поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.01.2014 Спорт

Боз өстендә могҗиза

Фигуралы шуу – үсештә булган спорт төре санала. Телевизордан күрсәтелә торган «Танцы на льду», «Ледовое шоу» программалары халык арасында аны тагын да популярлаштыра. Ә боз өстендә халыкны таң калдырырлык чыгыш ясар өчен күпме көч түгелгәнен спортчы һәм тренер үзләре генә белә.

Сәләтле баланы тренер бик тиз күреп ала

Интернеттагы видеороликта 2,5 яшьлек Риана Кадыйрованың тимераякта шууын күреп, 5 яшьлек кызым бу спорт төре өчен соңга калган, ахры, дигән уй белән Спорт Сарае базасындагы республиканың фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча балалар һәм яшүсмерләр өчен махсуслашкан Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры, тренер Резедә Кадыйрова янына киттем. Риана – аның икенче кызы, олысы Ясминәгә тиздән 10 яшь тула, ул инде ярышлардан һәм җиңүләрдән башка яшәүне күз алдына да китерми. «Мин җитәкче дә, тренер да, әни дә, - дип елмая Резедә ханым. – Шуңа күрә фигуралы шуу – гаиләбезнең тормыш рәвеше, без башкача яши белмибез».

Фигуралы шууга 3 яшьтән үк язылырга була икән. Бала кыска буйлы һәм ябык гәүдәле, сыгылмалы булса, тышкы билгеләр буенча туры киләсез, дигән сүз. «Башта язылырга теләгән һәркемне алабыз, төркемнәрдә 25ләп бала җыела. Төркемнәргә катгый рәвештә баланың яше һәм шуу осталыгы буенча бүләбез. Беренче дәрестә үк балага тимераяклар кидертеп, бозга бастырабыз, - дип гаҗәпләндерә ул. – Иң беренче максат – куркуны җиңү. Шуннан соң балаларны бозда дөрес итеп егылырга өйрәтәбез», - дип аңлата тренер.

3-6 яшьлек балалар атнага ике тапкыр шөгыльләнә. Дәресләр икегә бүленеп, 45шәр минут дәвам итә, бозда шуу, хореография һәм гомуми физик күнегүләрне үз эченә ала ул. Бәләкәй балалардан спортчылар булдыру бурычы куелмаган, төп басым спорт-сәламәтләндерүгә ясала. Дәресләр уен формасында алып барыла, чөнки бу яшьтә аларны кызыксындыру мөһимрәк. Куяннар булып сикерәләр, Африкага сәяхәткә «баралар», карлыгач булып «очалар». Тик инде шул вакытта ук тренерның очлы күзе сәләтлеләрне күреп ала. Андыйларга өйрәнүләрне спорт мәктәбендә дәвам итәргә киңәш бирәчәк ул.

Табиблар фигуралы шууны киңәш итә


3-4 яшендә бала аңлы рәвештә теге яки бу спорт төрен сайлый алмый әле. Бу вазыйфа – әти-әниләр өстендә. Тик еш кына нәкъ менә бу спорт төренә юллама бирүче кешеләр – табиблар икән. Чөнки фигуралы шуу – беренче чиратта, еш салкын тидерүче, сулыш юллары авыруларыннан интегүче балалар өчен менә дигән котылу юлы. Шулай итеп, сәламәтлекләрен ныгытырга килгән балалар зур спортка кереп киткәннәрен сизми дә кала.

Мәктәпкә язылыр алдыннан табибтан сәламәтлек турындагы белешмә кирәк. Бөерләре авырткан кешеләргә фигуралы шуу тыела.

Спортчылар режимы белән яшәргә туры киләчәк


Баласын фигуралы шуу мәктәбенә илтергә җыенган әти-әниләр аларны нинди сынаулар көткәнен дә күз алдына китерергә тиеш. «Бездәге балалар инде хәзердән спортчылар режимы белән яши, - ди Резедә Кадыйрова, - күп нәрсәдән баш тарта. Иртән мәктәптә дәресләр, аннары 3 сәгать күнегүләр. Өй эшләрен дә карарга кирәк. Ләкин бернигә дә карамастан кичке сәгать 9да алар йокларга ятарга тиеш. Бу – закон! Мондый режим белән яшәү өчен никадәр ихтыяр көче кирәк! Шуңа дөрес туклануны да өстик. Хәтта олы кешеләр дә тәмле пәрәмәч күрсә, диета хакында оныта, ә монда бит балалар турында сүз бара. Фигуралы шууның имгәнүләр ягыннан да шактый куркыныч спорт төре икәнен истән чыгармаска кирәк. Аларның тырышлыклары хөрмәткә лаек, шуңа күрә алар бөтенесе дә спортчы!»

Фигуралы шуу мәктәбен узган балалар бөтенесе дә спорт юлыннан китмәсә дә, алар беркайчан да югалып калмаячак, чөнки алар монда чын тормыш мәктәбен уза. Башлангыч сыйныфларда укыган чакта ук башка төбәкләргә, хәтта чит илләргә чыга, күбесе әти-әнисез бара, шулкадәр мөстәкыйльлеккә һәм үз-үзләренә ышанырга өйрәнгәннәр. Андый балалар – республикабыз горурлыгы.

Белгеч фикере

Резедә Кадыйрова, фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча Олимпия резервындагы спорт мәктәбе директоры, тренер:


«Баладан артыгын таләп итмәгез!»

- Балаларыгызны фигуралы шууга илткәнче, башта максатларны дөрес итеп билгеләгез. Нигә кирәк бу? Сәламәтлек өченме, бөек спортчы ясыйсыгыз киләме, әллә үзегезнең балачак хыяларыгызны балагыз аша тормышка ашырасыгыз киләме? Ни генә булса да, балагызның һәм тренерның фикеренә колак салырга кирәк.

- Әти-әниләрнең төп бурычы – балаларының сәләтен вакытында күрү, хыялларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, дөрес юнәлеш күрсәтү.

- Нидер килеп чыкмый икән, беркайчан да балагызны орышмагыз, юкса аның бөтенләй спорттан күңеле кайтуы бар. Килеп чыккан кыенлыкларны уртага салып сөйләшү зарур.

- Баланы аңлау, психологик ярдәм бик кирәк. Аның шөгылен, тырышлыгын хөрмәт итегез.

- Әгәр ни дә булса барып чыкмаса, баланы мәҗбүриләргә ярамый, үзен башка өлкәдә санып карасын. Нәкъ менә фигуралы шуу димәгән бит. Бәлки аннан менә дигән биюче яисә гимнаст чыгар!


- Балагыздан артыгын таләп итмәгез, яшенә һәм сәләтенә күрә, булдыра алмаслык бурычлар куймагыз. Нинди генә уңыш яисә уңышсызлыкларга юлыкса да, яратуыгызны белеп торуы – төп терәк булачак.

Инфографика

Фигуралы шуу өчен күпме кирәк?


3-6 яшьлекләр өчен
- секциягә язылу – аена якынча 2-3 мең сум;
- тимераяк – 5 мең сум;
- тимераякны үткенләү – 500 сум;
- «тау чаңгысы спорты» костюмы – 1-3 мең сум;
- бозда күнегүләр өчен махсус термокомбинезон – 2-4 мең сум;
- хореография, ЛФК заллары өчен спорт костюмы – 1-2 мең сум;
- термокиемнәр, махсус колготки, трико, водолазкалар – 2-3 мең сум.
Барлыгы: 14-20 мең 


Ләйсән НИЗАМОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»