поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.12.2013 Җәмгыять

Мәхәббәт ничә тапкыр килә?

Беренче мәхәббәт, икенче мәхәббәт дип сөйләүләренә, язуларына шаккатам. Картаеп беткәч, оныкларын кочаклап утыручы әби-бабайларның беренче мәхәббәтемне оныта алмыйм дип авыз чайкаулары җүләрлек бит инде. Ул хис шулкадәр сәер, күпкырлы, аны аңлап та булмый бит. Бу хисне һәркем башыннан уздыра, ләкин төрлечә дип уйлыйм мин. Бәлки үз мисалымда аңлатып бирә алырмын.

Алабугада укыганда мине бер ел буе “яратып” йөргән Тукай районы егете Фаизның миңа әйткән соңгы сүзләре: “Чукынып катсаң иде, мәңге рәхәт күрмә, бәхет сине 100 чакрымнан урап узсын!” Шушымы ярату?! Мин бит аңа бары дөресен генә әйткән идем. “Кияүгә чык миңа”, – дигәч, “Мин сине яратмыйм, ул хис миңа таныш түгел”, – дидем.

Аннан соң мине “үлеп яраткан” үз районыбыз егете Василий: “Үзеңне кем дип беләсең син, хәерче?! Миңа чыксаң, тамагың туяр дип курыктыңмы? Җиденче класска кадәр ат көтүе көткәнеңне оныттыңмы? Клубка “вечер”га да мәктәп формасы киеп менә идең бит!” – дип, иң әче сүзләр белән йөрәгемә мәңгелек яра салды.

Тагын берәү бар иде – үз авылыбыз егете, гармунчы Шамил абый. Яклауга мохтаҗ булмасам да, гел яклар иде. Минем кебек, ул да атларны ярата иде. Усал, көчле иде. Чит авыл егетләрен безгә якын да җибәрмәде. Кич, клубта кино барганда, рәт аралары буйлап эзләп табып: “Чыгып кер инде, Нурислам көтә сине”, – дип, колагыма пышылдаганда йөрәгем кысылып куя иде, шулай да чыгып китә идем. Аннан соң Шамил абый бик каты салкын тидерде. Урамга, клубка йөрмәс булды. Тәрәзәләренә ничә мәртәбәләр тилмереп карап узсам да, күренмәде. Йөргән кызы үзенә ярны бик тиз тапты. Бервакыт Югары очтан төшеп киләм, Шамил абыйлар янында киез итек, җылы куртка кигән берәү утыра. Әтиләре дип уйладым (шулкадәр эссе көн иде). “Исәнме, Салих абый!” – дияргә авызымны ачкан идем, тораташ катып калдым: шыр сөяккә калган, картаеп, танымаслык хәлгә килгән Шамил абый утыра! Кинәт ул да күтәрелеп карады, мине күреп, кереп китәргә омтылды (кеше яратмый дигәннәр иде шул). “Шамил абый!” – дип кычкырып, янына йөгердем, үксеп, җилкәсенә капландым. “Елама, ник елыйсың, тереләм мин, күрерсең”, – диде, чәчемнән сыйпап. “Шамил абый, мин сине шундый сагындым, аз гына булса да сөйләшеп утырыйк әле?” – дидем. Ул бик авырлык белән барып, капкаларын көч-хәлгә ачты да, кемгәдер: “Гармунны алып чык әле”, – дип эндәште. Бераздан гармун күтәреп энекәше Фарил чыкты. Гармун тоткач яшәреп, үзгәреп киткән Шамил абый: “Нәрсә уйныйм сиңа?” – диде, елмаеп. Үзәкләрне өзеп, “Ак чәчәкләр” көе агылды (шуны уйнавын сорадым). Ничек хәтерендә калгандыр – мин яраткан көйләрне өзлексез уйнады да, уйнады ул. Иң соңыннан –“Умырзая”ны. Ничекләр хәле җитте, шаккаттым! Шуннан соң озак яшәмәде Шамил абый. Күңелдә якты нур булып калды. Нинди хис бөреләнә иде йөрәгемдә бу асыл егеткә – аңлый алмый калдым. Бала чагымда, үсмер чорымда, кыз вакытымдагы онытылмас иң якын дустым Хәйдәр белән янәшә диярлек яталар зиратта.

