поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.12.2013 Җәмгыять

Җирән кавем

Бер сорауга җавап бирегез әле: нәселегездә, яшәгән җирегездә, дус-ишләрегез арасында ялкынга охшаган җирән чәчле кешеләр күпме? Күп түгел, шулай бит? Статистика раславынча, җирәннәр Җир шарындагы гәвамның нибары 2 процентын тәшкил итә. Нилектән шулай дисәгез, аларны гомер-бакый кыерсытканнар һәм кырганнар.

Нинди генә атамалар бирмәгәннәр аларга! Сихерче, иблис токымы, кызыл елан, аждаһа шомлыгы, шайтан шаукымыЙ Һәм җәза ысулларының да яңадан да яңаракларын уйлап чыгарып торганнар.

Яшьлегемдә, шулай, чем кара чәчле, зифа буйлы бер кыз белән таныштым. Йөзе дә, күзләре дә башка кызларныкына охшамаган. Битләрендәге эреле-ваклы сипкелләре уттай яна, җем-җем итә сыман. Ә елмаеп-елмаеп куюларында сихер бар сыман – күзләреннән күзләремне өзеп-аерып алмалы түгел. Сөйләшеп утырыйк әле, булмаса дип, ике-өч көннән фатирыма алып кайттым тегене. Зәм-зәм суларын да йоткалап утыра торгач, күзләрендә очкыннар уйный башлады моның һәм көтмәгәндә әйтеп куйды:

– Минем белән ятырга ниятләсәң, утларыңны сүндер!

Күз ачып йомганчы җилләнеп чишенде дә юрган астына чумды бу. Мин газлар, сулар ачык калмаганмы, краннар ябылганмы дип, кухняга барып килдем. Ятар алдыннан баш очыбыздагы браны кабыздым һәм теге кызның чәч төпләрендәЙ ут күргәндәй булдым. Утны сүндереп ятуга һәм кызый кайнар кочагына алуга сорыйсы иттем:

– Синең чәч төпләрең ник кызыл?

Ул хихахайлап көлеп җибәрде:

– Мин бит җирән!

Аннан дәвам итте:

– Курыкма, мин кан эчүче түгел.

Әһә, мәйтәм, җирәннәр тарихыннан хәбәрдар икән бу! Нәкъ менә вампирлык (кан эчүчелек) гаебе тагып, төрледән-төрле рәхимсез җәзалар белән юк итеп килгәннәр бит инде ул мескеннәрнеЙ Имеш, алар үзләренә якынайган, дуслашкан ачык авызларның каннарын имәләр, рухларын корыталарЙ Җен кызлары, шайтан уллары, иблис токымнарыЙ

Татарларда “Кызыл хатыннан котылган ир берчакта да кызыл сыер сатып алмас” дигән мәкаль бар. Урыслар исә, сүзне озынайтмыйча: “Рыжый – бестыжый!” – дип кырт кисә. Күрәмсең, ком чүлләрендә яши-яши каралып беткән гарәп илләрендә дә очрыйдыр кандай кызыл чәчле бу затлар. Шулай булмаса “Әңгәмәдәшеңнән сак бул, аның сакалы кызыл!” дигән кисәтүле әйтемнәре булмас иде.

Пётр Беренче, җирәннәр турында сүз чыкканда: “Бог шельму метит” дия торган булган. Хәтта алар турында махсус указ да чыгарган: «Косых и рыжих на Государеву службу не брать!»

Җирәннәрнең әле “төлке” дигән кушаматлары да бар. Алар указ-муказларга карап тормый, хәйләкәр төлкедәй хакимияткә үзләре юл яра! Әйтик, заманында барчабыз да “сөекле” дип санаган җирән чәчле Ленин бабабыз Пётр нәселенең 300 елдан артык утырган тәхетен аналитик акылы, төлкенекедәй хәйләсе белән җимереп ташлый. Террорчы абыйсы Александрны астырып үтерткән токымнан үч алу да бар аның күп еллар буе өзми-куймый властька омтылуында. Хатыны Крупская да җирән, сөяркәсе Инесса Ардман да. Яраткан шәкерте Бухарин да җирән... Кыскасы, революциядән соң “кызыл вампирлар” килгән Русия белән җитәкчелек итәргә!

