поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.12.2013 Мәдәният

Зифа Кадырова: “Кешедә начарлык күрә белмим”

Кыска гына вакыт аралыгында “Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа КАДЫРОВА әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.

“ӘНИЕМНЕҢ КУЛЫННАН КИЛМӘГӘН ЭШ ЮК”

— Зифа апа, сүзебезне Кадыйр Сибгатуллинның: “Җырчы да, шагыйрь дә булма ди, монда ту, монда үс, яшә дә!” дигән шигъри юлларыннан башлыйк әле. Башкортостанның күз явын алырлык табигате — чылтырап аккан тау чишмәләре, сер-тылсым тулы куе урманнары уртасында яшә дә, язучы булма ди…

— Әй, безнең авылның матурлыгын күрсәң! Кечкенә, егерме өйлек кенә, үзенең исеме дә юк. Үзәк булып торган зур Ахун авылының бер “филиалы” сыманрак иде ул, “ферма” дип йөрттек без аны. Тау битендә генә каенлык, җәй көне иртән торуга чәй эчәргә шуннан каен җиләге җыеп төшәбез. Ул урманы, буасы… Печәнлегебез дә гел чиялектән, җиләклектән тора. Хәтерлим әле, печән чапканда әнием җирдән сәнәк белән генә чокып, кәрәзле бал — шөпшә балы ала иде. Үземне белгәннән бирле иртә яздан чыгып китә, ничәмә-ничә тау бар, барысын да барлап кайта идем. Кайда умырзая чыккан, кайда кар суы җыелып ята — берсе дә калмый. Кич белән әнием “кайта беләсеңме син, юкмы” дип чыбык күтәреп эзләп килә иде…

— Син һәрвакыт “әнием, әнием” дип кенә торасың. Фәһемия апаны беләм, өлкән яшьтә булуына карамастан, тик утырмый, “өченче буын университеты”нда да укый, курчаклар тегәргә дә йөри. Аның ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге турында әйтеп тә торасы юк!


— Әниемнең кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Сыер да, бия дә сауды, кибеттә эшләргә дә өлгерде. Мин үскәндә йортыбыз курчак өе кебек иде — барлы-юклы чүпрәкләрдән дә әнием әллә ниләр ясап, өйне бизәп куя. Ризык әзерләгәндә дә әллә ничек итеп матурлап бетерә. Стаканда булса да һәрчак берәр кыр чәчәге торыр… Хәзер дә шулай, безгә килгәндә дә урамнан берәр нәрсә алып керми калмый: чәчәк дисеңме, миләш тәлгәшеме, берәр матур яфракмы… Андагы фантазия!

Миңа җиде яшь чакта алар әти белән аерылыштылар. Ике өй аша гына бер урамда тордык. Әти Гадения исемле яңа хатын алып кайткач та гел аралашып яшәдек. Ул вафат инде, Гадения апа белән әле дә йөрешәбез, хәзер дә әнием янына кунакка килә. Болар хакында автобиографик әйбер язармын дип торам әле…

“МИН ОНКОЛОГИЯ ҮТКӘН КЕШЕ”

— Үз эченә генә бикләнеп утырган кеше күңел кылын тибрәтерлек әсәр яза алмый. Баштан үткән яки бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче дә үзгә. Берәүләрнең тормышы тигез юлдан келтерәп кенә бара, икенчеләргә кыя-таулар, упкыннар аша үтәргә туры килә. Сиңа да язмыш гел көләч йөзен генә күрсәтеп тормый, авырлыкларны җитәрлек татыта. Еласаң ела, көлсәң көл дигәндәй, шул авыр мәлләрнең дә бер маҗарасы, сәерлеге булмый калмый. Исемдә әле, бер мәлне хастаханәдә дәваланып чыктың. Берникадәр вакыт үткәч, авариягә очрап, янә шул хастаханәгә эләктең. Сине аңсыз хәлдә шул ук палатага, шул ук койкага китереп салганнар. Мондый хәлләр әсәрләреңдә чагылыш тапмый калмыйдыр, мөгаен…


