• 31.01 "Хикмәт әкиятләре" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 31.01 Н. Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы». Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 06.02 Музейда музыка: "Риваять" этно-төркеме концерты. Г. Тукай әдәби музее. 18.30
  • 07.02 Актаныш районы "Агыйдел" дэулэт жыр hэм бию ансамбленен концерты. Г. Тукай ис. Филармония концертлар залы. 18.00
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 28 Гыйнвар Әнвәр Нургалиев
  • 29 Гыйнвар Ирек Галиев
  • 29 Гыйнвар Илдус Фәиз
  • 29 Гыйнвар Илья Славутский
  • 29 Гыйнвар Мансур Гыйләҗев
  • 30 Гыйнвар Илдар Баязитов
  • Павлюхина урамында бүлмә сдавать итәбез - тәртипле татар кызларына. 89033052264
  • Анонимно. Продается кирпичный дом, ( в доме сауна, туалет, горячая вода), с надворными постройками ( баня, два гаража, сарай), в селе Старый Варяш Муслюмовского района . По всем вопросам обращаться по телефону: 8 917 928 31 75
  • Лаешнын узендэ 2 булмэле квартира арендага бирелэ. Яна ой, кухонный гарнитур, диван, башкалары - сорау буенча. 89061217240
  • Казан да Ямашева урамында 1 булмэле квартира арендага бирелэ Бэтен унайлыклары бар телэучелэр шалтыратыгыз 89625521877
  • 1995 елгы Уаз буханка сатыла. Яхшы хэлдэ. Газ-бензин.Сарман районы. 89179069178
  • Казанда 60 кв. м лы яңа фатир сатыла. Өч катлы тулысынча кирпеч йортның 1 нче катында. Ремонт ясалган: унитазы, ваннасы, плитәсе урнаштырылган. Шәхси җылыту системасы белән. Бәясе нибары 3200000 сум. Бәяне төшерү мөмкинлеге бар. 89375210251
  • Казан шәһәре Раус Гареев урамы, 4 йортта ике бүлмәле фатирны арендага бирәм. (РКБ, ДРКБ тирәсе) Өстенлек – гаиләле кешеләргә. тел. 89172743769
  • Казаннын Киров районында Базарная 2 ур общ 18 м2 бетен унайлыклары булган булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Тел. 89274544590.
  • Казан шэхэрендэ,Гвардейская 48/2 урамында,Гостинка-студия сатам,туалет,душ,кухня узендэ.стиральная машина,холодильник,водонагреватель,мебель кала. яшэу очен барлык момкинлелэр бар.пластиковый тэрэзэ,тимер ишек.89631203666
  • Казаннын РКБ,ДРКБ,ПОРТ,Мавлютова,Парина тирэлэреннэн квартира яисэ булмэ эзлим.Посредниклар борчымавыгыз сорала. Т:89196978895

 

 
Архив
 

               

09.01.2014 Мәдәният

Татар баласы укырга тиешле 100 китап

Сез, ата-ана буларак, балага “китап җене” кагылуын күреп сөенәсез, аның мәктәп программасына кертелгән мәҗбүри әдәбиятны укып чыгуына шатланасыз, ләкин аның үсеше өчен тагын нинди китаплар тәкъдим итәргә соң, дигәч, югалып калырга да мөмкин. Без дә, “Гаилә һәм мәктәп” журналы, бу хакта уйлангач, “Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап” исемлеген төзеп карарга булдык.

Бу эштә әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановның ярдәм итүен сорадык (дөресен әйтергә кирәк, без мөрәҗәгать иткән башка әдәбиятчылар мондый җаваплылыкны үз өстенә алудан баш тартты). Әйе, “Гаилә һәм мәктәп”нең түбәндәге исемлеге шактый гына бәхәсләр уятырга мөмкин, без тәнкыйтькә әзер. Шулай да, бу гамәлебез татар әдәбияты һәм татар баласының үсеше, зәвыгы турында сөйләшүләргә этәргеч бирсә, без моңа шат булачакбыз.

 Әлфәт Закирҗанов, КФУ доценты, филология фәннәре докторы:


Мәктәп укучылары укырга тиешле 100 китап исемлеген төзү – катлаулы һәм каршылыклы гамәл. Беренчедән, әлеге исемлекне мәктәп программаларына кермәгән әсәрләрдән булдыру шарты куелды. Икенчедән, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерү мөмкин түгел, шуңа да башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен якынча гына бүленде. Күләмле әсәрләр сайлап алу өчен аркылы сызык (/) белән бирелде. Өченчедән, 100 китап саны шулай ук якынча тәкъдим ителә. Аны һәркем тулыландыра яисә үзгәртә ала. Авторлар алфавит тәртибендә бара.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен


1. Абдулла Алиш. Ана әкиятләре.
2. Резеда Вәлиева. Нәниләр китабы / Ак песи (җыентыклар).
3. Шәүкәт Галиев. Шәвәли хәйләсе : шаян шигырьләр.
4. Галимҗан Гыйльманов. Әбием сихерче бугай (җыентык).
5. Рафис Корбан. Тапкырларга табышмак (җыентык).
6. Рөстәм Мингалим. Галстуклы кәҗә (җыентык).
7. Роберт Миңнуллин. Сөенсеннәр әле сабыйлар (җыентык).
8. Хәкимҗан Халиков. Иң гадел дус (җыентык).
9. Халык иҗаты: әкиятләр.
10. Халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр.
11. Халык иҗаты: табышмаклар.

Урта сыйныф укучылары өчен


12. Гамил Афзал. Рәхмәт (җыентык).
13. Мирсәй Әмир. Миңнекамал.
14. Фатих Әмирхан. Ай өстендә Зөһрә кыз.
15. Габдрахман Әпсәләмов. Алтын йолдыз.
16. Фәүзия Бәйрәмова. Кыңгырау / Алыплар илендә
17. Ибраһим Гази. Тургай картаямы икән?
18. Мәҗит Гафури. Шигырьләр / Кара йөзләр.
19. Нәбирә Гыйматдинова. Сихерче / Сәвилә.
20. Дәрдемәнд. Агарган кыл (җыентык)
21. Нәҗип Думави. Су кызы / Болгар кызы Тойгы туташ.
22. Әмирхан Еники. Тауларга карап / Уяну.
23. Нәкый Исәнбәт. Хуҗа Насретдин.
24. Ләбибә Ихсанова. Тузганак (хикәяләр җыентыгы)
25. Галиәсгар Камал. Безнең шәһәрнең серләре.
26. Фатих Кәрим. Поэмалар.
27. Ләбиб Лерон. Чыктым аркылы күпер (җыентык).
28. Шәйхи Маннур. Поэмалар / Чын сөю бармы?
29. Каюм Насыйри. Кырык вәзир.
30. Рифә Рахман. Бер микъдар былбыл / Сөннәтче әби.
31. Шамил Рәкыйпов. Кызлар–йолдызлар.
32. Сәгыйть Рәмиев. Сызла, күңелем! (җыентык)
33. Габделхәй Сабитов. Хикәяләр.
34. Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр (җыентык).
35. Хәсән Туфан. Кайсыгызның кулы җылы? (җыентык)
36. Равил Фәйзуллин. Якты моң / Җил – вакыт ул (җыентыклар).
37. Сибгат Хәким. Сусау (җыентык).
38. Халык иҗаты: риваять һәм легендалар.
39. Халык иҗаты: эпос-дастаннар.
40. Халык иҗаты: бәетләр һәм мөнәҗәтләр.

