• 18.01-19.01 Илсөя Бәдретдинова "Атказанмаган". УНИКС
  • 19.01 "Нигез ташлары" спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 23.01 А.Бостановның "Зәйнәп Максудова китапханәсе" китабын тәкъдим итү. Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 31.01 "Хикмәт әкиятләре" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 31.01 Н. Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы». Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 06.02 Музейда музыка: "Риваять" этно-төркеме концерты. Г. Тукай әдәби музее. 18.30
  • 07.02 Актаныш районы "Агыйдел" дэулэт жыр hэм бию ансамбленен концерты. Г. Тукай ис. Филармония концертлар залы. 18.00
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 20 Гыйнвар Минтимер Шәймиев
  • 20 Гыйнвар Фердинанд Хафизов
  • 20 Гыйнвар Азат Зыятдинов (1939 — 2017)
  • 20 Гыйнвар Җәмилә Низаметдин
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
  • 21 Гыйнвар Эльнара Нурмөхәммәтова
  • 21 Гыйнвар Иван Егоров
  • 21 Гыйнвар Наил Мөхәррәмов
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • Продаётся двухкомнатная квартира в центре Актаныша. Тихое уютное живописное место возле набережной. Т 8-986-933-67-11.
  • Казанның Авиатөзелеш районында, Павлова урамында тзртипле кешеләргә фатир сдаваться ителә. 89539987244
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Сайдинг белэн здание тышларга бригада кирэк. Актаныш. 89376209888 ( WhatsApp ка язырга).
  • дворникны эшкэ чакырабыз , центр 89872053927
  • Натяжной потолок урнаштырабыз хэм электромонтаж эшлэре башкарабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Казан. Казан арты районнары. 89046768348
  • Дербышки, Биектау, Киндери тирәсеннән эш эзлим, грузчик эше. Физик яктан көчлемен. 89600756516.
  • Залесный бистәсендә йорт кулланышка бирәм. Тукталыштан, кибеттән 10 минутлык юл.Айга 8000. Мунчасы да бар. Тел. 89047645487
  • Продается стиральная машина Индезит -2016г рабочем состоянии. Казан 89003273804, 89179275753
  • Шпаклёвка,обойные работы,плитка,обшивка ,откосы штукатурим КАЗАН -89178887212

 

 
Архив
 

               

09.12.2013 Мәгариф

Республиканың татар гимназияләре русча укыта

Соңгы вакытта республиканың татар гимназияләрендә Тукай теленең тиешле дәрәҗәдә укытылмавы ачыклана башлаган. Уку йорты директорлары исә мондый вәзгыять килеп тууда ата-аналарны гаепли.

7 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чарага Россиянең 52 төбәгеннән 98 һәм 16 чит илдән татар милләте язмышына битараф булмаган 21 вәкил чакырылган иде.

Утырышта, шулай ук, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татар Федераль милли-мәдәни автономия советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов кебек рәсми затлар катнашты. Чара исә «Боинг» авиаһәлакәтендә һәлак булганнарны искә алудан башланып китте.

Республикага татар иҗтимагый оешмаларының ярдәме кирәк


Башта кунакларга Радик Гыйматдинов мөрәҗәгать итте. Ул килгән кунакларга Рөстәм Миңнехановның сәламнәрен җиткерде, республика җитәкчелеге тарафыннан чит ил һәм төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребез тормышын яхшырту буенча нинди эшчәнлек алып барылуы турында сөйләде.

Әйтергә кирәк, Татарстанның татар дөньясы белән элемтәләре елдан-ел ныгый. Читтәге милләттәшләребез язмышы Татарстан Президентының да игътибар үзәгендә тора. Бүгенге көндә Татарстан илнең бик күп төбәкләре һәм чит илләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырды. Алар ярдәмендә шунда яшәгән татарларның мәнфәгатьләрен кайгырту да күздә тотыла. "Рөстәм Миңнеханов чит илләргә эшлекле сәфәрләргә барган вакытта шул төбәкләрдә гомер итүче татарлар белән күрешми калмый. Республика ирешкән уңышларда сезнең дә өлешегез зур. Без сезнең җылы мөнәсәбәтегезне һәрвакыт тоеп яшибез", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелган кунакларга.

Радик Гыйматдинов чыгышында республикада тормышка ашырылучы милли проектларга да тукталып узды. Мәсәлән, агымдагы елда Татарстанда татар милләтенә кагылышлы өч зур программа кабул ителгән. «Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру», «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау», «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыру өчен татар иҗтимагый оешмаларының да ярдәме кирәк, дип ассызыклады җитәкче.

Яңа министр милли мәгарифне уңай якка үзгәртә

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров исә утырышта катнашучыларны үзе җитәкләгән оешманың 2013 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләсе елга планнарны билгеләде. Ул Татарстанда һәм чит төбәкләрдәге татар милли мәгарифе белән бәйле вәзгыять турында аеруча тәфсилләп сөйләде.

"Ниһаять, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына милли проблемаларга битараф булмаган яңа министр килде. Ул килү белән әлеге өлкәдәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртә башлады. Мәсәлән, республиканың 16 район үзәгендә моңа кадәр татар мәктәпләре юк иде. Быел исә андый районнарның саны 7гә генә калды. Бу бик өметле борылыш", - дип сөйләде Ренат Закиров үзенең чыгышында.

Татар мәктәпләре җитди контрольдә


Ул Балтач һәм Нурлат кебек татарлар күпләп яшәгән район үзәкләрендә татар мәктәпләре булмауны «бернинди әхлак кагыйдәләренә сыймый торган күренеш» дип атады. Әле алай гына да түгел, кайбер татар гимназияләрендә «татар» сүзе кәгазьдә генә калган икән.

"Быел белем бәйрәме көнне миңа Арча районының татар гимназиясендә булырга туры килде. Нәтиҗәдә, әлеге уку йортында бер генә фәннең дә татар телендә укытылмавы ачыкланды. Укучылар татар телен чит тел кебек өйрәнә. Мәктәп директоры исә бу вәзгыятьнең сәбәпләрен төгәл генә аңлатып бирә алмады", - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Әлки районының үзәге Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемен йөрткән уку йорты да күптән инде татар гимназиясе булудан туктаган икән.

Ренат Закиров сүзләренә караганда, андый мәктәпләрнең күбесе үзләренең фәннәрне татар телендә укытмау карарларында ата-аналарны гаепле. Янәсе, нәкъ менә алар балаларын татар телле мәктәптә укытырга теләми, киләчәктә БДИ бирә алмас дип курка, имеш. Җитәкче сүзләренә караганда, бу гомумән дә дөреслеккә туры килми, ә бары тик җаваптан качу юлы гына.

БТК башкарма комитеты җитәкчесе бу вәзгыятьнең хәзер җитди контрольгә алынуын билгеләп узды. Киләсе елда әлеге проблемалар уңай якка хәл ителергә тиеш. 

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 07.12.2013
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (863238) / 15.12.2013 17:34:16

"әле ул вакытта егэ да урысчага күчкән булмаган" - чынлыкта егэ һәрвакытта урысча гына булды. татарча ерэ гына булды. 2009 да ерэ бетте бугай...

№6 (862957) / 12.12.2013 17:32:29

дөресрәге, аның исеме дә юк, әмма татар телле булып санала, тнв дагы 7 дней да да аны әйтмәделәр.

№5 (862956) / 12.12.2013 17:30:30

кукмарада татар мәктәбе калмады! аның исеме бар, ләкин анда төп фәннәрне - физика, химия, математика, биология ләрне урысча укыталар! шулай ук калган 3 мәктәптәге татар класслары әллә кайчан ябылды инде, якынча 10 ел элек. тагын кукмарага терәлеп торган 2 татар авылында мәктәпләре урысча укыта башлаган - пенәгәр белән зур кукмарада. болар, һәм кукмарадагы татар мәктәбе, якынча 2008 нче елда урысчага күчкән. татар мәктәбе - ул мин укыган мәктәп - 2008дә - әле ул вакытта егэ да урысчага күчкән булмаган... һәм якынча 7 ел элек кукмарага терәлеп торган татар авылы манзараста урыс мәктәбе ачылды, ләкин, аны катнаш милләтле авыл дип тә санарга буладыр.

№4 (862777) / 10.12.2013 23:05:11

Шаккатырлык вакыйга! Ниһааять БТК уяным күзен ачып караса татар мәктәпләре русча укытуга 100% күчеп беткәннәр икән бит... Гаеплеләрне дә тапканнар, имеш ата-ана үзләре гаепли икән, балалары туган телен белмәгәнгә. Хәзер инде татар мәктәпләрен ябып бетергәч иҗтимагый оешмаларның ярдәми кирәк булган, мәктәпләрдә татар балары туган телләрендә укыту өчен. Ә БТИҮ бу мәсьәләгә күптән инде үзенең фикерен әйтеп чаң суга. Лакин иҗтыймагый оешманы тыңнап кирәкле һәм вакытлы чаралар күрәсе урында БТИҮ гә каршы хеҗум бара һәттә бинасын да саттылар. Милләтнең теле һәм үзе бетеп бара ә без бу фаҗигагә каршы җитди чаралар күрәсе урында, хаман сүз боткасына кереп батабыз. Хаман шулүк кешеләр, хаман шулүк сүзләр...

№3 (862652) / 10.12.2013 00:34:54

Татар мәктәбе дип аталучы мәктәпләрнең күбесе показухага эшли. Аларның эшчәнлеген кәгазьдә түгел, ә укучылар аша тикшерергә кирәк.

№2 (862651) / 10.12.2013 00:29:52

вики татар мәктәпләре исемлеге https://vk.com/club61772257

№1 (862640) / 09.12.2013 21:56:34

Мин 11 нче татар гимназиясең 2002 елда бетергәндә, барлык фәннәр (физика, химия, инглиз теле һ.б.) татар телендә алып барылды.
5 елдан соң - хәл бөтенләй алмашынды, балалар хәтта туган телен аңламыйлар иде. Барлык фәннәр рус телендә алып барылды, ә татар теле дәресен балалар яратмыйлар иде. (2007-2008 дәвамында туган мәктәптә тренер булып эшләгәндә бу хәл ачыкланды, гимназиянең директоры моны БДИ кертелүе белән аңлатты)

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR