поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.02.2009 Могҗиза

81 ЯШЬЛЕК СТУДЕНТ

Алабуга дәүләт педагогика университетында бу уку елында тарихта моңарчы күзтелмәгән вакыйга булды: I курска укырга Әгерҗе районының Кырынды авылыннан Габдулла Галиев керде. Моның нәрсәсе гаҗәп диярсез? “Аһ!” итәрлек сәбәп бар шул. Студентка гыйнвар аенда 81 яшь тулды!

Габдулла Галиев әдәбият сөючеләргә яхшы таныш булыр. Ул – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, биш китап авторы. Проза, драматургия жанрында иҗат итә, шигырьләр язгалый.

 

– Югары белем алу турында яшьтән үк хыялландым, әмма заманасы ул түгел иде, – ди Габдулла абый. – Мин сугыш елы малае, сугыш башланганда әле 13 яшем тулмаган иде. Әти яу кырында ятып калды. Без исә әниләр белән сөрдек, тырмаладык, орлык ташыдык...

 

1945 елны Габдулла абый 1 еллык ветеринарлар курсына укырга керә, аны тәмамлап, 52 нче елга кадәр колхозда ветеринар булып эшли. Ә авылга Әгерҗедән укытучы булып килгән Тәскирә апа белән өйләнешкәч, хатыны: “Синең бер еллык кына белемең аз, тагын укырга кирәк”, – дип, Алабугага, фельдшер-акушерлар мәктәбенә укырга керергә үгетли башлый. Имтиханнарга икәү әзерләнәләр, “Печәнгә барганда да дәреслекләр тыгып йөрдем”, – дип искә ала ул. Фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлагач, Габдулла абый пенсиягә чыкканчы авылда фельдшер булып эшли. Район газеталарына зарисовкалар, очерклар яза, иҗади бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулый. Тора-бара очерклар язудан хикәя, повестьләргә күчә, күрше авылга артистлар “Тамырлар” спектаклен алып килгәч, аңарда да пьеса язып карау теләге уяна. Язганнарын “Тамырлар”ның авторы, якташы Юныс Әминовка күрсәтеп, киңәшләшеп алгач, бер-бер артлы яңа пьесалар барлыкка килә. Аның “Айдар”, “Солдат кайтты” кебек пьесаларын Минзәлә театры, авыл үзешчәннәре сәхнәләштерәләр, спектакльләр Казан сәхнәләренә кадәр барып җитә.

 

Бер карасаң, язучының дөньясы түгәрәк кебек: инде оныклары үсеп җиткән, иҗат итү өчен бөтен мөкинлекләр бар, авылда да үзен хөрмәт итәләр, мәчеттә имам да булып торган. Тик юк икән шул, аңа югары белем җитми. “Күңелем тыныч түгел, укыйсым килә”, – ди үзе.

 

Еллар буе хыяллана торгач, узган җәй Габдулла абый университетка барырга карар кыла. Тәскирә апа белән икәү документлар тапшырырга чыгып китәләр.

 

– Ректор янына кергәч, ул: “Бабай, сез оныгыгыз мәшәкатьләре белән йөрисездер инде”, – дип каршы алды, – дип сөйли Габдулла абый. – Юк, минәйтәм, үземнең укыйсым килә, гомер буе югары белем алу турында хыялландым. Ректорның күзләре шар хәтле булды. “Ярый, бабай, ул хәтле теләгең булгач... Әмма имтиханнарда бернинди ташлама булмаячак, гомум кагыйдәләр буенча керәсең. Керәсең икән, укыйсың, юк икән, үпкәләмә”, – диде. Әдәбият буенча белемем яхшы минем, бөтен китапларны укып барам, урыс язучыларын да, татарларны да әйбәт беләм. Әдәбияттан имтиханны “5”легә бирдем, диктантны “4”легә яздым, грамматика бераз кыенрак булды. Урыс теленнән үземнең биографиямне язып, Чеховның “Чия бакчасы”ндагы геройлары турында сөйләп чыктым, укытучы яратып калды.

 

Шулай итеп Габдулла абый университетның татар филологиясе факультетына читтән торып укырга керә. Мин барганда ул беренче сессияне тәмамлап кайткан иде. Ерак ара дип тормаган, һәр көнне иртән укырга китеп, кич өенә кайтып кунган. Авылыннан автобуска яки “попутка”га утырып китеп Менделеевскига кадәр бара, аннан Алабуга автобусына утыра.

 

– Һәр көнне иртән алтыда тукталышка чыгып озатып калдым, кич белән капка төбендә көтеп тордым, – Тәскирә апа. – Үземне генә калдырмас өчен көн дә өйгә кайтып йөрде.

 

Тәскирә апа гомер буе мәктәптә башлангыч классларны укыткан. Бүген ул өендәге студентның остазы да, ярдәмчесе дә. Китапханәдән китапларны ул алып кайта. Түр почмактагы өстәл кырыенда идәнгә бер өем китап тезгәннәр. Төрле класслар өчен татар теле дәреслекләре, татар теле методикасы, әдәбият теориясе, немец теле дәреслеге – әллә ниләр бар.

 

– Иң кыены – немец теле, – ди Габдулла абый, унга кадәр немецча санап күрсәтеп. – Дәрестә оныкларым турында немецча язып кайттым әле. Бу фәннән имтихан да бирәсе була. Гарәп теле дә өйрәнәбез, анысы җиңелрәк бирелә. Имтиханнар вакытында укытучылар бу бабайга 81 яшь бит инде дип тормыйлар, башка студентлардан сораган кебек үк сорыйлар. Кич белән 7 ләрдә кайтып җитәм, аннан төне буе имтиханга әзерләнә идем.  Менә хәзер язгы сессиягә әзерләнә башладым инде. Хәтерем әйбәт әле, Аллага шөкер, истә кала. Лекцияләрне бик кызыксынып тыңлыйм. Группадашларымны да бик яраттым, алар да мине җылы кабул ите, “бабай” дип йөртәләр. Безнең группада ир-атлар күбрәк, мәдрәсә тәмамлаган, чит илләрдә дини белемнәр алган егетләр бар. Барысы да бик инсафлы, белемле, тәүфыйклеләр.

 

Габдулла абый белән Тәскирә апа өч бала үстергәннәр. Әтиләренең укырга керергә йөрүен ишеткәч, балалары баштарак: “Әти, җәфаланып йөрмә инде”, – дип кире үгетләп маташсалар да, хәзер сүз әйтмиләр ди инде. Габдулла абый белемгә тартылуы әнисеннән күчкән дип саный. Заманасы өчен әнисе гыйлемле кеше булган, Тукай шигырьләрен яраткан.

 

Саубуллашканда Габдулла абый үзе турында бик мактап язмаска кушты. 81 яшендә университетта укып йөрүен ул гайре табигый хәл дип санамый, кешегә күрсәтергә түгел, үзем өчен укыйм, ди. Без аның белән тагын дүрт елдан, Габдулла абый диплом алып кайткач очрашырга дип аерылыштык.

 

P.S. Гомер буе укы, дип яшәүчеләр тагын да бар. 2007 елда Твер дәүләт университетының тарих факультетына 80 яшьлек Юрий Аппененский укырга керә. Университетны тәмамлап чыккан очракта, бу аның дүртенче югары белеме булачак. Шул ук елны Америка кушма штатларының Висконсин-Милоуки университетын 87 яшьлек Кларенс Гэррет тәмамлый. Ә Кениядә яшәүче 86 яшьлек Кимани Маруге 2006 елда беренче класска укырга керә.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 16 | 07.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»