12.01.2014 Мәгариф
Балачак кризисларын ничек узарга?
Һәр бала үскәндә төрле кыенлыклар аша үтә. Фәнни телдә аларны “балачак кризислары” дип атыйлар. Өлкәннәр моны аңларга, кризис вакытында бала хәленә керә белергә тиеш, чөнки бу чорда баланың аң-акылында барган үзгәрешләр аның шәхес буларак һәм психологик сыйфатлары формалашуга шактый нык тәэсир итә.
Яңа туган бала кризисы
Үзенең беренче кризисын сабый дөньяга килгәндә үк кичерә. Бала туу, әлбәттә, зур бәхет. Әмма ана карынында яткан баланың тормышы дөньяга килгәч нинди зур үзгәреш кичерә бит. Ул куркып һәм югалып кала. Яңа туган сабый өчен бу чор 6-8 атнадан соң гына тәмамлана. Бала дөнья тормышына күнегә. Әгәр шулай булмаса, әнисен күргәч, сөенеч тулы күзләрен аңа төбәп ихлас елмаер идемени?! Ул әнисе һәрвакыт янәшәсендә һәм һәрчак ярдәмгә әзер икәнен тоя. Бу чорда балага анасы “ашатучы” буларак кына кирәк түгел, иң мөһиме – әни кешенең сабыена бар назын, игътибарын, җан җылысын бирүе.
Бер яшькә кадәрге чор кризисы
Бер яшьлек баланың гәүдәсе шактый ныгый, ул тотынып йөри башлый, хәтта тәпиләп тә китә. Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне тотып та, татып та карыйсы килә аның. Тик әти-әнисе генә һаман “тотма”, “капма”, “ярамый” дип тора. Сабыйның мондый тыюларга ачуы чыгуын, барыбер үзенекен итәсе килүен берәү дә игътибарга алмый. Өлкәннәр аңлап кына бетерми аның хәлен. Дөреслектә, нәни бала бик зур эш белән, дөньяны танып белү белән мәшгуль ич. Нәк менә шул сәбәпле, “телим” һәм “ярамый” арасында зур каршылык барлыкка килә дә инде. Бу бик җаваплы чор, чөнки бала яңа әйберләр белән таныша, аларны “өйрәнә”. Ул әле ниндидер тыюлар, чикләүләр бар икәнен белми. Шуңа күрә ата-аналар, балага җиңел булсын өчен, рөхсәт ителгән нәрсәләрнең чикләрен дөрес итеп билгеләргә тиеш. Бала инде үсте, ныгыды, аны “җибәрергә”, аңа бераз мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Ата-аналарның тагын мәшәкате арта, алар, бала сәламәтлеген кайгыртырга, йортта иминлек тудырырга тиеш.
3 яшьтәге кризис
Шат, шук, кызыксынучан, вакыт-вакыт ниндидер гаҗәеп фикерләр әйтеп куючы нәниегез бер мизгелдә диярлек чып-чын тиранга әйләнә дә куя. Беркемне дә тыңламый, кәефе еш үзгәреп торганга күрә, аның нинди реакция күрсәтәчәген дә чамалап булмый. Бу чираттагы кризис микәнни инде дисезме? Чынлап та, 3 яшьтәге кризис баланы агрессив итә, ул тиз ярсый, тыңламый, аны контрольдә тоту авырлаша. Яраткан уенчыклары, китаплары хәзер бала өчен берни түгел, башка әйберләрне дә үз итәсе килми. Баланың үзен бу рәвешле тотуының җитди сәбәбе бар, чөнки әлеге чорда аның үзен шәхес итеп күрү теләге активлаша башлый. Бу әле бала агрессив, ярсып китүчән булачак дигән сүз түгел, ул бары тик үзен шәхес буларак тануларын таләп итә. Мондый чакта әти-әниләре үзләрен элеккеге кебек үк тотарга яки сабыйларын шулай ук яратырга, кадерләргә, назларга тиеш. Бала, бераз үсеп киткәнен төшенсә дә, әти-әнисенең үзгәрмәвен күрә, элек ничек яратсалар, хәзер дә шулай ук яратканнарын тоя. Тора-бара ул, берни булмагандай, үз хәленә кайтачак, шаярып-көләчәк, яраткан уенчыклары белән дә рәхәтләнеп уйнаячак.
7 яшьтәге кризис
Өч яшьтәге кризисның төп нигезендә шәхси “мин”нең барлыкка килүе ятса, 7 яшьтә “мин – социаль” дигән аң уяна. Бала өлкәннәр тормышы, проблемалары хакында күбрәк белә һәм үз-үзен башка төрлерәк кабул итә башлый. Хәзер ул – җәмгыятьнең бер өлеше! Шуңа күрә ул элеккеге тотышын, аралашу рәвешен үзгәртергә мәҗбүр була. Ата-аналар да вакытлыча балалары алдындагы абруйларын югалта: газизләре үз әти-әнисенең түгел, чит кеше сүзенә күбрәк колак сала башлый. Бу яшьтә сабыйга яштәшләренең һәм үзеннән зуррак балаларның фикере мөһимрәк булып күренә, чөнки алар аңа бала итеп түгел, ә мөстәкыйль кеше итеп карый. 7 яшьлекләрнең кызыксынулары, дәгъва-таләпләре дә үзгәрә. Алар күмәк уеннарны өстен күрә, дуслары, сыйныфташлары белән ешрак аралаша башлый.