поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.12.2013 Җәмгыять

Гастарбайтерлар күп кирәк... (Сораштыру)

Татарстан бизнесының арзанлы чит ил эшче көчләренә булган ихтыяҗы ике тапкырга арткан. 2014 елда эш бирүчеләр республикага 76 мең мигрантны кертү өчен рөхсәт сораган (бер ел элек 32 мең иде).

Килгән гаризаларга караганда, компанияләргә Таҗикстаннан олавы белән шоферлар, Үзбәкстаннан - ярдәмче эшчеләр, Әзербайҗаннан - йөк ташучылар, Вьетнамнан - тегүчеләр, Төркиядән төзүчеләр кирәк. Шул ук вакытта Россиядә миграция мәсьәләсе кискенләшә, “резин” фатирларны фаш итү һәм законсыз мигрантларны илдән куып чыгару очраклары арта бара.

Эш бирүчеләрнең Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган 2014 ел өчен заявкалар исемлегеннән күренгәнчә, бүгенге көндә 3,5 мең оешма чит ил эшче көчләренә карата кызыксыну белдерә. Мисал өчен, Казандагы компанияләрнең берсенә ашыгыч рәвештә 100 кытай пешекчесе, икенчесенә - Вьетнамнан 600 тегүче хатын-кыз, 400 тегүче ир-ат, 200 кисүче, Таҗикстаннан 600 ярдәмче эшче, өченчесенә - Әрмәнстаннан һәм Үзбәкстаннан 200 юл эшчесе таләп ителә, ә кемдер урам җыештырырга 30 таҗикны чакырырга тели. Яшел Үзәндәге бер фирма Үзбәкстаннан 550 бетончы, арматурачы һәм гипсокартон кисүчегә, ә Түбән Камадагы бер предприятие Кыргызстаннан 100 сваркачыга һәм 1000гә якын төрек төзүчесенә мохтаҗ икән...

- Татарстан бизнесының мигрантларны Универсиада узган 2013 елга караганда да күбрәк җәлеп итәргә карар кылуы гастарбайтерларның арзанлы хезмәтен тагын да киңрәк кулланырга тырышуы белән аңлатыла, - дип ассызыклый КФУның Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының социология кафедрасы доценты Лилия Низамова. Аның фикеренчә, бу республикада этник җирлектә социаль киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин.

- Беренчедән, Татарстан халкы шундый күп сандагы мигрантларны кабул итәргә әзер түгел. Безнең кафедра үткәргән социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, җәмгыятьтә мигрантларга карата тискәре мөнәсәбәт көчәя бара, - дип раслый Лилия Низамова. - Сораштыруда катнашкан 1,6 мең кеше аларны якташлары яки ватандашлары буларак кабул итми. Киресенчә, аларны көндәш итеп күрә - эшкә урнашу, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль тәэмин итү өлкәләрендә. Икенчедән, әгәр хакимият бизнеска йөз белән борылса, мигрантларны безнең мохиткә җайлаштыру һәм интеграцияләү белән кем шөгыльләнер соң? Миграция сәясәте – барыннан да элек федераль хакимиятнең бурычы. Әмма этник низаглар килеп туган очракта бөтен җаваплылыкны төбәк хакимияте үз өстенә алачак. Ә урыннарда мигрантларны адаптацияләү программалары юк диярлек. Татарстанда бу тема быел кабул ителгән милли сәясәт концепциясендә чагылыш тапкан, әмма гомуми максатлар һәм бурычлар рәвешендә генә. Тагын да киңәйтелгән һәм конкретлаштырылган программалар эшләнмәгән.

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында исә социологларның куркыныч фаразларына сак карыйлар. Бизнесның мәнфәгатьләре - бер хәл, ә республика өчен чит ил эшче көчләренә бирелгән квота - бөтенләй икенче.

- Чынлыкта, республикага 2014 елда хезмәт мигрантларын кертү 2,8 тапкырга - 8378 кешегә киметү күздә тотыла. Быел квота 23500 кеше тәшкил иткән иде, - дип искәртте министрлыкның хезмәт базарын анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы Елена Кибардина. - Федераль органнар яңа квотаны ел азагына кадәр расларга тиеш.

Ә сезнеңчә, гастарбайтерлар кирәкме-юкмы?

