поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.12.2013 Мәгариф

Белгәнгә – якты, белмәгәнгә – караңгы (Дин нигезләрен өйрәтү фәне турында)

Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы, тарихчы Мәгарифне үстерү институтының социальләшү һәм тәрбия лабораториясе фәнни хезмәткәре Илсөя Мансур кызы Фокеева соңгы елларда ул мәктәпләрдә дин нигезләрен өйрәтү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Әңгәмәбез – әлеге фәнне укытуда килеп туа торган кыенлыклар һәм аларны җиңү юллары хакында.

- Илсөя ханым, әле кайчан гына: “Дин – дәүләттән аерылган”, - дип, белем йортлары бу темадан читтә калу ягын карады...

-
Хәзер менә, төрле дин тарафдарларының җәмгыятьтән аерылгысыз икәнлеген аңлап, бу хатаны төзәтергә керештек. Россия Федерациясе Хөкүмәте 2012 елның 28 гыйнварында кабул иткән 84-р күрсәтмә нигезендә барлык субъектлардагы гомумбелем бирү учреждениеләрендә 2012/13 уку елларында 4нче сыйныфларга “Дини мәдәниятләр һәм җәмгыяви этика нигезләре” атнага бер дәрес кертелә башлады.

- Ә ул, билгеле булганча, берничә модульдән тора.


- Әйе. Алар алты. 1. Православие мәдәнияте нигезләре. 2. Ислам мәдәнияте нигезләре. 3. Яһүд мәдәнияте нигезләре. 4. Буддачылык мәдәнияте нигезләре. 5. Россия халыклары дини мәдәниятләре нигезләре. 6. Җәмгыяви этика нигезләре. Менә шуларның берсе баланың әти-әнисе теләге буенча укытыла.

- Ягъни монда хәлиткеч сүз ата-ана тарафыннан әйтелә.


- Чынлап та кайсы мәдәният нигезен өйрәнүгә өстенлек бирүдә өлкәннәрнең вәкаләте зур. Аларга үтә четерекле мәсьәләне хәл итү хокукы тапшырыла. Моңа таянып, мәсәлән, Мәскәүдә православие мәдәнияте, Кавказ буе республикаларында ислам мәдәнияте нигезләре укытыла. Татарстанда исә, катнаш гаиләләрнең байтак икәнлеген истә тотып, берүк сыйныфта берничә төркем барлыкка китермәс өчен, үзара каршылыкка юлыкмас өчен, “Россия халыклары дини мәдәниятләре нигезләре” һәм "Җәмгыяви этика нигезләре" өйрәтелә.

- Укытучылар җитәме?


- Башлангыч сыйныф укытучылары, тарихчылар, гомумән, кызыксынучылар өчен курслар әледән-әле оештырыла. Мәсәлән, галимнәр Рәшит Исламшин, Гөлнара Тактамышева башта Мәскәүдә укып кайттылар. Аннары дәресләрне төрле районнарда оештырдылар. Белем бирү институтта да дәвам итә. Барлыгы 3888 мөгаллимгә сертификат бирелде.

- Дәреслекләргә кытлык сизелмиме?


- 4нче сыйныфларга Андрей Сахаров белән Кирилл Кочегаровның “Основы религиозных культур народов России” (Мәскәү, 2011, 143 бит) китабы тәкъдим ителде. 12 теманы алар язды. Ә ислам диненә кагылышлы 6 тема сәясәт фәннәре докторы, Казандагы Россия ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин тарафыннан иҗат ителде. Татар галиме 63-104нче битләрдә Мөхәммәд пәйгамбәр, ислам диненең таралуы, Коръән, мөселман тормышы кагыйдәләре, бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәре турында сүз алып барды. Институтыбыз мөгаллимнәре Владимир Пискарев һәм Ирина Сафронова укытучылар өчен “Основы религиозных культур народов России” (Мәскәү, 2012, 158 бит) китабын чыгарды. Монда кызыклы дәрес эшкәртмәләре, өстәмә әдәбият белән танышырга мөмкин.

- Әйтегез әле: руханиларга мәктәпләрдә дәресләр үткәрергә рөхсәт ителәме?


