поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.02.2009 Җәмгыять

КЫЙММӘТЛЕ БАЛАЧАК

Заманында балалар саны җитми дип, ашыга-ашыга балалар бакчаларын ябу, биналарны бүтән оешмаларга бирүнең җимешләрен бүген татыйбыз: балалар туа, ә аларны урнаштырырга бакчалар юк. Чиратларын көтә-көтә, аларның мәктәпкә барыр яшьләре җитә. Баланың теле ачылганда яшьтәшләре белән аралашудан мәхрүм ителеп, ялгызлыкта үсүе, коллективка ияләнмәве бер проблема булса, икенче яктан, эшкә киткәндә аны кем белән калдырырга белмәгән ата-ана кызганыч.

Акчалылар нәнкә яллый. Югары белемле, инглизчә сөйләшә торган... Баланы нәнкегә калдыру – бүген модада. Җәмгыятьтә әле яңа гына гамәлгә кереп баручы тагын бер юнәлеш – хосусый балалар бакчасы. Ел ярым элек Әгерҗедә дә хосусый балалар бакчасы ачылган. Педагогик белемле, башлангыч классаларны укыткан, аннан район мәгариф идарәсендә мәктәпкәчә тәрбия бирү бүлегендә эшләгән Лилия Яппарова ачкан аны.

 

Балалар бакчасы Лилия ханымның үз өендә үк, Горький урамы, 79 нчы йортта. Ике катлы зур йорт. Капканы ачып керүгә үк чаналар каршы ала. Баскычтан күтәрелеп, өйгә узгач, күзгә ташланган беренче әйбер – балалар чүлмәкләре. Бер, ике, өч, дүрт... – санап бетерә алмадым, икенче бүлмәдән хуҗабикә чыкты. Чишенеп, балалар уйный торган бүлмәгә уздым.  Ятсынып тормыйча, мине шундук балалар уратып алды, кулдагы фотоаппаратны тарткалый башладылар.  Ә иң кечкенәләре – 11 айлык Максимның фотоаппаратка әллә ни исе китмәде, ул миңа үз уенчыгын сузды. 

 

– Мәгариф идарәсендә эшләгәндә балалар бакчасы җитмәү проблемасы белән якыннан таныштым, – диде Лилия Зөфәровна.  – Бала туа, үсә, ә чираты һаман җитми. Әни кеше эшкә чыга алмый интегә.  Хосусый бакча ачарга кирәк дигән уй керде берзаман башыма. Ачуын ачарсың да, ә баласын кем бирер дип икеләнеп йөргәндә, минем уйларымны ишеткәндәй, ике гаилә, ярым-чынлап, ярым-шаяртып, әллә балаларны сиңа гына калдырыйкмы дип тәкъдим итте. Шуннан китте инде... Ул вакытта балаларын ышандырып калдырган әти-әниләргә рәхмәтем зур.

 

Мин килгән көнне бакчада 11 бала иде. Исемлек буенча алар күбрәк. Иң кечкенәләре Максимга, әйкәнемчә, 11 ай, иң зур бала 3 яшьлек. Ата-аналар белән төзелгән килешүдә балалар бакчасы иртәнге сигезенче яртыдан кичке алтынчы яртыга кадәр эшли дип язылса да, балаларны инде иртәнге алтыда ук китерә башлыйлар икән. Ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә карап торырга сораучылар да бар. Төнгегә калдыручылар да җитәрлек.

 

Баланы монда йөртү өчен бер көнгә түләү – 250 сум. Бу суммага ашау-эчү дә, тәрбия дә, кәгазь, пластилин кебек вак-төяк тә – бөтен нәрсә кергән. “Ата-аналардан алмаш кием ала килүләрен генә сорыйбыз”, – ди тәрбиячеләр. Сүз уңаеннан, биредә хуҗабикәнең үзе белән бергә өч тәрбияче эшли, барысы да педагогик белемле. Хосусый бакчаның уңайлы ягы бар: ата-ана үз теләген курыкмый җиткерә ала. Аны көненә дүрт түгел, биш яки өч тапкыр ашатырга, өч сәгать түгел, ике генә сәгать йоклатырга, урамга алып чыкмаска икән – барысы да аларча була, тәбриячеләр ата-ана кушканча эшли.  Аннан, биредә барысы да өйдәгечә: гөлләр, чәчәкле урын-җир, җылы, рәхәт, якты. Монда балалар яшь буенча төркемнәргә бүлешмәгән. “Барысы да бер төркемгә йөргәч, олылар кечкенәләргә игътибар бирергә кирәклекне аңлый, кечкенәләр олыларны хөрмәтләргә, тыңларга өйрәнә”, – ди Лилия Зөфәровна.

 

Дөрес, заманча бакчалардан аермалы буларак, монда укытмыйлар. Бүген бит балалар бакчасыннан ук инглиз теле өйрәтү, йөзү сәгатьләре, тагын әллә ниләр китте. Бу бакчаның лицензиясендә әлегә белем бирергә рөхсәт итүче пункт юк. Кызыксынучылар булса, ул рөхсәтне дә алырга җыеналар. Ә хәзергә балалар уйный гына. Аппликацияләр, рәсем ясыйлар, пластилин әвәлиләр. “Утренниклар” да уздыралар. Көз көне “Көзге бал” булган, аннан Яңа ел бәйрәме уздырганнар, Кыш бабай да, Кар кызы да килгән, бүләкләр дә өләшкәннәр.

 

Лилия ханымның ире, ике баласы бар. Әниләренең өйдә балалар бакчасы ачарга теләк белдерүенә алар каршы килмәгән. Өченче класста укучы кызлары үзе дә шул балалар белән уйнарга ярата икән. Гаилә өйнең беренче катында яши, икенче кат –балаларныкы. Лилия Зөфәровнага шәһәрдә берәр бина сатып алырга яки төзәргә дә тәкдим иткәннәр. “Сүз дә юк, аерым бинада балалар бакчасы ачу – зур эш, әмма чыгымлы... – ди ул. – Бинаны нәни балаларга җайлау өчен күпме акча түгәргә туры киләчәк. Балалар саны артса, ныклап уйларга туры киләчәк, әлбәттә, әлегә өйгә сыябыз”.

 

Мәскәүдә хосусый балалар бакчалары адым саен, Татарстанда бу әлегә сирәк күренеш. Аның үз уңайлыклары да, тискәре яклары да бар. Балага индивидуаль караш, өй җылылыгы бирү яхшы, әмма моның өчен шактый акча чыгарып салырга туры килә. “Балаларын безгә йөртүче кайбер  әти-әниләрнең хезмәт хакларының күп өлеше шуңа китә, әмма бүтән чаралар юк, – ди Лилия Зөфәровна. – Декрет акчасы 1,5 ел гына түләнә, озаграк утырсаң, эшсез калу куркынычы бар.”

 

Әйе, яшәгән саен балачак та кыйммәтләнә бара. Әгерҗедә балаларын хосусый бакчага йөртү ата-анага айга 6000 сумга төшсә (шимбә, якшәмбе – ял көннәре), Казанда минем танышларым балаларын шундый бакчага аена 4500 сум түләп йөртәләр, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта инде ике еллап элек бер айга түләү бәясе 1000 доллар чамасы иде.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 18 | 10.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»