Өлкән сыйныф укучылары өчен


41. Гариф Ахунов. Чикләвек төше / Идел кызы.
42. Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем (җыентык).
43. Рәшит Әхмәтҗанов. Ачлык мәйданы (җыентык).
44. Роберт Әхмәтҗан. Таш аргамак (җыентык).
45. Харрас Әюп. Йөз яктысы (җыентык).
46. Рабит Батулла. Юл буенда зәңгәр чәчәк / Сөембикә.
47. Салих Баттал. Олы юл буйлап / Чирмешән якларында.
48. Әхсән Баян. Яшьлегемне эзлим / Урланган ай.
49. Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә.
50. Хәй Вахит. Туй алдыннан.
51. Разил Вәлиев. Мирас / Кояшлы җыр.
52. Марсель Галиев. Нигез / Ак абагалар.
53. Тәлгат Галиуллин. Сәет Сакманов.
54. Наис Гамбәр. Ачык калган тәрәзәм... (җыентык)
55. Рәдиф Гаташ. Гөлләр су сорый (җыентык).
56. Таҗи Гыйззәт. Чаткылар / Ташкыннар.
57. Аяз Гыйләҗев. Яра / Балта кем кулында? / Йәгез, бер дога...
58. Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре.
59. Ркаил Зәйдулла. Мәгарә / Ил (җыентыклар).
60. Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты (җыентык).
61. Галимҗан Ибраһимов. Адәмнәр.
62. Гаяз Исхакый. Зөләйха / Олуг Мөхәммәд.
63. Хисам Камал. Үлгәннән соң яздым.
64. Шәриф Камал. Курай тавышы / Чит илдә.
65. Камил Кәримов. Ком сәгате.
66. Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр (җыентык).
67. Флүс Латыйфи. Ишелеп төшкән бәхет / Хыянәт.
68. Мәдинә Маликова. Шәфкать.
69. Зиннур Мансуров. Җәрәхәтле йөрәк җылырак (җыентык).
70. Мөхәммәт Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә / Фронтовиклар / Ачы тәҗрибә.
71. Туфан Миңнуллин. Ай булмаса, йолдыз бар / Әниләр һәм бәбиләр.
72. Фәрваз Миңнуллин. Балта явызлар кулында (мәкаләләр җыентыгы
73. Мөхәммәт Мирза. Тере су (җыентык).
74. Газинур Морат. Түбә (җыентык).
75. Рафаэль Мостафин. Өзелгән җыр эзеннән.
76. Ринат Мөхәммәдиев. Сират күпере.
77. Җәмит Рәхимов. Батырша.
78. Әхмәт Рәшит. Сөембикә / Колшәриф.
79. Фоат Садриев. Кыргый алма әчесе.
80. Хәсән Сарьян. Бер ананың биш улы.
81. Факил Сафин. Гөлҗиһан / Биек тауның башларында.
82. Кадыйр Сибгатуллин. Әйтте шагыйрь (җыентык).
83. Саҗидә Сөләймәнова. Тормыш, исәнме!
84. Гурий Тавлин. Афәт.
85. Һади Такташ. Мәхәббәт тәүбәсе (җыентык).
86. Кәрим Тинчурин. Зәңгәр шәл.
87. Рафаил Төхфәтуллин. Йолдызым.
88. Нурихан Фәттах. Кырык дүртнең май аенда / Кичү.
89. Ренат Харис. Чехов базары / Исемсезләр.
90. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Сөембикә-ханбикә һәм Иван Грозный / Атилла.
91. Зөлфәт Хәким. Гасыр моңы.
92. Айдар Хәлим. Сагыш китабы.../ Өч аяклы ат.
93. Шәриф Хәсәенов. Зөбәйдә – адәм баласы / Мәхәббәт сагышы.
94. Фатих Хөсни. Авыл өстендә йолдызлар / Чыбыркы.
95. Зиннур Хөснияр. Кышлаган үгез / Кичү/ Трагедиягә өч билет.
96. Лена Шагыйрьҗан. Боҗра вә Хөҗрә (җыентык).
97. Фаил Шәфигуллин. Ак маңгайлы бүреләр / Өй салуның ние бар.
98. Илдар Юзеев. Мәхәббәт китабы / Сандугачлар килгән безгә.
99. Миргазиян Юныс. Табу һәм югалту / Юлда уйланулар.
100. Фәнис Яруллин. Кыйгак-кыйгак каз кычкыра / Кайту.

*Мәктәп программасыннан тыш


 

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№120 (897637) / 15.01.2015 15:28:51

№119 (866310) / 15.01.2014 22:29:36

СССР ,КПСС күптән юк. әле хаман яшь балаларны шул вакыттагы китаплар белән зомбировать итмәкчеләр.список тулы булсын өчен П.Морозов турындагы китапны кертергә кирәк иде.
татар балаларына үз милләтенә карата горурлык тәрбиәли торган китап,мултфилмнар кирәк.
әнә карагыз сез Башкортларга. яшь буынны ничек итеп тәрбиәлиләр башкортча.
бик күп макалатура китаплар бу исемлектә .

ул кадәр толерант булам дигәч тә ,үз милләтеңне дә онытмаска кирәк бит. татар баласын татар рухында башка милләт тәрбиәләмәс бит инде, җәмәгать.
акыллырак булыгыз инде. программадан тыш укылырга тиеш китаплар ла баса аңлавымча,дәреслекләр түгел! янә өстән күрсәтмә бирәләр. матрите, тайпылмагыз янәсе. көлке бит.

бу мәсәләне татар мәктәпләре үзләре хәл итсеннәр иде.

Нурулла Гариф язган тарихи әсәрләрене кертсәләр дә яхшы булыр иде. китаплар җитәлек бит.

№118 (866307) / 15.01.2014 22:07:01

Аерым әсәрләр исемлеген төзү дөресрәк булыр. 100 булса да җитә, җитми икән 150 яки 200 булсын. Ләкин сыйфатлы әсәрләрне сайлау кирәк. Моны бер кеше өстенә генә йөкләү дөрес түгел. Бәлки, әсәрләр конкурсы үткәрергәдер?!

№117 (866194) / 15.01.2014 00:11:31

Damir N.!

Менә сиңа тарихи әсәр:
http://www.kitap.net.ru/nurullin/13.php

№116 (866193) / 14.01.2014 23:40:48

Исемлекне карап чыктым, тик Татар тарихы анда юк икән... кагылышлы булган менә булардан башка : 38. Халык иҗаты: риваять һәм легендалар.
39. Халык иҗаты: эпос-дастаннар.
40. Халык иҗаты: бәетләр һәм мөнәҗәтләр.
77. Җәмит Рәхимов. Батырша.
78. Әхмәт Рәшит. Сөембикә / Колшәриф.
90. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Сөембикә-ханбикә һәм Иван Грозный / Атилла
Шуны аңлаган кеше монда бармы ?
Үз тарихын укымаган (уйламагыз тагын 1946 елдан соң урыс язып биргән болгар әкиәте, татар тарихы түгел һәм була да алмый!) Димәкчемен шуны: бу китапларны укучы бер генә бала табылмас ! Чөнки милли аңы юк халыкның балалары үз китапларын да укымас...

№115 (866189) / 14.01.2014 23:19:19

Берәү, бер косой үзе шикелле икенче бер косойга: "Син косой!" - дигән ди менә шул була инде.

№114 (866185) / 14.01.2014 22:56:22

Әйеләргә

Менә, без тагын төрле телләрдә сөйләшәбез! Үз борыныннан да ераграк күрмәгән иптәшләргә кая инде ул масштабность турында сүз алып бару. Үсәргә дә үсәргә әле сезгә!

№113 (866183) / 14.01.2014 22:38:33

Школьник школьник инде ул!

№112 (866181) / 14.01.2014 22:32:12

Берәү, син ялагайланып утырма. Бу темада берәр нәрсә аңласаң, болай сөйләнмәс идең.

№111 (866178) / 14.01.2014 22:18:04

Әлфәт абыйны галим буларак та, укытучы буларак та, кеше буларак та бик хөрмәт итәм. Шундый эшкә алынырга батырчылык итүе тагын бер кат сокландыра. Алдагы комментарийларда берәү бик дөрес язган: хәзерге ата-аналарның күбесе үзләре үк китап укып үскәннәрдән түгел бит. Шәхсән үземнең мәктәп тәмамлавыма бик аз гына вакыт үтте әле, шушы исемлеккә кергән китапларның 80%ын мин мәктәптә укыган чорда ук укыдым. Димәк, аларның күбесе инде бик күптәннән сыйныфтан тыш уку әсәрләре буларак бара. Пычрак атышып утырмагыз инде, җәмәгать, кемгә ошый, кем тели, шул укый. Үзегезнең наданлыгыгызны күрсәтмәгез. Хәер, шул сәнәктән көрәк булганнар кычкырып йөри инде; акыллы, үзен бераз хөрмәт иткән, фикер йөртә белгән интеллегентлар теләсә-нәрсә әйтеп вакланмый.

№110 (866078) / 13.01.2014 22:23:58

Кайда гына булсаңда, кем белән генә бусаң да, беркайчан да үз тамырларыңны онытма!

Сөй гомерне, сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын!
Габдулла Тукай
2014 елның 12 гыйнварында бөтендөнья татарлары өчен “Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?” исемендәге бәйге тәмамланды, кокурсны игълан итүче – Яр Чаллы шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге – барча катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткерә, аеруча бәйге эшләрен татар телендә башкаручыларга. Конкурсның төп максатлары һәм бурычлары шундый иде: татар халкында билгеле тарихи шәхесләргә, туган ягына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту; милли горурлык хисен уяту; татар халкының киләчәк тормышына карата уңай караш формалаштыру. Чыннан да, һәр яхшы эш бүләккә лаек, һәр изге эш барчабызга да файда китерә. Бәйгедә Рәсәй, АКШ, Канада, Кытай, Германия, Төркия, Финляндия, Франция, Украина, Казакъстан илләреннән 200 – дән артык, 14 яшьтән 75 яшькә кадәр милләттәшләребез катнашты. Бәйгедә катнашучыларның күпчелеге Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан булды. Үкенечкә каршы, күп санлы бәйге эшләре, таләпләргә туры килмәү сәбәпле, катнашудан мәхрүм ителделәр. Конкурс эшләрен югары квалификацияле жюри әгъзалары бәяләделәр. Конкурсның нәтиҗәләре буенча:
1 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 50 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
2 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 30 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
3 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 20 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
4-9 урыннар алган призерлар мактау кәгазе, 5 000 сум һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр. 10-15 урыннар алган призерлар мактау кәгазе, 3 000 сум һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.
Бәйгедә җиңүчеләрнең исемлеге түбәндә әлифба тәртибендә бирелгән, кем һәм нинди урын алуы турында соңгы мизгелдә генә иглан ителәчәк:
Әхмәдуллина Рәмзия Фирдинат кызы, Татарстан Республикасы, Арча р-ны, Үгез-Елга авылы.
Әхмәтсафина Динә Фәрит кызы, Чуваш Республикасы, Комсомол р-ны, Тукай авылы.
Багаува Әдилә Равил кызы, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре.
Гарифуллин Фәнил Фаил улы, Төркия, Анкара шәһәре.
Закирова Миләүшә Илһам кызы, Рәсәй, Санкт-Петербург шәһәре.
Кәримов Рамил Дамир улы, Рәсәй, Самара өлкәсе, Камышлы р-ны, Иске Ярмәк авылы.
Кашапов Тимур Айдар улы, Башкортостан Республикасы, Илеш р-ны, Югары Яркәй авылы.
Муллахмәтова Рәйсә Абдулла кызы, Татарстан Республикасы, Мамадыш р-ны, Түбән Сон.
Мостафина Зөһрә Илдус кызы, Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре.
Мухаметханова Ләйсән Гали кызы, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре.
Нуруллин Мансур Абдрахман улы, Казакъстан, Алма-Ата шәһәре.
Сафуанов Атлас Габдерәүф улы, Татарстан Республикасы, Әлмәт р-ны, Түбән Мактама бистәсе.
Таһирова Ләйлә Нигъматулла кызы, Башкортостан Республикасы, Мәләвез шәһәре.
Якубова Наилә Габдрахман кызы, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.
Ямбаева Лилия Мансур кызы, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активистлары 2014 елны да ошбу бәйге чарасын дәвам итәргә карар кабул иттеләр. Матур, файдалы күңелле изге эш дәвамлы булырга тиеш. Татарлар - әйдәгез үз халыкыбызга якын булыйк, халкыбыз өчен иҗат итәргә, көрәшергә, милләтебез өчен күберәк эшләр эшлик киләчәгебез дә яхшырак булыр инша Аллах! Беркайчан да туганнарыгызны һәм дусларыгызны онытмагыз! Беркайчан Ватаныбызның кайдан барлыкка килгәнен онытмагыз!
25 гыйнвар (шимбә) көнне 12 сәгаттә Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 56/07, Гали Акш исемендәге татар милли мәктәбендә, җиңүчеләрне бүләкләү өчен чакырабыз. Шулай ук тантаналы бәйрәм чарасына Татарстан Республикасыннан журналистлар, әдипләр, тарихчылар, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырыла. Бәйрәм чарасында бары тик чакырылган кунаклар гына катнаша ала.

Яр Чаллы шәһәренең ТИҮ рәисе - Рәфис Кашапов.
Белешмәләр өчен телефон: 8-906-330-47-73.

http://tatar-centr.blogspot.ru/2014/01/blog-post_3239.html

№109 (866072) / 13.01.2014 21:48:35

Яңа әсәрләр белән монда танышып барырга була:
http://www.kitap.net.ru/

№108 (866071) / 13.01.2014 21:36:53

Зато Факил Сафин бар

№107 (866070) / 13.01.2014 21:35:30

Бәшәр кая???

№106 (866068) / 13.01.2014 21:33:54

Вахит Имам хәзрәтләре нишләп исемлектә юк?

№105 (866060) / 13.01.2014 20:44:15

ЗМ,

№104 (866053) / 13.01.2014 20:13:51

Бу шыр надан исемлекне ябарга, фәнни нигездә, чын белгечләрне җәлеп итеп яңадан язарга кирәк! Ә монысы тәнкыйтькә һәм төзәтүләргә дә лаек түгел!!
"Китаплар исемлеге" түгел – "әсәрләр исемлеге" булырга тиеш!

№103 (865965) / 12.01.2014 20:58:04

Ыгы, кулыма тотканым да, укыганым да бар
шигырьлэрне китерэ алмыйм, ятламадым
но шулай да эйтэ алам, бугенге укучы аны эле укырга момкин, э итагатьле, инсафлы "идеологик дорес" булган эсэрлэрне укымаячаклар, шундый эсэрлэр аркасында да татар кешесе куптэн урыс китабына кучте. китап укый торганы.
фахишэ или башка суз бар дип китапларны тыя башласагыз, эллэ никадэр эсэрне тыярга кирэк. Мондагы купме эсэрнен башына җитэчэк ул

Сират купере – вредно, зина кылу факты
Гаяз Исхакыйнын кэжул читегеннэн калганнары – тыярга, анда бит эле соннэткэ утырту бар даҗе
батырша – тыярга, анда бер урында урыс эфисэрен "теге урынныннан" асалар, аны балаларга ничек анлатырга???? оят хурлык, эдэпле инсафлы татар кызлары анламаячак
Афэт – герой трусиктан калдым дип яза, шунда ана Әкълимә "мин сина ястык та тушэк тэ булырмын" ди.... ужас ужас!!! Балалар шаккатачак
"Сэет Сакманов" беренче битендэ ук постель сценасы белән башланып китә. Анын золфиясе ничек сурэтлэнэ анда... Тыярга!


Рафаэль Мостафиннын Озелгән җыр эзеннәнне укыгыз. Муса Җәлил турында, татар халкы герой булган, гаилә тормышы "корректлаштырып" бирелгән, легион тормышы идеологик дөресләнгән. Вәт яхшы әсәр

№102 (865946) / 12.01.2014 17:05:11

Җәмәгать! Әйдәгез, бу тикшерүне туктатыйк инде. Бу список буенча барыбер без эшлисе! Мондый эшне урыслар башлаган иде, безнекеләргә җитә калды. Төзеп тә куйдылар! Элеккеге программаларга нәрсәдер өстәделәр, кайсысындыр алып куйдылар да. Әле бит кеше баласы да бар! Барыбер без аларны балага яраклаштырабыз. Мин нигә дип әле балаларга "фахишә" дигән сүзләр кергән текстларны укытыйм әле? Бу списокта андый әсәр дә бар. Рус балалары өчен бирелгән өзектә хәтта тәрҗемәсе дә бирелә. Сүзлек: фахишә - проститутка. Моны бер генә укыдык, балалар гаҗәпләнеп куйды. Көлмәделәр, кызыкка да алмадылар, ә шаккаттылар! Әйдәгез, икенче берәр мәкаләне тикшерә башлыйк, без укытырбыз, алла боерса, Ләкин тиешлесен!!!!!

№101 (865937) / 12.01.2014 16:26:08

Ә син ,бестолковый,Ркаилнең ул китабын кулыңа тотканың бармы? ШБер шигырен китер әле мисалг,пужалысты!

№100 (865933) / 12.01.2014 15:59:25

буенге заман укучысына кызыклы булырлык аз санлы татар эсэрлэре исемлегендэ булырга момкин эле ул ркаил зайдуллин китабы

№99 (865931) / 12.01.2014 15:56:53

Тәнкыйтьче, сез доньяны белмисез икэн

унынчы класс кызы зофэф кичэсен белмэскэ момкин, эмма яшь булу сэбэпле тугел, бу суз архаизм булу сэбэпле генэ. унынчы класс кызы манара башындагы яшэеш суы турында сина лекция укырга момкин эле ул. татар халкы эдэпле инсафлы дини халык дигэн фикерлэр белэн агуланып уткэн гасырда калган кешелэр исемлегендэ икэн сез. унынчы класс кызына киресенчэ кызык булырга момкин эле бу эйбер. кызыксынып татар шигырьлэре дэ укый башларга момикн татар кызы, татар шагыйрьлэре дэ эни белэн туган як турында гына язмый икэн дип


/Укучыга Татарстан берлегендә күт кашучылар исемлеге түгел,ә бөтен яктан анализланган, чын шедевр булган әсәр тәкъдим ителергә тиеш! /

тэкъдим ит, синен исемлекне карыйк. Бэлки гариф ахуновнын нефтьчелэрнен фикадарь хезмэте турындагы эсэрен укыргадыр? Яки Разил Вэлиевнен партия турындагы шигырьлэренме? Эллэ Голназ Шэйхинен китабынмы?

№98 (865915) / 12.01.2014 15:10:12

эдэбият укытучысына, № 95! Что за хамство? Какой безнравственный тон? И вам не стыдно? Вы должны учиться вежливости у других!
"Вот и все господа, приехали. Это закон волчьей стаи. Но нет, не волчьей у волков есть своя этика. Это закон озверевших человеков, а это пострашнее волков, вот в чем беда".
http://maxpark.com/user/677718919/content/735004

№97 (865908) / 12.01.2014 14:11:32

№83,бик кызык та эйткэнсен инде Ркаил Зэйдулланын манарасы турында,колдем бер рэхэтлэнеп.

№96 (865907) / 12.01.2014 12:52:37

Р. Мохэммэдиевнын "Ак кыялартурында хыял" эсэрен без укыганда класстан тыш укылырга тиешле эсэрлэр исемлегендэ бирэлэр иде. Лэкин мэктэп программасыннан нэкъ шушы кунелгэ кереп калган. Э исемлеккэ килгэндэ, Олфэт абый белэн килешмим. Исемлекне мэктэптэ татар эдэбияты укытучылары белэн тозергэ кирэк. Алар кубрэк белэ балалар турында.

№95 (865886) / 12.01.2014 07:22:14

Я не изучала татарский язык , и программа обучения татарскому мне абсолютно неинтересна!И в 100 книг, которые считались с нравственной точки зрения необходимыми для развития подрастающего поколения я считала необходимым включение названных книг.Это мое мнение и только мое.И ведите себя порядочно. Если вы такая хамка- грош цена вашей преподавательской деятельности.

№94 (865885) / 12.01.2014 07:04:39

Елена, укыту программасын белмичэ язып утырмагыз эле, зинхар, Эпсэлэмовнын "ак чэчэклэр"е, Г Бэширов та " Туган ягым..." да программа буенча утелэ.№83 ин дорес фикерне эйткэн, минемчэ,хэм чыннан да, балаларга килэчэк тормышта файдасы тиярдэй, тормышка ойрэткэн, бала кунеленэ гомергэ кереп калырдай эсэсрлэрне генэ калдырырга кирэк, э эшнэлек, кемгэдер ярарага тырышу булырга тиеш тугел.

№93 (865879) / 11.01.2014 23:54:47

№ 26 - ///Зәкәрҗән абзаңның нинди әсәрләре бар соң?///

№ 32 - ///Аның авыз иҗаты бик күп!///



Менә кая бора әдәпле Әлфәтегез
Исемлектән:
9. Халык иҗаты: әкиятләр.
10. Халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр.
11. Халык иҗаты: табышмаклар.
38. Халык иҗаты: риваять һәм легендалар.
39. Халык иҗаты: эпос-дастаннар.
40. Халык иҗаты: бәетләр һәм мөнәҗәтләр.

Бу 100 китаптан 6 % була.


Төзегәндә үзе катнашканнарына чыгарасы килә аның ахыргы чиктә.



№92 (865875) / 11.01.2014 22:44:41

Эчтәлеген сөйләсәң дә аңламый әле алар. Телне вата - вата тәрҗемә дә итәсең аларга. Укырга өйрәтәм дип, дәрес буена да укыткан чаклар бар инде, өйдә укымагач.

№91 (865874) / 11.01.2014 22:43:02

Китапханәләрдә дә 2-3 генә инде ул,Урыс мәктәбендә анысы да юк. Икеле куярга ярамый бит хәзер. Баллың кими.Вәт хәлләр!

№90 (865873) / 11.01.2014 22:38:12

"Ак чәчәкләр"китапхана тулы-телэсе табырлар.Тик укулары шикле!Эчтэлекне сойлэп эдэбият укытмыйлар.Тик икеле куюнын файдасы булмас.

№89 (865871) / 11.01.2014 22:34:24

Фәрваз Миңнуллин. Балта явызлар кулында (мәкаләләр җыентыгы) - укырга тиешләр. Укытучы өчен кызыклы, ә укучы өчен??? Студент та укый ала әле, ләкин урыс мәктәбенең татар баласы түгел, түгел, түгел....

№88 (865870) / 11.01.2014 22:31:41

"...исемлекне мәктәп программаларына кермәгән әсәрләрдән булдыру шарты куелды." - Кем шарт куйган??? Үзгәртергә мөмкин, ләкин укып чыгу мөмкин түгел!Мин, син, ул, без , сез, алар укып чыга ала, ләкин хәзерге буын укып чыга алмый! Каникулга "Ак чәчәкләр"не укып чыгарга куштым, хәзер уйлыйм инде: китапны таба алдылармы? Укып чыктылармы? сыйныфтан 1 се укыса, әйбәт инде. Менә бер кыз укырга тиеш, калганнары төрле сәбәп табачак! Ачуланыргамы, икеле куяргамы? Әллә үземә эчтәлеген сөйләргәме? Сыйныфка ике әсәр булса булыр... Әле шуңа анализ, сочинение язарга кирәк.

№87 (865868) / 11.01.2014 22:04:11

Галимжан Ибрагимовнын "Адэмнэр" хикэясен укучылар анламас.
Ренат Хариска вакыт уткэрмэсэн дэ була.
Алар урынына Гомәр Бәшировнын «Туган ягым-яшел бишек» эсэрен кертер идем hэм Габдрахман Әпсәләмовнын«Ак чәчәкләр» исемле романын.

№86 (865867) / 11.01.2014 21:32:09

Әгәр татар әдәбиятын БДИ тестына әйләндереп калдырсак,әйе ,беләләр.Практик рәвештә, шул ук укытучыны кулланып, эшләп тә күрсәтергә мөмкиннәр.Ә бит сүз,тәнкыйтьче әйткәнчә, тәрбия турында бара.Кемдер монда
Мөдәррис Әгъләмнең "Кан тамырын кистем" китабына (Аңа хурлыклы рәвештә "җыентык" дип язганнар.Җыентык су-пычрак су,ә М.Әгъләмнең бу китабында энҗе бөртекләре тупланган.) : Зинһар, ЗИНҺАР мондый исемдәге җыентыкны кертмәгез!!!!"-дип оран сала. Аның бер "Бердәнбер" шигыре үзе классика!Бу шигырьне йөрәге аша уздырган бала күңелендә бары яхшылык кына була ала.

№85 (865865) / 11.01.2014 20:59:08

Тәнкыйтьче, шул яшь укытучы кыз "зөфәф киче"нен русчасын эйтеп бирэлсэ, 10нчы класскына тугел, башлангычта укучысынында башка сорауы булмаячак, алар аны болайда белэлэр.

№84 (865861) / 11.01.2014 19:54:25

Йолдызым- татар эдэбиятында хатын-кыз романнарынын беренчесе!- дип эйергэ ярыйдыр.
Заманында радиопостановка да бар иде,еш эйлэндерэлэр иде аны.

№83 (865854) / 11.01.2014 18:29:27

Академик,әгәр Закиржанов сезнең күзлектән -ОЛЫ ГАЛИМ! икән,шулай булсын.Сез дә кемдер күзлегеннән караганда -академик бит. Әмма бу җәмгыять фикере түгел.Бүген,ниндидер әвәләнгән диссертацияләр белән "Кәҗә билеты"ның галимнекен дә,докторныкын да,академикныкын да алып була,ә менә ул исемнәргә лаек булу бүтән нәрсә!Арасына берничә чын классикларны кыстырган әшнәләр рейтингы төзү эш түгел. Ә минем әйтергә теләгән фикерем бүтән! Менә син ,академик.я син,агы галим ,җавап бирегез әле:
1.Нинди ул "Татар баласы укырга тиешле 100 китап"? Кем аны " тиешле" дәрәҗәсенә күтәргән? Укучы, чынлап та, ниндидер китапны мәҗбүри укырга тиешме? Мәҗбүри укыган китаптан нинди файда бар?
2.Татар әдәбиятына мәхәббәтне мәҗбүри укыту юлы белән уятып буламы?
Ничек кенә киреләнмәгез,ә җавап бер: Юк!
Шуңа да , балаларга укырга әсәрләр "тиеш" түгел ,ә "тәкъдим ителергә" генә мөмкин. Бу бер.
Икенчедән,тәкъдим ителсә, китап түгел ,ә анык бер әсәр һәм укучыда намус,бурыч,әхлак турында уйландырырлык булырга тиеш.
Мисалга, укучы( №59 белән) Ркаил Зәйдулланың "Мәгарә!" китабын укырга тиеш! Унынчы сыйныф укучысы укый һәм яшь кызга ,институт бетереп кайткан татар теле укытучысына мөрәҗәгать итә:
Сәлимә Сәлимовна, мин Р.Зәйдулланың "Мәгарә" китабын укыдым.Әйбәт китап,ә менә бер шигырен аңлап бетермәдем. Аңлатып бирегезче:
"Зөфәф киче"
Дарумы бу? Әллә агумы соң?
Дөнья нәрсә сузды,йә,Раббы7
манараның тамырына төште
яшәешнең ачы шәрабы.
Тагын бер кат аска егылдым мин,
шул ук мәгарә бу...Караңгы.
Манарамның очына ук менде
яшәешнең татлы шәрабы.

( Әйтегезче,олы галим, яшь кыз түбәндәге сорауга ничек җавап бирергә тиеш?)Нәрсә ул зөфәф киче? Яшәешнең татлы шәрабы нәрсә ул,һәм Ркаил Зәйдулланың нинди манарасына һәм ничек менгән ул?"
Укучыга Татарстан берлегендә күт кашучылар исемлеге түгел,ә бөтен яктан анализланган, чын шедевр булган әсәр тәкъдим ителергә тиеш!
Мин әйттем!

№82 (865851) / 11.01.2014 17:10:55

"Ком сәгате" - дрянь!

№81 (865850) / 11.01.2014 16:44:12

Балагызны татар теленнэн яздырасыгыз килсэ, Ринат Харисны укытыгыз.

№80 (865847) / 11.01.2014 15:41:06

бу китапларнын яртысыннан артыгы укырга яраклы китаплар тугел. аларны укып булмый. менэ берничэсен генэ язам:

. Камил Кәримов. Ком сәгате.
Ренат Харис. Чехов базары / Исемсезләр.
Рафаил Төхфәтуллин. Йолдызым.

бу китапларны укыганыгыз бармы? нэрсэ бар ул китапларда? алар татар эдэбиятында нинди эз калдырды? ноль

№79 (865843) / 11.01.2014 14:53:45

Ай-яй,колдереп тэ курсэтэсез инде.Менэ ул балаларга,пусть татар баласына булсын ди,ни пычагыма дип ул эсэрлэрнен кирэге бар.Дорес,списокта берничэ!!! кирэкле китап,эсэр бар.Югары сыйныфта (9-11) укучы балаларга ин беренче итеп Дейл Карнегинын ике китабын ("Как перестать беспокоиться и начать жить" хэм "Как завоевывать друзей и оказывать влияние на людей" )укытыргы кирэк.Менэ ул китапларнын икесенендэ алдагы тормышларында чынлап торып кирэге чыгычак.Гомумэн ул китапларны анлап,анализировать итеп укый белгэн барлык кешелэргэ дэ укырга ярый.

№78 (865839) / 11.01.2014 14:25:48

Алай-болай бу Зәкәрҗән, Пушкин шикелле,эфиоп түгелдер бит?Бигрәкләр дә ошаган!

№77 (865838) / 11.01.2014 14:20:49

, “Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап”

мэктэп программасын карап чыгарга кирэк узен галим дип санап йоргэн бу иптэшкэ, монда мэктэп программасында булган эсэрлэр дэ бар.

№76 (865837) / 11.01.2014 14:17:30

Менэ шул №65, И. Салахов,М. Хэсэнов,К. Нэжми ижатлары мэктэп программасы буенча ойрэнелэ, кайгырмагыз. Менэ А. Гыйлэжевнын "Кузгэ-куз" эсэрен кертергэ кирэк "Йэгез бер дога"ны керткэнче (укучылар очен катлаулы укырга), "кузгэ-куз" яшусмер балалар тур. аны укучылар бик телэп яратып укыдылар рус мэктэбе татар торкемнэре. Н.Гыйматдинованын " Болын патшасы" х.б. хикэялэре. Минемчэ, илэктэн илэргэ кирэк эле монда.

№75 (865825) / 11.01.2014 12:35:54

Югары уку йортлары препод., проф., доц. ларына, дума депутатларына да үз белемнәре уровенында ЕГЭ бирдертеп, профгодностьларын тикшерергә вакыттыр.

№74 (865823) / 11.01.2014 12:21:29

Э.М.Закиржанов-ОЛЫ ГАЛИМ!

№73 (865821) / 11.01.2014 12:10:08

/Әлфәт Закирҗанов - татар әдәбиятын тирәнтен белә торган, бик акыллы һәм әдәпле кеше. Аңа ышанырга була./

гыгыгы.
студент татфак детектед.
имтихан скоро?
)

№72 (865820) / 11.01.2014 11:42:01

Җырчы Якәү, татар гаиләләренең "татурыс" булуына кем гаепле соң?Ата-ана булмый кем булсын.Үзе вата -җимерә рус телендә өендә баласы белән сөйләшергә тырыша.Ата-ана үзе укымаган икән, димәк, әби-белән бабай гаепле булып чыга, алар үз вакытында эш эшләмәгәннәр.

№71 (865816) / 11.01.2014 10:30:03

Әлфәт Закирҗанов - татар әдәбиятын тирәнтен белә торган, бик акыллы һәм әдәпле кеше. Аңа ышанырга була.

№70 (865811) / 11.01.2014 09:57:48

Акка кара белән язылган бит инде: әлеге исемлек мәктәп программасын үзләштереп, әдәбиятны тагын үзлегеннән өстәмә рәвештә өйрәнергә теләүчеләр өчен төзелгән. Ул булачак әдипләр, әдибәләр, тәнкыйтьчеләр өчен бик кирәк дип уйлыйм. Бик зур рәхмәт Әлфәт әфәндегә дә, редакциягә дә аның өчен. Югыйсә урысларда мондый исемлекләр күптән бар инде, ә бездә моңарчы булмады.

№69 (865803) / 11.01.2014 00:41:04

100 китап 11 елга ул бик аз..

№68 (865802) / 11.01.2014 00:26:58

БУ хәтле китапны үзе укысын.МЕнә шундый кешеләр Мәктәбләрне болгатып,укытучыларны тикшереп йөриләрдә инде.

№67 (865799) / 10.01.2014 23:46:33

Азат Вергазовның аеруча шәһәр яшүсмерләренең тормышын чагылдырган «Уяну» (1984), «Без – сезнең балалар» (1996) әсәрләрен дә кертмәгәннәр. Үзләре дә китап укымый алар. Укысалар белерләр иде.

№66 (865797) / 10.01.2014 23:33:02

Кайда?
Вакыйф Нуруллин !!!
Китаплары?

№65 (865791) / 10.01.2014 23:21:24

Ә ни өчен Идрис Туктар белән М.Хәсәнов юк? Әйбәт язучылар бит. Кави Нәҗмине күрмим. Ибраһим Сәләхов, Зәки Зәйнуллин да юк. Иң яхшы язучылар төшеп калган. Язучылар берлегенә кемне алырга,ә кемне алмаска дигән вердикт чыгарып утырган Әлфәт Закирҗанов күрсәтмәсе нигезендә я башка блат буенча язучы булып киткәннәр һәм хәзерге заман язучылары дип саналганнарның 2шәр, 3әр әсәрен кертергә бер дә оялмаганнар. Мәктәп балаларын тәҗрибә куяннары дип беләләрдер.Ул татфакта укучы бармы соң хәзер? Әнә шуларга мәҗбүри рәвештә укытсыннар. Бер сүзем дә юк.

№64 (865788) / 10.01.2014 22:47:05

Күптән түгел бер вакыйганың шаһиты булырга туры килде.Бер төркем яшьләр сканворд чишергә тырышып утыралар."Сказка о коллективном труде" дигән сорауга бик озак җавап таба алмадылар.Кызганычка каршы араларында күпчелеге югары белем алган кешеләр))

№63 (865787) / 10.01.2014 22:41:54

///Димәк, ата-ана баласын яшьтән ук үз ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.///

Якташ, Айдан җиргә төш инде, ә! Кем калды соң хәзер "баласын яшьтән ук үз ана теленә мәхәббәт тәрбияли" ала торган? Барысы да катнаш "татурыс" телендә "говорить итә". Саф татар гаиләләре 2-3% кына калгандыр. Үзегезнең өегездә үк колак салып карагыз, саф татарча сөйләшүчеләр бармы соң өегездә.

///Ә.Закирзянов тарафына ямьсез сүзләр әйтү килешми.///
Дөреслекне әйтү килешәдер бит?! Минемчә, очраклы әсәрләр исемлеген төзеп биргән ул. Бер китабының да укылырга тиешлеге дәлилләнмәгән. Мәсәлән, ни өчен Рифә Рахманның "Бер микъдар былбыл"ы укылырга тиеш. Ни өчен "Җырчы Якәү" әсәрләре укылырга тиеш түгел?

№62 (865785) / 10.01.2014 22:34:33

Кызганычка каршы, хәзергесе чорда мәктәптә белем алучы балаларның әти -әниләре үзләредә китап укып үскән буын вәкилләре түгел..))Шулай булгач, үз китапны тотып та карамаган, өйендә бер китапта булмаган кеше баласында китапка карата мәхббәт тәрбияли алмый..

№61 (865781) / 10.01.2014 22:27:42

Әлеге исемлек дәрестән тыш уку өчен дип тәкъдим ителә. Хөрмәтле милләттәшләр! Язылган фикерләр белән танышып чыккач, мондый уй туды. Үзен татар дип исәпләгән ата-ана баласына хәреф таный башлагач ук татарча китаплар укытырга тиеш. Балалар бакчасына барып, рус телендә, өйгә кайткач, ярым татар, ярым рус телендә сөйләшкән бала, әлбәттә моны укый алмый.Димәк, ата-ана баласын яшьтән ук үз ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Бала үзе укымый икән, таләп итәргә. Балабыз көнозын өйдә компьютер артында утырса без бер сүз дә әйтмибез. Ә китап укырга калгач, әй шапырына башлыйбыз. Кечкенәдән китап укырга өйрәнеп үскән бала урта, өлкән классларга җиткәч үзе дә китапка тартыла. Әгәр мәктәптә укып чыга алмагансың икән, әлеге исемлектә бирелгән әсәрләрне аннан соң да укырга була бит.
Ә галим, язучы Ә.Закирзянов тарафына ямьсез сүзләр әйтү килешми. Ул да бит адәм баласы. Яхшы яклары да кемгәдер ошамаган яклары да бардыр.

№60 (865750) / 10.01.2014 20:02:51

"Ил" самолеты очып килгән.

№59 (865708) / 10.01.2014 15:11:57

Ил дә үз сүзен әйтте - яхшы фал.
Ил, мин бик шатмын синең монда күренүеңә!

бүгенге Китап тапшыруында бер галимебез математика,физика фәннәрен татарча укыту файдалырак икәнен исбатлады. күңелдә бик уңай фикер калдырды бу кеше. шапрынмый гына үз эшен эшли,китаплпрын чыгара. татар Галимнәре бар икән әле...

чыннан да : франсуз,инглиз,гарәп,җәбри һ.б. үз телләрендә укыганда,нигә татар баласына укымаска дип,күптән уйлап йөри идем?
саф татар мәктәбен укып бетереп,төгәл фәннәрдән керү имтиханнарын тапшырып,техник вузга укырга кердек(класстан 75% бала) һәм уңышлы тәмамлап чыктык.

башның да эшләүе кирәк.

№58 (865706) / 10.01.2014 14:46:07

список - тупой
составитель - ***
чтоб не обижать
а вообще, татфакны бетерү - уңай күренеш булмады микән дигән фикер килде әле.
мондай "галим"нәр булганда...

№57 (865696) / 10.01.2014 13:02:42

Ул үзе генә төземәгән.
Ул бары аңлатма гына бирә.
Аңлашылмый ахыры берәүләргә.

№56 (865695) / 10.01.2014 12:52:43

..башлы кешеләр күүп ...ә исемлекне бер кеше генә төзергә алынган..

№55 (865677) / 10.01.2014 09:51:37

цитата: =*Мәктәп программасыннан тыш= дигән.
Ә "*"-сы юк, кайсы тыш соң?
--------------
Әлфәт әфәнде 100-гә түгәрәкләп мәшәкатьләнгән. Нигә? Булсын 99, булсын 102 — иренмәсәләр.

№54 (865672) / 10.01.2014 08:00:42

Исемлек тәртипсез төзелгән.

№53 (865671) / 10.01.2014 07:50:38

Укырга да, укырга гына икән әле монда... тик кем генә укыр? Өлкәләрдә юк андыйлар. теләге булганнарының да китабы юк. Хрестоматияләр кирәк. Укыйсы килгәннәр соңнан табып укыр.

№52 (865648) / 09.01.2014 23:29:30

Укымаган. Үз гомерендә бер китап укыган кеше бу кадәр список төземи беләсегез килсә. Бу просто мөмкин хәл түгел. Абсурд булган бу!

