поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.12.2013 Сәясәт

”Йомырка сикереше"

2013 ел төгәлләнергә са­наулы көннәр калды. Ел ахырында, гадәттә, үткән­нәргә йомгак ясала, килә­чәк­нең үсеш перспективалары билгеләнә. Быел да инде матбугат битләрендә алдагы елда бәяләрнең ничек булачагы, рус сумы үз кыйммәтен саклап каламы яисә долларга һәм еврога карата түбән тәгәри­ме, инфляция ничегрәк булыр дигән эчтәлектәге фаразлар күренә башлады. Әмма быелгы йомгаклар башка еллардагыдан берникадәр аерыла.

Ел төгәлләнә, ә киләчәк­нең үсеш векторын билгеләү­че кис­кен вакыйгалар әле башлана гына. Алар шулкадәр күп: кайсысын аерып чыгарып беренче планга куярга да аптырарсың. Казандагы бө­тен дөньяны шаулаткан һәм тетрәндергән серле авиаһә­лакәтне, ихтимал, беренче урынга чыгарып булыр иде, чөнки вип-персоналарның үле­ме белән бар халыкны шаккатырды. Икенчедән, катастрофага тап булган очкыч­ның бик күптәнге булуы, чит илдә җитештерелүе булуы, дөньяның иң артта калган илләрендә кат-кат кулланылып, эштие суынып беткәч, Россиягә озатылуы ватан­пәрвәр­лек хисләренә сугып, күп­ләрнең кытыгына тиде. Патриотизм тәрбияләргә дип бюджеттан зур суммада акча бүлүгә караганда, үз сәнәга­теңне үсте­реп, милли горурлык хислә­рен үрләтү отышлырак икә­нен тагын бер кат раслады. Кире­сенчә булганда бер һә­ла­кәтнең бөтен ”па­триотизм бюджеты”н юкка чыгара алуын күрсәтте. Рос­сиядә исә авиацияне үстерү өчен акча бүленми түгел, тик алар ниндидер бер хикмәт белән комга сеңгән су кебек юкка чыгалар. Бу хакта агымдагы елның мартында Федерация Советы рәисе Валентина Матвеенко сәнәгать үсе­шенә багышланган экспертлар советында ачыргаланып: ”Бер­ләш­те­рел­гән авиатөзе­леш корпо­ра­ция­сенә гаҗәп зур күләмдә дәүләт инвести­ция­ләре, йөз­ләгән миллиард сум акча бирелде. Кем булса да әйтә аламы – очкычлар кайда? Акча кайда?” – дип сорады һәм үзе: ”Бездә андый типтагы дәүләт корпорация­ләре гап-гади каракларга әве­релде. Һәм моны һәркем бе­лә”, – дип җавап та бирде. Россиянең авиаһәлакәтләр саны буенча елдан-ел дөнья­да рекордлы беренчелекне тотуының бер сәбәбе дә шуңа барып тоташа торгандыр.

Нәрсә генә булмасын, Казан катастрофасы ул сәбәп түгел, ә нәтиҗә.

Җәмгыятьтә бара торган һәм яңа кармавычларын үстереп ятучы кри­зисның бик күп аркылы һәм буй җепләрен бергә төй­ни торган нәтиҗә. Россия алга киткән ил булса, әлбәттә, вип-персоналар гына түгел, гади кешеләр дә ”оча торган та­бутлар”га утырмаслар иде. Кризис исә җитди рәвештә тирәнәергә җыена. 2008 елдан аермалы буларак, ул нефтькә югары бәяләр фонында көчәя һәм ил җитәкче­леге аның куәтле булачагын, кайбер өлкәләрдә аңа каршы тору инде бөтенләй мөмкин түгел икәнен яшереп тормый. Дипломатик тел белән халыкны алда торган кыен­лыкларга әзерлиләр. Хөкү­мәт әһеллә­ре атаклы ”Май указлары” өчен бюджетта акча җитмәя­чәге хакында Президент бе­лән ачыктан-ачык дискуссия алып бара, бюджет кайчы белән киселә, икътисад элитасы үсешнең рәсми фаразларын айдан-айга киметеп тора. Бүген әйткән сүз иртәгә искерә. Хакимиятләр­нең мо­но­шәһәрләрдән күчеп китәр­гә теләүчеләргә 200-400 мең сум акча түләргә җыенуы да – аңлаган кешегә җитди сигнал. Мондый шәһәрләрдә эшсез­лекнең даими нәрсәгә әве­реләчәге һәм яшәргә акча табуның өметсез хыялга әй­ләнәчәге хакында хәбәр итә ул. Хөкүмәт акча биреп торганда һәм әлегә күчемсез милек базары үлем хәленә килеп бетмәгәндә, фатирыңны юнь бәягә сатып, уңайлырак урынга күчеп утырырга кирәк дигән сүз. Башлап күчеп ки­түчеләр отачак, соңга калучыларга кыен булачак.

Кемгә ничектер, миңа кризисның иң беренче җит­ди кыңгыравы булып ”йомырка сикереше” тоелды. Бу бик гади көнкүреш вакыйгасы ил күләмендә резонанс алды. Әйтик, җиңел автомо­бильләр­гә бәяләр күтәрелү берәүне дә артык кайгырт­мый, бензин бәясе үссә, шыңшыйбыз, әм­ма түзәбез, фатирларга бәя­нең үсеше уңай фактор буларак бәялә­нә. Күчемсез милек­нең бәясе түбән төшү, кире­сенчә, кризис хәбәрчесе булып санала. Көн саен миллионлап коелып торучы йомырка бәясе күтәрелү исә анали­тиклар­ның игътибар үзәгенә алынды, халыкка моның сә­бәп­ләрен аңлатырга тотындылар. Халык та аңлатуны көтә иде, күрәсең. ”Йомырка сике­реше”нә әллә никадәр дәлил китерделәр. Бөртекле­ләр­нең бәясе кыйммәтләнү дә, ”ваклап сату челтәрләре­нең бәяләр хакында җинаять­чел килешүе” хакында да сөй­ләргә онытмадылар. Ни генә дип аңлатсалар да, йомырка түбән тәгәрәргә җыен­мый. Дөресен генә әйткәндә, дә­лилләр бик үк объектив түгел иде. Фуражлык ашлык бәясе күтәрелү, әйтик, ит бәя­сен дә күтәрергә тиеш. Ит исә, печтек кенә булса да, түбә­нәйде. Ваклап сату челтәр­лә­ре дә аның бәясен күтәрү турында никтер ”килешә” алмыйлар. Башка товарлар бе­лән дә шулай ук. Ә менә йомырка бәясе ”си­керә” һәм антимонополь хез­мәтләр аның чабуыннан тота алмыйлар. Сөт бәясе дә үсә, билгеле, тик ул үсеш җитеш­терү кимү белән бәй­ле. Бел­гечләр әйтүенчә, йомырка җитештерү кимемә­гән һәм бәя үсәргә һичбер сәбәп юк.

Сәбәп бер генә, бу – кризисны инде акча янчыклары тоя башлады дигән сүз. Инде күптән ачылган бер икътисадый закончалык бар: кайбер товарларның бәяләре күтә­релгәндә, аларны куллану арта. Аларны Гиффен товарла­ры дип йөртәләр. Ит бәясе күтәрелсә, халык ит алуны киметә, аны гөмбә белән, балык белән һәм, гафу итегез, йомырка белән алыштырыр­га тырыша. Бу рәхәт тормыштан эшләнми, акча янчыгы сай булганнан шулай килеп чыга. Гиффен товарлары бе­лән ки­ресенчә була, бә­рәң­гегә бәя күтәрелсә, кеше бә­рәңгене күб­рәк ашый, ит куллануны киметә. Россия өчен йомырка да, майонез да Гиффен товарлары булып тора.

Шуңа күрә без күрәбез: бәрәңгегә, йомыркага бәя үсә, иткә кими. Бу халыкның фәкыйрьләнүе һәм билләрне кысып бууы турында сөйли. Икенче төрле моны кризис дип атыйлар. Димәк, йомырка безгә 2014 ел турында җитди хәбәр сала: эшсезлек артачак, хезмәт хакларын түләүне тоткарлаячаклар һәм киметәчәк­ләр, банкларның бөлүе дәвам итәчәк, шуңа күрә икътисадый проблемаларыгызны хәл итәргә тырышыгыз, сәламәт­легегезне саклагыз, кредитлар алмагыз, акчаны банкка салмагыз, кыйммәтле, әмма әһәмиятсез әйберләргә кызыкмагыз, ди.

Сәяси элита кризисның никадәр дәһшәтле булачагын безгә караганда яхшырак аң­лый. Табигый монополия­ләргә чыгымнарын киметергә әмер бирелде, хөкүмәт әһел­ләре һәм бизнес-компания җитәкчеләре Яңа ел корпоративларыннан баш тартулары турында игълан итәләр, Дәү­ләт Думасына ”Газпром” кебек гигантларга спорт командаларын финанслауны туктатырга куша торган закон проекты әзерләп керттеләр... Вла­ди­мир Путин коррупцио­нер­лар­ның нинди партиядән булуларына һәм нинди урын биләүләренә карамастан, җә­зага тартылачаклары турында: ”Барысы да бу турыда белеп торсын”, – дип җитди хә­бәр салды. Кремль администрациясе башлыгы Сергей Иванов ришвәтчеләрнең мал-мөлкәтен конфискация­ләү ихтималлыгы турында игълан итеп караклар өчен җитди проблемалар тудыра язды. Төбәкләрдәге ришвәт­челәрне кулга алып, Мәскәүгә ташыйлар хәзер. Бу Мәскәү белән төбәкләр мөнәсәбәте арасында кытыршылыклар тудырмый калмый, вертикаль белән урыннардгы элита арасында конфликтлар тумасмы дигән сораулар уята.

Үткән гасыр­ның сиксәненче еллары ахырында СССРдагы Гдлян–Ива­нов ясаган эффект та күзә­телергә мөмкин сыман. Урыннардагы җитәкчеләр саботажы ул чакта Горбачевны таяныр ноктасыз калдырган иде. Казандагы полиция җи­тәк­че­ләренең Мәскәү тикше­рүче­ләре тарафыннан кулга алынуы башлангач, Интернет-порталларның берсендә кемдер: ”Кызык заманнар җитте”, – дип кайтаваз язды. Нинди заманнар җиткәнен ундүр­тенче, унбишенче, уналтынчы еллар күрсәтер. Әлегә без бер нәрсәне генә күзәтәбез: бюджет бәлеше кимеде, аңа кул сузучыларга тыелып калырга кирәк. Мәскәү шул хакта кисәтә. Элиталар сигналны аңласа, хәл, бәлки, алай ук кискенләшмәс тә... 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 215 | 17.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»