Нурислам – абыйның дусты дип язган идем инде. Ул безгә килеп йөргәндә миңа әле 11 генә яшь иде. Нинди генә этлекләр эшләми иде ул миңа! Чәчкә тигәнәк ата, узышлый маңгайга чиртә, сандалиларны кисмәктәге суга ташлый – санап бетерә торган түгел. Мин дә буш итмим, чәенә тоз салып болгатам, сәпит тәгәрмәчен бушатам. Мотоцикл белән килә башлагач, утыргыч күнен кубарып, берничә тапкыр кадакның очлы ягын каратып кадап куйдым. Миңа 18 тулганчы ул җиде кызны “үлепләр” яратып өлгерде. Ул армиядән кайтканда миңа 15 тулган иде. Бер ел элеккечә дәвам итте, ул мине хәтта аяк чалып егарга да оялмады. Минем тузанда ятуымны күреп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Сикереп торып, аягымдагы туфли белән маңгаена бирдем. Тагын берне өстим әле дип кулымны күтәргән идем, Нурислам абый (ул вакытта аңа шулай эндәшә идем) көтмәгәндә кочаклап алды. Өйалдында торган абый шаркылдап көлеп җибәрде. Кып-кызыл булып янып чыктым. “Ике дурак!” – дип, өйгә йөгердем. Шул көннән нидер үзгәрде. Нурислам абый күләгәмә әйләнде, кайда барсам – шунда ул. Өч ел шулай дәвам итте, беләм бит йөргән кызы барын. Янымнан куарга сәбәп юк. Яратам дими, кочакларга үрелми, текәлеп карасам, кып-кызыл була. Ярар, яраткан кешем юк (шул хисне белмичә үләрмен инде дип уйлыйм), Нурислам абый иптәшкә әйбәт кеше, ышанычлы, тик йөрсен шунда, мин әйтәм.

Беркөнне капка төбендә кич утырабыз шулай, ул кинәт кенә: “Миләүшә, син минем балаларыма әни була алыр идеңме?” – дип сорап куйды. Телсез калдым. Бераздан уенга борып: “ Бик күпме соң алар синең? Көч җитәрлек булса, чамалап карармын”, – дидем. Янәшә утырган абый шаркылдап көлеп җибәрде.

– Ну тондырдың, ну сыладың, дустым! Соң күпме өйрәттем бит, юк икән синнән! – дип, көлүдән тыны бетеп сыгылып төште. Ачуым килеп: “Булсагыз да булырсыз икән ике бертөсле чабата!” – дип, өйгә кереп киттем. Күрше авылда эшли идем, икенче көнне эштән туп-туры Ямашка кайттым. Анда карт апа (әтинең апасы) клуб җыештыручы булып эшли иде, аны кызганып, клуб идәнен атнага ике тапкыр барып үзем юа идем. Юып бетереп, су түгәргә чыксам, ут өертеп, дүрт егет сугышып ята. Кереп, киемнәремне алыштырдым да: “Апа, мин кайтып, самавыр куя торам”, – дип чыгып барганда, Нурислам килеп керде һәм, билгеле, миңа иярде. Теге егетләр безне күрүгә, шып туктадылар. Нурисламга кода тиешле Рифат: “Кара боларны!” – дип, исе китеп карап калды. Нурислам: “Алар сине бүлешәләр”, – диде, көлеп. Шып туктадым да: “Ә син нигә сугышмыйсың, нигә шулкадәр тыныч кеше син?” – дидем.

– Ник сугышыйм, көч белән алырга син бит хайван түгел. Менә барыбер мин озатам бит. Үзеңнеке булмаган кыз өчен ничек сугышырга мөмкин? Ахыр чиктә ул бит барыбер үзе сайлый.

