• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

28.12.2013 Спорт

Олимпиада утын каршы аласызмы?

30-31 декабрь көннәрендә Татарстанда Олимпия уты эс­тафетасы узачак. Ут республикага махсус поезд белән ки­тереләчәк. Тантаналы каршы алудан соң ул Болгарга, соң­рак Свияжскига юл алачак. Ике шәһәрчектә дә бу уңайдан бәйрәм чаралары уздыру көтелә. 30 декабрьдә кич ут кабат Казанга кайтачак, студентлар шәһәрчеге янындагы кыска гына эстафетадан соң аны төнгә Универсиада музеенда калдырачаклар.

31 декабрьдә эстафета Казанда Универсиада авылы, “Әкият” курчак театры, Иске Татар бистәсе, Казан Кремле һәм берничә Универсиада объекты аша узачак. Йөреш “Казан-Арена” стадионы янында тәмамлана. Биредә Олимпия утының шәһәрдәге касәсе кабыначак. Сүз уңаеннан, эстафетада катнашкан һәр­кем үз маршрутында тотып йөгергән факелны сатып ала алачак. Илсур Метшин шул рәвешле факелны истәлеккә үзендә калдырырга җыенуын белдерде инде. Казанда Олимпия уты эстафетасы уздыруның төгәл күпмегә төшә­чәге хәбәр ителми. Башкортстанда моның өчен чыгым­нарның 13 миллион 767 мең сумга җиткәнлеге билгеле. Ә сез Олимпия уты эстафетасында катнашырга җыенасызмы?

Ирек ЗИННУРОВ, ватерполчы, Афинада һәм Сиднейда узган Олимпиадалар призеры, Россиянең атказанган спорт остасы:


– Олимпия уты эстафетасында катнашучылар исемле­гендә үз фамилиямне күрмә­дем. Универсиада уты эстафетасында катнашкан идем. Ул вакыттагы кичерешләремә килгәндә, җаваплылык тойдым, горурлык хисе акылдан шашарлык дәрәҗәдә көчле иде. Олимпиада – спортчылар өчен иң мөһим ярыш. Казанда узган Универсиада аңа әзерләнү булды. Россиянең мондый глобаль чараларны уздыра алуы уңай күренеш, алар илнең дә, респуб­лика­ның да үсеше өчен әһәмиятле. Олимпия уты эстафетасының 30-31 декабрьгә туры килүе бераз кыенлыклар тудыра. Чөнки Яңа ел – гаилә бәйрәме. Күпләр бу көнне өйдә, гаиләсе янәшәсендә булырга тели. Шулай да мин эстафетаны барып карап кайтырга киңәш итәр идем.

Данил СӘФӘРОВ, “Яшь­ләр Online” тапшыруы алып баручысы:


– Олимпия факелын каршы алуда катнашырга җыен­мыйм. Универсиада уты дип тә әллә ни һушым китмәде. Го­мумән, зур, халык күп катнаша торган чаралардан ерак торырга тырышам. Олимпия утын күтәреп чап, түлибез дисәләр дә, ризалашмас идем. Патриот булмаудан түгел, мәшакате күп: төрле тикшерүләр узу, машиналар “бөке“сендә утыру, салкында чират көтү. Әле берәр явызрак йөзле сакчы сиңа мыс­кыллы карарга мөмкин. Шулай да, Олимпия факелын болай зурлау кирәк. Күпләр ки­лешмәс, әмма аның Байкалга төшүен дә, космоска менүен дә хуплыйм. Әлбәттә, болар бар да PR, ләкин файдалы. Моңа күпме акча сарыф ителгәнен белмим. Бездә бит ничек: 3 тиенлек эшне дә 3 миллион итеп “списать” итә­ләр. Бу ягы безгә караңгы.

Гөлинә СӘЛИМОВА, өч бала анасы, укытучы:

– Универсиада утын Казанда каршылаганда да гаилә белән бу чарада катнаштык. Бик күңелле бәйрәм булып истә калды, балалар әле дә сөйли, шуңа күрә алар өчен Олимпиада утын каршылау да күңелле бәйрәм булыр дип ниятләп торабыз. Дөрес, ул көнне хатын-кызның мә­шә­кате күп, ләкин табын әзер­ләүне бергә башкарачакбыз. Аннары бу чара көндез була бит, бәйрәм көнне шәһәрне әйләнеп кайту бернинди дә авырлык тудырмас. Ирем дә, балаларым да спорт белән кызыксына, алар Олимпиаданы да күзәтәчәк.

