поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.01.2014 Мәдәният

Илгиз Зәйниев: Татарстан - хәерче республика түгел

Танылган драматург, киң кырлы шәхес Илгиз Зәйниев исеме республикабызның мәдәният томышында шактый үзенчәлекле урын алып тора. Аның әсәрләрен Татарстан театр коллективлары бик теләп үз репертуарына ала. Егет үзен драматург буларак кына түгел, режиссер буларак та күрсәтә. Узып баручы елның соңгы көннәрендә Илгиз Зәйниевның кайбер фикерләрен газета укучыларыбызга да җиткерергә булдык.

- Ел ахырына нәтиҗәләр ясамадым, андый гадәтем дә юк. Мин, гомумән, театраль ел белән яшим. Әле театр сезоны тәмамланмаган. Сөйләшкәндә дә бу ел дип сөйләшүем театр сезоны кагыла - октябрьдән алып, майга кадәр булып чыга инде ул. Минем тормышымда иң зур вакыйга - кызым Гәүһәр туу. Без хәзер бәхетле әти белән әни, Аллага шөкер. Ә иҗат ягына килгәндә, быел “Мәхәббәт-FМ” спектакленең премьерасы булды. Әлеге проектта мин автор һәм режиссер буларак эшләдем, мин моны иҗат тормышымда истә калырлык вагыйгадыр дип беләм.

- Бер үк сәхнә әсәренең авторы һәм режиссеры булу бик катлаулы. Әгәр дә син үзең язмаган булсаң, ничектер артистлар алдында сценарийны яклый да, башкасын да эшли аласың, ә монда инде күренеп торган тискәре яклары үзеңнеке булгач, яклый алмыйсың. Бер үк әйбергә ике караш ташлау, бик үк җиңел эш түгел. Спектакль сәхнәгә сигез ай дәвамында куелды. Пьесадагы һәрбер сәхнә яңа баштан унар вариант язылгандыр.

- “Мәхәббәт FM” спектаклендә танылган артистларга гына түгел, Татарстан җитәкчеләренә дә пародияләр эшләдек. Моңа кагылышлы имеш-мимешләрне күбрәк журналистлар гына чыгарырга тырышты. Мин үземне ниндидер сәяси темаларны калкыттым дип уйламыйм. Чөнки, беренчедән, бу сатира түгел, пародиягә кысылып сәяси темаларга үз фикеребезне җиткерергә тырышмадык. Без бары тик үзебез хөрмәт иткән һәм хөрмәткә лаек кешеләрне генә яратып, аларның үзенчәлекләреннән шаяртып алдык. Акыллы кешенең моңа акыллы мөнәсәбәте булырга тиеш. Шуның нәтиҗәсе буларак, Минтимер Шәрипович театрга килеп, спектаклебезне карады һәм бик ошатты. “Яшьләрчә, ләкин бик акыллы әсәр килеп чыккан”, - дип бер җөмлә әйтүе безгә зур бәя булды.

- Декабрь аенда гына әле “Һөнәр+” V халыкара яшь татар режиссурасы фестивале узды. Республикабызның сәнгать тормышында мәртәбәле чара булды бу. Шәхсән үзем башлангыч чорларында әлеге проектка шикләнебрәк, берәр нәрсә килеп чыгармы икән дип карый идем. Нәтиҗәдә шактый уңышлы килеп чыкты - ниндидер яңалыклар ачылды, яңа идеяләр туды, республикабыз театр тормышына яңа сулыш өрелде.

- Кыскаметражлы татар сценарийларына багышланган конкурста “Абый” дигән әсәрем II урын алды. Бу бәйге турында очраклы рәвештә соңгы көннәрдә генә белеп алган идем. Уйнап кына башланган эш иде ул. Озаклап эшләп утырырга туры килмәде. Җиңел генә язылды һәм менә нәтиҗәле дә булды. Шәхсән үзем кәнагать, оештыручыларга зур рәхмәт.

- Телевизион сценарий театрныкыннан нык аерыла. Театрныкын язу күбрәк җанлылыкны таләп итә.
Ә телевизион сценарий ул корырак һәм син язган һәрбер сүзеңне күз алдына китерергә тиешсең, ягъни кадрда ул әйбер чагыла. Шуңа күрә барысын да үлчәп язу сорала. Быелгы мөселман киносында катнашкан “Уен азагы” дигән (Хулио Кортасар әсәре буенча) Максим Швачко фильмына да минем өлеш кергән иде.

- Кыскаметражлы татар фильмнарына сценарийлар конкурсында җиңгән әсәрләр буенча татарча фильм төшерергә ашкынып торучы юк икәнлеге мәгълүм булды. Бу конкурска баштан ук алай зур өметләр багламаган идем. Шуңа күрә әлеге хәбәрне җиңел кабул иттем. Алдан ук минем әсәрем җиңсә, кино төшерәчәкләр дип өметләнеп язган булсам, бәлки уңайсызрак та булган булыр иде. Әле бит алай кырт кисеп тә булмый, бәлки телевизор экраннары аша күрербез дә. Сценарий язылган, ул бар, теләсә кайсы вакытта аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлбәттә инде, кино төшерелсә, ул сценарий авторларына күбрәк иҗади дәрт бирер, киләчәктә яңадан-яңа әсәрләр язарга стимул булыр иде. Шунысы да бар кино – тулы бер команда хезмәте ул. Телевизион кино режиссерлары арасында Нурания апа Җамалиевадан кала башка кешеләрне белмим дә мин. Рәссам, оператор, режиссер, сценарий авторлары - аларның бер фикердәш кешеләр булуы шарт.

- Республикабыздагы кино сәнгате, гомумән, четерекле мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә... Монда барысы да җитәкчелектән торадыр дип уйлыйм. Кирәкме безгә татар кинолары, юкмы? Әгәр дә дәүләт киносценарий язарга акча бирә икән, нишләп ул киносын төшерергә бирми? Игенне утыртырга акча биргән, ә урып-җыеп алырга бирми дигән сүз. Ул иген череп бетәчәк бит инде. Аның үсүеннән кемгә файда булып чыга? Логикага һич сыймый. Юкка-барга акча табыла, ә сәнгатькә... Күрәмсең, кирәксенмиләр, кирәксенсәләр барысын да эшләргә була. Дөресен генә әйткәндә, Татарстан - хәерче республика түгел!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 30.12.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»