поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.12.2013 Җәмгыять

Кем ул – сукбай?

Ничек итеп, нормаль гына яшәп яткан кеше сукбайга әверелә? Бик күпләр бу сорауга җавапны беләм, дип исәпли. Имеш, алар барысына да үзләре гаепле: фатирларын, тормышларын, киләчәкләрен сатып эчкәннәр.

Күп очракта, бу чынлап та шулай. Тик ирексездән система колларына әверелгәннәрен, очраклы язмыш корбаны булганнарын да онытмаска кирәктер. Бер генә кеше дә үз теләге белән сукбай булдыйдыр дип беләм. Сугыштан зыян күрүчеләр, мәҗбүри качаклар, документларын җуючылар, гаилә әгъзалары “тырышлыгы” нәтиҗәсендә урамда калучылар... Аларның барысын да сукбай дип атарга мөмкин. Кемдер моның белән көрәшергә тырыша, кемнеңдер өмете өзелгән...

Рәхмәт сүзе


Əз-мəз генə өстəмə керем алып булмасмы дип, тəүлек əйлəнəсе эшли торган азык-төлек кибетенə төнге каравылчы булып урнаштым. Бер төн кичке җидедəн иртəнге җидегə кадəр кизү торам, өч төн ял итəм.

Караңгы төшүгə шəһəрдə икенче тормыш башлана...

Кичке сигез. Нəни балаларын җитəклəгəн ата-аналар, əби-бабайлар вакыты. Туңдырма, кəнфит алалар...

Сəгать ун тулып килə. Зал тулы яшьлəр. Аларны бер генə нəрсə кызыксындыра – сыра. Берəр-берəр шешə алучылар да бар, бишəр-унарлап та. Ара-тирə кунакка яисə сөйгəн яры белəн очрашуга барырга җыенган ирлəр, хатыннар кергəли. Алары затлы чит ил шəраблары, шампанны өстен күрə. Гадəттə, шуңа өстəп, берəр кап шоколад кəнфит тə алалар. Бу – канга сеңгəн традиция. Сөйгəн яры янына əллə нинди ят исле-тəмле “үзебезнең паленка” кыстырып бара алмый ич инде...

Сатып алучылар чыгып беткəч, тəмəке көйрəтеп алыйм əле дип, урамга чыктым. Күрəм, янəшəдə генə йөзен сакал-мыек баскан бер сукбай утыра. Бертуктаусыз калтырана үзе. Ялварулы күзлəре белəн миңа текəлгəн.

Яшь чагында үзем дə шактый интегеп үскəнгəме, ни хикмəттер, кызганам мин андый бəндəлəрне. Тəмəкегə дип кесəм төбендə саклап тоткан утыз сум акчамны учыма алып байтак кына карап тордым да, кибеттəн 100 граммлы кечкенə шешəле аракы алып чыгып, теге “бомж”га суздым.

Калтыранган куллары белəн миннəн йолкып диярлек алды да, тиз генə эчеп тə куйды бу аракыны. Инде рəхмəт əйтер дип, күзлəренə бактым.

Сораулы карашыма җавап итеп əйткəн сүзлəре мине аптырашта калдырды:

- Уф-фу-у, - дип сузды сукбай, йөзен җыерып. – Тəки җүнле аракы ясый белмилəр бездə... Нəрсə эчертəсең син миңа?!

Һəм, авырлык белəн генə аягына торып басты да китеп барды...

“Сугыштан ник кайттым икән?”


Берничә ел элек, җир асты үткеленә төшә торган баскычта илле яшьләр тирәсендәге бер ир-ат утыра иде. Ике аягы да юк, йөзе яра эзләре белән чуарланган. Һәр иртә аны бер ир коляскада алып килә дә, “подземка” баскычына төшереп куеп, китеп бара. Башка теләнчеләр дә шунда ук утыра. Алардан аермалы буларак, ике аяксыз ир чиста, совет чорындагы хәрби киеме белән, әллә кайдан күзгә ташланып тора. Хәер бирергә дип тукталган һәр кеше белән исәнләшә, үз тарихын сөйләргә тотына. Күзләрендә - яшь бөртекләре елкылдый.

- Әфган... Мина шартлады... Күпләр шунда мәңгегә ятып калды. Алар бәхетле – алар һәлак булды. Ә мин исән. Өйгә аяксыз кайттым. Мине монда беркем дә көтмәгән. Хатыным, баланы ияртеп, фатирны үз исеменә яздырып, башка берәү белән яши башлаган. Малай белән бер генә тапкыр күрешергә дә рөхсәт итмәде. Янәсе, “аның хәзер икенче әтисе бар, улыңны чынлап яратсаң – психикасын җәрәхәтләмә”. Баштарак гаражлар артында йоклый идем, эшкә урнашырга тырышып карадым. Ниндидер кабәхәт җаннар күз алдымда паспортымны ерткалап, утка ыргыттылар. Шуннан көрәшми башладым... Нигә сугыштан кайттым соң мин?!.

Гомер буе шул тирәдә пәрәмәч сатып утыручы әби сүзләренә караганда, 2011 елгы кышны чыга алмаган, шунда, баскычта утырган килеш җан биргән.

Хәрби бурычын үтәгәндә ике аяксыз калган “ватан сакчысы”на Ватанының бердәнбер “рәхмәте” – шәһәр зиратында шәхси номерлы табличка...

“Дошманыма да теләмәс идем”


Сукбайларны еш кына Чаллының “Энергетик”, “Электротехник”, “Глобус” тукталышларында очратырга мөмкин. Кырык яшьлек Андрей белән дә “Глобус” тукталышындагы җир асты үткелендә таныштык.