Менә шулай, җәмәгать, җирәннәр белән шаярырга ярамый! Гитлерны да истән чыгармагыз – ул да җирән булган!

Ә-ә, бераз ашыкканмын ахры, беренче мисалны Лениннан башлап... Тарихта Ленинга кадәр бер гасыр алда Наполеон Бонапарт дигән җирән дә яшәгән бит әле! Ул: “Минем кебек кешегә миллион кешенең гомере киселү нәрсә генә инде ул?” – дия торган булган, өзлексез дәвам ителгән сугышлар турында сүз чыкканда.

Ә менә борынгы Юлий Цезарь җирән, кызыл чәчле егетләрне сынап, сайлап ала торган булган гаскәренә. Батыр булачакмы, куркакмы икәнен белү өчен, изүеннән борып алып һәм кизәнеп яңакларына чаба икән тегеләрнең. Әгәр дә шул сугудан егет бурлаттай кызарып китсә, күзендә нәфрәт чаткылары уйнаса, яшь әтәч кебек ярсыса – гаскәре сафына бастыра. Ә инде агарып китүен күрсә, куып җибәрә, чөнки белә: сугышта кызу канлылар гына батырлыкка әзер.

Борынгы заманнарны калдырып торып, үзебез яшәгән чорның бер “төлкесен” искә төшерик әле. Кем ул, беләсезме? Дөрес әйтәсез – Чубайс!!! “Һәркайсы бер “Волга”лык акча бу!” дип өләшкән ваучерларын да онытмагансыздыр әле... Хосусыйлаштыру чорында СССРның күпме байлыгына ия булдыгыз? Шул байлыкларыгызны барлый торыгыз, ә мин яшьлегемдәге “Мин бит җирән!” дигән кызны искә алып утырыйм бераз... Шул ук төндә үзенең рестораннар трестында эшләвен дә әйтте ул. Кибетләрдә тәмәке дә калмаган, бары тик күрер күзгә үк җирәнгеч тоелган көрән диңгез кәбестәсе генә яткан елларда мине затлы сигаретлар, җылы якларда үсә торган дистәләрчә төрдәге җимешләр, астан гына затлы түрәләргә өләшенә торган башка ризыклар белән тәэмин итеп яшәде ул. Аның игелекләре, эчкерсез булуы турында уйлаганда җирән чәчле дустым – шагыйрь Хәниф Хөснуллинны кабат искә төшердем әле менә... Берәр фәкыйрь бәндәне күрсә, кызганудан күзләре яшьләнә иде дә, соңгы берлеген биреп, үзе ач йөрергә дә риза була иде, мәрхүм...

Ә инде ил башлыкларына килсәк, җирәннәре генә түгел, чем кара чәчлеләре дә, чәчсезләре дә халыкка күрмәгәннәрен, шөкер, шактый күрсәтте. Сталинны гына хәтергә алсак та, котың ботыңа төшәрлек: сугышсыз-нисез елларда да дистә миллион чамасы гөнаһсыз җаннарны кыйган бит, гүрендә әйләнгере!

Шулай булгач, “бу – кызыл, теге – сары, монысы җирән чәчле” дип кенә бәя бирмәгез, дуслар. Без барыбыз да бер ишләр. Шунысын да белегез: косметологлар телендә “Химия сәнгате” дигән термин бар. Кирәк табасыз икән, җирән, кара төсләргә генә түгел, зәңгәр, яшел төскә дә манып чыгарырлар чәчләрегезне. Ә бу язмамның максаты гади: тарихтагы мәгънәсез гыйбрәтләрнең берсе турында сезнең белән киңәшәсе, уйлашасы килгәннән генә...  


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»