Нияз АКСАНОВ, танылган блоггер:


– Мине бу чарага чакырдылар, ләкин чакырмаган оч­ракта да Казанда шундый бәйрәм була торып, өйдә утырып калмас идем. Фотога тө­шереп, бәйгедә катнашырга телим, җиңгән очракта Олимпиадага чакыру минеке булачак. Ничек кенә булмасын, Сочига барыбер барачакмын! Мин инде Барнаулда факел­ның йөрешендә катнаштым. Минем кулда да, башкаларга тапшыргач та, ул сүнмәде, го­мумән, ничек сүнә алганын аңламыйм. Башта факелны әллә сатып алыйммы икән дигән уй да килгән иде, ләкин киштәдә тузан җыеп яткан әйбергә караганда күңелдә уңай хисләр саклануы мө­һимрәк. 


Ватаным Татарстан
№ 224 | 28.12.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

№27 (865099) / 01.01.2014 22:53:17

җегетләр сез дөрес аңламыйсыз!
30,31.12 көннәрендә эстафетаны татарларга йөкләү,татарлар өчен зууур дәрәҗә һәм горурлык! үзегез уйлап карагыз. татарлар аек халык,алар бәйрәм дип егылып эчмиләр. шуңа татарга ышанып тапшырдылар да инде.рәсәйнең башка шәһәрләренә биргән булсалар,исерек баштан,бәйрәм шаукымында,югалткан булырларие. безнең шәһәр башлыкларыбыз,бәйрәм табынын калдырып урамга чыктылар. халык белә бергә булдылар. кем моны башка җирдә шулай эшли ала,җә? то-то.
безгә булган ышаныч өчен,горурланырга кирәк, иптәшләр!
ә сез пробка,уңайсызлыклар дисез. пүчтәк ул,в сравнениии мировой значимости...

№26 (865066) / 01.01.2014 17:04:02

Кешелэр тоже довольный булмадылар.Ботен жирдэ боке булды,ашыгучылар сонга калды.Короче..элэкте олимпиадаларына))

№25 (865065) / 01.01.2014 16:59:52

Ул олимпиада уты Тольятти шэхэрендэ эллэ ничэ тапкыр сунде.Янасы килми и все тут)

№24 (864964) / 31.12.2013 08:44:11

сез бәйрәм табыны әзерләп йөрисездер өегездә.ә безне урамга,ут каршыларга,куып чыгардылар....
"кая барасың абзый, анаңны үпсә казый".

№23 (864935) / 30.12.2013 21:27:22

каршы алмыйм.

№22 (864873) / 30.12.2013 14:30:45

Олимпиада утының татарча вырианты:
http://tishek.ru/uzlerene-kyzyk-tapkannar-maladislar-inde/

№21 (864824) / 29.12.2013 21:30:29

Чурт с ним!
Әйтче нигә
Урыс син?
Ачып салчы
Турысын,
Каян килде
Урысың?
Кая китте
Татарың,
Күңелеңне
Актарып?

Ут белән ник
Уйныйсың,
Татар телен
Буйыйсың
"Пофигу",
диеп язып.
Татар сүзләре
Азмы?

Монсы әле
Сүз алды...
Нигә бүлдереп
Ялны,
Җен лампасын
Ышкыйсың,
Шигъри җенне
Борчыйчың?
Тамаша ясарга
Монда,
Нур-улы, тиз
Чык, - дисең!

Лампа эчендә
Рәхәт,
Җил өрми һәм
Юк афәт.
Чыкмаска
Булдым әле,
Эзлә Песи,
Сәйләнне!!!

№20 (864822) / 29.12.2013 20:36:09

Шундый мин!))))

№19 (864808) / 29.12.2013 15:50:07

Чурт с ним!

Шәп язгансың! Көн кадагына сугып!