№51 (865641) / 09.01.2014 23:08:06

ӨСТӘГЕ ЯЗМА Әдәм көлкесе.Бу хәтле китапларны Әлфәт абзый үзе укыдымы икән ?

№50 (865639) / 09.01.2014 23:03:54

Татар балаларына тел фәннәрен укытуга атналык дәресләрне күбәйтергә кирәк.Татар телен яхшы белеп кенә ерак барып булмый.

№49 (865630) / 09.01.2014 22:52:48

хе,

№48 (865626) / 09.01.2014 22:40:44

ата-аналары "балалар бакчасы" диясе урынга "садик" дип сөйләшкәч ничек урыслашмасын ди инде балалар

№47 (865625) / 09.01.2014 22:37:18

Бүгенге көн дә, бөтен татар мәктәпләре урыслашып бара торган чорда, безнен балаларыбыз(татар балалары урыс садикларына йэргэндэ, чэнки татар садиклары авыллар да гына калды диярлек) бу китапларны укырлар микән алар? ай-хай)))

№46 (865623) / 09.01.2014 22:34:18

Китап киштәсе күрсәткән китап турында Әлфәт Закирҗанов ишеткәне дә юк. Менә шундый компетентсыз кешеләр төзи дә инде мондый исемлекләрне!

№45 (865620) / 09.01.2014 22:17:20

Мәктәп өчен менә дигән, яхшы китап:
http://www.tatknigafund.ru/books/1203/read#page1

№44 (865619) / 09.01.2014 22:07:07

Суз эйтми торган, язучылар союзы белэн дус булмаганнар тошеп калган шуна курэ

№43 (865617) / 09.01.2014 22:06:24

Язмый калсам упкэлэргэ мужет дип кертелгэн эсэрлэр.

нэк шулай
фэузия бэйрэмованы кертми карасын олфэт, олфэтен очырачак бит. лена шагыйрьжан белэн рифэ рахманнын да характерлары шэп))) классикларны ничек кертми каласын? аларын да кертэсе. ленин премиясе лауреатлары орденлы язучыларны тоже булмый кертмичэ... тегесе ярамый монысы килешми дип тозелгэн список инде бу

№42 (865612) / 09.01.2014 21:51:12

Исемлектән Зифа Кадырова, Рөстәм Зарипов, Рамазан Байтимеров китаплары төшеп калган.

№41 (865609) / 09.01.2014 21:26:51

Мин әйтәсе килгән фикерне Өлкән әдип Р.Н. дөрес итеп әйтеп биргән. Җыентыклар кирәк түгел, сайланган әсәрләр исемлеге генә булырга тиеш.

№40 (865608) / 09.01.2014 21:17:08

М.Махдиевнен эсэрлэрен мин узем бишенче класста укып чыккан идем,бик анлаешлы,мавыктыргыч эсэрлэр,урта сыйныфка куйса да булыр иде.

№39 (865606) / 09.01.2014 21:10:39

Кыскартасы тугел,телисенмтелэмисенме,укырга кирэк,яратабыз без кыскартырга.

№38 (865605) / 09.01.2014 21:09:36

Китаплар исемлеге түгел, ә сайланма әсәрләр исемлеге генә булырга тиеш.

Дәлил: Җыентыкларда "үтмәс товарлар" күп була, андагы һәр әсәр дә игътибарга лаек түгел, яки балласт кына.

№37 (865604) / 09.01.2014 21:04:02

Бу исемлекнең яртысын кыскартырга кирәк. Кемгә кирәк, шул укысын, балаларны мәҗбүри укытып булмый хәзер .

№36 (865602) / 09.01.2014 20:58:16

Бу исемлек башта укытучылар тикшеруенэ чыгарга тиеш, кайсын алырга була, кайсын юк.

№35 (865601) / 09.01.2014 20:56:09

Бу исемлектәге китапларны бары тик татар филологиясе студентлары өчен генә тәкъдим итәргә мөмкин, баланың бер татар әдәбияты гына укыйсы түгел бит. Гуманитар юнәлештән китүчеләр укысалар бик яхшы. Мэсэлэн инженер булырга телэгэн бала уз юнэлеше буенча укырга тиеш.

№34 (865600) / 09.01.2014 20:55:53

Нәрсә язган, әкиятләр язганмыни?

№33 (865599) / 09.01.2014 20:53:54

Нәрсә ул "авыз иҗаты", сүгенү сүзләреме?

№32 (865597) / 09.01.2014 20:23:44

Аның авыз иҗаты бик күп!

№31 (865596) / 09.01.2014 20:19:07

Әдәби әсәрләре юк дип аңладым:
http://jazucilar.narod.ru/alfat.htm

№30 (865595) / 09.01.2014 20:15:38

Бар,нәшләп булмасын,бар! "Заман белән бергә","Сыйныфтан тыш уку дәресләре","Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре "11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту" дигән әсәрләре бар.Шәп язган.Укый-укый эчләр генә түгел,башлар да ката.

№29 (865594) / 09.01.2014 20:13:53

Әлфәт Закирҗанов Язучылар Берлегендә тора.

№28 (865593) / 09.01.2014 20:09:59

Язучылар берлегенэ алырга синен язган эсэрлэрен булу неэбизэтелне,план бар язучылар берлеген бер менгэ тутырырга,республика бай,туйдырып торачак.

№27 (865592) / 09.01.2014 20:08:38

Мамадыш районындагы мәктәптән әдәбият укытудан качты да,хәзер безгә нәрсә укытырга күрсәтмә төзеп утыра.

№26 (865591) / 09.01.2014 20:02:02

Зәкәрҗән абзаңның нинди әсәрләре бар соң,кемне Язучылар Берлегенә алырга,ә кемне алмаска дигән вердикт чыгарып утырырга? Язучымыни соң ул әстәгә?

№25 (865589) / 09.01.2014 19:28:59

Менә шушы Зәкәрҗән абзаң кемне Язучылар Берлегенә алырга,ә кемне алмаска дигән вердикт чыгарып утыра инде.

№24 (865588) / 09.01.2014 18:59:30

Җыентык дип бирелә. Ә анда күпме Хикәя, истәлекләр, повесте да булса...

№23 (865587) / 09.01.2014 18:57:08

Мыр - мыр! Бигрәк игътибарлы икәнсез! Мин язарга иренгән идем. Дөрес, Замана балалары”Т.Галиуллинныкы истәлекләр, очерклар язмасында. Ул балага нигә!? Аны бала бутап бетерәчәк, укыса....

№22 (865585) / 09.01.2014 18:51:47

ХИИИИ! Дөрес әйтәсез! Әле дәрестә укыганны аңласалар, эчтәлеген сөйләсәләр бик рәхмәтле булыр идем әле, юк бит. Биографияне укыйбыз, абзацлап сөйлибез. икенче көнне сорасаң бернәрсә дә әйтә алмыйлар. Җаныңны ярып бирердәй итеп укытасың!!!

№21 (865584) / 09.01.2014 18:50:48

Бу списокны карап утырганда минем башка бөтенләй икенче уй килде,җәмәгать.Әллә безнең бүгенге көн "классик" язучылары үзләренең әсәрләренә исем таба алмас дәрәҗәгә төшкәннәрме?
1.«Кичү»(Нурихан Фәттах)- “Кичү”(Зиннур Хөснияр)
2.“Сират күпере “(Ринат Мөхәммәдиев)- “Сират күпере”(Рабит Батулла)
3.” .”Замана балалары”(Гариф Гобәй)-Замана балалары”Т.Галиуллин)
4.« Әбием сихерче бугай» (Галимҗан Гыйльманов)- «Сихерче» (Нәбирә Гыйматдинова)
5. «Балта кем кулында?» (Аяз Гыйләҗев)-“ Балта явызлар кулында”( Фәрваз Миңнуллин)
6. Сөннәтче бабай",(Г.Исхакый)- “Сөннәтче әби”.(Рифә Рахман)
7. “ Түбә”( Газинур Морат)- « Нигез» (Марсель Галиев)
8. Кайсыгызның кулы җылы»( Хәсән Туфан)- «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» (Зиннур Мансуров)
9. “Гасыр моңы»( Зөлфәт Хәким) –“Якты моң»( Равил Фәйзуллин)
10. “ Сөембикә / Колшәриф” (Әхмәт Рәшит) - “Сөембикә-ханбикә һәм Иван Грозный”) Мөсәгыйть Хәбибуллин)
Бәлки ,сез дә дәвам итәрсез бу исемлекне?

№20 (865582) / 09.01.2014 18:43:26

Урыс мэктэбендэ укыган балалар бу китапларны,артларыннан мылтык терэсэн дэ укымыйлар.

№19 (865581) / 09.01.2014 18:36:27

Даа,кубрэк киткэн шул.

№18 (865578) / 09.01.2014 18:17:22

Гөлкәй! Олы кеше өчен шулай! Мин дә боларны күптән укыган. Ләкин мәктәп баласы өчен түгел бу. ВУЗ өчен. Аның студентлары да укымый бит моны хәзер.Урыс мәктәбе баласы өчен моның чиреге дә күп әле.

№17 (865576) / 09.01.2014 18:02:34

Г.Эпсэлэмовнын"Алтын йолдызы"бар.(Гайни очен)Мина уземэ,олы кешегэ бу список ошый.Шул китаплар янда булса,укып ятар идем.

№16 (865575) / 09.01.2014 18:01:25

Нәрсә инде бу Мәһдинең "Без 41 ел балалары"на да урын табылмагач, бу исемлекне ташка үлчим!

№15 (865574) / 09.01.2014 17:54:17

Күзәтүче дөрес әйтә. Китапханәләрдә юк ул китаплар. Урыс мәктәбендә диюем. Программа, дәреслек төзүчеләрне мәктәптә эшләтергә кирәк башта, 20 ел. Аннан соң гына фәнгә кертеп җибәрергә.

№14 (865573) / 09.01.2014 17:40:46

Афигительный список!!!

№13 (865572) / 09.01.2014 17:37:46

Бу исемлек - тагын бер "Татарстан гимны конкурсы".

№12 (865570) / 09.01.2014 17:18:16

Җәмәгать! Бу списокны бала психикасын, мәктәп баласын белмәгән кеше бирә бит. Әлбәттә, ул - дәреслек авторы. Әле тәкъдим генә итә, аны хәзер үк мәҗбүриләп куячаклар!!!

№11 (865569) / 09.01.2014 17:04:00

Мин матбугатручылар исемлеге төзәргә тәкъдим итәм. Мин үз балама бу списоктан 4-5не генә тәкъдим итә алам.

№10 (865567) / 09.01.2014 15:48:24

Башта бу китапларны мәктәп китапханәләренә кайтартыгыз әле, гадәттә безнең мәгариф өлкәсендә башта программа барлыкка килә, аннан фәлән ел үткәч кенә китаплары барлыкка килергә мөмкин.

№9 (865564) / 09.01.2014 15:40:09

Галимжан ибрахимовнын "Адэмнэр" хикэясен уку мэктэп баласынын психикасына зыян салмас микэн?

№8 (865560) / 09.01.2014 15:10:34

Минемчә, программада бирелгән әсәрләрне тулысынча укып чыгарга кирәк әле башта. Дәреслектән тыш аларның башка китап укырга вакытлары да юк бит. ЕГЭ, ГИА га әзерләнәләр, репетиторга йөриләр....

№7 (865559) / 09.01.2014 15:07:46

Урыс мәктәбендә укучы татар балалары белән иҗекләп әсәрләр укыйбыз, татарчасын аңламыйлар, һәр өлешне кычкырып укыйбыз, аннан соң шуны сөйлибез. Бер битне укыганчы бер дәресең үтә, анализны кайчан бирергә??!!! Өйдә укырга кушасың, аңламадык диләр! Тагын укыйбыз, тагын сөйлибез! Менә шуннан сорау туа: теге списокны кайчан укырга?

№6 (865558) / 09.01.2014 15:04:16

Список белән килешмим. Тикшерүчеләр өчен тагын бер эш таптылар. Кемдер тәкъдим итә, безнекеләр хәзер шуны күтәреп алачаклар да, ярты ел да үтмәс, тикшерү белән килеп җитәчәкләр. Татар мәктәбе баласы укыр әле ул. Ә урыс мәктәбе баласы??????? Хәзер укытучыларга шуңа нигезләнеп, үз исемлегебезне төзергә кушачаклар, дәфтәрләрдә отчетлар яздырачаклар. Әле дәреслеккә кертелгән әсәрләрне укып барсак бик әйбәт инде ул! Исемлекне мәктәп укытучысы төзергә тиеш, үз укучыларының мөмкинлегеннән чыгып.

№5 (865555) / 09.01.2014 14:53:34

Олфэт абыйнын "списогы" белэн килешэм, эле берничэне тагы остэр идем. Г.Эпсэлэмовны мин генэ курмэдемме эллэ юкмы? Ничек минем ин яраткан язучыны тошереп калдырдын, Олфэт абый? Хэр бала укып усэргэ тиеш. Э бу эсэр ана кирэкме юкмы икэнен ул узе хэл итсен, без кысылмыйча читтэн генэ балалрнын рухи азык алуын кузэтик..... бер эсэрнен дэ жунсезлеккэ ойрэткэне юк, минемчэ. Хэтеремдэ, без ускэндэ энилэр кузенне бетерэсен ташла инде шул китабынны дип иркенлэп хыял доньясына чумарга бирми иделэр.... э без укый идек - юрган астына качып фонарь белэн яктыртып..... хэзердэ укыйм, тон йокыларын онытып... э балалар ник укымый, чонки кызыксындыра белибез.. вэт!

№4 (865553) / 09.01.2014 14:39:56

Киттекме?

Менә җаныем үзе доцет,үзе дохтр булган!!!
Ник булмасын,куйганнар инде,эш күрсәтергә.
Шуңа шундый списек барлыкка килгән.

№3 (865552) / 09.01.2014 14:28:58

Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем (җыентык). Зинһар, ЗИНҺАР мондый исемдәге җыентыкны кертмәгез!!!!

№2 (865550) / 09.01.2014 14:16:54

4. Галимҗан Гыйльманов. Әбием сихерче бугай (җыентык).

Г.Г. татар телен начар беләмени? әбисе СИХЕРЧЕ булгач,үзе кем була суң?
миңа клса татарча шулайрак була бугай:"Әбием тылсымчы бугай". сез ничек уйлыйсыз?

бу кәртечкәдәге кешене Ә.З. дип аңладым. сәүит заманында әтиестик тәрбиә алган,үз шәүләсеннән үзе курыккан,"чего то не вышло" дигән футляр кешесе булып күз алдына килде. ялгышсам гафу итегез,күргән белгән кешем түгел. бары беренче карашка шулай тоелды.

татар балаларына (ата-аналарына да):
Риза казыйның "Җәвәмигул кәлим шәрхе"н,
Ногманиның "Коръән тәфсире"н,
"Хәдисләр" китабын һ.б. дини тәрбиә китапларнын кертү лязим.


№1 (865549) / 09.01.2014 14:11:20

Бу исемлекнен чиреге адэм колкесе. Язмый калсам упкэлэргэ мужет дип кертелгэн эсэрлэр. Шул ук вакытта тел байлыгы, сэнгати матурлыгы ягыннан соклану уятырлык язучылар читтэрэк калган. Бу исемлектэ Рифэ Рахман, Разил Вэилиев, Р.Фэйзуллин, Т.Галиуллин кебеклэр булырга тиеш тугел. Мин аларны хормэт итэм, матур, эчтэлекле эсэрлэре куп, лэкин татар баласы укырга тиешле эсэрлэр исемлеге очен туген. Кызыксынганнар, махсус ойрэнгэн кешелэр очен дип саныйм. Башкаларнын фикере ничек икэн?

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR