поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2013 Җәмгыять

Исрафның чиге юк...

Ий, зарланып та куябыз инде. Безгә, бигрәк тә яшьләргә, нидер җитми. «Теге болайрак яши, ә бездә ул юк...» Алдыбызга, артыбызга карамыйбыз, дөнья куабыз. Ә бит төптәнрәк фикер йөртсәк, чагыштыра белсәк, кулыбызда бөтен нәрсәнең дә барлыгын, җитешлеген аңларбыз. Йортларыбыз фәлән бүлмәле, уты, суы, газы кергән – ни теләсәк, шул бар, теләгәнебезгә ирешми калган вакытлар сирәк. Гомумән, эш сөйгән кешегә дөнья көтәргә була.

Әйе, түләүләр күп, әйберләр кыйммәт, тик без бер нәрсәне онытабыз яки күрергә теләмибез: акча җитми дип зарланган вакытта, үзебез дә сизмәстән, күп нәрсәне исраф итәбез.

Мин яшьлегем үткән чорларны искә төшереп язарга җыенмыйм. Ул вакытларны сагынмыйм да. Әмма ул елларда әрәм-шәрәмгә юл куелмый иде. Гаиләдә генә түгел, илкүләм исраф итүләр бара. Хәер, балык башыннан чери бит. Почта ящигына шыплап тутырылган кәгазь рекламаларны күреп, җан әрни. Безнең урманнар шулкадәр чиксезме икән?! Җирдә аунап яткан шушы кәгазьләр өчен (кем укый дип беләләр икән аны?), күпме агач кисәргә, хезмәт куярга кирәк. Без үскәндә макулатура нормасы бар иде. Чүпрәк, сөяк җыеп тапшырып, кабарткычлар алганым әле дә истә. Ә бүген чормаларда күпме китаплар тузан җыеп ята! Без укып үскән китапларны (әле алар классика) хәзерге балалар ачып та карамыйлар, бирер җир дә юк.

«Бер көн шкаф җыештырдым, кызымның киеп туйган киемнәрен барладым. Бирергә кеше дә юк, ичмасам», – диде бер хәлле генә апа. Мин берничә мохтаҗрак гаиләне атадым. «Әйе, – ди, – бер илткән идем инде, кеше калдыгы кимибез дип, өнсез калдырдылар», – дигәч, аптырадым. Хәтәр икән кешеләр хәзер! Җидешәр-сигезәр бала үстек. Калган киемгә сөенә идек әле: миңа – апалардан, миннән исә сеңлемә кала. Апаларга да кемдер биргәнне өстәсәм, көләрсез, чөнки ул киемнәр безгә бик кадерле һәм тансык иде.

Менә Яңа елдан соң бәяләр тагын сикерергә тора. Ник сикермәсен ул – ала торабыз, тотып ата барабыз. Кыйммәтле тунны көчәнә-көчәнә алган буласың – 2-3 елдан йә парник, йә баз өстенә чыгып китә. Янәсе, икенче төрле фасон чыккан. Элек «Спартак» сандалиларын аякка сыймый башлаганчы кия идек, ә хәзер ай саен аяк киеме алыштырабыз.

Исрафның чиге юк... Ярар, авылда әле калган ризыкларга урын бар – кош-кортка, хайваннарга бирәсең. Менә шәһәрдәге кызларымның калган ашны унитазга аударуын күргәч, тизрәк авыл ягына юл тоттым. Шуннан соң, ничек итеп йомыш йомышларга кирәк?! Алар өчен гадәти хәл булса да, минем күңел барыбер кабул итми. Ярый әле ипи калдыкларын, сохари итеп җыеп, авылга кайтаралар анысы. Ә кайта торган җирләре булмаганнар нишли? Чүплеккә чыгарулары көн кебек ачык бит. Аллаһы Тәгалә ачлык-ялангачлык күрсәтмәсен инде! Азрак итәк-чабуларны җыеп, бәрәкәтле тормыш алып барырга өйрәнергә кирәк. Бер тукталыш арасына, ягулык яндырмыйча, тәпи-тәпи барып кайтсак, аракы-тәмәкене урап узсак, бизәнү әйберләрен өсте-өстенә җыймасак, кием-салымның ошаганын гына алсак һ.б. шундый вак-төякләргә акчабызны исраф итмәсәк, әллә ничә эштә эшләп «ертылмас», банкларның «кол»ына әйләнмәс идек, сәламәтлегебез дә янга калыр иде. Коръәндә: «Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне сөйми», – диелә («Әл-Әгъраф» сүрәсе, 31 нче аять). Булган мөлкәтеңнең бәрәкәте булса гына, тапканың куаныч китерә. Әле бит аның вакыт дигәне дә бар. Дөнья малы артыннан чабып, Аллаһы Тәгалә биргән алтын вакытларны исраф итмичә яшәргә язсын иде барчабызга!

PS. Ә нәрсә генә әйтсәң дә, сагынам икән мин үткән чорларны. Алган акчабызның бәрәкәте булган, максатчан тотылган. Ипи, бәрәңге белән дә тук булып йөри идек. Әбием ипи валчыгын бармак бите белән чүпләп капкан вакытлар бик кадерле булган икән. Юклык белән бергә, Аллаһы Тәгаләдән курку да булган шул ул заманда... 


Зәйнәп САФИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»