поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.12.2013 Мәгариф

Туфраксыз гөл үстермәкче булабыз

Мәскәүдәге “Сколково” идарә мәктәбе күптән түгел генә Стратегик инициативалар агентлыгы белән бергәләп 100 яңа һәм 30 үлеп баручы профессиянең атласын әзерләде, һәм аны югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә таратырга җыеналар.

“Сколково” аналитикла­рының сүзенә ышансаң, 2020 елдан соң диагност, стено­графист, турагент, тегүче, поч­тальон, лифтер, журналист, юристконсультант, нотариус, банк хезмәткәре, лектор кебек профессияләрнең кирәге калмаячак. Дөрес, эш базары экс­пертларының байтагы әле­ге фаразлар белән килешми, фантастика өлкәсенә кер­тәләр. Шулай да фаразларда рациональ орлык юк түгел. Ихтимал, озакламый без үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган сатучысыз кибетләргә кереп, товарлар алып чыга башларбыз – моның технологияләре инде бүген үк бар. Хезмәт хакы өләшүче кассирлар урынына пластик карталар һәм банкоматлар барлыкка кил­гәненә әле кайчан гына? Ышаныйк: кайчан да булса автопилот режи­мында хәрәкәт итүче ав­томобильләр масса­күләм чыга башлар һәм таксист һөнәре дә архаизм булып калыр, чөнки ай-ти индустрия бүген үк инде беренче тәҗрибә үрнәкләрен уңышлы сынарга мөмкинлек бирә. Бу – вакыт эше, бәлки, бер-ике дистә ел узар, бәлки тизрәк тә булыр. Ниндидер коточкыч катаклизмнар булып, халыклар­ны Өченче бөтендөнья сугышы тегермәненә тартып кертмә­сәләр, технологияләр­нең үсе­ше шул юнәлештә бара. Бел­гечләр исә, эш базарында бүген күп функцияле һөнәр ияләренә сорау арта: нота­риус-тәрҗемәче, фарма­цевт-маркетолог, юрист-икъти­сад­чы кебек катнаш профес­сияләр таләп ителә, диләр. Бүген ин­де юрист һөнәре алып чык­каннарның, икенче югары белем алу өчен, медицина вуз­ларына, программистлар әзер­­ләүче уку йортларына янәдән укырга керү­ләре бе­лән беркемне дә га­җәплән­дерә ал­мый­сың.

Бу юлларны мин Гөлсинә Хәбибуллинаның “Җиргә тө­шегез, балакайлар!” дигән язмасын укыгач язарга тотындым. Аның хисләре миңа таныш һәм аңлашыла, чөнки ике ел рәттән бер-бер артлы улым һәм кызым, БДИ биреп, югары уку йортларына укырга керделәр. Имтихан чытырманын ришвәтсез, күчермичә һәм уңышлы үттеләр, югары уку йортларына керү дә шуңа күрә проблемасыз, мәшә­катьсез булды. Тырышып укыга­н һәм әзерлекле укучы өчен дәүләт имтиханы, чынлап та, зур мөм­кинлекләр ача һәм ...БДИдан куркырга кирәкми. Ә менә ришвәт биреп, имтихан әйлә­нәсен хә­рәмләшеп узучыла­рның алай ук уңышлы булмады эшләре, байтагы тү­ләүле бү­лекләргә керде, кайсы конкурс тү­бәнрәк булган факультетларны сайларга мәҗ­бүр булды. Вузга укырга керү дә андыйлар өчен, уңыш булудан бигрәк, проблемага әйләнде.

Авторның, “Сингапурча уку системасын да балалар кабул итә алмый...”, дигән сүзләре дә аңлашыла миңа. Кабул итә алмыйлар, чөнки бездә системаны түгел, укыту алымнарын кертәләр. Шунысы кызык: бу инде бездә үт­кән гасырның утызынчы елларында совет чорында ук кертелгән “бригада системасы” белән укыту дигән алым­ның тагын бер тапкыр кабатлануы гына. Утызынчы елларда бу алымны, нәтиҗәсез булганга күрә, тарих чүплегенә ташлаганнар иде инде. Татарстанга ул Сингапурдан янә әйләнеп кайтты. Тагын бер тапкыр ассызыклыйк: безгә система түгел, метод кайтты. Уңышлы үсеп китсен өчен гөлне тамыры-туфрагы белән күчереп утыртырга кирәк була, гадәттә, бездә исә туф­раксыз гөл үстермәкче булалар. Берничә елдан соң боларның барысы да онытылачак. Без инде кайчандыр мактаулы булган “проблемалы укыту методы” аша да үттек, Шаталов методы белән дә укытып карадык, башка нова­тор укытучыларның алымнарын да сынадык. Аерым уңышлар булды, билгеле, әмма мәктәп­тә алар бер­се дә тамыр җи­бәрә алмады. Ә бит проблемалы укыту – бик яхшы метод, мәгарифне шаулаткан башка креатив методлар да начар түгел. Синга­пурча укыту кебек үк, алар бары­сы да мәктәп тарафыннан кире кагылды. Әйдәгез, сорау куйыйк һәм шуңа курыкмыйча объектив җа­вап бирергә тырышып карыйк: ни өчен? Объектив җавап бирү куркыныч, чөнки турысын әйтергә туры килә. Турысын әйттеңме, йогынтылы кайбер иптәшләрнең кытыгына тия­сең. Барлык креатив метод­ларның да кулланылышка керер-кермәс борын җиме­релеп төшүенең сәбәбе бер генә: бездә белем өчен укымыйлар, билге өчен тырышалар. Укучылар да, укытучылар да, мәгариф түрәләре дә нәкъ менә шул бер күр­сәткечкә омтыла. Югары билге ул сыйфатлы белем дигән сүз түгел.

Билге өчен уку стимул ди­гән нәрсәне бетерә, белем алуга омтылышны юкка чыгара. Аның урынына күче­рү, алдашу, ришвәт кебек нәрсәләр мәйданга чыга. Бернинди риш­вәт тә сине белемле итә алмый, ә белемеңә караганда югарырак балл тәэ­мин итә. Мондый шартларда Сингапур алымнары ярдәм итми, кире­сенчә, аяк кына чала башлый. Алсаң, укыту алым­нарын тү­гел, системаны алырга кирәк. Системаны алу өчен, бездә яшәгән тәртип­ләрне тулысынча үзгәртергә туры ки­ләчәк. Алдашуга һәм риш­вәткә каршы да сингапурча көрәшергә кирәк булачак. Әле генә мин, “Милли мәга­риф кайсы телдә” дигән язманы әзерләгәндә һәм язма басылгач, район мәгариф бү­лекләре җитәкчеләре белән актив аралаштым. Русча дә­реслектән укыту кирәклеген раслап азап­ланган түрәләргә мин бер генә тәкъдим ясадым: “Әйдәгез алай­са, – дидем, – русча дәрес­лектән укыту бик нәтиҗәле булгач, математика имтиханы вакытында имтихан алу пунк­тындагы арткы ишекне биклибез һәм телефоннарны сүн­дерәбез. Уку­чыларыгыз русча дәрес­лектән укыдылар һәм алар имтиханны бирәчәкләр”. Җа­вапка үлем тынлыгы урнашты. “Бездә имтиханнар гадел үтә” дигән демагогияне кабатлап мәшәкатьләнмәделәр. Син­­гапур системасын нәкъ менә шул укучыларның бе­лем­нәрен тикшерүдә тәртип кер­түдән башларга кирәк тә инде. Ә хәзер бездә кулланылган “Сингапурча укыту” – туфраксыз гөл үстерү кебек үк бер уңышсыз эш ул. Кече яшьтәге балаларда, алдашырга өйрән­гән­че, ул бер­ни­кадәр нәтиҗә бирергә мөм­кин. Үсә төшкән саен исә... Хәер, балалар югары классларга җит­кәнче, бу шаукым онытылачак. Моңа шик­лән­­мәгез: бу бездә грипп эпидемиясе кебек бер нәрсә генә.

Хәзер Гөлсинә ханымны борчуга салган укып бетергәч эш табу проблемасына әйлә­неп кайтыйк. Уку-укыту системасы белән тыгыз бәйлән­гән проблема бу. Балаларны йө­рәк­­­ләре белән омтылган бел­гечлектән тыярга ярамый. Стив Джобсны искә төшерик: “Эшегезне яратып эшләгез”, – дигән ул. Чит телләрне әйбәт белә икән, бик яхшы. Параллель рәвештәме, аз гына соң­ракмы тагын бер һөнәргә өйрәнергә туры киләчәк, бары шул гына. Чит тел белән бергә педагог белгечлеге алу начар түгел. Тагын да уңышлырак һөнәр табасыз икән, бигрәк тә яхшы. Тик бер нәрсәне истә тотарга кирәк: без моннан егер­ме-утыз еллар элеккегә караганда бө­тен­ләй үзгә шартларда яшибез. Вуз дипломы да, синең югары уку йортын уңышлы тәмамлаган бу­луың да эш урынын гарантияләми. Яшь­ләргә хәзер эш урыны гына түгел, яхшы түләүле эш урыны да кирәк. Бездә хәзер ике кешенең берсе югары белемле, шуңа күрә күп­челек оч­ракта вуз дипломының бәясе ул басылган кәгазь бәя­сеннән дә түбәнрәк булып чыга. Аннан бер файда да юк, машина йөртүче таныклыгы да аңа караганда файдалырак. Әйтик, син яхшы студент булып уку йортын тәмамладың, ди. Эш базарында синең белән өч-биш еллык тәҗрибәсе булган әллә никадәр кеше көндәшлек итә­чәк: аларның тәҗрибәсе бар, абруй да инде булдырылган, элемтәләре дә хәл ителгән. Потенциаль эш бирүченең шу­ларга өстенлек бирәчәге аңла­шыла инде. Шуңа күрә берничә тел белгән кичәге студент­ларның эшсез йөрү­енә шаккатырга кирәкми. Вузны нинди генә белгечлек буенча тәмам­ласаң да, бу шулай ук булырга ихтимал. Яхшы вакансияләр­нең байтагына әле тагын топ-менеджер­лар­ның балалары, оныклары урнашачагын да онытырга ярамый, танышлык буенча эшкә урнашу дигән нәрсәнең бет­кә­не юк әле. Югары хезмәт хаклы эшкә урнашканчы, башта ике-өч “түләүсез” эшләрдә иза чигәргә, параллель рә­веш­тә белем эстәргә туры киләчәк. Тырыш студентлар шуңа күрә бу этапны вузда ук үтәргә тырышалар: белгеч­лек­ләре буенча эшкә урнашалар, тиеннәргә эшләп йөри­ләр, вузда бирелгән күнекмә­ләр һәм белемнәренә яңала­рын өстәр­гә тырышалар. Хә­зер беренче-икенче курс студентларының иң активлары түгәрәкләргә йөрергә тырыша, чөнки белә­ләр: вуз минималь белемнәр генә бирә, алар белән ерак китеп булмый. Нинди генә белгечлек сайласаң да, моны истән чыгарырга ярамый. Тагын бер искә төшерик: эш бирүче күзлегеннән караганда, вуз дипломы ул – синең укырга йөрүең турында бе­лешмә генә, шуңа күрә юридик факультетларны, чит тел бү­лек­ләрен тәмамлаган, педагогик белем алган байтак кеше кибет киштәләренә товар тезә бүген. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 212 | 11.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»