поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2009 Могҗиза

АЛБАСТЫНЫҢ "КОЙРЫГЫНА БАСТЫМ"

Газета укучылар хәтерләсә, мин албасты турында язган идем. Дөресрәге, бер иптәш хатыным төнлә ике башлы ат күреп, шуның бер башы минеке булуын әйтеп, котымны алуы турында иде ул язма. Мин ул ат-албастыны үз күзләрем белән тикшереп карап, мәкаләнең дәвамын язарга вәгъдә биргән идем. Ә вәгъдә – иман.

Иптәш хатыным "үзенең албастысы" турында сөйләп, өенә кайтып китте.  Минем йөрәк "тузына" гына бит: соң, кемнең  албасты булып яшисе килсен дә, кемнең эче пошмасын? Кич белән ипләп кенә  Нурислам тирәсендә сырпаланып карасам да, ирем сүземне башлаганчы ук кырт кисеп: "Хәтта уйлама да! – диде. – Тагын этлек эшләргә җыенасың, бармыйм сиңа ияреп беркая,  сырпаланма,  тагы берәр  җирдә "җен" күргәннәрдер, тикмәгә мин кайтканда күзләрегез  шакмакланмаган иде иптәш хатының белән. Ярар инде ул,ә син нәрсә? Ничә тапкыр саклап карадың ул "җеннәрне", нәрсә дип җыен юк-барга ышанасың син? Ничә мәртәбә үлгәндә калдың  шул "җенне" эзләп?! Ник акылга килмисең син һаман?!" (Бер тапкыр иске сарай түбәсеннән мәтәлеп, аннан ташландык коега убылып төшүемне, төнге каракларның бәреп үтерә язганын күздә тотадыр инде). "Гел алай булып тормый инде ул,  төшик инде бәләкәй күпер төбенә. Озакка  түгел, төнге 12 нче яртыда төшәбез дә, өченчедә кайтып китәбез, әйдә инде, – мин әйтәм, – Соңгы тапкыр монысы, чынлап әйтәм". "Синең ул "соңгы тапкырыңны" 100 нче мәртәбә ишетәм. Төшмим, арыдым, иртәгә 160 баш бозауга вакцинация уздырырга кирәк, ялгыз төшмисең, иптәш тап. Очрашсагыз, "җенеңә" миннән сәлам әйт", – диде дә  Нурислам, сүз беткәнен аңлатып,  документлар тутырырга,  отчет язарга тотынды. Ярар, төшмәсәң, рөхсәтең дә җитә дим, эчтән генә. Киттем бик   ышанычлы дустым янына. Монысы  да ышанмый инде аның  җенгә, ләкин ялгыз калдырмый, иптәшкә йөри минем белән. Кайттык, әзерләнәбез. Нурислам көлә: "Бау алыгыз, бәйләргә, алып кайтырга көчегез җитмәс", – ди.  "Син егет, көлеп утырма, нәрсә алып кайтасымны башыңа да китермисең син. Әгәр тота алсам, әле ике хатынлы булмагаең", – дим. "Килешеп яши алсагыз, мин каршы түгел", – дигән була заразы.

 

Төшеп  җиттек. Көз ахыры иде инде, салкынча. Иптәш хатынга әйтеп куйдым: "Син камышлыкта, кечкенә   чишмә янында дамба өстендә утыр, аска төшмә, төрле нәрсә булырга мөмкин,  ә мин бәләкәй күпер белән авыл башына кадәр булган сукмакта йөрим. Нәрсә күрсәң дә эндәшмә, минем арттан берәр нәрсә ияргәнен күрсәң, телефонга ябышасы, тавыш чыгарасы  түгел", – мин әйтәм.  "Мин бит сине, син 20 метр узуга ук күздәм югалтам, таллар да каплый, караңгы да. Әйдә, икәү йөрик", – дисә дә, ялгыз киттем. Көндез дә, төнлә дә меңнәрчә мәртәбә узган юл бит.   Шулкадәр матур монда. Сукмакның ике ягында дла  тал-тирәк, камышлык, су. "Бәләкәй урман" авылга килеп тоташа. Ясалма елга да (сазлык  кипсен өчен ерылган канал киңәеп  су белән тулган, агып Шья елгасына тоташа, монда  су күсесе, су  кондызы, кыр үрдәкләре яши)  шушы сукмак буйлап сузыла. Бәләкәй урман тулы җәнлек. Төлке, куяннар монда ныклап төпләнгән. Сулыш шулкадәр иркен, дөньяларымны онытып төнге матурлыкны тыңлап бара торгач, ник төшүемне онытып җибәргәнмен. Су кондызлары канал аша күпер салганнар, аргы якта печәнлек. Кинәт шул күпер өстеннән каршыма ат килеп чыккач, барысы да искә төште. Секунд эчендә шабыр тиргә чумдым. Димәк, иптәш хатын дөресен сөйләгән! Акрын гына алга атладым, аяклар дер-дер килә, хәтта баш та әйләнә башлады. Ат килә арттан, борылып карарга куркам, кесәдә фонарь да, телефон да бар, тик яктыртудан, кемгәдер чылтыратудан нинди мәгънә? Соң  бит инде, албасты булуы хак икән,ул мине кесәгә кулны тыкканчы ук тибеп үтерәчәк.  Кинәт,  җаннарны өшетеп, бәләкәй урман эчендә ачыргаланып елаган бала тавышы ишетелә башлады. Бәлки артык куркудан колагыма ишетеләдер дип, уйлап колакларымны томаладым.   Монда бик  элекке елларда никахсыз туган сабыйны туган уңайга үтереп күмгәннәр дә, шул сабый төннәрен елый дип сөйлиләр. Кинәт иптәш хатыным ишеткән имәнгеч: "Ух-х!" – дигән тавыш ишетелде, шуның артыннан ук авыр ыңгырашу авазы һаваны ярды. Хәлем китеп җиргә тезләндем. Миңа сыланып кайткан ат та туктады. Тик сулышы суык түгел, аннан соң тояк тавышын ишетеп кайттым, иптәш  хатын сөйләгәннән бары шул гына аерма. Хәзер тикшерәсе генә: борылып карап, башы ничә һәм кемнеке икәнен күрәсе калды. Борыла алмыйм, куркам. Гомер булмаган хәл – куркам. Әллә башта сөйләшеп карыйм микән борылганчы?.. Ябышып каткан иреннәремне көч-хәл белән ачып: "Мин сине эзләп төштем. Сөйлисе сүзең бармы, ярдәм кирәкме?" – дидем. Сүземне төгәлләргә  өлгермәдем, тагын сабый  елый,  өзелеп-өзелеп елый, тагын җанны өшетерлек: "Ух-х-х!"  авазы. "Юк! Утырма  болай, кер урманга, курыкма,  ни җаның белән җәелеп утырасың, давай кузгал, өч тиенлек гомереңне жәлләп, сабыйны ташлап китәргәме исәбең?! " – дип, күңелемнән үземә  дәштем. Кузгалып булмый,  җегәрем юк бөтенләй. Соңгы өмет белән артымдагы атка эндәштем: "Зинһар өчен, иптәш бул? Мин хәзер фонарь яктыртам, курыкма, миңа сине күрергә кирәк. Ишетәсеңдер, бала елый, кереп чыгыйк урманга". Колак төбемдә генә ат пошкырды. Иптәш хатыным әйткәнчә бер дә "Миләүшә" дип эндәшми әле бу. Бар көчемне, калган батырлыгымны бер  ноктага туплап, фонарь кабыздым, күзләремне  чытырдатып йомып артыма борылдым. Тьфү! Менә шуннан соң ахмак түгел диген инде мине. Куркудан үлгән булсам, нәрсәдән үлгәнемне дә белмәсләр  иде, адәм көлкесе! Каршымда колхозның җирән  төстәге эш аты басып тора. Ашыйсы килеп сарайдан чыгып тайган инде бу. Ачу килде.

 

– Ну, мөгезле мунчала! Үтерә яздың бит. Минут арасында буыннарга җегәр кайтты,  баш та ару гына  эшли башлады. Шундук искә төште: бәләкәй урманда ябалаклар яши, бала елаган тавыш белән алар кычкыра, ана ябалак шулай ата ябалакны чакыра. "Ух-х-х!" дигән авазны ата ябалак чыгара: "Ишетәм, хәзер килеп  җитәм яныңа, аппагым!" – дип ярына эндәшүе аның. Ыңгырашкан аваз каналдан килә: су кондызлары шундый тавыш чыгаралар, ничек истән чыккан соң болар? Шулкадәр гади бит чишелеш. Албасты түгел, табигать бу! Атның ике башы иптәш хатынга коточкыч куркудан күренгән әлбәттә. Чөнки ул шул минутта мине  һәм фаҗигале рәвештә үлгән дустымны уйлаган һәм артына карауга чиксез киеренкелектән караңгыда "безне күргән." Артка борылгач, Юкәче уты күренә һәм ул Ямаш дип кирегә – Юкәчегә чапкан, әйләнеп озак йөргән, шунлыктан арып егылган.

 

Әйе, чишелеш гап-гади. Тик миңа ни файда, албасты белән түгел,  җен белән очраша алмыйм күпме тырышып! Ярар, авылның икенче башында басу уртасында ялгыз каберне дә "җенле" диләр. Бәлки шунда очрашырбыз. Хаклы булган Нурислам, "соңгы тапкыр"  дип ашыгыбрак ычкындырганмын. Әле дә ярый куркудан  җиргә тезләнеп, дер-дер килеп утырган хурлыгымны кеше күрмәде,  җиде буын оныгыма җиткәнче  көлеп сөйләшерләр иде. Үзем генә беләм, хурлыгымны, ә мин кешегә сөйләп йөрмәм инде. Сездән башка кешегә,  җәмәгать. Сездә дә бармы "җенле" урыннар? Вәт тикшереп карарга, ә?

 

 


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА, Мамадыш, Ямаш
Татарстан яшьләре
№ 19 | 12.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»