• 22.11-23.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 25.11-26.11 Әбри Хәбриев концерты. Филармония. 18:30
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 19 Ноябрь Наил Ишмөхәммәтов
  • 19 Ноябрь Зөлфәт Зиннуров
  • 19 Ноябрь Илсур Айнатуллов
  • 20 Ноябрь Ренат Ибраһимов
  • 20 Ноябрь Нияз Вәлиди
  • 20 Ноябрь Хәбир Ибраһим
  • 20 Ноябрь Шәүкәт Галиев (1928-2011)
  • 20 Ноябрь Мәрьям Рахманкулова (1901-1990)
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • В бюджетное учреждение требуется бухгалтер с. Актаныш (Централизованная бухгалтерия) 32062
  • Казанның Совет районында балконлы зур бүлмә сатыла 18 кв.м 89274412220
  • Казанның Салмачи бистәсендә ике катлы йорт сатыла. Мәйданы 190 кв. м. Барлык коммуникацияләр дә тоташтырылган. Документлар әзер. 89632340338.
  • Сборка и ремонт мебели! 89196484445 Актаныш
  • Санлап үгез ите сатыла. Шулай үк сатуда коптить иткән, суелган казлар бар. 89872883416.Балтач р-ны
  • Казанда озак вакытка Ямашев урамында 1 булмэле квартира снимать итэргэ бирэм узем хужа релтор тугел;шалтыратыгыз 89625521877
  • Задняя балка Ока куплю б/у 8-960-060-77-38
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Саба районында буаз тана сатыла! Апрель азагы май башында бозаулыйсы. +7 (937) 002-34-32
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

27.12.2013 Милләт

“Безне ишетәсезме?”

Казаннан Истанбул аэропортына килеп төшүгә үк ыгы-зыгы башланды. Дөресрәге, тел белмәү мәрәкәсе. Чуашстаннан килгән хезмәттәшләребезнең билетларына исемнәрен дөрес язмаганнар икән. Татарстан, Башкортстан, Чуашстаннан килгән ике дистә журналист арасында төрекчә белгән ике-өч кеше генә бар. “Ә Искешәһәрдә көтеп торган ике йөздән артык төрки илләрдән, өлкәләрдән килгән журналистлар белән ничек аралашырлар инде”, – ди юлдашым Райнур Шакиров.

Төркиләр Интернетка чыга

Чыннан да, төрки халыклар яшәгән 26 ил һәм төбәктән килгән 200дән артык журналист арасында төрекчә белү мәҗбүри иде. Өч көн буе узган медиа-форумда төрки телле халыкның уртага салып сөйләшерлек сүз­ләре, фи­керләре җитәрлек җыел­ган. Дө­рес, өстәл янында узган тантаналы чаралар вакытында, даими чыгышлар булганда, колакчыннар белән тәрҗемә итү мөм­кинлеге бар иде анысы. Әм­ма дөнья буйлап сибелгән төрки халыкның ничек яшәгәнен, ничек сулаганын белү, үзеңнең та­тарлыгыңны, Татарстан хакында азмы-күпме аңлатып китү, күз-күзгә карашып сөйләшеп утыру өчен төрекчә аралашу зарур.

Медиа-форум өченче тапкыр үткәрелә икән инде. Беренчесе – Әнкарада, икенчесе Бакуда уз­ган. Бу юлы әлеге чараның Иске­шәһәрдә үткәрелүенең сере – ка­ланың төрки дөнья мәдәни башкала булып билгеләнүендә. Бире­гә килгән халыкларның уртага салып сөйләшерлек сүзләре бик җитди иде. Әйтик, быел җыелу­ның сәбәбе – уртак Интернет проекты булдырып, төрле кыйтгаларда яшәүче төрки халыклар­ның хәбәрләрен тапшырып, төр­ки дөньяны ныгыту. Әлбәттә, бу – бик зур һәм кирәкле эш. Һәр илдән, төбәктән җаваплы бер кеше хәбәрләрне сайлап алып, Интернет блокка җи­бә­рәчәк. Дөньяга таралачак әлеге сәхифә бер ел дәвамында каралачак, тикшереләчәк. Бу проект нинди телләрдә халыкка таралачак, ди­гән сорау иң шау-шу кузгатканы булгандыр, мөгаен. Хәбәрләрне төрекчә генә түгел, кемдер фарсыча, кемдер гарәпчә булырга тиеш дигән тәкъдимнәр кертте. Һәрбер төрки халык үз ана телен кертә башласа, бу сәхифә эт – баш, сыер – аякка әйләнәчәк иде. Татарча хәбәрләр бирелеп баруын без дә телибез, әлбәттә. Кыс­касы, ыгы-зыгыга нокта куеп, билгеле бер карарга киленде: Интернет сәхифә өч телдә дөнья кү­рәчәк – төрекчә, инглизчә һәм урысча. Нигә урысча дигәндә, элек СССРдан аерылып чыккан төрки илләрнең һәрберсе дә урысча белә. Шуңа күрә бу телне дә кертергә дигән тәкъдим булды.

