поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.12.2013 Мәгариф

“Дөрес түгел” дияргә ярамый

Татарстан мәктәпләре сингапурча укыта башлагач, бу безнең өчен яңалык тү­гел, мондый укыту алымнары мәгариф системасында күптән кулланыла инде, диючеләрне ишетергә ту­ры килә. Чыннан да, аның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Бу хакта Алексеевск районы укытучылары нәрсә уйлый?

Алексеевск мәктәбе якын-тирәдәге 9 районның педа­гогларын Сингапур системасына өйрәтү буенча тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Район методистлары үзләре август аенда Казанның 19 нчы гимназиясендә укып кайткан. Алар райондагы 400гә якын укытучының 258ен яңача укытырга өйрәткән инде. Дө­рес, укытучыларга бары тик Сингапур ысулларына гына таянырга тиеш дигән таләп юк. Нинди ысулны кулланасын педагог үзе хәл итә.

– Сингапурча укытуны хуп­лыйм. Чөнки замана укытучысы гел бер урында гына таптанырга тиеш түгел. Баштарак яңача укытуны, бигрәк тә терминнарны аңларга авыр булды. Казанда узган курсларда төрле проектлар эшләдек, хәрәкәтләндек, уеннар уйнадык, бер дә тик тормадык. Бу чын хезмәт булды, – ди Алексеевск районы мәгъ­лүмати-методик үзәге директоры Венера Якупова.

Венера ханым Сингапурча укыту алымнарының безнең галимнәр хезмәтләре ниге­зендә төзелүен, андагы күп кенә алымнарның таныш, әм­ма шул ук вакытта үзенчәлек­ләре булуын әйтә. Моңа кадәр укучыларга уйланырга секундлап яки минутлап вакыт бирелми иде. Хәзер бирелә. Укучылар төркемнәргә бүле­неп эшли. Гадәттә начар укучы дәрестә дәшмичә утырырга күнеккән. Хәзер һәрберсе сөйли, эш белән шөгыльләнә. Монда тик утыручы кеше юк. Шулай итеп, начар укучы яхшы белем алучыга тартыла. “Миңа бигрәк тә сингапурча укытуның укучылар, укытучыларда социаль күнекмәләр тәрбияләве ошый. Балалар бер-берсенә рәхмәт әйтергә өйрәнә, укучылар – сыйныф­ташларының, шул ук вакытта укытучы да балаларның холкын, сәләтен яхшырак белә башлый. Сингапур системасы укытучыдан көндәлек әзер­лек сорый. Монда дәрескә әзерләнмичә килү мөмкин түгел. Кайбер педагогларга ошап җитмәве дә бар”, – ди Венера ханым.

Шунысы кызык: аны барлык дәресләрдә дә куллану мөмкинме соң? Биләр мәк­тәбендә рус әдәбияты, татар теле, информатика буенча дәресләр үткәргәннәр. Кем­нәрдер информатика, математика дәресләрендә гел мәсьәлә генә чишеп утыралар дип күзалларга мөмкин. Уен, фикер алышу формалары теория һәм практика өлешенә дә туры килә, ди район бел­гечләре.

Сингапурча укыту төрле структураларны үз эченә ала. Әлегә укытучылар 3-4енә генә өстенлек бирә. Мәсәлән, “Конэрс” дигәнендә укучылар, бүлмәнең почмакларына басып, фикер алыша. Әйтик, укучыларга, очарга, вакытны тоткарларга телисеңме, үтә кү­ренмәле, фикерне укый белә торган буласың киләме, дигән сораулар бирелә. Укучылар шуннан соң үз теләк­ләрен бел­дереп, почмакка баса, пар сайлый. Ни өчен нәкъ шул юнәлешне сайлавын әйтә. Кыс­касы, гап-гади сораштыру фор­масы бу. Аны почмакка басмыйча гына сорарга булмыймы икән, дигән сорау туа. Дәрестә аны һәр укытучы үз темасы буенча үткәрә ала. Әйтик, “Эй ар гайд” структурасында укытучы тема буенча дәлилләр әзерләп куя. Аларны укучыларга укып күрсәтә, фикерлә­рен сорый. Аннан соң шул темага текст укый, йә булмаса, видео күрсәтә. Тагын бер кат фикерләрнең ни дәрә­җәдә үзгәрүе белән кызыксына. Бу алым да безгә яхшы таныш. Сингапур системасында музыка, уен алымнары кулланыла. Мәсәлән, укучылар түгә­рәккә баса, бер лидер сайлана. Ул кушкан биремне башкалар да үтәргә тиеш, аннан башка укучы үзенекен тәкъ­дим итә. Кыскасы, без уйнап үскән “Син нишләсәң, ни кылан­саң...” дигән уен инде бу. Укытучы “Хай файв”, ягъни “бир бишне” дип кулын өскә кү­тәрсә, класста тынычлык урнашырга тиеш.

– Моңа кадәр укытучының дәрестә 45 минут буе сөйләве укучының игътибарын читкә юнәлткән булса, хәзер укытучы дәрес башлангач, 10 минуттан да артык сөйләмәскә тиеш. Укучылар фикер бел­дергәндә, дөрес түгел дип әй­тергә ярамый. Барлык фикер­ләр дә кабул ителә, – ди методистлар башлыгы.

Кыскасы, Сингапур систе­масының, чыннан да, әллә ни яңалыгы юк кебек. Монда бары тик укытучыларны, укучыларны селкетеп җибәрү генә күзгә ташлана. Укучыларны фикерләргә, лидерлек сыйфатларына өйрәтүен хупларга була. Безнең тәҗрибәле педагоглар моны болай да белә иде инде. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 215 | 17.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»