поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.01.2014 Мәгариф

Укытучы кайсы ил шпионы?

Соңгы вакытларда укытучылар үзара сөйләшкәндә: “Безгә мәктәптә эшләргә укучылар ирек бирми”, – дип шаярта башладылар. Шуны раслагандай, интернетта бер мәзәк язмага юлыктым. Иртән укучылар мәктәпкә киләләр. Класска керәләр. Ә анда тау кадәр кәгазь өеме, бүтән берни дә күренми. Шулвакыт кәгазьләр арасыннан укытучыларының тавышы ишетелә: “Нигә кердегез? Сез миңа отчет язарга комачаулыйсыз!”

Һәр шаяртуның нигезендә ачы чынбарлык ята. Бу сүзләргә мәктәпләрнең бүгенге аяныч хәле салынган. Мәктәптәге эшнең төп максаты – укучыга төпле белем һәм тәрбия бирү. Ләкин бүгенге көндә бу максаттан шактый читләшелде, төп бурыч – очсыз-кырыйсыз тикшерүләргә әзерләнүдән һәм төрле конкурсларда катнашудан гыйбарәт. Яхшы дәрес бирү өчен яхшылап әзерләнергә кирәклеген һәркем белә. Ләкин һәр дәресеңә яхшылап әзерләнеп утырсаң, тикшерүләр вакытында күрсәтү өчен матур тышлы папкаларың да, рәсемле ялтыравык дидактик материалларың да, китап калынлыгы дәрес эшкәртмәләрең дә булмаячак. Тикшерүчеләр өчен иң элек менә шулар кирәк. Күптән түгел аттестация үтүче бер укытучы белән очрашып сөйләшергә туры килде. Квалификациясен күтәрмиләр, эшләгән эшең юк әле дип әйтәләр ди. Ул физика укыта. Районда бүгенге көндә аның җиде укучысы укытучы һөнәре алып, физика укыталар, өчесе югары уку йортларында укып ята.Тагын нинди нәтиҗә кирәк? Бу укытучыга инде хәзер үк үз һөнәренә мәхәббәт тудырып, туган төбәкләренә җиде укытучы хәзерләп биргәне өчен атказанган укытучы исеме бирергә мөмкин. Ләкин укытучының эшен “күрсәткән” бер өем сертификатлары булмаса, кәнфит кәгазе җыйган шикелле мактау кәгазьләре, грамоталар, дипломнар тупламаса – хезмәте нольгә тигез. Шулай булгач, укытучы телиме-теләмиме, белем бирү турында түгел, ә шушы макулатураны кайдан һәм ничек җыю турында уйлап, алдан ук хәстәрен күрергә тиеш.

Быел мин үзем дә шушы шаукымга эләгеп алдым. Кызыксынып кына “Земля моя – Татарстан” конкурсына катнашып киткән идем. Аңа материал әзерләп җибәрү ике атна вакытымны алды. Ул арада “Мосты дружбы” конкурсы пәйда булды. Нигәдер, юләрләнеп, аңа да катнашасы иттем. Тагын ун көн вакытым сарыф ителде. Шулар белән мәж килеп йөргәндә интернеттагы бер дустан “Туган ягым – яшел бишек” конкурсына чакыру алдым. Укыту турында уйлаган юк, башымда көне-төне шул конкурс шартлары гына бөтерелә. Шуннан уйлап куйдым: тукта, мин әйтәм, җитәр, моннан миңа һәм укучыларга ни файда? Болар бит балаларның укый белүләрен яхшыртмый, язуларын матурайтмый. Кадерле вакытны юк-барга сарыф иткәнче, дәрес өчен кирәкле әйберләр әзерләсәм яхшырак булмасмы? Хуш, миңа ярый, катнашмасам да була, инде минем аттестация дигән сират күперен кичәсем юк. Ә эшләп торган укытучыларга катнашмыйча ярамый. Биш елдан биш елга укытучыларның һөнәри осталыкларын тикшерү гамәлен мәктәптә эшләү дәверендә күп күрергә туры килде. Мин алга таба андый тикшерүләр кимер һәм укытучының эше җиңеләер дип уйлап йөри идем. Бик нык ялгышканмын икән. Чөнки укытучының һөнәри осталыгын тикшерүнең (профпригодность) яңа стандартлары эшләнде һәм алар 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Яңа стандартларда укытучы һөнәренә коточкыч таләпләр куелган. Хөкүмәт, әгәр дә укытучылар турында кайгыртса, аларга ышанса, моның шикелле үк бурычлар йөкләмәс иде. Укытучылар инде бу яңа стандартлар белән таныштыр дип уйлыйм (әгәр тел сындырырлык җөмләләрне, баш мие эшкәртеп бетерә алмаслык фразаларны укып чыга алган булсалар, билгеле). Шуңа күрә аның эчтәлегенә тулысынча тукталмыйча, иң-иң дигәннәрен генә шәрехләп китәм. Шулары да тагын бер елдан бик күп укытучыларның урамда калачакларын күрсәтергә җитеп тора.

Беренчедән, яңа таләпләр буенча, укытучы бер чит тел белергә тиеш.

Икенчедән, укытучы бер сыйныфта янәшә утырган сәләтле балалар, дебил балалар, урыс телен белмәгән балалар һәм девиант, ягъни тәртипсез балалар белән тигез дәрәҗәдә эшли белергә тиеш.

Өченчедән, укытучы интернетта видеоконференцияләр, видеодәресләр үткәрә белергә һәм скайп буенча дәресләр бирә белергә тиеш. Өстәвенә, Facebook һәм Twitter социаль челтәрләрендә аралаша белүе дә кирәк булачак.

Сүз дә юк, таләпләр заманча. Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “бу стандартлар бөтен таләпләргә дә җавап бирә” ди. Шулаен шулайдыр да, ләкин бу таләпләргә җавап биргән укытучыны бер ел эчендә кайдан табарлар икән? Инклюзив укытуны гына алыйк. Бер сыйныфта утыручы Ломоносов белән Даун синдромлы баланы укыта белүче укытучы бармы безнең арада? 10 ел элек Мәскәү шәһәрендә шундый сыйныфлар ачылган иде. Хәзер инде бөтен коррекцион мәктәпләрне бетереп, 2016 елдан инклюзив белем бирү кертергә җыеналар. Ләкин Мәскәү кадәр Мәскәүнең үзендә дә әлегә инклюзив укыту методикасын белгән укытучылар бармак белән генә санарлык. Русия буенча аларның саны 500дән артмый дигән мәгълүматлар бар.

Бер сыйныфта урыс баласы белән урысча белмәгән баланы (үзбәк, таҗик) бергә утыртып белем бирергә омтылу да бик аңлашылып бетми. Бүтән телләрне өйрәнергә яратмаган һәм кирәк санамаган урыс милләтеннән булган укытучылар бик кыен хәлдә калачаклар. Сәләтле балалар белән эшли белүче укытучылар да бик аз. Алар үзләре төзегән индивидуаль программалар белән санаулы балаларга гына белем бирәләр. Яки махсус элиталы мәктәпләрдә эшлиләр. Аннан, шыпырт кына әйткәндә, безнең мәктәпләрдәге укытучылар арасында скайпның нәрсә икәнлеген белмәүчеләр дә күп бит әле. Кая ул видеоконференция үткәрү. Бер елдан укытучыларны шушы таләпләрдән чыгып эшкә ала, һөнәри осталыкларын тикшерә башласалар, эш нәтиҗәләрен бәяли башласалар нәрсә килеп чыгар? Уйлыйм-уйлыйм да шаккатам. Безнең мәгариф өлкәсендәге чиновниклар күкнең ничәнче катында утыралар икән? Совет заманыннан калган мәгарифне инде тулысынча җимереп бетерделәр. Аның урынына яңасы эшләнмәде. Эшләнә дә алмый. Хәтерлисезме, элекке мәгариф һәм фән министры А.Фурсенко менә нәрсәләр әйтеп ташлаган иде: “Совет мәгариф системасының җитешсезлеге – иҗади кеше тәрбияләү иде, ә безнең максат – квалификацияле кулланучыны үстерү”. Иҗади шәхес, уйлый-фикерли белүче шәхес тәрбияләүне кире каккан мәгариф кая барып терәлер – әлегә билгесез. Моны, ниһаять, соңгы телетапшыруларда югары даирәләрдәге аек фикерли белүче кешеләр дә яшермичә әйтә башладылар. Ләкин һаман да бер нәрсә аңлашылмый: укыту-тәрбия эшен камилләштерүне, яхшыртуны, чиновниклар теле белән әйткәндә, реформалауны ни өчен һәрвакыт укытучыны тикшерүдән башлыйлар икән? Үз вакытында К.Ушинский болай дигән: “Укыту һәм тәрбия эшендә укытучы башыннан үтмичә, бернәрсәне дә яхшырту мөмкин түгел”. Шулай булган һәм шулай булып калыр микәнни? Бу стандартлар кертүне дә мәгарифтәге чиновниклардан башларга кирәк иде. Яисә укытучыларга чиновник статусы биреп, шуларныкы кадәр хезмәт хакы түләргә. Югыйсә, мәктәпләрдә укытучылар калмаска мөмкин, чөнки бу фантастик стандартларны тормышка ашыру юллары билгеләнмәгән. Безнең югары педагогик уку йортлары һаман да искечә укыта. Чит телләргә өйрәтү бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Мәктәбегезгә эшкә килгән яшь укытучы берәр чит телдә иркен сөйләшә аламы? Юктыр, андые аның мәктәпкә эшкә килеп тормый, акчалырак урын таба. Инклюзив укыту турында әле сөйләшә генә башладылар. Гомумән алганда, өстән тагылган бу таләпләр мәгариф өлкәсендәге моннан алдагы җәфага тагын бер җәфа булып өстәлә.

Укытучы турында уйлаган илдә эшне укытучыны тикшерү өчен кырыс таләпләр куюдан башламыйлар. Башта тиешле шартлар тудыралар, бушлай квалификациясен күтәрәләр, өйрәтәләр. Бүген җәмгыятькә җанлы укытучы кирәк түгел, аңа калын-калын папкалы, электрон портфолиолы виртуаль укытучы кирәк. Аттестация үткәрүчеләр, тикшерүчеләр шуның буенча укытучы эшенә бәя бирәләр. Директор хуҗалык эшләреннән арына алмый. Завуч көн-төн отчет яза. Укытучы папка тутыра, конкурсларда катнашып мактау кәгазләре, һичьюгы, катнашуы турында белешмә җыя. Конкурсларның күбесе түләүле. 300-500 сумыңны җибәрсәң, грамотасын да, сертификатын да алып була. Белем дә, иҗат та кирәк түгел. Шуның нәтиҗәседер инде, PISA халыкара программалар үзәгенең соңгы тикшеренүләре күрсәткәнчә, текстны уку һәм аңлау дәрәҗәсе буенча Русия мәктәбе дөньядагы 65 ил арасында 41нче урында тора (элегрәк 27нче иде).

Армия сугышта җиңелсә, солдатлар түгел, ә һөҗүмне дөрес оештырмаган офицерлар җавапка тартыла. Мәгарифтә киресенчә, укыту-тәрбия эшендәге бөтен җитешсезлекләргә һәрвакыт укытучы гаепле. Һәр яңалык укытучы җилкәсенә тау кадәр эш өюдән башлана. Яңа мәгариф һәм фән министры эшкә килгәндә мәктәпләрдән сорала торган отчетларның чамадан тыш күплеген тәнкыйтьләгән икән дигән сүзләр ишетелеп алган иде. Инде шактый вакыт узды, әмма отчетлар кимемәде, киресенчә артты, инде кәгазь отчетларга электрон отчетлар өстәлде. Завучлар баш күтәрми отчет язудан бушый алмыйлар: янгын куркынычсызлыгы айлыгы ничек үткән, толерантлык айлыгы ничек бара, наркотикларга каршы ничек көрәшәләр, интернет куркынычсызлыгы буенча эшләр ничек оештырылган. Көлкеләре дә бар. Коррупциягә каршы көрәш, мәсәлән. Президент белән хөкүмәт чиновниклары оештыра алмаган көрәшне мәктәп баласы белән ничек хәл итәргә буладыр, белмим.

Кайсы гына оешмалар һәм кемнәр генә тикшерми мәктәпне. Һаман азсыналар. Шуңа күрә яңадан-яңаларын чыгарып торалар. Быел, мәсәлән, һәр укытучы полициядән хөкемгә тартылмаганлыгы турында белешмә алып килде. Мәктәптә баланың мактап башыннан сыйпарга куркыныч була башлады – педофилиядә гаепләргә мөмкиннәр. М.Милонов тәрбиячеләрне һәм укытучыларны педофил булу-булмауларын тикшерергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Укытучыны наркологлар тикшерә, психологлар тикшерә. Мәктәпкә тикшерү белән МЧС вәкилләренең, санэпидемстанция кешеләренең, бала хокукларының бозылмаганлыгын карау өчен прокуратура хезмәткәрләренең, КРУ тикшерүчеләренең килеп төшүләре гадәти хәл. Боларга өстәлә: Ростехнадзор, экологлар, лицензия бирүче оешмалар, Рособрнадзор, газчылар, ФАС (монополиягә каршы көрәш), салым оешмалары, полициянең тикшерү бүлеге, Исәпләү палатасы, ВДПО (морҗаларны тикшерә). Уку елына берничә тапкыр үзебезнең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренең тикшереп китүе гадәти хәл. Менә шундый бертуктаусыз күзәтү астында торгач, укытучыны берәр чит дәүләт шпионы дип уйлыйлармы икән әллә дигән шикле уйлар да башка килә.  


Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»