Минзилә ВӘЛИЕВА, “Кукмара киез итек-киез комбинаты” ААҖ генераль директоры:


- Безнең предприятиегә әлегә гастарбайтерлар кирәкми. Бу очракта янәшәдә авылларның күп булуы ярдәм итә. Безгә хәтта яшьләр дә килә, монысы аеруча күңелне күтәрә. Ә менә Казан һәм республиканың башка зур шәһәрләрендә гастарбайтерлар кирәк дип уйлыйм. Хәер, халык санына карап фикер йөрткәндә, үз көчебез дә җитәргә тиеш кебек... Башка шәһәрләрдәге предприятиеләр белән шалтыратышып торабыз, аларда мигрантларны эшкә чакыралар икән, чөнки җирле халык кара эшкә риза түгел. Пычрак, авыр, түләү аз диләр. Ләкин гастарбайтерлар ул хезмәт хакына ничектер яши бит! Хәтта туган якларына акча да җибәреп тора. Бәлки безнекеләр таләпне артык югары куядыр? Барысына да шунда ук машина, фатир, Канар утраулары кирәк.

Минсәгыйть НАСЕРТДИНОВ, Әлмәт мәшгульлек үзәге директоры:


- Бездә мигрантларны күпләп чакырган эш бирүчеләрне белмим. Гадәттә, аларга бер-ике югары квалификацияле белгеч кирәк. Мисал өчен, хәзер Әлмәттә предприятие һәм сәүдә үзәкләре директорлары вазифаларына чит ил идарәчеләре, инженерлар, көнчыгыш һәм Европа кухнясы рестораннарына пешекчеләр таләп ителә. Мондый ихтыяҗ республикада тиешле дәрәҗәдәге үз белгечләребезнең булмавы белән аңлатыладыр. Ә мигрантларга тәкъдим ителгән вакансияләр базасын анализлау Әлмәттәге бер предприятиенең дә әлеге эш урыннарына Россия гражданнарын урнаштыра алмавын күрсәтә.

Тимур ХӘЙРЕТДИНОВ, “Стройко” ҖЧҖ генераль директоры (Казан):

- Безгә әлегә гастарбайтерлар кирәкми. Беренчедән, миграция исәбе белән бәйле проблемалар килеп тууын теләмибез. Бер законсыз мигрант өчен компанияне 200 мең сумга штрафка тартырга мөмкиннәр. Миңа ул кирәкме? Икенчедән, мигрантларның арзанлы хезмәте дигән нәрсә инде үткәндә калды. Соңгы вакытта гастарбайтерлар үз хезмәтләре өчен җирле белгечләрдән ким акча сорамый. Шуңа күрә бары тик Россия гражданнарын гына эшкә алабыз. Хәер, дөресен әйткәндә, безнекеләр кәеф-сафа корырга һәм ял итәргә ярата, ә эшкә исләре китми. Шуңа күрә җентекләп сайлап алырга туры килә.

Александр ХӘБИБУЛЛИН, “Южный” агросәнәгать паркы директоры урынбасары (Чаллы):


- Гастарбайтерлардан башка да эшне оештырып була. Бездә халык авыр эштә эшләргә теләми дигән сүзләр дөрес түгел. Кешегә лаеклы хезмәт хакы түләргә һәм нормаль шартлар тудырырга гына кирәк. Арзан бәяләнгән эш сыйфатлы булмый. Мисал өчен, без аренданы бары тик үз гражданнарыбызга гына бирергә тырышабыз. Моннан ел ярым элек, әле ачылган чорда гына, сәүдә урыннарын кавказлылар басып алган иде. Ләкин без алар белән эшләп булмавына төшендек. Алар сатып алучыларны алдый, аренда түләүләрен кичектерә. Күрәсең, бөтен акчаларын өйләренә җибәрәләрдер... Бер сүз белән әйткәндә, безнең кагыйдәләрне бар дип тә белмиләр.

Константин ХРАМЕНКОВ, фермер (Лаеш районы, Көек авылы):


- Бөтен ил күләмендә гастарбайтерлардан баш тартырга кирәк дип уйлыйм. Юкса эштән бөтенләй бизүебез бар. Ә әлегә үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: Урта Азиядән җәлеп ителгән эшче көчләр - кече бизнес өчен бердәнбер чыгу юлы. Алар эшкә җаваплырак карый, җирле халык белән чагыштырганда, эшнең кадерен белә. Мин теплицаларда суган үстерү белән шөгыльләнәм, әгәр гастарбайтерлардан баш тартсам, җитештерү кыйммәткәрәк төшәчәк. Димәк, бәяләр дә күтәреләчәк. 


Наталия ВАСИЛЬЕВА
Интертат.ру
№ | 13.12.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»