поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2013 Җәмгыять

Гаепсездән гаеплеләр

Гаепне һәрчак читтән эзләргә яратучылар күп бу дөньяда. “Кем гаепле?” дигән мәшһүр сорауны без гомер сөргән ил – Россиядә бүген дә еш бирәләр. Һәм бик тиз генә җавабын да табалар. Җавап күбрәк берьяклы: гаеп башкаларда, чит-ятларда. Ил кичкән төрледән-төрле гарасатларда, бәхетсезлек, тетрәнүләрдә, миллионлаган корбаннарда, бүгенге тотрыксызлыкларда, буталчык һәм болгавыр хәзерге тормышта, барысында-барысында да башкалардан бигрәк без үзебез гаепле түгелме икән, дию сирәк ишетелә.

Татар да элек-электән үк гаепле икән бит. Алтын Урда чоры, монгол-татар явы булмаган булса, Россиядәге бүгенге тормыш Европадагыдан бер дә ким булмас иде дигән сүзләрне шактый еш кабатлап торалар. Имеш, кыргый Урда Россия өстендә 300 ел буе торган да, аңынчы чәчәк атып, муллыкта, рәхәтлектә яшәгән рус шәһәрләрен, алдынгы рус цивилизациясен берничә гасырга артка, караң­гылыкка ташлаган.

Әлеге мантыйкны дәвам иткәндә, Казан буйсындырылуда да татар гаепле булып чыга. Чөнки башкалар кебек башын иеп килмәгән, үзе теләп кушылмаган. “Үзегез гаепле, яхшырак сугышырга кирәк иде, бүген ирек, суверенитет сорап йөрергә хакыгыз юк”. Монысы Жириновский әйткән сүзләр. 150 меңлек гаскәргә каршы 30 мең белән каршы торыр, аны җиңәр өчен, ул яуның башында Жириновский кебек даһи полководец кирәк булгандыр да бит. Тик ул вакытта андыйны каян эзләп табасың...

Гаепләребез күп инде безнең. Кем­нәр­дәндер рөхсәт алмый гына дөньяга ки­лүе­бездә, дүрт гасыр ярым буе исән яшәве­бездә, һаман руслашып бетмәвебездә дә бик гаеплиләр безне. Кыскасы, Крылов мәсә­лендәгечә: бары Бүренең тамагы ач булган өчен генә әлеге дә баягы шул Куян гаепле.
Татар гынамы гаепле? Гаеплеләр булмаса, биредә аларны билгелиләр. Кай­берәү­ләрне тыңласаң, революция яралганга большевиклар артыннан кәҗәгә ияргән сарык көтүе кебек алны-артны карамый ияреп, буталышларга кереп киткән халык, булдыксыз хөкүмәт түгел, ә яһүдләр гаепле булуын беләсең. Кимсетүләр, гасырларга сузылган җәбер-золым өчен яһүдләрнең руслардан үч алулары булган икән ул инкыйлаб. Ленин, революция өчен бер гөнаһлы булса, милләтләргә азмы-күпме үзбилгеләнеш биргән, Россияне федерация иткән өчен тагын да, янә дә бер тапкыр гаепле булып чыга. Ил, элеккечә губернияләрдән генә торса, милли-тер­риториаль бүленеш булмаса, суверенитетлар парады да, Чечня сугышы да, Украина, Белоруссия, Казахстан кебек илләрнең “башка чыгуы” да булмаган булыр иде. Һәм дә шуның белән бүгенге кайбер сәя­сәтчеләр, тарихчылар, аерым журналистларны да кертеп, чиксез бәхеткә ире­шерләр иде.

Барысы да искиткеч дәрәҗәдә гади килеп чыга: биредәге бар булган бәлаләрдә һәрчак тышкы һәм эчке дошманнар гаеп­ле. Тышкы дошманнар, әлбәттә, азрак гаеп­ле. Чөнки алар алышынып торалар. Бүген берсе, иртәгә – икенчесе, дигәндәй. Тик дошмансыз торган чак юк һәм булырга тиеш түгел. Такташча: “Һәр заманның үзенә күрә була сволочы, каһәр суккыры”, – дигән кебек, төрле тарихи чорларда – төрле дошманнар. Половецлардан башлап, смута чорындагы поляклар, шведлар, французлар, немецларны да кертеп, “салкын сугыш” вакытындагы Америкага, әле яңарак кына итәге белән кояшыбызны каплап торган Грузиягә кадәр. Ә эчке дошманнар даими. Шул исәптән “чакырылмаган кунактан да яман” булган татар да. Эчке дошманнар шунысы белән яхшы: алар каршы сүз әйтә, үзен яклый алмый, чөнки алар эчке. Аларны теләсә ни кыландырырга, хәтта кагарга, сугарга, кимсетергә дә була – горурлык ташка үлчим. Думадагы татар депутатлары, җәелеп утырып, “Орда” дип исемләнгән татарны мыскыллаучы “киношедевр”ны карасалар карыйлар, тик протест белдереп чыгып китмиләр. Чөнки татарның “олы туган” алдындагы беркем ярлыкамас “гө­наһ”­ларын, “гаеп”ләрен эчке тоем белән һәрчак тоеп торалар.

Бездә, Россиядә “кем гаепле”дән кала тагын “ни эшләргә” дигән сорау да бар бит әле. Андый сорау куела, тик җавап эзләнелми, эш эшләнми. Сорау бирү эшләү түгел шул. Гаеплеләр күп, чөнки бер акыллы кеше әйтмешли, Россиядә тарих юк, үткәнгә юнәлтелгән сәясәт кенә бар. Шулай булмаса, милләт чаклы милләтләр гаеп­леләр рәтендә йөрер идеме? Милләтләр, халык яки җитәкчеләр аерым-аерым үзләре генә гаепле була алмый. Гаепле икән, без барыбыз да гаепле, бергә гаепле. Шундый ил, җәмгыять корган өчен. Ваемсыз, җавапсыз булу да җиңел. Гаепле булмас өчен икмәк белән тамашадан тыш сәяси һәм социаль активлык, булдыклылык кирәк. Җаваплылар күбәйгәндә генә гаеплеләр кимеячәк. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 214 | 14.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»