поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.12.2013 Җәмгыять

Бүләк түгел, тынычлык кирәк

Миңа берни кирәкми, илдә тынычлык булсын. Хәзерге заман балалары Кыш бабайга әнә шундый эчтәлектәге хатлар да яза икән. “Салават күпере” журналы уздырган “Кыш бабай күчтәнәче” бәйгесе кысаларында балаларның Кыш бабайга юллаган хатлары белән танышып чыккан жюри әгъзалары шундый күренешкә тап булган.

“Исән-сау булсам, миңа берни кирәкми, дип язган балалар да булды. Кайберләре Кыш бабайга узган елгы теләген үтәгәне өчен рәхмәт әйтеп хат юллаган. Араларында хәтта, бөтен дөньяда тынычлык булсын, дип язган нарасыйлар да бар иде”, – дип шакката “Салават күпере” журналының баш мөхәррир урынбасары Зилә Хөснетди­нова.

Бәйгегә хатлар юллаган балаларның яртысыннан артыгы заманча ноутбук, планшет, айпадларга мөкиббән китә икән. Кыш бабайдан да алар әнә шуларны өмет итә. Зилә Хөснетдинова дөньяны китап, журнал аша танырга тиешле биш-алты яшьлек заман баласының кечкенәдән техника колына әверелә баруына борчылуын яшерми. “Кыш бабай андый хатларны яратмады. Ул балаларның гади теләкләрен генә үтәргә тырышты”, – ди баш мөхәррир урынбасары.

Хат язудан тыш, балалар бәйгегә Кыш бабайга үз куллары белән ясаган бүләк­лә­рен дә җибәргән. Араларында кәгазьгә ясалган рәсем, аппликациядән башлап плас­тилиннан әвәләнгән уенчыкка кадәр бар. Дөрес, күп кенә уенчыкларның әти-әниләр ярдәме белән ясалганлыгы кү­ренә. Яшь конкурсант­лар­ның хезмәтен бәяләгәндә исә балаларның мөстәкыйль рә­веш­тә башкарган хезмәтлә­ренә өстенлек бирелгән.

Оештыручыларның сүз­ләре­нә караганда, бәйгегә Татарстаннан гына түгел, Рос­сия­нең барлык төбәкләрен­нән барлыгы 250дән артык эш кабул ителгән. Шуларның 150сенә бүләкләү тантанасында катнашып, Кыш бабай белән очрашу насыйп булган. Бәйгенең иң яшь катнашучысына – 2, иң олысына 12 яшь.

“Мин Кыш бабайдан кызыл төстәге самолет сорадым”, – дип шатлыгы белән уртаклашты бәйрәмгә Ания әбисе белән килгән беренче сыйныф укучысы Зөфәр Лотфуллин. Мондый үзенчәлекле очкычны ул телевизордан кү­реп калган. 120 нче балалар бакчасына йөрүче дүрт яшьлек сеңлесе Зөлфия исә, еш авырганлыктан, Кыш бабайдан сәламәтлек сорап хат язган булган икән.
Әлки районыннан килгән Рания Шәйдуллинага сәхнәгә үк күтәрелү насыйп булды. Кыш бабайга ул: “Миңа бер метрлы курчак кирәк”, – дип хат юллаган. Раниягә Кыш бабай бүләген Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тапшырды. Балалар арасында үзе дә балачак хатирә­ләренә бирелеп киткән Разил ага заманында Кыш бабайга юллаган шигырен укып китте.

Раниядән кала, тантанада тагын дүрт баланың иң зур хыялы чынга ашты. Кыш бабай Казан малае Габдракимов Аязга – велосипед, Саба районыннан Ганиева Фирүзәгә –плеер, Азнакайдан Митюшкина Әминәгә – телефон, Казан кызы Сөмбеләгә өйле курчак бүләк итте. Яшь катнашучы­ларның башкалары да күч­тәнәчсез калмады. Хәер, шундый тантаналы серле кичтә Кыш бабайның шәхсән үзе белән очрашып, ел буена җитәрлек якты хатирәләр туп­­лау – сабый бала өчен үзе үк зур күчтәнәч бит!  


Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ 216 | 18.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»