Сездә ничек, бездә шулай...

Беренче танышым – Гер­ма­ниядәге тележурналист Сәран Саргур иде. Бу медиа-форумга безнең кебек үк беренче ки­лү­ләре икән. Минем татар булуымны белгәч, тиз генә операторны җилтерәтеп алып килде дә, камерага сөйләтә башлады. “Татарлар аерым дәүләт кебек яшә­мәсәләр дә, Кырымда яшәүче татарларга караганда баерак яши­ләрдер, – ди Сәран. – Чөнки сездә нефть бар. Ә Татарстанда яшәүче халык белән киләсе елга танышырмын дип уйлыйм. Ка­занның төрки дөнья башкаласы булып билге­ләнүен беләбез, ди­мәк, киләсе елга сәяхәтебез сезгә булачак”.

Сәран Германиядә төрек те­лендәге бердәнбер теле­ви­де­ниедә эшли. “Европа тө­рекләрен берләштерүче башка канал юк”, – дип тә өстәп куйды. Телевидение хәбәрләр, сериаллар, күңел ачу һәм балалар тапшыруларын үз эченә ала икән.

– Германиядә бик күп төрек яши. Әмма тулы канлы халык булып яшәү, эшләү өчен җирле халыкның яхшы мөнәсәбәте дә кирәк. Алманнарның сезгә булган карашы ничек? – дип кызыксынам Сәраннан.

– Элеккеге кара эшчеләргә караган кебек карыйлар дип әйтә алмыйм, әмма икенче сортлы милләт итеп кабул итү бар, – ди ул. – Германиянең тулы гражданины булып, алманча бик яхшы сөйләшсәк тә, без алар өчен барыбер чит булып калабыз. Әмма милли йөзеңне югалтмас өчен үзең булып калырга, тирә-юньдәге вәзгыятькә, кырын караучыларга игътибар итмәскә өйрәнергә кирәк.

Төрекләр дөньяның кайсы гына читендә яшәсә дә, телен, гореф-гадәтләрен онытмый, анысы. Ватанпәрвәрлек, милли хисләр туган җирдән ераграк булган саен көчлерәк була шул ул. Әллә ни ерак барасы юк, дөнья буйлап сибелгән кытай, фин татарларын гына искә алу да җитә. Кырымнан килгән “Кырым авазы” журналисты Гаяна Юксил өчен Төркия икенче туган җире кебек икән. Алар төрек халкының үзләренә булган ярдәмен һәр­даим тоеп, сизеп торалар. Төрле чараларда катнашалар, медиа-форумга да өченче тапкыр килү­ләре. Әле Бишкәк, Ризә шәһәр­ләрендә узган журналистлар оч­рашуына да барып кайтканнар. “Безгә аралашу, уртак проектлар төзү бик тә зарур, – ди ул. – Әгәр шундый чаралар үткәрелмәсә, төрки телләрдә сөйләшүче аз сан­лы халыклар эреп юкка чыгачак.

Гаяна ханым университетта мөгаллим булып та эшли икән. Журналистика бүлегендә ана те­лендә язучы журналистлар тәр­биялиләр. Бу бүлек махсус төзел­гән. “Газета-журналларда, теле­видениедә эшләү, матбугат чараларын тагын дә җәелдерү өчен безгә мондый белгечләр бик кирәк”, – ди ул. Кырым татарлары, үз телләрен саклап калу өчен, университетта махсус бүлекләр булдыралар. Кайчандыр үз туган җирләреннән куылган бу халык­ның үҗәтлегенә, үзсүзлегенә исем-акылым китә минем, күп вакыт үзебез өчен оялып куям. “Безнең уку йортларында, кире­сенчә, татар бүлек­ләрен ябалар”, – дип әйтергә телем әйләнмәде. Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә бирәсе бар, дип сөрән салмыйча гына урысчасын да, инглизчәсен дә өйрәнә, шул ук вакытта ана телен саклап калу, яшәтү өчен җан тырмаша кырым татарлары.

