поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.01.2014 Җәмгыять

Гали авылында чаңгы шуу комплексы ачылды (ФОТО)

Яңа ел – әкиятләр һәм могҗизалар вакыты, иң кыю хыяллар тормышка аша торган чак. Тик менә хыялланып утырып кына тормыш бармый икән шул. Аны тормышка ашыру өчен тәвәккәллек тә, ихтыяр көче дә, үҗәтлек тә кирәк.

Җәй башында Похвистнево районының Гали авылында эшкуар Расих Латыйпов агротуризм үзәге төзи башлаганда, кышын биредә чаңгы шуу комплексы да булыр, дигән иде. Аның вәгъдәләре дә, хыяллары да, Аллага шөкер, тормышка ашып тора.

- Бу елның июлендә ачылган агротуризм үзәгендә әллә күпме кеше ял итте инде. Егерме кеше сыешлы кунакханә бер дә буш булмый диярлек. Бигрәк тә ял көннәрендә икешәр йөз кеше ял итә, - дип сөйли пешекче Айсылу Саярова.

Биредә туйлар да, юбилейлар да, корпоратив кичәләр дә, башка төрле чаралар да уздырылып тора. Ә тиздән анда йорт хайваннары да булдырылачак икән. Ите, сөте үзеңнеке, дигәндәй... Шулай ук җәйгә табарак арбалеттан һәм җәядән атарга теләүчеләргә дә бөтен уңайлыклар тудырылырга тора.

Шушы көннәрдә биредә таудан чаңгы шуу комплексы да ачылды.Тантанага Кыш бабай һәм Кар кызы, мөхтәрәм кунаклар, кышкы спорт төрләрен яратучылар килгән иде. Район башлыгы Юрий Рябов бәйрәмне ачып:

- Бер ел элек биредә ял итү комплексы булыр дип кем уйлаган? Ә чаңгы шуу өчен уңайлыклар булдыру турында хыялланмый да идек. Бүген, карагыз инде, нинди мөмкинлекләр ачылып килә! Гали авылының эшкуары Расих Мөҗәһит улы Латыйпов беркайчан да үзен генә кайгыртмый, кече ватаны, халкы өчен күп көч куя. Башка авылларда да шундый кешеләр булса, без бик шат булыр идек. Менә бит балаларга да, аларның ата-аналарына да нинди шатлык ясап куйды. Хәзер инде Галигә башка авыл һәм шәһәрләрдән дә туристлар тагын да күбрәк килә башлар.

Похвистнево районының элеккеге башлыгы, ә хәзер өлкәбезнең урман хуҗалыгы министры Александр Ларионов та чарага битараф калмаган:

- Яңа ел алдыннан Похвистнево районы халкы һәм галилеләр нинди күчтәнәч алдылар бит, ә! Хыялларын тормышка ашыра белүче якташым белән горурланмый мөмкин түгел. Бүген алган кәеф күтәренкелеге сезне ел буе ташламасын иде. Уңышлар сезгә!

Спорт һәм саф һава яратучыларны өлкә администрациясенең туризм департаменты җитәкчесе Михаил Мальцев, Исаклы районы җитәкчесе Валерий Ятманкин, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да сәламләделәр. Алар шушы комплексны төзегән Расих Латыйповка рәхмәтләрен җиткереп, Гали авылының киләчәктә дә шулай үсүен, чәчәк атуын теләделәр.

Мөхтәрәм кунаклар ал тасманы кисеп, комплексны ачып җибәргәннән соң, халык башта шикләнебрәк карап торды. Барысы да: “Кем беренче?” дигәндәй, кемнең дә булса тау башыннан “ватрушка”га утырып төшүләрен карарга теләделәр. Бераздан кыюраклары үзләренең тюбингларын (“ватрушка” була инде) күтәрткеч механизмга эләктереп (Галигә “Любишь кататься, люби и саночки возить» мәкале туры килми инде хәзер, моның өчен канат юлы бар), тауның иң югары ноктасына менеп киттеләр. Мөхтәрәм кунаклар да алардан калышмадылар. Һәм менә инде чыр-чу килеп беренче шуучылар таудан килеп төшә башлады. Аларның күтәренке күңеле башкаларны да тауга менүгә этәрде.

Таудан төшкәннәрне башкалардан кып-кызыл битләреннән, ерык авызларыннан аерып була иде. Ә текә таудан төшәргә ярамаган кечкенә балалар өчен пони атларына атланып та, матур итеп бизәлгән чаналарда да йөрергә мөмкинлек булдырылган. Кем өшесә, рәхим итегез, кафе эшләп тора. Анда бик тәмле ашаталар, кайнар чәй белән җылыталар. Тау ягыннан ишетелгән музыка күңелләрне тагын да күтәреп, йөрәкләрне җилкендереп җибәрә...

Матур табигать, саф һава, төрледән-төрле күңел ачу чаралары онытылмас тәэсирләр калдыргандыр. Без чарада катнашучылардан кечкенә генә сорау алу оештырдык.

Евгений: “Без хатыным һәм оныгым белән комплекс ачылу турында ишетеп, махсус килдек. Бик ошады, ешрак килербез, исән булсак”.

Сания: “Шундый күңелле! Расих Мөҗәһит улына мең рәхмәт!"

Рәис: “Мин үзем Галидә туып-үстем. Хәзер Самарада яшибез. Комплекс ачылу турында ишеткәч, кызым белән чаңгыларыбызны алып ук кайттык. Бик шәп, олыларга да, балаларга да бөтен уңайлыклар булдырылган”.

Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннары алдыннан Гали авылында кышкы спорт чаралары өчен мөмкинлекләр булдырылу - бик хуп гамәл. Димәк, без дә тормыштан калышмыйбыз.

Рәис һәм Камилә ВӘЛЕТДИНОВЛАР



Рифкать ХУҖИН (сулдан уңга), Юрий РЯБОВ, Валерий ЯТМАНКИН, Расих ЛАТЫЙПОВ һәм Михаил МАЛЬЦЕВ


Наталья ПЕГОВА, Хәмзә МОРТАЗИН
Бердәмлек
№ --- | 04.01.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»