поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.12.2013 Җәмгыять

Тузан суыртып киттеләр

Кайсыгызның өендә өстенә кап-кара костюм-чалбар кигән, муенына затлы галстук таккан ир-егет тузан суыртканы бар? Юк ла инде, ирегез турында әйтүем түгел, алай тузан суырта башласа, үзегез үк аңа каршы төшәчәксез. Ә берәр чит кеше турында әйтүем. Кайберләрегез хәйләкәр генә елмаямы, димәк, сезгә андый кунакның килгәне бар!

Узган атнада шундый бер егет залдагы келәмнең тузанын суыртып китте әле. Бик кыйммәтле бер тузан суырткычына реклама ясады ул. Киләбез дип шалтыратып теңкәгә тисәләр дә, шактый гына вакыт мин бу компания кешеләренә каршы тордым. Теге «Человек и закон» дигән тапшыру да истә тора бит. Анда астма белән авыручы бер бабайны шул тузан суырткыч белән алдап китүләре турында сөйләгәннәр иде. Бабай, сатучыларга ышанып, Америкадан килгән бу могҗизаны бик кыйммәт бәягә сатып алып кала, әмма ярты ел үтүгә үк, ул ватыла. Сатучыларга шалтыратса, алары, без ремонт белән шөгыльләнмибез, дип җавап бирәләр. Ә ремонт белән шөгыльләнүче оешма бөтенләй дә юк икән. Шулай итеп, бабай акчаларын суга сала. Шуңа да мин: «Сез алдакчыларга ышанмыйм, башка шалтыратмагыз!» – дип, сүземне кыска тотып килдем. Әмма беркөнне әлеге бәндәләрнең күршеләргә килүен һәм шәп итеп җыештыруларын белдем. Ярар, мин әйтәм, хезмәт күрсәткән өчен акча да сорамагач, килсеннәр соң алайса. Киләсе шалтыратуда мин дә аларны көтеп калуымны әйттем. Икенче көнне үк зур гына тузан суырткычын кулына тоткан, ирен читләренә елмаю кунган егет килеп керде. Төп шарт – гаиләдәге бар кеше дә әлеге «могҗиза» турында сөйләгәнне тыңлап торырга тиеш.

Башта озаклап кына һәр кешенең өендә тулып яткан сапрофит бактерияләр, тузан бөрчәләре, тагын мин исемнәрен хәтердә калдырмаган әллә нинди күзгә күренмәс бетләр турында аңлатма бирде сатучы егет. Кыскасы, ешеләрнең тын юлларына бик зур куркыныч яный, ә без, шуны белмичә, ваемсыз гына яшәп ятабыз икән. Менә америкалы Кирби андый булмаган. Ул, газиз хатынына багышлап, шушы тузан суырткычны уйлап тапкан һәм кешелеккә дә зур бүләк ясаган ди. Моны үзен-үзе хөрмәт иткән һәр гаилә өендә булдырырга тиеш икән. Бәясе дә үзен аклаячак. Мин түзмәдем, бу тузан суырткычының бәясен сорарга булдым. Егетнең елмаюы киңәйде һәм ул аның нибары 140 мең генә торуын әйтте. Ярый әле утырып тора идем. Шуннан егет залдагы паласны, аннары ике мендәрне, бер юрганны, диванны, идәнне, стеналарны чистартып чыгарды. Монысын карап тору рәхәт булды үзе. Инде безне әлеге товарны алырга үгетли башлады. Ярты сәгатьтән артык үгетләгәч, бу сөйләшүнең бернинди дә нәтиҗәсе булмаячагын аңлагач, Америка «могҗизасын» кире алагаем зур сумкасына тутыра башлады. Без барыбыз бергә җиңел сулап куйдык.

Икенче көнне күршебезгә безгә дә килеп өй җыештырып китүләре турында сөйләдем. Тузан суырткычлары бар җирне ялт иттерә, гади тузан суырткычлар белән чагыштырырлык та түгел. Әлбәттә, үз кулларың белән җыештырсаң, күпкә чистарак булачак инде. Шулай да кул кушырып карап утыру да күңелсез дип әйтмәс идем. Ә күрше үз апаларының бу «могҗизаны» кредитка сатып алуларын хәбәр итте. Әмма бер көнгә генә сорап торсалар да, җизнәләренең каршы төшүен әйтте. Алар аны бары тик акчага гына биреп торачаклар икән, бер тәүлеккә алып тору – мең ярым, шулай кредитларын түләмәкчеләр ди. Өйгә кергәч, интернеттан инде кулланылышта булган әлеге төр тузан суырткычларының бәяләрен карарга булдым. Берәүләр ике ел кулланганнан соң аны 59 мең сумга, икенчеләре, өч ел кулланып, 83 меңгә саталар. Турыдан-туры АКШтан кайтартырга да мөмкин икән, анысы 80 меңгә төшәчәк. Кызык, күзгә күренмәс бөрчәләрдән куркып кына ярты машина бәясенә тузан суырткыч сатып ал инде. Бу хәл минем акылга сыймый.

Әмма бу дөньяда һәркем ирекле. Берәүгә дә бу әйберне ал, ә монысын алма дип боерык биреп булмый. Бигрәк тә бүгенге кебек сатып алучылары беркатлы, ә сатучылары юктан да акча эшләп яткан бер заманда. 


Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»