13.01.2014 Сәясәт
Ходорковский табышмагы
2013 елда Россия Президенты Владимир Путин ике бик сәер ”ат йөреше” ясады. Беренчесе атаклы оппозиционер Алексей Навальныйны, суд каршына бастырып, реаль төрмә срогына хөкем иткәннән соң, тикшерү изоляторыннан йолып алып, Мәскәү мэрлыгына кандидат итеп күрсәтү булды.
Төрмә сәндрәләре елап калды – Навальный иректә, рәхәтләнеп, мэр кәнәфие өчен чып-чын демократик көрәш башлап җибәрде. Хәтта сайлауда байтак кына тавыш җыеп, Собяниннан соң икенче урынны яулады, популярлыгы белән бераз мактанып алу мөмкинлеге дә бирелде аңа. Соңыннан төрмә тоткынлыгын шартлы срок белән алыштырдылар. Навальный триумфы шуның белән төгәлләнде дип әйтергә була. Хәзер инде оппозиционерның гаугалы фаш итүләренә беркемнең дә артык исе китми, җитмәсә, аңа көрәштәшләренең дә байтагы арт белән борылды. Навальныйдан, акрынлап, сәяси мәет исе килә башлады. 2012 елгы Президент сайлаулары алдыннан берникадәр каушап калган, оппозиция тарафыннан түбәнсетелгән, авыр көрәш ахырында җиңгәннән соң күз яшьләрен дә тыеп тора алмаган Владимир Путин, яңадан кырыс лидер амплуасына әйләнеп кайтып, сәяси формада икәнлеген раслады.
Оппозициянең Көнбатыш аналитиклары ярдәме белән эшләнгән көрәш тактикасы чекист стратеглары корган таш стенага бәрелеп челпәрәмә килде: камчы һәм прәннек ысулы белән аумакай һәм эмоциональ оппозиция үзенә үзе каршылыкка китерелде, болганып һәм таралып бетте. Баштарак Путин имиджын күтәрү өчен ”торналар белән очыш”, ”ак аюларның аркасыннан сөю” кебек пиар-ысуллар аркасында көлке позициягә куелган, травма аркасында сәламәтлеген югалтып, аз гына сәяси сәхнәдән китми калган Президент 2013 елны үз тантанасы елы итте. Ә бит Кремль аналитикларына Путинның җиңүе өчен әллә ни яңа ноу-хоулар уйлап табарга кирәк булмады: ”төсле революцияләр атасы” Энтони Макфоллның ”дусларча кочакта буып үтерү” идеясе генә кулланылышка алынды. Навальный, ихтимал, бу идеянең беренче корбаны булгандыр.
Оппозиция кулында Навальныйдан да җитдирәк уен картасы: рухи лидер урынына дәгъва итәргә мөмкинлеге булган, ун еллап төрмә шулпасын чөмергән Михаил Ходорковский бар иде. Ходорковский – ”сынмаган шәхес” амплуасына дәгъвачы булган эре фигура, аерым бер даирәләрдә симпатияләр уята торган ”кыйналган олигарх”. Путин белән шәхси танышлык, кайчандыр бер өстәл янына утырган әңгәмәдәш, Россиянең иң бай олигархы дәрәҗәсеннән бияләйләр тегүче ”зек” статусына кадәр төшкән ”бөек газап чигүче” имиджына ия булу бу шәхеснең исемен яңалыклар лентасының кайнар юлларына еш күтәрә иде. ВВПның Ходорковскийга карата гади халыкка тулысынча ук аңлашылып бетми торган шәхси дошманлыгы бар: ”карак төрмәдә утырырга тиеш” дигән атаклы афоризмны һәм ”аның куллары канлы” дигән эпитетны Россия лидеры нәкъ менә ”ЮКОС”ның элекке хуҗасы адресына нәфрәтләнеп юнәлткән иде. Шикләнмәскә кирәк: элекке нефть магнаты һәм финанс спекуляцияләре остасы булган Ходорковский Путин характеристикасына бөтенләе белән туры килә. Комсомол җилкәсенә басып, ялган коньяк белән сәүдә иткән, банк хисапларындагы акча белән махинацияләр ясап, капитал туплаган, болганчык еллар биргән мөмкинлекләрне 100 процентка файдаланган олигархның биографиясендә, ихтимал, әллә ничә гомерлек төрмә срогына җавап бирерлек эпизодлар табып булыр иде. Эшнең нечкә ягы шунда гына: Россиядә Ходорковскийга бирелгән билгеләмәгә туры килә торган шәхесләрне буа буарлык табарга була, тик алардан бары тик ”ЮКОС” лидерлары гына дәүләти эзәрлекләүләргә дучар ителде. Ә бит Россиянең язылмаган законнары буенча барлык олигархлар да, байлыкларын ничек кенә тупламасыннар (гадел юл белән миллиардлар туплау – мөмкин булмаган диярлек эш инде ул үзе), рәсми булмаган амнистия астында саналалар иде. Дөрес, гомерен Томанлы Альбионда фаҗигале рәвештә төгәлләгән Березовский бар, әмма ул иректә, Лондоннан Путинга янап нәгърәләр орып ята һәм газап чигүче имиджына берничек тә өмет итә алмый иде.
Әле декабрь урталарында гына сәяси җилләр Ходорковский утырган төрмә ягына ирек исе алып килмиләр иде. Киресенчә, экс-олигархка өченче җинаять эше ачылу перспективасы күренә башлаган һәм төрмә камерасы аның гомерлек яшәү урыны булырга вәгъдә итә иде шикелле. Мәртәбәле ”зек”ның азат ителүе яшен тизлегендә эшләнде, өстендә 550 млн долларлык әҗәт эленеп торган кичәге җинаятьченең Берлин аэропортында пәйда булуы да беркем тарафыннан көтелмәгән хәл иде. Соңыннан гына экс-олигархны коткару өчен немец разведкасы һәм немец дипломатиясенең сәхнә арты көрәше алып барганлыгы мәгълүм булды. Ситуация тоташ табышмаклардан тора иде: чит ил паспортын рәсмиләштерү, Германиягә эләгү өчен виза алу кебек мәшәкатьләрнең мөмкин булганнан күпкә тизрәк хәл ителүе, олигархның үз гаебен танымавы, шулай да рәсми рәвештә кичерелүе һәм ни өчен кичерелүе сорау артыннан сораулар гына уята һәм аналитиклар бүген шул табышмакларны чишү белән мәшгуль.
Әлегә бу детективта сәяси капиталның кем кулына эләккәнен аңлау кыен. Путин оттымы? Бер яктан, кайчандыр Президент амбицияләренә ия булган олигархның сәяси көрәштән баш тартуы, үзен таш капчыкка тыгучы адресына гел мактау сүзләре генә яудыруы (Путинны ”акыллы” дип бәяләү, Кавказ иттарткычын аклап чыгыш ясау, Сочи Олимпиадасын яклау һәм башкалар) очколарны Путин кәрҗиненә ыргыта шикелле. Ходорковский, ВВП турында сүз чыкканда, бик сак кылана, ихтимал, азат ителү алдыннан булган шартларны үтидер. Бу шартларны тайпылышсыз үтәү аның киләчәктәге стратегиясе өчен бик кирәк булырга охшаган. Тик бу стратегия әлегә сер булып саклана. Россиягә әйләнеп кайтырга теләгәне мәгълүм. Путин да аның әйләнеп кайтуына аяк чалмаска охшаган. Югары судның инде Ходорковскийга ачылган икенче җинаять эшен яңадан карап, элекке гаепләү карарын үзгәртергә җыенуы билгеле. Ходорковский аклана икән (җинаятен танымыйча ярлыкануы үзе үк инде аклануга тиң), Путинга ни кала?
Соңгы көндә аналитиклар азат ителүнең Сочи Олимпиадасы уңаеннан, Россиядәге инвестицион климатны яхшырту максатыннан кебек сәбәпләрен читкә куеп, ”ЮКОС” акционерларының Россияне Гаагадагы судта 98 млрд доллар акча таләп итеп җавапка тартырга җыенулары белән бәйли башладылар. Детективның шушы версиядә чишелешен Путинның элекке киңәшчесе, хәзер аңа оппозициядә торучы Андрей Илларионов фаразлый. Ягъни Путин Ходорковскийның төрмәдәге аркадашлары Платон Лебедев һәм Алексей Пичугиннарны да азат итә, моңа җавап итеп, юкослылар Гаага суды Россиядән алып бирергә тиешле 100 миллиард долларга якын акчадан баш тарталар. Ходорковский үзе беренче әңгәмәләрдә үк ”ЮКОС” активларыннан баш тартуы турында игълан итте, аның әлегә төрмәдәге иптәшләре дә, ихтимал, малдан баш тарту шарты белән чыгарылырлар.
Ә менә Ходорковскийның Россиядә берсе – гомерлеккә, берсе сигез елга хөкем ителеп, Израильдә качып ятучы элекке бизнес-партнерлары Невзлин һәм Дубов үзләрен ничек тотарлар, монысы әлегә интрига булып кала. Эзәрлекләнгән олигарх соңгы көннәрдә кулдашлары белән очрашу өчен Израильгә килде, аның: ”Мин үз өстемә 10 ел буе күрешмәгән кешеләрне күндерергә дигән җаваплылык алмадым, Президент моны бик яхшы аңлый”, – дигән сүзләре мәгълүм. ”ЮКОС” акционерлары булган Невзлин һәм Дубов 100 миллиард долларлык Россия байлыгыннан баш тартып, Халыкара судта ”меңьеллык эше”н карауны туктатырлармы, әллә Путинны дөнья масштабында уңайсыз хәлгә калдырырлармы – 2014 елның төп интригаларыннан берсе шул булыр төсле.
Әлегә Россия Президенты ”гаепсез” кешене ярлыкап, де-факто Халыкара суд кулына ”ЮКОС” эше буенча мөһим документ тоттырды, чынлыкта Ходорковскийның ”вөҗдан тоткыны” булуын таныды. Калган барлык килешүләр дә – телдән сәхнә арты килешүләре генә. Ходорковский һәм аның компаньоннары Путинга ничек җавап бирер, монысы табышмак булып кала. Гаага судының чираттагы этабы быелның урталарында булырга тиеш. ”Әгәр Гаага суды акционерлар файдасына аларның таләбен өлешчә генә булса да канәгатьләндерә торган карар кабул итсә дә, бу Кремль режимына һәм шәхсән Путинга коточкыч каза булачак. Хокук күзлегеннән караганда да, репутация күзлегеннән караганда да, финанслар күзлегеннән караганда да”, – дип яза Илларионов. Бу җәһәттән Президент Путин Ходорковский һәм аның партнерларының ”тоткыны”на әверелгән шикелле. Ул үзенең чекист кебек сизгер, интригаларны чишү остасы икәнен тагын бер кат раслармы, анысын җәй күрсәтер.