|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.01.2014 Җәмгыять
“Кардан сыннар ясауның бер авырлыгы да юк” (ФОТО)Арча районы Яңа Кенәр VIII төрдәге сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен ярдәмче интернат-мәктәпнең ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда боздан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була. Кыш бабай һәм Кар кызы, гармун, ак аю, чәйнек... Ниләр генә ясап күрсәтмиләр. Бу алар өчен гадәти хәл. Ә башкаларга исә үрнәк аласы гына кала. — Мондый сыннарны ел саен эшлибез. Алар мәктәпкә керү юлын бизәп тора. Бу эшне элеккеге директорыбыз Рамил Илгиз улы башлап җибәргән иде. Хәзер исә аны алыштырган Ленар Хәмбәл улы Вәлиев карга бата-чума үзе сыннар ясап йөри. Бу эшне күмәкләшеп башкарабыз. Укытучылар, тәрбиячеләр, балалар белән бергәләп эшлибез. Башта кар өеп, тиешле форманы ясыйбыз, аннан су сибеп катырабыз, азактан гади буяу белән буяп куябыз. Сыннар көннәр җылытканчы матур булып тора. Аларга берәү дә тими, — дип сөйләде безгә интернат-мәктәпнең татар теле укытучысы Фәрит ВАФИН.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|