поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2014 Җәмгыять

Акыллы җиһазлардан башка яши аласызмы? (Сораштыру)

2013 елда компьютерлар сату узган ел белән чагыштырганда 10 процентка кимегән. Компьютерлар тарихында бу кадәр кисәк кимү күзәтелмәгән булган әле. Белгечләр фикеренчә, моның сәбәбе халыкның смартфоннар һәм планшетларга күчүендә.

2013 елның 1 августына алынган мәгълүмат буенча Россиядә смартфоннар куллану 2012 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр арткан. Дөньяның башка илләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә: Европа илләрендә бер кеше берьюлы – 3, АКШта – 2,9, Россиядә – 2,1, Кытайда – 1,4 электрон җиһаз куллана. Социологлар ачыклаганча, халыкның 88 проценты смартфоннарны – юлда, 81 проценты кибетләрдә йөр­гәндә куллана, 89 проценты хәтта эштә дә кулыннан тө­шерми икән. Ә сез акыллы җиһазлардан башка яши аласызмы? Якын киләчәктә аларга алмашка нәрсә килер?

Азат МӨГЫЙНОВ, Та­тарстанның мәгълүмат­лаштыру һәм элемтә ми­нистрлыгының мәгълүма­ти җәмгыять тудыру һәм үстерү бүлеге мөдире:


– Смартфон да, планшет та, ноутбук та кулланам. Алар барысы да эш өчен кирәк. Телефон аша да, планшет аша да Интернетка керәм. Икесендә дә электрон почта да, социаль челтәрләр дә бар. Телефон шалтыратулар өчен, мәгълүмат килү-килмәвен тиз генә тикшереп алу өчен кирәк. Кайвакыт, кул астында фотоаппарат булмаганда, аңа фотолар да төшереп алгалыйм. Ә планшет компьютердан ерак булганда бик уңайлы. Тормышымны әлеге җиһазлардан башка да, Интернеттан башка да күз алдына китерә алмыйм.

Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ, драматург:

– Телефонны шалтыратулар өчен генә кулланам. Анда күптөрле функцияләр булуга карамастан. Бу күбрәк өйдә булуыма, компьютерда эшләвемә бәйле. Ялга кит­кәндә Интернетка да кермим, телефонны да кулланмыйм. Ун көн яши алам шулай. Акыллы җайланмалар тормышыбызга шулкадәр үтеп керде, зыянлы икәнен белсәк тә, хәзер алардан берничек тә котыла алмыйбыз. Телефонны кесәдә йөр­тү аеруча ирләр өчен зыянлы булуын галимнәр раслады бит инде. Шуңа күрә аларны куллануны чикләсәк иде. Якын киләчәктә, берьюлы берничә җайланманы кулланмас өчен, башка кертеп куя торган “чип” уйлап табарлар, минемчә. Бөтен мәсьәләләрне шул бер сис­тема аша хәл итә алырбыз: ул безнең халәтебезне сизеп, үзе карарлар кабул итәргә дә сәләтле булыр.

Рәмис АКСАКОВ, КФУ­ның Мәгълүмати техноло­гияләр югары мәктәбенең 3 курс студенты:

– Смартфонны сөйләшү­дән кала электрон почтаны тикшерү, социаль челтәр­ләрдә аралашу өчен дә кулланам. Аңа төрле кушымталар да йөклим. Планшет, ноутбук та бар. Кайвакыт өче­сен берьюлы кулланырга да туры килә. Берничә җиһаз урынына берне генә куллану җаен инде хәзердән үк таптылар. “Intel” компаниясе флешка зурлыгындагы җай­ланма җитештерде. Аны телевизорга да, телефонга да, планшетка да куеп була. Ул аларны компьютер кебек кулланырга мөмкинлек би­рә. Әлегә бу җайланма сатуда юк, аның турында бер ай элек кенә игълан иттеләр. Киләчәктә әлеге җиһазлар безнең уебызга ук буйсынып эшли башлаячак. Инде хә­зердән үк бу юнәлештә эш бара. Интернеттан, акыллы җиһазлардан туйган чакларым була. Әмма челтәргә кермичә бер атнадан артык яши алмыйм.

Зилә ХАРИСОВА, PR-белгеч:

– Смартфонны Интернеттан мәгълүмат эзләү өчен дә, фотоаппарат буларак та, плеер буларак, электрон китап буларак та файдаланам. Эш көннәрендә көне буе диярлек кулдан төшермим. Ә ялларда бу коллыктан котылып, аны шалтыратулар өчен генә кулланырга тырышам. Озакламый телефон, компьютерларны бер җиһазга берләштереп, аны күзлек яки беләзек формасына китереп, тәнебезгә беркетә торган итәрләр, минемчә.  


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»