поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2013 Җәмгыять

Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да

Бик мөһим эшем килеп чыккач, сентябрьнең бер көнендә Шенталы район үзәгенә килеп, бер оешманың ачылганын көтеп машинада утырып торам. Урамда иртәнге ыгы-зыгы башланган. Кемдер эшкә бара, икенче берәүләр тагын каядыр ашыга. Нәкъ шул чагында игътибарымны тормыш авырлыгыннан бөгелә төшеп, бик иртә, салкын яңгыр явып торуга карамастан, бала коляскасын төртеп, аякларын көч-хәл белән сөйрәп атлаучы өлкән яшьтәге бер әби җәлеп итте.

- Бичара, килене эштә-фәләндә булып, оныгын бакчага илтә торгандыр инде, - дип, үзалдыма сөйләнеп куйганымны сизми дә калдым.

- Әнкәй, коляскада бала түгел. Ул әби миңа һәрчак очрый. Аның базарга кәсеп итәргә баруы, - дип аңлатты улым Равил. - Әбекәй бик карт бит, оныкларының балалары тугандыр инде, - дип тә өстәде ул.

Әйе, ул әби миңа бик кызганыч булып тоелды. Чөнки сугыш елларында туйганчы ипи ашый алмаган, аннан соң яшьлегенең рәхәтен күрмичә, илебез экономикасын ныгыткан, гомере буе авыр эштә чиләнгән кешеләрнең күпчелеге авызыннан: “Без бит “таякка” эшләп йөргән кешеләр, тик шушы азапланганнарыбыз беркайда да теркәлмәгән, архивта да сакланмаган”, - дигән зарлануларны да тыңлап торырга туры килгәләде.

Базарда йөргәндә күз салганым бар, андыйларның кайберәүләре үзләре бәйләгән җылы оекбаш-бияләйләр, җир кишәрлекләрендә үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне сатып утыралар. Төрле һава шартларында, салкында яки бик кызуда тартма өсләрендә бөрешеп утырган әбиләрнең күзләрендә ниндидер сагыш-моң бар сыман. Аларның рәнҗүле күзләренә күтәрелеп каравы да оят. Алар түзәләр, чөнки ул буын кешеләре зарланырга өйрәнмәгән.

Бер яза башлагач, тагын бер нәрсә искә төште. Әле күптән түгел танышым Фирая апа ла-еклы ялга чыкты. Мин аны беренче пенсиясе белән котладым. Ә ул миңа: “Үзең пенсиягә чыккач аңларсың әле, әллә пенсиягә чыгу бик шатлыклы вакыйга, дип уйлыйсыңмы?! - дип үпкәләде. Мин ныгытып кызыксынгач:

- Гомерем буе авыр эштә чиләндем, 5 мең 272 сум 45 тиен пенсия алам. Юл акчасы һәм федераль социаль түләүләр белән 5 мең 800 сумга җитә, хезмәт ветераны дигән исемне дә ала алмадым бит, - диде.

Кеше акчасын санау бик килешеп бетмәсә дә, Фирая апа белән булган сөйләшүдән соң, исәпләп каравымча, аңа ипигә аена - 750, кышын газ миче янып торганда торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2 мең сум акча кирәгәчәк. Әгәр авырып китсә, даруларга күпме кирәк булачагы билгеле түгел. Башка азык-төлеккә, оныкларына бүләк-мазар аласы килсә, бу акча бик күп нәрсәгә җитмәячәк, әлбәттә. Менә шулар турында уйлагач, балачагымда ишеткән бәхетле картлык дигән җыр сүзләре исемә төште. Бәлки, хәзерге яшәү чыгымнары көннән-көн кыйммәтләнгән заманда, киресенчә, Ходаем бәхетсез картлыклар бирмә, дип теләргәдер?!

Бәлки кайберәүләр: “Бу ата-аналарның балалары ник газизләренә ярдәм итмиләр икән?” - дип тә сорарлар. Анысына да җавап, бирми калып булмас.

Бер авылга барган саен юл кырыенда агач эше белән шөгыльләнүчеләр яныннан үтеп китеп йөрергә туры килә. Беркөнне машинаны карыйм әле, дип улым Равил шунда тукталып калды. Мин дә һава сулап алыйм, дип җиргә төштем. Аяк-ларым мине биредә эш белән шөгыльләнүче яшь егет янына алып килде. Ул үзен Александр дип атады. Булган сөйләшүдән шунысы ачыкланды. Ул яңа гына институт тәмамлаган, соңгы курста укыганда өйләнеп җибәргән, аларның сабыйлары туган. Хатыны хәзер укуын дәвам итә, әти-әниләре оныкларын тәрбияли икән. Ә Александр биредә агач бәдрәфләр ясарга ялланган. Чөнки эшләргә башка эш юк, ә гаиләне ашатырга кирәк бит. Менә шундый хәлдә калган баласыннан ата-ана ярдәм көтеп утыра аламы икән соң?! Минемчә, киресенчә, үзе ач калса да, баласына булышырга, ярдәм итәргә тырышачак ул.

Ярар, күпме язсаң да халык арасында күргән моң-зарлар турында сөйләп бетереп булмаячак. Бәлки, безгә илебездәге демографик хәлне үзгәртү турында уйлый башларга вакыт җиткәндер. Әгәр дә тормыш җайга салынса, яшәү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылса, әти-әниләр дә, яңа гаилә корган балаларыбыз да аһ-зар кылмыйча, матур тормышта яшәрләр иде. Чит илгә, океан артына китеп бәхет эзләп тә йөрмәсләр, сөекле, легендар җырчыбыз Әлфия апа Авзалова җырлаганча, үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да, дигән сүзләр дә бик тә урынлы булыр иде.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ | 14.12.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»