыз минем янга, дип кычкырыр иде әле. Мин аның кызлар кочарга ярату гадәтеннән көлә идем әле: «Җизни, – димен, – аякларың да йөреп торса, син өйгә чиста күлмәк кияр өчен генә кайтыр идең, име». Тормышны яратты бит ул – шуңадырмы, аның китүенә һаман да ышана алмыйбыз. Ул безнең белән янәшә төсле...

 – Әйе шул, – димен. – Безнең белән бу бәлешне дә яратып ашар иде, шаяртыр- көлдерер иде...

– Бу бәлешнеме? – ди Нурсөя апа. – Ю-юк, яратмас иде! Шулпасыз булган бит бу, дип мине чеметтереп алыр иде әле. Аңа бит шулпалы бәлеш ошый иде – бөтен шартын китереп! Авылча итеп, башта капкачын кисеп алып, эчен болгатып биргәч, бәрәңге-итен ашар иде, аннан төбе белән тәмләп чәй эчәр иде ул...

Без бит битараф түгел?


– Соңгы ике елда бик авырды бит инде ул, – дип искә ала Нурсөя апа шагыйрьнең соңгы көннәрен. – Аеруча соңгы алты айда хәле мөшкел иде. Әмма кешегә белгертергә теләмәде, зарланмады. «Бүлнискә генә бирмә мине, кулларыңда үлим», – ди торган иде. Әле шунысы хәтердә яңарды. Бер шулай язучыларның туган-үлгән елларын карап утырды да әйтеп куйды бу: «Кеше йә туган көненә ике ай кала, йә туган көненнән соң ике айдан соң үлә икән. Мин дә шул туган көн тирәсендә үләрмендер». 2011 елның декабрендә озаттык, озакламый – февральнең 9ында аның туган көне...

Нурсөя ападан чыкканда үземне дә шактый битәрләдем – нигә игътибар өчен вакыт җиткерә алмыйбыз соң без?! Менә иртәгә, менә киләсе айда-атнада, дия-дия, вакыт узганын сизми дә калабыз. Кешене сүгәрлегем юк анысы – мин дә Нурсөя апаның хәлен белешеп чыгар өчен шактый җыенып йөрдем. Икенчесе – күңелне тырнаган кешелеклелек сыйфаты аксау. Кайберәүләр өчен тар күңеллелек дигән төшенчәдән дә котылу зарурдыр – Фәнис абый кебекләрнең дә китаплары тиенләп җыелган шәхси акчага Чуашиядә басылырга тиеш түгелдер бит инде ул?! Мәңгелеккә килгән кебек яшәргә кирәк түгел – бөтенебез дә бер җиргә китәсе, бөтенебез өчен дә соңыннан догачылар, искә алучылар кирәк буладыр дип беләм...

PS
. Фәнис абый Яруллинның яңа гына табадан төшкән «Хәтер төпләрендә утлы күмер» дигән китабын «Шәһри Казан» газетасы редакциясеннән килеп сатып алырга була. Бәясе – 300 сум. Үзегез өчен дә, бүләккә дә затлы китап. Иң мөһиме – ул безнең яраткан Фәнис абыебызның китабы!  


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»