– Казан татарлары белән элемтәләрне тагын да ныгытасы иде, – ди Гаяна. – Дөрес, безнең сезнең белән уртак проектларыбыз бар. Инде ничә еллар танылган татар җырчысы Гөлзада Сафиуллина белән берлектә “Сөем­бикә варислары” исемле фестиваль үткәреп киләбез. Сабантуйлар уза. Ләкин уртак тарихы, теле, дине булган тугандаш халык­лар өчен бу гына аз.

“Гайшә“ “Анна“га үзгәрде


Мондый медиа-форумнар­ның үткәрелүе яхшы, әлбәттә. Мөн­бәрдәге “отчет биргән” чыгышлар алар бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып та китте. Әмма дәүләтчелеге булмыйча, кемнәрнеңдер басымы астында яшәгән аз санлы халыкларның гозерен ишетү, аһ-зарларын тыңлау да кирәк булгандыр. Чөн­ки аларның уртага салып сөйлә­шерлек проблемалары чиктән ашкан, ә боларны хәл итү өчен аларга ярдәм кулы сузучы, яклаучы кирәк. Бүген әнә күп­санлы халык арасында югалмыйча, көч-хәл белән җан асраучы, үз кыйбласына тугры калган бу төрки­ләр илендәге вәзгыять­не аңлый­быз кебек.

7 миллионнан артык халкы булган Болгариядә 500 мең тө­рек яши. Шул җирлектә туып үскән Айдын Осман үз халкының тормышы, яшәеше турында махсус Интернет сәхифә булдырган. Дәүләт телевидениесендә Бол­гариядәге төрекләр өчен атнасына ун минутлык тапшыру бар икән. Радиодан бер сәгать музыкаль тапшыру җиткерәләр. Газеталары да чыга. “Әмма газе­та­ларның саны бер мең белән генә исәпләнә. Бу – иң күп тираж, – ди Айдын. – Инде ничә еллар матбугат чараларын, телевидениене берләштерүче бер рәсми оешма төзисе иде. Болай без “ирекле үзешчәннәр”не хәтерлә­тәбез”.

Илдә туган вәзгыять барыннан да бигрәк җирле халыкның мө­нәсәбәтеннән килә. “Безгә Госманлы империясенең вәхши, явыз халкы итеп караучылар күп, – ди Айдын. – Татарларга да мө­нәсәбәт шулайрак. Китаплардан укып, Интернет челтәрендәге чы­ганакларга таянып шуны әйтә­се килә: сезгә Алтын Урдадагы явыз монголларга караган кебек карыйлар. Бу очракта безнең язмыш сезнекенә охшашрак та”.

90нчы елларда Болгариядәге төрекләрнең өйләренә кереп, паспортларын алып чыгып ки­тәләр һәм исемнәрен үзгәр­тәләр. Айдын әйтүенчә, халык саны кимүнең сәбәбе шуңа да бәйле икән. Әйтик, “Гайшә”не “Анна”га үзгәртеп язган очраклар шактый. Өйләргә кереп, качып намаз укучыларны, төрек телендә сөй­ләшүчеләрне барлап йөргәннәр.

Бу вакыйгаларга шактый гына еллар узса да, шуннан калган тис­кәре мөнәсәбәт, кырын күз белән карау һаман да хөкем сөрә икән.

Молдавиядән килгән гагаузлар да үзләренең зарларын җиткереп алды. Инде ничә гасырлар яшәгән бу халыкның да тулы хокуклы милләт булып көн күрәсе килә торгандыр. Дөрес, молдаваннарның 60 проценты яшәгән дәүләттә җан асрау җи­ңел дип әйтеп булмый. Молда­виядә 90 милләт вәкиле яшәсә, әнә шуның 4 процентын гагаузлар тәшкил итә. “Аена гагауз те­лендә ике тапшыруы чыга, ә элек күбрәк иде, – ди “Гагауз иле” тап­шыруы редакторы Мария Корниенко. – Аннан соң милләт­ләр күп булу сәбәпле, без гагаузлардан киммени дип, башкалар да баш калкыта башлады. Һәм айга бер тапкыр күп милләтле халыкны берләштергән тапшыру пәйда булды”.