- Юк. Мәктәп - мәдрәсә түгел ул. Укытучының педагогик белемле булуы, дин нигезләре буенча махсус курста укуы мәҗбүри. Әмма дин белгечләрен укытучылар янына очрашуга чакырырга рөхсәт ителә. Ә балаларны мәчеткә, чиркәүгә алып бару өчен ата-аналар белән киңәшләшү кирәк.

- Бу юнәлештә Россия һәм дөнья тәҗрибәсе өйрәнеләме?


- Дини мәдәният нигезләрен укыту үрнәкләре билгеле. Моның белән танышу өчен укытучылар өчен конференцияләр үткәрелә, төрле төбәк вәкилләренең чыгышлары тыңлана. Мәсәлән, күрше Ульяновск өлкәсендә дини мәдәният нигезләрен өйрәнүне, гәрчә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан махсус күрсәтмә булмаса да, эксперимент рәвешендә, 5нче сыйныфта да дәвам итәргә җыеналар. Шул нияттән дәреслек әзерлиләр. Ингушетиядә исә, яшәүчеләрнең 95 проценты мөселман икәнлекне истә тотып, төп өстенлекне ислам дине тарихын өйрәнүгә бирәләр. Европа Советында мөселманнарны урынсыз мыскыллау күренешенә кагылышлы мисалларның теркәлүе дә мәгълүм. Шушы очракларны күрсәтеп, француз, немец, рус, испан телләрендә махсус китаплар нәшер ителә. Алар, исламофобиягә каршы көрәшкә укытучыларны тартуны күздә тотып, төрле илләрнең мәктәпләренә таратыла. Бу эштә халыкара эксперт, ТР Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов та катнаша. Аның ярдәме белән менә үзенчәлекле дәреслек республикабызның кайбер мәктәпләренә дә барып җитте. Күренгәнчә, укытучыларның аралашу һәм фикерләшү даирәсе елдан-ел киңәя.

- Әмма шулай да хәзергә Татарстан мәктәпләрендә Россия халыклары дини мәдәниятләре нигезләрен өйрәнү белән фәкать 4нче сыйныф укучылары гына шөгыльләнә бит әле.


- Әйе. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы ашыктырмагач, бездә кабалану сизелми. Тик 4нче сыйныфта моңа ныклы нигез салына. Әңгәмәләшү мәктәптә генә түгел, өйдә дә, урамда да дәвам итә. Гаять үзенчәлекле, четерекле сораулар баш калкыта. Ә аларның кайтавазы кабат мәктәпкә әйләнеп кайта, укытучыдан боларга дөрес җавап бирү сорала. Мондый шартларда, нәкъ мәкальдәгечә, белгәнгә – якты, белмәгәнгә – караңгы инде.

Бу дәресне укытуда нинди кыенлыклар бар?

Фәйзелхак Ислаев, тарих фәннәре докторы, ТР Мәгарифне үстерү институтының полимәдәният белеме кафедрасы профессоры:


- Россия халыклары дини мәдәниятләре нигезләрен укытучы татар мөгаллимнәренә өстәмә ярдәм кирәк. Монда дәреслекне татарчага тәрҗемә итү генә җитми. Башлангыч сыйныф мөгаллимнәренә белем бирүгә татар галимнәрен җәлеп итү дә сорала. Ни кызганыч, хәзергә бу эш аксый. Ярдәм нигездә русча гына күрсәтелә.

Татьяна Стецюра, Мәскәүдәге “Русское слово” нәшриятының тарих һәм җәмгыять белеме редколлегиясе мөхәррире:


- Дөресен әйтергә кирәк, дәреслектә православие дине турында мәгълүмат күп бирелә. Ә исламга кагылышлы язма артык җыйнак. Фоторәсемнәр дә аз тәкъдим ителә. Шунлыктан бай мәдәният ачылмыйча кала.

Диләрә Мифтахетдинова, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татар белеме кафедрасы доценты:


- Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфта дини мәдәният нигезләрен укыту гамәлгә кертелгәндә, югары уку йортында этнология, динне өйрәнү дәресләре кыскартыла. Моны аңлап та, аклап та булмый.
 


Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»