- Россиягә Үзбәкстаннан 1994 елда килгән идем. Самара өлкәсендәге бер авылда пропискага кердем. 2000 елда, акча эшләү нияте белән, Чаллыга килдем, - дип сөйләде ул. – Гади эшче идем. Ташчы. Бөтен документларымны урладылар. Берничә мәртәбә аларны яңадан торгызырга тырышып карадым. Килеп чыкмады. Чөнки мин Россия гражданы түгел! Менә шул вакыттан бирле мин – “бомж”. Узган кышта аягымны өшеткән идем. Тез турыннан кисеп ташладылар. Игелекле кешеләр бар, шөкер, - мине берничә мәртәбә кабат операция ясатырга илтте. Бер егет кәстил таяклары бүләк итте... Тормышымны өр-яңадан башлар идем дә... Кая инде ул?! Эшли алмыйм. Андый кеше кемгә кирәк?.. Мондый тормышны дошманыма да теләмәс идем...

“Эштән биздем инде мин...”


Тагын бер сукбай турында әйтми мөмкин түгел. Габдулла. Көн саен иртә таңнан караңгы төнгә кадәр “Энергетик” мәдәният сарае ишек төбендә була торган иде ул. Үзенең белмәгән нәрсәсе юк. Һәрвакыт юмор белән генә сөйләшә. Бер генә гадәте ошамый иде: тәмәке сорап йөдәтте ул үтеп-сүтеп йөрүчеләрне һәм мәдәният сарае хезмәткәрләрен. Бер бирәсең, ике, өч... Инде аның теләнүеннән тәмам туйгач, кулына акча тоттырып: “Бар, габдулла, үзеңә бер кап тәмәке алып кил”, - дисең. Тиз арада барып килә дә, калган акчаны тиенен тиенгә кайтарып бирә. “Энергетик” җитәкчелеге аңа эш тә тәкъдим итеп карады. Хәтта: “Торыр урының булмаса, шушында, слесаркада яшәрсең”, дип тә карадылар. Юк! “Әй, минем өчен борчылмагыз инде сез, эштән бизгән бит инде мин”, - диде Габдулла. Кайчандыр техникум тәмамлаган, заводта бригадир дәрәҗәсендә хезмәт иткән кеше иде ул. Сәбәбе шул ук – аракы белән дуслашкан, документларын урлаткан, хатыны куып чыгарган...

Приютта өмет бирәләр


Яшәү урыннары булмаган сукбайлар өчен, Чаллыда “Перекресток” социаль адаптация үзәге эшли. Берьюлы 50 кешегә хезмәт күрсәтәләр. Сукбайлар көненә ике мәртәбә кайнар ризык ашый, юынып чыга ала торган бердәнбер урын бу. Приютта кешегә өч ай яшәргә рөхсәт ителә. Беренче айда бөтен хезмәтләрдән дә түләүсез файдалансалар, калган ике ай өчен билгеле күләмдә түләргә кирәк.

- Бездә бер тапкыр булган сукбай кабаттан ике елдан соң гына килә ала, - ди Үзәк директоры Нәзиф Шәйдуллин. – Без аларны ашатып-юындырып кына калмыйбыз. Интернатларга, стационарга, шифаханәләргә юллама бирәбез, документларын, пенсияләрен торгызабыз. Узган елда, мисал өчен, 27 кеше, 2011 елда 46 кеше паспортлы булды.

Бу кешеләрнең нормаль тормышка кайту шанмы юк түгел. Кемдер бу мөмкинлектән файдаланырга тырыша, туган якларына кайтып китә, нормаль эш таба. Тулаем алганда, социаль статусын торгыза. Кемдер исә киредән сукбайлыкка кайтуны хуп күрә. Беркем дә мәҗбүр ителми. Тели икән – кеше тормышына кайта, тели икән – яңадан чүплеккә, җир асты үткелләренә.

- Араларында башка төбәкләрдән килгән кешеләр дә бар. Алар теркәлгән өлкә-шәһәрләр белән элемтәгә керәбез, сөйләшүләр алып барабыз һәм, булдыра алганча, аларны шунда кайтарып җибәрү чараларын күрәбез. Ул төбәкләрдә дә шушындый ук учреждениеләр бар бит, - ди Нәзиф Шәйдуллин.

Эскәмиядә сузылып ятучы, сәләмә киемнәргә төренгән сукбайны күрүгә, Чаллы кешеләре полициягә яки “перекресток”ка хәбәр итә. Ләкин социаль адаптация үзәге хезмәткәрләре, аларны аннан барып ала алмый. Полиция дә шулай. Тәртип бозмый икән, аларны эчке эшләр бүлегенә алып китә алмыйлар...

“Универсиада безгә дә кагылды”


Универсиада башланыр алдыннан “Казан сукбайларын Чаллыга китерәләр икән” дигән хәбәр таралган иде. Шәһәр хакимияте: “Кертмәячәкбез!” – дип катгый рәвештә игълан итте. Ләкин сукбайлар үзләре бөтенләй башка нәрсәләр сөйләде.

- Казанныкылар монда булды, - диде Андрей атлы сукбай. – Универсиада үткәч, аларны кире алып киттеләр. Очраган бер субайны төяделәр автобуска. “Мин бит моннан, Чаллыдан” дип дәлилләп кара син аларга! Күбесенең документлары да юк бит. Шәһәрдән читкә алып чыктылар да урман полосасы янында калдырып киттеләр. Шәһәргә ничек кайтып җитәргә? Җәяү кайттык. Сусыз, ризыксыз. Берничә көн буе кайтырга туры килде. Өч кеше юлда үлеп калды...

Полиция бу мәгълүматны инкар итә... 


Амур ФӘЛӘХ, Анастасия КЛЕВЦОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»