Гадәттә, без мондый чараларга килгәч, шаулашып, глобаль проблемаларны чишәргә тотынабыз да, асылда, бу четерекле мәсь­ә­лә һавадагы торна ха­ләтендә кала бирә. Журналистлар белән очрашудан да әнә шундый икеле-микеле хисләр белән таралыштык. Бер караганда, боз кузгалды кебек, инде киләсе елдан җиң сызганып, әлеге проект­ны тормышка ашырырга кирәк булачак дигән шигарь сүзләр дә яңгырады. Бирсен Ходай, дип бит сыпырырга гына кала. Әлеге күрешү-сөйләшү – дөнья мәй­данына чыгу, дәүләт­ләрендә тулы, мөстәкыйль халык яшәүдән мәхрүм калган аз санлы халыкларны күтәрү, аларны яшәтү өчен кирәк. Шул исемлеккә без дә керәбез.

Фотода: Германиядә яшәүче төрек журналисты (уңда) белән  

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 223 | 27.12.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№8 (865308) / 06.01.2014 10:36:40

///Төрлесе бар, бөтен милләт турында алай дип әйтмә.///

№7,
Һәр милләтнең үзенә күрә бер ментальлеге була.Мәсәлән,кавказлылар бик горур,молаваннар уйлау ягыннан бераз арттарак,чуашлар тыңлаучанрак,урыс ялкаурак,еврей хәйләкәрерәк.Ә менә татарны кемдер башлангыч чорда бик куркыткан ахрысы,гел кем нәрсә әйтер икән,кем көчлерәк - мин шуның яклы,дигән лозунг геннарына сеңгән.Бу лозунг күп җирдә чагылыш таба,әгәр дә берәрсе каршылык күрсәтсә,каршы сүз әйтсә, шундук тотып саталар "дәү абыйларына",һичьюгы битараф калалар.Менә бу татарыбызның менталитеты.

Арада чын татарлар да очрап куя.

№7 (865307) / 06.01.2014 10:20:36

Кем сезне үз телегездә, саф татар телендә сөйләшергә?Кем сезне тыя татар телендә укырга, татар телендә чыккан матбугат чараларын укырга кем комачаулый? Кем сезгә, балаларыгызга татар исеме куярга, аларны үз ана телен өйрәтергә комачаулый? Бары тик үзегез гаепле..Моңа кемнедер гаепләү, кемгәдер сылтау дөрес түгел.
Татарча укыйм,язам, баларым татарча укый, яза, сөйләшә.. Татар матбугат чараларын алдырам, укыйм..беркемдә комачауламый, бер кемдә тыймый.

№6 (865305) / 06.01.2014 09:52:39

Төрлесе бар, бөтен милләт турында алай дип әйтмә.

№5 (865304) / 06.01.2014 08:16:04

Татар үзе куркак ул, төрекләр нинди куәтле Византияны Төркиягә әйләндерделәр, зур Төркия империясе төзеделәр, Европага сатылучы сатлыклары аркасында гына империяләре җимерелде. Көтүдә буклы сыер булмый калмый бит.

№4 (865303) / 06.01.2014 07:22:33

Чагыштырдын син бармак белэн бармакны,торекнен куэтле уз дэулэте,татар уз телендэ сойлэшергэ курка

Татар халкы хәшәрәт халык дип әйтмим әйтүен,но әйтәсе килә. Мәңге Төрекләр хәтле була алмаебыз. ТӨРЕКЛӘР БЕЗДӘН КӨЛӘЛӘР,ә минем битем кызара Татар булгалыгыма.

№2 (864754) / 28.12.2013 23:21:40

"Хотя бы төрекләр хәтле".

Төрекләр иң әзе алты гасыр буена дөньяның иң алдынгы дәүләтен тоткан халык. Аны Европада да "блистательная Порта" дип атап йөрткәннәр.

№1 (864591) / 27.12.2013 21:44:56

Казан хэм башка калаларда юллардагы, ишек алларындагы машина иялэренен хайванлыгын куреп, хэтта турокларнын да бездэн мен мэртэбэ тэртиплерэк икэнлегенэ шак катасын.Аннан кайтканнан сон Казан урамына чыксан косасы килэ. Эле Европа иллэренэ барсан? Кем ихтирам итсен сон доньяда безне?!Гитлер дорес эйткэн безне неполноценная раса дип.Хотя бэ тореклэр хэтле дэ була алма инде, кеше колкесе.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино