поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.01.2014 Җәмгыять

Бишектән алып ләхеткә кадәр...

«Телефоныңны алмадың, намазда идеңме әллә?» – дип сорыйм, хәлен белеп шалтыраткач, әбиемнән. «Юк, яңа гына татарча киноны карап бетердем, ишетмәгәнемдер», – ди 80нең теге ягындагы әбием. Телевизорны бар көченә ачып куя да (колагы ишетми), эченә кереп утыргандай, йотылып-йотлыгып «ТНВ» каналын карый ул.

Әле шул кинофильмның көндез кабатланганын да калдырмый. 8 бала үстереп, ялгыз гомер итүче карчыкка бер юаныч инде ул «тартма». Укый-яза белмәгән, дини гыйлеме дә булмаган әбиләргә ни кирәк?

Оныклар үскән, балалар таралышкан. Намаз тәртибен кемнәндер ишетеп, өйрәнеп алган да, үзенчә шулай тыныч кына гомер кичерә. «Их, укый алсам икән, буш вакытым заяга уза. Ахирәт дөньясына күпме әҗер җыя алыр идем», – ди ул. Әйе, әбиемә белем алырга мөмкинлек булмаган. Хәзер исә безгә бөтен гыйлем капкалары да ачык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Белем алу – һәр мөселманга фарыз». «Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнегез», – дигәне дә бар әле аның.

Ләкин хәлләр бик үк мөшкел түгел: бүген шәһәр һәм авыл мәдрәсәләрендә гыйлем бирү киң җәелдерелә бара. Безнең кечкенә генә авылда да 5 төркем хатын-кызларга дини гыйлем укытыла, ирләр төркемендә дә 30лап кеше йөри. Барысы да яшьләр. Хәер, әти-әниләр дә, уллары-кызлары белән бергә, бер «парта» артында утыра. Дин бит әле ул хәреф танып, Коръән уку гына түгел, аның тәҗвид, тәфсир, әхлак, фикх, Ислам тарихы һ.б. кебек сабакларын өйрәнеп, иманны ныгыту өстендә эшләргә дә кирәк.

Тик вакыт юкка сылтау итеп, бик күпләребез дингә, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга куркып йөри. Хәзер кибетләрдә сыртлап өелгән дини китапларга, татарча дискларга да кытлык юк. Өйдә тыңларга вакыт юк икән, эшкә барганда-кайтканда машинаңда чит ил музыкасы акыртып йөргәнче, хәзрәтләрнең хикмәтле сүзләрен рәхәтләнеп тыңла.

Минем абый, «Пәйгамбәрләр тарихы» аудиокитабын тыңлаганнан соң, намазга басты. Хәзер мәчеттә азан әйтә. Ул да вакыт юклыгыннан зарланып йөри иде. Бүген аның бизнесы да күтәрелде, кредитлардан да котылды. «Мин Аллаһы Тәгаләгә бер адым атлаган идем, ул миңа кулын ук сузды бугай», – дип, дингә килүенә сөенеп туя алмый ул.

Яшәү белән бергә, Аллаһы Тәгалә безгә үзенең гыйлем китабын да биргән. Бар дөньяга иңдерелгән бердәнбер китапның эчтәлеген белү түгел, күбебезнең аны, ни кызганыч, тотып та караганы юк. Тотар идек – укый белмибез, русча-татарчасын укыр идек – иманыбыз шуның кадәр генә.

Менә үтеп киткән Милади 2013 ел да сизелмәде. Җирдәге вакыт-галиҗәнаплары мәңгелек янында бик кыска шул. Ләкин шул кыска гомеребезне дә теләсә нинди файдасыз нәрсәләргә сарыф итәбез. Кемдер, әбием кебек, сәгатьләр буе онытылып экран каршында утыра, кайсыберләребез виртуаль тормышта «йөзә», өченчеләребез исә, көн белән төнне бутап, дөнья куа. Һәркем күңеленә тынычлыкны шулай төрле юллардан эзли. Ләкин бу тынычлыкны кечкенә генә бер дини китап укып, гыйлем эстәп тә табарга була. Көнгә ярты гына сәгатеңне дини белем арттыруга багышлыйсың яисә нәрсәнедер белмәвеңне ачыклыйсың икән, аның турында тиз генә мәгълүмат табасың. Укып, өйрәнә башлагач кына үзеңнең ни дәрәҗәдә белемсез булуыңны чамалыйсың. Әкрен генә шундый адымнар белән дингә керә-керә, үзеңне бәхетле итеп тоярсың, күңелдәге ниндидер бушлыкның тулуын сизәрсең, бөтенләй дә өметсез түгел икәнлегеңне аңларсың.

Дини белемнең мөһим булуына тагын бер сәбәп бар. Бүген Ислам – киң таралган дин, интернет челтәрендә дә, телевизор экраннарында да аның турында күп «акыл саталар», дөреслеккә туры килмәгәннәрне дә дөрес дип чыгаралар, динебезгә тап төшерәләр. Динне аз гына булса да аңлаган кеше мәгълүматны «фильтр» аша тиз үткәрә, ялган фикергә иярми, аның һәрнәрсәгә үзенең төпле карашы бар һәм ул бу карашын курыкмыйча әйтә ала. Чөнки ул бу турыда Коръән аятьләреннән, пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләреннән укыган. Начар түгел бит, ә?!

Әлбәттә, мәчет-мәдрәсәләргә китерүне мәҗбүриләп булмый. Теләк һәм тәккәбберлегебезне җиңәрдәй көч кенә кирәк. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләрен үз юлына китерә, дип тынычландырабыз үзебезне. Ләкин аңа кадәр Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсенә әверелергә кирәк бит әле... 


Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»