— Беләсеңме, беренче әсәремне — “Сагынырсың — мин булмам”ны мин ничек яздым? Башым проблемалар белән тулган бик авыр чагым иде. Төнлә торып утырдым да, яздым да яздым. Иртән сәгать җидедә генә аңладым үземнең ни язганымны. Әсәрнең утызга якын бите шул рәвешле бер утыруда туды. Элек тә иремә гел, эх, язасым килә, ди торган идем. Ни язарга теләгәнемне ачык белмәсәм дә, яшерен бер хыялым бар иде. Сәгате сукканны көткәнмендер инде. Вакытында укымадым шул. Юкса, унынчы классны бетергәч, укытучым Учалыга музыка училищесына да керткән иде. Бер елын көчкә түздем дә, аны ташлап, балалар бакчасына эшкә кердем. Кызларның кайсы кая таралыша башлагач, мин дә комсомол юлламасы белән Чаллыга китеп бардым. Маляр булып та эшләдем, диспетчер булып та утырдым. Хосусыйлаштыру заманы башлангач, безне куып тараттылар да, эшсез калдым. Өч ел буе үз көнемне үзем күрдем дисәм дә була. Аннан биш еллап автобуста кондуктор булып йөрдем.

Мин онкология үткән кеше, янәшәмдә әллә кемнәрне күрдем. Хастаханәдә бер хатын белән яттык. Ул “КамАЗ”да эшләгәндә чалбар эченә запчастьлар салып алып чыга торгач, эчәгеләренә салкын тидергән булган. Үләрмен дип уйламады, бичара. Янына ире килә иде, төшке, кичке ашны ашый, аннан соң гына кайтып китә, шуның өчен генә килеп йөрде. Өйдә өч бала, аларны уйлау юк… Кече кызлары фахишәлек юлына басты. Ир-ат шулкадәр көчсез булыр икән! Бу хәлләрне “Көтеп узган гомер” повестена да керттем. Әсәрнең башта икенче бүлеге язылды, аннан соң, Рушаниянең үткәне дә булырга тиеш бит дип, беренче бүлеген яздым.

“МАРСЕЛЬНЕ ЮГАЛТКАННАН СОҢ, КУЛЫМА КАЛӘМ АЛГАНЫМ ЮК”

— Быел гаиләгез ишеген олы кайгы шакыды — ирең Марсель абый мәңгелеккә китеп барды...

— Марсельне югалтканнан соң, кулыма каләм алганым юк әле. Ул минем терәгем, әсәрләремнең иң беренче укучысы, тәнкыйтьчесе иде. Хәзер бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып, янәшәмдә әнием, туганнарым, балаларым калды... Марсель белән Чаллыда танышкан идек. Безнең тулай торакка дискотекага килгән иде ул. Бөтен кыз ак күлмәктән иде, “инкубатор чебиләре” дип көлеп торганын ишетеп калдым. Шуннан китте инде… Өйләнештек, улыбыз Руслан, кызыбыз Регина туды. Бик тату булып үсте балаларым, кечкенәдән бер-берсе өчен калкан булып торырлар иде... Руслан — шофер, ерак юлларга йөри. Регина ТИСБИда менеджер булып эшли. Әле дә бер-берсенә ярдәм итешеп, проблемаларын бергәләп чишеп яшиләр, абый-сеңел була беләләр. Шуларның кечкенә чагын, кич бергәләп өстәл янына җыелуларны сагынам хәзер. Көндәлек хәлләрне сөйләшеп, гөжләп утыра идек. Иң рәхәте — бергә пилмән ясау, бергәләп ашау булган. Тансык кына булып калды шул. Элек берәр гамәл кылсалар “әтиегезгә әйтәм” ди торган идем. “Әтиегез” дип үстердем. Марсель командировкадан кайтасы көнне: “Бүген әтиегез кайта, беркая да чыкмагыз”, — ди идем. И, ул көнне… Үзем дә матур күлмәк киеп, матур алъяпкыч тагып, чәчләремне ясап, бизәнеп-төзәнеп, тәрәзәдән башымны алмыйм… Ишек төбенә чыксам, “Зифа, кунак көтәсең мәллә?” — ди күршеләр. “Бүген Марсель кайта”, — дим. Үзе дә күчтәнәчләр, бүләкләр күтәреп кайтып керер иде… Аның юклыгына әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Йөрәге тотты шул. Быел 5 сентябрьдә аңа, 7 октябрьдә миңа 55 яшь тулып, юбилейлар үткәрәбез дип йөргән идек...

— Җирдән киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын, калганнарга Ходай сабырлык бирсен, дибез, чөнки тормыш дәвам итә... Күптән түгел Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында сине юбилеең белән котларга зал тутырып тамашачы җыелды...

— Әйе шул, зур бәйрәм булды. Театр җитәкчесе Рашат Фәйзерахмановка рәхмәт, кичәмне биредә зурлап уздырды. Тамашачыны куып китермәдек, билетлар алдан ук сатылып бетте...

“ТИСКӘРЕ ГЕРОЙНЫҢ ДА БЕР ЯХШЫ ЯГЫ БУЛЫРГА ТИЕШ”

— Бүгенге укучы Зифа Кадырова китапларын эзләп-эзләп укый… Үзең исә башкаларныкын укырга вакыт табасыңмы?


— Яшермим, татар әдәбиятын күбрәк ирем аша белә идем. Ул бик күп укый, һәр укыганын бик тәфсилләп миңа сөйли, аңлата иде. Хәзер үзем яза башлагач, язучыларны күзәтеп барырга тырышам. Фоат Садриев, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова әсәрләрен яратып укыдым. Бер кичәдә кемдер миннән ирония белән: “Син шушы язучыны, моны беләсеңме?” — дип сорый. Аптырап калмадым: “Ә син кабель сала беләсеңме?” — дидем. Төзелештә эшлим бит, бригадада үземнән кала хатын-кыз заты юк. Җир казыйбыз, кабель салабыз… Мин көнләшмим, кызыга гына беләм. Үз кулы белән эшләгәннәргә, чүлмәкчегә кызыгам. …Үзалдыма ялгыз йөри торган кешемен, берәүгә дә тимим, миңа да тимәсеннәр. Теләмәгән кеше китабымны укымасын. Казанда китап кибетендә йөрдем әле, китап та, язучы да шулкадәр күп. Халык нишләп китапларымны көтеп алып, ябырылып укыды — сәбәбен әйтә алмыйм. Бәлки, гади, тормышчан булуы белән җәлеп иткәндер.

— Сүз уңаеннан, хәзер китапларыңны “Татарстан почтасы” аша да яздырып алып була икән?


— Әйе, авылларда, районнарда китап кибете юк бит, шул рәвешле булса да укучыларга барып ирешсен, дидек.

— Син мөхәрриргә дә, рәссамга да бик таләпчән. Шул ук вакытта әсәрне бергәләп эшләгәндә үзең бер генә героеңнан да, бер генә вакыйгадан да баш тартырга ашыкмыйсың, аларның кирәклеген раслыйсың, бер генә җөмләне дә “кистермисең”. Бу кирелегеңме, әллә инде әсәрне язганда сызасын сызып, ертасын ертып ташлыйсыңмы?


— Бер генә битне дә ертып ташлаганым юк. Башка килгәнне тизрәк кәгазьгә төшереп өлгерергә ашыгам. Бер уйламаган геройлар да килеп керә кайчак, аларны “сугып төшерә” дә алмыйм. Үзем тудырган геройлар булгач, алар өчен “көрәшәм”, билгеле. Әсәрдә бик вак, кирәксез тоелган урыннар да үзенә күрә бер бәйләүче чара: тормыш гел тетрәнүләрдән генә тормый бит, арада вак-төяге дә булгалый. Үзем кешедә начарлык күрә белмим, тискәре геройның да бер яхшы ягы булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа андыйларны да колакларыннан яктылыкка өстерим… 


Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»