|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2009 Җәмгыять
МЕНӘ ШУНДЫЙ ТАТАР ЕГЕТЕИлдар Гыйльметдинов белән күптән таныш булсак та, әлеге танышлык үткән-сүткәндә исәнләшеп китүдән узмады. Аны тормыш баскычлары буйлап өскә этеп-төртеп менгермәделәр. Тиктормас, тынгысыз кешене бер урында тотмыйлар бит ул. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Илдар укытучы булып эшләде, аннан соң Актанышта район комсомол комитетын җитәкләде. Озакка сузмыйча аны комсомолның өлкә комитетына чакырдылар. Ул, нигездә, авыл яшьләре белән эшләде. Аннан соң аны Татарстанның балалар һәм яшьләр эшләре дәүләт комитеты рәисе урынбасары кәнәфиенә утырттылар. Янә бик озакка сузмыйча, Татарстанның яшьләр эше һәм спорт министрының беренче урынбасары итеп куйдылар.
Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның соңгы биш елы Казан белән Мәскәү арасын таптап уза: ул – Россия Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары, федераль милли-мәдәни автономия рәисе. Кыскача гына менә шулар.
Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар эшен гади халык кына түгел, сәяси дөнья белән азмы-күпме таныш булганнар да күреп-белеп бетерми кебек. "Нишләп яталар соң алар анда?" дигән сүзләрне хәтта журналистлар авызыннан да ишетергә туры килә. Илдар әфәнде белән очрашкач, әлбәттә, шул хакта сүз катмыйча булдыра алмадым. Ул үз чиратында Татарстан мәгълүмат чараларының бездән сайланган Дума депутатлары эшчәнлегенә күз йомуларыннан зарланып алды: "Миңа ни телевидение, ни газета журналистларының бер мәртәбә дә мөрәҗәгать иткәннәре юк, мәсәлән, – диде. – Алай гына да түгел, Россия телеканаллары да, нигездә, Думаның пленар сессия утырышларын гына, анда да кызык табарга тырышып кычкырышкан, сугышкан, йоклап утырган, ачуым килмәгәе, депутатларның борын казып утырган вакытларын күбрәк күрсәтергә омтылалар. Ә бит закон чыгару эшчәнлегенең төп өлеше комитетларда башлана", – диде.
– Сез закон чыгару эшчәнлегенең иң югары баскычында – Россия парламентында утырасыз. Сез кабул иткән Федераль законнарның халык арасында, йомшак кына әйткәндә, бик абруйлы булмаганнары да очрый. Аларга сезнең дә кул тими калмый бит.
– Шәхсән үземә килгәндә, мин иң элек теге яки бу законның Татарстанга, аның халкына нинди файда яки нинди зыян китерәчәге турында уйлыйм.
– Белүемчә, Сез россия мәгариф стандартларыннан милли төбәк компонентын алып ташлауга каршы тавыш бирүче бердәнбер депутат булгансыз. Үзебездән сайланган депутатлар арасыннан диюем.
– Әлеге мәсьәләне тикшерү турыдан-туры мин эшләгән комитетка кагылмаса да, беренчедән, мин Валентин Купцов җитәкләгән милли мәсьәләләр комитеты эшендә актив катнашам. Икенчедән, комитет каршында оештырылган милли-мәдәни автономияләр буенча Советның рәисе урынбасары да, өченчедән, мин – татар баласы лабаса. Милли-төбәк компонентын Россия мәгариф стандартларыннан төшереп калдыру уңаеннан без тавыш куптармадык түгел. Россия мәгариф министрлыгына да, Дума комитетына да бүген дә тынычлап кына йокларга ирек бирмибез. Әле күптән түгел генә "Мәгариф турында"гы законга өстәмә кертүгә ирештек. Ягъни мәгариф, белем бирү программаларын караганда төбәкләрнең дә катнаша алуын законлаштырдык. Ләкин бу без теләгәнне бирми әле. Чөнки "катнаша алу" – бер нәрсә, ә "катнашырга тиеш" – икенче нәрсә. Шуңа күрә мәгариф өлкәсендә төбәк вәкаләтләре федераль закон рәвешен алырга һәм аны үтәү мәҗбүри булырга тиеш, – дип барабыз.
19 февральдә Россия Думасында шушы мәсьәләләргә багышланган парламент тыңлаулары узачак. Думаның мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты каршында эшче төркем төзелде инде. Анда мин дә бар.
– Шулай да думачыларга, аерым алганда "Бердәм Россия" партиясенә бераз дәгъва белдерәсе килә. Россия парламентында күпчелекне тәшкил иткән һәм бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган партия ни өчен Россиядә яшәүче бар халыкларның мәнфәгатьләрен бердәй якламый?
– Әгәр дә депутатларның барысы да партия "айт" дигәнгә "тайт" дип торалар дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Дөрес, без партия Уставы, партия программасы кысаларында эшләргә тиеш. Әмма шул ук вакытта "Бердәм Россия" сүз, фикер иреген кысмый. Әйткәнемчә, һәр закон проекты комитетларда тикшерелгән һәм карар кабул иткәннән соң гына пленар утырышка чыгарыла һәм тавышка куела. Мин, мәсәлән, пленар утырыш алдыннан комитетта теге яки бу закон проектына каршы тавыш бирәчәгемне алдан әйтеп куям. "Бу – синең хокукың", – диләр. Әмма кайбер бик принципиаль мәсьәләләрдә: "Үз-үзеңә баш авыртуы алмыйсыңмы?" – дип кисәтеп тә куялар.
– "Баш авырткан" чакларыгыз еш буламы?
– Булгалый. Әмма үзеңнең хаклы икәнеңне белү баш авыртуын оныттыра.
– Илдар әфәнде, соңгы елларда сездә "татарлык" артты кебек.
– Ник соңгы елларда гына? Инде менә 19 нчы елын узачак "Татар яшьләре көннәре"н кем башлап җибәрде дисез? Комсомол өлкә комитетында эшләгәндә, комсомол акчасына 1990 елда башлап җибәрдек без аны. Кайбер "абзыйлар"дан шелтә сүзләре дә ишетергә туры килде.
– Нинди "абзыйлар" соң ул?
– Әйтмим. Әйтсәм, көлеп үләрсез. "Нигә җыясың яшьләрне, нигә котыртасың?" – дип шактый теңкәгә тиделәр. Яшьләр бит, халыкара "Идел" лагереннан Казанга килеп, митинглар да үткәреп китәләр иде. Кайберәүләргә шул да ошап бетмәгәндер. Ярый, монысы – узган эш. Аның каравы хәзер "Татар яшьләре көннәре" Татарстан җитәкчелегенең хәер-фатыйхасы, алай гына да түгел, турыдан-туры ярдәме белән уза.
– Җитәкчелек дигәннән, сез җитәкләгән милли-мәдәни автономияләр милли хәрәкәтне хакимият кысаларында тоту өчен оештырылмадымы? Кайбер төбәкләрдә милли хәрәкәт оешмалары, милли-мәдәни үзәкләр сезнең "түбә" астына керергә атлыгып тормый дип ишеткәнем бар.
– Бик кызыклы, гыйбрәтле проблема бу. Бит милли-мәдәни автономияләр оештыруның максаты нәкъ менә ана телебезне, мәдәниятебезне, мәгарифебезне үстерү иде. Әлеге автономияләр эшчәнлегенә кагылышлы федераль закон да кабул ителде. Сүз уңаеннан әйтим әле, бу закон да шома гына кабул ителмәде. Чөнки анда милли-мәдәни автономияләргә хакимият органнарына мөрәҗәгать итү хокукы гына түгел, аларның эшчәнлеген бюджеттан финанслау мөмкинлеге дә каралган иде. Шактый депутатлар әлеге закон проектына каршы иделәр. "Иҗтимагый оешмалар буа буарлык. Берсенә акча бирсәң, башкалары да сорый башлаячак", – диючеләр табылды. Ә Владимир Жириновский: "Нишлисез сез, автономияләргә нинди акча бирү ди ул, алар бит Россияне эчтән тарката торган оешмалар..." – дип чәчрәп чыккан иде. Россиядә милли мәсьәләләргә, гомумән, аңлап карау юк бит ул.
– Үзләренә кирәген аңлыйлар.
– Аннан соң, эшләүгә караганда эшләмәү җиңелрәк дип уйлаучылар да җитәрлек. Күптин-күп мәсьәләләрне чишү юлларын белмәүчеләр дә бардыр. Әлбәттә, тулган шеш бер тишеләчәк инде ул, шуны аңласыннар иде.
Инде милли хәрәкәтне "хакимият кыса"ларына кертүгә әйләнеп кайтсак, безнең татар бик сәер бит ул. Гомер буе изелеп яшәгәнгәме, аз гына ирек исен сизсә, "үз-үзенә автономия" була башлый. Ягъни милли-иҗтимагый оешмалар кемгәдер "буйсынудан" шикләнә. Мин Россия төбәкләре буйлап гел йөрим. (Милләттәшләргә гел тукып торам: "Качып-посып оешып кына берни дә майтарып булмаячак, үз кабыгыгызга гына бикләнеп яшәмәгез. Аерым-аерым без беркем дә түгел, берләшергә кирәк", – дим). Юк, кайберәүләргә аңлатып булмый. Алай гына да түгел, Чиләбедә, мәсәлән, төрле оешма вәкилләре берсе өстеннән берсе хат язып, бер-берсенә яла ягып маташалар. Анда әле һаман да милли-мәдәни автономия юк. Аннан соң милли хәрәкәткә дин әһелләре дә катнаша башлады. Бу начар димим, әмма аларның кайберләре киеренкелек тудыра. Мәсәлән, Новосибирскида ике мәчет җитәкчесе үзара уртак тел таба алмый иза чигәләр. Милли оешмаларның үзләрендә оешканлык булмагач, аларга карата хакимият органнарында да тискәре фикер туа. Гозер белән килгәннәрне еш кына: "Иң элек үзара аңлашыгыз!" – дип борып җибәрәләр.
Мин бар төбәкләрдә дә шундый хәл димим. Мәсәлән, Түбән Новгородта автономияне дин әһеле җитәкли. Менә дигән итеп эшлиләр. Иваново өлкәсен алыйк. Автономия җитәкчесе шулай ук дин әһеле – Фәрит Ляпин. Мәгърифәтче дә ул, яшьләр белән дә эшли. Кирәк икән, яхшы костюмнарын киеп, галстук тагып, хакимияткә дә бара. Сөйләшә, ышандыра, акчасын да таба.
– Россия төбәкләрендә ничә милли-мәдәни автономия бар?
– 25 иде, әле яңа гына Красноярскида 26 нчысын теркәдек.
– Күршебез Башкортстанда бармы?
– Рәсми теркәлгәне юк. Күрәсең, милләттәшләребезгә җирле хакимият белән аңлашу җитми, шуның өстенә анда татарлар төрле төркемнәргә бүленгән һәм, әйткәнемчә, "үз-үзенә автономия"не кулай күрәләр. "Поза"га басып кына эш бармый ул. Менә әле күптән түгел генә Башкортстанда Рәшит Ваһапов фестивален уздырып кайттык. Президент Мортаза әфәнде Рәхимовка рәхмәт, минем үтенеч хатыма берсүзсез кул куйды. Филармониянең концерт залын да бушлай бирделәр, телевидениедән бушлай реклама да ясадылар, концертны видеотасмага да язып алдылар.
– Сез Федераль закон буенча милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге өчен бюджеттан акча бирелә ала, дидегез. Бирәләрме соң?
– Сорый белеп сорасаң. Аннан соң бюджет акчасына гына исәп тотып булмый ул. Милләт эшенә мин татар эшмәкәрләрен дә җәлеп итәм. Дәлилләп аңлаткач, ярдәм итәләр. Мин акча мәсьәләсендә тагын бер юнәлешне әйтер идем. Бүгенге көндә Россиянең төрле төбәкләрендә 31 "Татарстан сәүдә йорты" бар. Аларны яңадан "сүтеп җыярга" кирәк, чөнки чынлап торып шуларның 10 проценты гына эшли. Калганнары йә кәгазьдә генә, йә шәхси бизнес башлап үзләре өчен генә эшлиләр, милли оешмалар белән бернинди дә элемтәләре юк. Аларның эшчәнлеге хакында күптән түгел генә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында да сөйләштем. Сәүдә йортларын гамәлгә куючылар – милли-мәдәни автономияләр яки башка милли оешмалар булырга, табыштан әлеге оешмаларга да өлеш чыгарга тиеш. Бүгенге көндә акчасыз телне дә, мәгарифне дә, мәдәниятне дә үстереп булмый.
Аннан соң кайбер милли оешмаларның җитәкчеләрен дә алыштырырга кирәк. Әлбәттә, өстән әмер биреп түгел, ә халык белән сөйләшеп-киңәшеп. Акыллы, энергияле, тырыш кешеләр кирәк. Хакимият тирәсендә болганып йөреп яки сабантуй уздырып, җырлап-биеп кенә эш бармаячак.
– Илдар әфәнде, тыңлап-тыңлап торам да, бераз гаҗәпләнеп куям: сез руслар арасында эшлисез, әмма татарча бик камил, йөгерек тел белән сөйләшәсез. Бит бездә, ачуым килмәгәе, русча ипилек-тозлык кына белгәннәр дә "өлкән агай" телендә сөйләшергә омтыла.
– Мин – татар егете бит. Өйдә дә татарча сөйләшәбез. Алай гына да түгел, Думада утырышлар вакытында да мин татарга үз телемдә дәшәм. Башта кайберәүләр кырынрак карыйлар, төрттерәләр иде. Мин андыйларга: "Без бер-беребезне татарча да бик яхшы аңлыйбыз", – дип авызларын каплый килдем. Аннан соң без Думада төшеп калган егетләр түгел. Татарстаннан булгангамы, Президентыбыз Минтимер Шәймиев булгангамы, хөрмәт белән карыйлар. Кайчак теге яки бу мәсьәлә буенча киңәшләшәләр дә әле. Татарлар ничегрәк уйлый, янәсе. Соңгы вакытларда без – Татарстан депутатлары, гәрчә төрле комитетларда, төрле төркемнәрдә эшләсәк тә, бергә булырга омтылабыз. Милли мәсьәләләрне хәл иткәндә Фатыйх Сәүбәнович Сибагатуллин бик булыша. Кайберәүләр кебек әйткәнне көтеп тормыйча үзе мине куалый. "Йә, тагын нәрсә эшлибез, кая барып кайтабыз, фәлән җирдә минем танышым бар", – дип һәрвакыт кымтырыклап тора.
Хәзергә әңгәмәгә нокта куеп торам. Без Илдар әфәнде белән даими элемтәдә булып, Дума хәлләре белән танышып барырга килештек. Инде Мәскәүдәге "үзебезнекеләр"гә уңышлар гына телисе кала.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|