– Тукта әле, син бит шушы авыл кызы белән очрашасың, нәрсә дип тагылдың әле миңа? Үзең теләсә-кем белән йөрисең, ә минем янга өч ел беркемне якын китермисең, миңа башкаларга күтәрелеп карарга да ирек бирмисең, эт каешы булдың тәмам!

– Өч ел түгел, син Казахстанда күпме эшләдең? Ә мин монда ут йотып яттым, шунда кияүгә чыгып калыр дип. Абыең фаҗигасеннән соң кайткач, син бит тугыз ай авыз ачып сүз сөйләшмәдең! Ә мин һаман көттем, өметләндем. Өметемне тәмам өзгән чакларда капкагыз баганасын кочаклап егет башым белән ничә мәртәбә еладым мин! Карлы яңгыр булып ничә ел бәгыремә яудың син! Ничәмә кыз белән очрашып карадым, күз алдымнан китмәдең. Сине беренче күргәннән соң җиде ел үтте. Шул вакытта ук җаныма кереп утырдың бит. Әни бары сине генә килене итеп күрде. Соңгы йөргән кызымның кем икәнен белгәч: “Мәңге бәхиллегем юк, йортыма аяк бастырсаң, рәнҗеп үләрмен, рәнҗеп ятармын”, – дип елады. Кар тавы бит син, йөрәгемне учларыма салып күрсәтсәм дә, ничек яратуымны аңламаячаксың. Әйтергә көлке бит, адәм мәсхәрәсе – шушы җиде елга бер мәртәбә үбәргә үрелергә куркам!

– Карале моны, чаты ачылган казмыни! Сөйләп бетермә инде, сүзләреңне киләчәккә дә калдыр, – дип, көчкә тынычландырдым үзен.

Кияүгә чыккач та аңлап бетермәдем: яратаммы-юкмы? Еллар үткән саен бер-береңә берегәсең, парыңнан башка дөньяның яме юк, суларга һава җитми кебек. Күпме шатлыкларны, хәсрәт-кайгыларны, авырлыкларны бергә үтәсең бит, уртак балалар араларны бик якынайта. Тик күпләрнең мәхәббәт кыйссаларын тыңлыйм да: “Мине бу хис читләтеп узды, ахрысы”, – дип уйлыйм. Күрәсең, миндә башка хисләр көчлерәк булып, “мәхәббәт” дип аталганнарын басып үткәннәрдер.

Без бер хатын белән гел әйткәләшеп торабыз. Ул җитәкче урында. Эш буенча фикерләр туры килми. Тик күп вакыт гади генә, бәхәсләшмичә генә сөйләшеп утырабыз. “Мин айга ике-өч мәртәбә гашыйк булам. Шулай булмаса, эшли алмыйм, минем өчен бик мөһим нәрсә бу, ә син ул мәсьәләдә ничек?” – ди. Минем яшьтәрәк (чак кына өлкәнрәк) ирле хатын ул. “Белмим, – дим, аптырап. – Мин үзем ашамасам, эшли алмыйм. Ике-өч ай саен гашыйк булыр өчен бик күп ир кирәк бит. Шулкадәр күпмени ул яратырдай ирләр?” – дим. “Кешегә гашыйк булыр өчен аның бер ишарәсе, борылып каравы, атлап китүенә күзең төшү дә җитә. Аның чибәр, эшлекле булуы мөһим түгел. Мин юк кына нәрсәдән дөрләп кабынам, бик тиз суынам да. Тик шул гашыйк чагымда җир җимертеп эшлим, арымыйм, очып кына йөрим. Синең дә шулай булганың бардыр бит?” – ди ул. “Чын күңелемнән әйтәм, хәтерләмим, билләһи газыйм! – дим. – Шуны гына әйтә алам, яратмасаң, ирең белән яшәп булмыйдыр, аның хыянәтен, этлекләрен кичереп, онытып. Берәр нәрсә бардыр инде, аңламыйм гынадыр. Шуңа күрә бу хис әллә ничә мәртәбә килә микән дип, кешедән гаеп эзлимдер...”  


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»