№18 (864802) / 29.12.2013 14:28:29

"Ничек?..." дип инде, "миңа пофигу" ул ут!!
мин мәҗүси түгеллә,утны изге дияргә!

дөняның бер илендә дә юк олимпиада,универсиада корылмаларын төзүгә шулкадәр, астранамически күләмдә, акча тоткан ил( откатлар белән)....

№17 (864785) / 29.12.2013 01:55:00

Үзем язам! (Маяковский стилендә укырга)
Олимпиада уты - изге ут!
Сез ничек уйлыйсыз - миңа пофигу.
Сәйләннәр, Песи, Нурлар пока ял итә!
Чүтеки яңа ел бит!!!


Ничек?...

Ошамадымы әллә?!!!!....

№16 (864700) / 28.12.2013 16:44:31

Барысы да исәннәр икән.Бәйләнер кешеләре генә булмаган.Тагын да исәнлек телим.Тик моңсу монда.

№15 (864697) / 28.12.2013 16:40:10

Сәйлән югалуга, Мөгътәсим дә югалды. Моны ничек аңлатып була?

№14 (864695) / 28.12.2013 16:27:15

Мөгътәсим Сәйләннең кеме була соң инде ул? Бабасымы, атасымы?

№13 (864693) / 28.12.2013 16:21:52

Мөгътәсимегез язсын. Берәр дүртюллыкны күрүгә кызыл чүпрәккә ташланган кебек ташлана иде, котырып сәпсим.

№12 (864692) / 28.12.2013 16:17:49

Бердәнберебез нигәдер күренми әле, москен.

№11 (864690) / 28.12.2013 16:14:12

калыпчы эрэстэм язсын.

№10 (864689) / 28.12.2013 16:12:11

Бәйләнер кеше калмады бит!

№9 (864688) / 28.12.2013 16:11:23

Барысына да урын җитәрлек монда.Яза белмәсәләр дә яздылар әле.Без дә гел мактап тордык.

№8 (864687) / 28.12.2013 16:08:38

///Сәйлән кереп-кереп,берәр шигырен куеп бара иде. Никтер песиләр дә,нуруллалар язудан туктады.///


мыр-мыр, аларны такмакчылар дип, изеп-кыйнап моннан кудылар.

№7 (864686) / 28.12.2013 16:05:01

///Башкортстанда моның өчен чыгым нарның 13 миллион 767 мең сумга җиткәнлеге билгеле.///

Бездә 20 млн булыр инде ул. 20 млнга бер татар мәктәбен 10 ел буе төзек тотарга була.

№6 (864684) / 28.12.2013 16:04:18

Сәйлән кереп-кереп,берәр шигырен куеп бара иде.Монда да язмый калмаган булыр иде.Җәме калмады мруыгызның.Никтер песиләр дә,нуруллалар язудан туктады.Белгәннәр,белмәгәннәр,махыйлар да тешләшүдән туктады.Шул Сәйләнгә бәйләнергә генә булдыралар алар да.Үзләреннән юктыр шул!

№5 (864683) / 28.12.2013 15:38:28

Урамдагы һәр теләнчедән теләнеп кабызылган ул кисәү кемгә кирәк соң? Әлбәттә казна акчасын үзләштерүчеләр исәпкә алынмый...

№4 (864681) / 28.12.2013 15:21:51

Бу җитәкчеләрнең күтләренә ут капкан!

№3 (864680) / 28.12.2013 15:19:21

Илнең байлыгын сарыф итәргә урын калмады ич. Бар балаларыбыз да, үзебез дә сау-сәламәт, урамда хәер сорашучылар бетте, авыл хуҗалыгы продуксиясе шалкан бәясендә, эшсезләр юк, фән җидешәр чакрымлы адымнар белән алга бара, мәгрифәт аксакламый, татар телен Татарстанның һәр кешесе камил белә!

№2 (864679) / 28.12.2013 15:11:28

урысча эйтмешли"позор всей страны"ул ут..

№1 (864678) / 28.12.2013 15:10:09

Ягез-ягез...каршылыйк...Бу вакытта татар егетлярен органнар бер гаепсезгя жязалап имгятеп яталар, без шул олимпия утын кютяреп чабышып йерик!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом