поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.01.2014 Матбугат

Татарстан матбугатында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 21,3 мең сум

Югары квалификацияле татар журналистлары җитмәү Татарстанның бу өлкәдәге зур җитешсезлеген күрсәтә. Әлеге көнүзәк проблема исә республикакүләм дәрәҗәдә хәл итүне сорый.

Бу фикерне «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Чара идарәчелекнең 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланды.

Утырыш «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов җитәкчелегендә барды. Чарада Рөстәм Миңнехановтан тыш Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да катнаштылар.

Татарстанга оста журналистлар җитми


Татарстан Россиянең аеруча зур тизлек белән үсә, камилләшә торган төбәкләреннән берсе. Республиканың каләм ияләре дә шушы үзгәрешләр белән бергә атларга, югары һөнәри осталыкка ия булырга тиешләр. Шуңа күрә, коллегиядә кадрлар әзерләү белән бәйле мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелде.

- Журналистика өлкәсе өчен югары квалификацияле кадрлар җитмәү проблемасы турында без еш сөйлибез. Әлбәттә, каләм ияләренең осталыгын күтәрү буенча берни дә эшләнми дип әйтеп булмый, тик «Татмедиа» тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар гына бу мәсьәләне хәл итми шул. Шуңа күрә, республика матбугатын чын мәгънәсендә үз эшенең осталары белән тәэмин итүгә ныклап тотынырга, бу эшне системалы рәвештә алып барырга вакыт җиткәндер, - дип белдерде үзенең чыгышында Римма Ратникова.

Ул татар журналистларының һөнәри осталыгы түбән булуга басым ясады, бу проблеманың район җирлекләрендә аеруча актуальләшүен ассызыклады.

- Томыш бер урында гына тормый, еллар узган саен, республикабыз да үсә, камилләшә. Ә менә совет чорында формалашкан каләм ияләребезнең һаман да һөнәри осталыкларын күтәргәннәре юк. Укытучы, агроном кебек журналистика өлкәсен тәмамламаган шәхесләр өчен дә махсус курслар кирәк. Ә иң мөһиме, бу эшчәнлек өзлексез алып барылырга тиеш, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Рөстәм Миңнеханов исә татар журналистларының һөнәри осталыгы түбән булуны «республиканың зур җитешсезлеге» дип атады. Моңа каләм ияләре түгел, ә республика җитәкчелеге гаепле, дип белдерде.

- Әлеге начар вәзгыять журналистика тармагының гына түгел, ә республикакүләм проблемага әверелде. Теләсә кайсы мәгълүмати ресурста югары дәрәҗәдәге белгечләр хезмәт куярга тиеш. Бу эшкә ныклап тотынырга вакыт, - дип ассызыклады Президент. Ул Татарстаның журналистлар берлегенә әлеге вәзгыятьне контрольгә алырга боерды.

Тискәре яңалыклар турында гына хәбәр итүне туктатырга вакыт


Татарстан Президентын журналистиканың тискәре мәгълүматларга бай булуы да борчуга сала.

- Мин бу турыда әйтми кала алмыйм. Соңгы вакытта кайсы гына мәгълүмат чарасын алма, барысы да кайда нинди һәлакәт булган, кем кемне үтергәнлеге турында язалар. Аннары нишләп халык бар нәрсәдән зарлана микән дип аптырыйлар. Позтитив яңалыкларны ешрак яктыртырга кирәк. Әлбәттә, критика да кирәк, әмма ул объектив булырга тиеш. Нишләп без хезмәт геройлары, республиканың матаулы шәхесләре турында язмыйбыз? - дип канәгатьсезлеген белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Татмедиа» агентлыгының еллык эш нәтиҗәләренә килгәндә исә, 2013 елда Татарстанның мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы якынча 21,3 мең сумны тәшкил иткән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 11 процентка артыграк. Массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт заказы бәясенә килгәндә исә, 2013 елда бу күрсәткеч 1,2 миллиард сум булган. Реклама аша кергән керемнәр күләме 273 миллион сум, ә газет-журналга язылучылардан исә 165 миллион сум акча җыелган. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 14.01.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»