10.01.2014 Спорт
Чыгымлы Олимпиада
Яңа, 2014 елның Россиядәге төп вакыйгасы – Олимпиадага санаулы гына көннәр калып бара. Анда, күпләр бик теләгәнчә, безнең ил спортчылары өстенә медальләр яңгыр булып явармы, юкмы – төгәл әйтеп булмый. Ә менә әлеге грандиоз спорт бәйрәменең Олимпия Уеннары тарихына ике рекорд белән кереп калачагы инде билгеле.
Аның беренчесе – Кышкы Уеннарның, гомердә күрелмәгәнчә, субтропик зонада үтүе булса, икенчесе – Сочидагы ярышларның кешелек тарихында әлегә иң кыйммәткә төшкән Олимпиада булуында.
Икенче үзенчәлек беренчесенә дә күпмедер бәйле, әлбәттә. Олимпия Уеннары курорт-шәһәр янындагы тауларда булса да, тиешле вакытта тиешле күләмдәге карны, температураны анда беркем дә гарантияли алмый. Тауларда һава торышы сәгать саен алышынып тора. Хоккей ярышлары ярый ла түбә астында, ә, мәсәлән, шул ук биатлонны карсыз трассада яки томан эчендә ничек үткәрергә? Тик 400 кар ясаучы машина, махсус кар саклау складлары – өстәмә чыгымнарның бер өлеше генә. Реаль чыгымнар һәр чакрымы 220 миллион долларга (күз алдына китерүе дә кыен – янә дә бер теркәлмәгән рекорд!) төшкән, спортчыларны кунакханәләрдән ярышлар зонасына йөртәчәк 48 чакрымлы берләштерелгән тимер һәм авто юлдан башлана. Гаҗәп хәлләр моның белән генә бетми әле. Чаңгыда сикерүчеләр өчен трамплин бәясенең ай үсәсен көн үсеп, 1,2 миллиард сумнан 8 миллиардка сикерүенә, шул сәбәпле Әхмәт Билалов дигән кешенең Олимпиада төзелешеннән куылуына узган ел бөтен ил шаһит булган иде. Трамплин шундый сихри көчкә ия, ул хәтта акча күләмен дә биниһая югары сикертә икән бит. Һәм инде менә гомуми чыгымнарның астрономик сумма – 1,5 триллион сумнан артып киткәне дә билгеле булды. Кемдер, бәлки, бу акча әлеге тарихи вакыйга өчен алай ук күп тә түгелдер, дияр. Бер кечкенә чагыштыру булмаса, чыннан да, шулай дип кабул итәр дә идек. Акча санарга, чагыштырырга яратучы белгечләр моннан 4 ел элек Канада шәһәре Ванкуверда узган кышкы Олимпиаданың 27 тапкыр, аннан алдагы Турин Кышкы Уеннарының 12 тапкыр арзанрак суммага төшкәнен исәпләп чыгарган.
Нибары 17 көн дәвам итәчәк Кышкы Уеннар өчен шул күләмдә акча исраф итүне ничек аңларга соң? Тормыш дәрәҗәсе бездәгедән берничә тапкыр югары булган Канада ни өчен аякны юрганга карап суза, ә без биредә чаманы янә дә онытабыз? Әле шунысы да бар: әйтүләренә караганда, Олимпиадага киткән акчаның бары 10 проценты гына – шәхси кертемнәр. Яки һәр 10 тәңкә чыгымның 9 тәңкәсе салым түләүче, ягъни безнең кесәдән алынган булып чыга. Монысы белән, “үзем тапкан мал түгел, халыкныкы жәл түгел” белән дә килешер идек әле. Олимпиада хакына. Әгәр дә Россия һуш китмәле күләмдәге откат-ришвәтләр, мәшһүр караклар ватаны булмаса. Шунлыктан Олимпиада төзелешләре баштан ук Билалов кебек шома егетләр өчен гигант күләмнәрдә акча юу урыны булмадымы дигән сорау да тумый калмый.
Ярар, Олимпиада бит, бик йомасы килмәсә дә, боларына да күз йомып торыйк. Һәм төп сорауны бирик. Дөньяны шаулаткан 17 көн үтеп киткәч, ягъни туйлар узып, туннар тузгач, ул алтын бәясендәге спорт корылмалары тулы көченә файдаланылачакмы, үз бәяләрен кайтарачакмы соң? Мәсәлән, биредә яки шул ук субтропик климатта аякка бастырылган 3 боз сараенда хоккей уйнаячаклармы? Бик тә шикле. Ул 48 чакрымлы “алтын” юл Олимпиада узгач, кемнәрне ташыячак? Бу бит – Владивостокта АТЭС саммиты алдыннан Русский дип аталучы утрауга салынган беркая да илтмәүче гаугалы күпергә тиң, тик күпкә кыйммәтлерәк проект. Тагын элекке тырмага басу! Ә ярышларны ачу һәм ябу тантаналары узачак төп стадион соңыннан кемгә һәм ни рәвешле хезмәт итәчәк? Кытайлар үзләренең “Кош оясы” дип аталган легендар Олимпиада стадионын алагаем сәүдә һәм ял үзәгенә әйләндергәннәр. Аны баштан ук шул якны күздә тотып төзегән булганнар. Бездә бу хакта әлегә бер сүз дә юк.
...Олимпиада үткәрү ул без андый чараларны да күтәрә алабыз дию, илнең халыкара абруен арттыру, купшы һәм кыйммәтле фейерверк оештыру гына булырга тиеш түгел. Олимпиада ул – файдалана белгәндә, кыска вакытлы милли идея. Мондый дөньяви спорт бәйрәме уздыруның максаты төбәкнең инфраструктурасын бер башка югарырак күтәрүдән бигрәк, ул урынны соңыннан дөньяви спорт үзәгенә һәм туристлар Мәккәсенә әйләндерү дә булырга тиеш. Ә беренче һәм төп глобаль бурыч – илдәге халыкны спорт аша сәламәтләндерүгә юнәлеш алу, Олимпиаданы шуның нәтиҗәле рекламасы итү. Россиядә болар үтәлерме? Әлегә җавап юк.