поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.12.2013 Җәмгыять

Асрамага бала. Алыргамы-алмаскамы?

Узган еллар белән чагыштырганда, республикада ятимнәр саны быел 40 процентка кимегән. Үксез балаларны үз гаиләләренә сыендыручылар, шөкер, артты. Укучыларыбыз арасында да, алыргамы-алмаскамы, дип икеләнүчеләр бардыр, шәт. Әлеге язма сезнең шик-шөбхәләргә ачыклык кертергә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.

“Аның да әти-әниле буласы килә ич...”

2008 елда Сирин һәм Йолдыз Шәрәповлар гаиләсе тагын ишәя: дүрт батыр егет янына ятимнәр йортыннан бер сөйкемле кызчыкны алалар.

Гаилә елы игълан ителгәнлектән, массакүләм мәгълүмат чараларында да ятим балаларның язмышлары, газиз әти-әни назына мохтаҗ нарасыйлар хакында күп чыгышлар ясала ул чакта. Бу хәлиткеч адымга тәвәкәлләгән Шәрәповлар да бала алырга теләгән гаиләләрне әзерләү өчен махсус оештырылган курсларны уза. Гаилә башлыгы телевизордан нәни кызчыклар күрсә: “Һәй, кызым, яныбызга килче”, - дип үзе дә сизмәстән әйтеп куйгалый. Балык Бистәсе районындагы “Акчарлак” балалар йортыннан чакыру алгач, шул ук кичне сабыйны өйгә алып кайталар. Олы уллары ипләп кенә: “Аның да әти-әниле буласы килә ич”, - дип куйгач, гаилә үзенең дөрес карарга килүенә тагын бер кат инана.

10 проценты балалар йортына кире кайтарылган


Әле җиде ел элек кенә безнең республикада 1850 ятим бала исәптә торса, узган ел 1088 бала теркәлгән. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүче махсус дәүләт оешмалары саны да 36 процентка азайган. “Шулай да, бала алган гаиләләрнең, аеруча опекага алучыларның, аларны балалар йортларына кире илтү куркынычы бар, - ди ТР Мәгариф министрлыгының Опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Зөлфия Мусабирова. - 2012 елда Татарстанда ятим бала алырга теләгән 71 гаиләгә кире җавап бирелде. Асрамага бала алырга теләгән гаиләләрнең моңа хокукый һәм педагогик яктан әзер булмавын танырга туры килә. Мондый хәлләрне булдырмау өчен ятим балаларны үзләренә сыендырачак гаиләләрне алдан әзерлибез, сыныйбыз”.

 Россиядә 2012 елда гаиләгә алынган барлык балаларның 10 проценты кире балалар йортларына кайтарылган. Мондый очраклар булмасын өчен, Татарстанда мәрхәмәтле гаиләләргә ярдәм күрсәтә торган 10 оешма эшләп килә. Казанда да бала алырга җыенган гаиләләрне әзерләү мәктәбе бар.

Куркып кына киләләр...

Россия Гаилә кодексына кертелгән яңа үзгәрешләр нигезендә, 2012 елның 1 сентябреннән башлап, тәрбиягә бала алырга теләгән һәр кеше мәҗбүри әзерлек курслары узарга тиеш. Биредә булачак ата-аналарның гаиләләренә сабый бала алып кайта алуына ни дәрәҗәдә әзер икәнлеге ачыклана. Казан шәһәренең Мәгариф үзәге белгече Лилия Заһирова әйтүенчә: “Безнең мәктәп курсларына укырга килгәндә булачак әти-әниләр куркып, сагаеп, ышанмыйча киләләр, - ди ул. – Безнең үзәк тәрбиягә бала алырга теләгән гаиләләрне әзерләү өчен махсус курслар оештыра алды. Казан шәһәре район хакимиятләренең опекунлык һәм попечительлек бүлекләре юлламасы белән аларны быел барлыгы 240 кеше узды. Инде күбесенә әти–әни булу сөенече насыйп булды – тыңлаучыларыбызның 80 проценты балаларны уллыкка–кызлыкка алды. Әлеге бәхетле гаиләләр белән без хәзер дә тыгыз элемтәдә торабыз. Тормышта нинди хәлләр булмас, киңәш–табышка курс укытучыларыбызның телефон номерлары һәркайсында бар”.

Биредә ел дәвамында алты гаиләгә бала алуны кичектереп торырга киңәш ителгән. Аларның икесе әле яңа гына үз нарасыйларын югалткан. Тагын ике гаиләдә ике як - ир һәм хатын әле үзара килешмәгән. Бер гаиләгә психологик терапия дәвалау курсларын узарга киңәш ителгән. “Кызганыч, бер гаилә 1,5 ай эчендә өйгә алган баланы кире илтеп бирергә мәҗбүр булды. Ярый әле ялгышлары шулай тиз ачыкланды, чөнки олылар һәм бала әле бер-берсенә ияләшергә өлгермәгән иде,” – ди курсларда укытучы Фәридә Наставина.

Әлеге мәктәп тәрбиягә бала алырга җыенучы кешеләргә нәрсә бирә?


1. Бала алу турындагы карарның дөрес булу-булмавын ачыклап бетерә.
2. Гаиләгә бу ниятен тормышка ашыру өчен нәрсә кирәклеген күзаллый.
3. Яхшы әти-әни булу өчен ниләр кирәклеген белә.
4. Гаиләдә мөмкин булган конфликтларны җиңел чишү юлларына өйрәнә.
5. Баланың төрле үсеш этапларында үз-үзен тотышы, кызыксынулары үзгәрүе нәтиҗәсендә, аралашуда килеп туган психологик киртәләрне ничек узу мөмкинлеген ачыклый.
6. Язмышның авыр сынауларына дучар булган баланың инде яңа урында үзен тулы гаилә әгъзасы итеп тоярга тиешлеге, моның аеруча мөһимлеген аңларга ярдәм итә.

ГМ белгеч фикере

“Баланы беренче булып әти кеше кулына күтәрсен”
Педагог–психолог Люция Зөлкәрнәева:


- Булачак әти-әниләр бала белән танышырга балалар йортына килгәндә, баланы иң беренче булып әти буласы кеше үзенең көчле кулларына күтәреп алсын иде. Кызым, яисә, улым, дип йөрәге белән эндәшсен ул. Хатын–кыз исә, иренең баланы ничек җылы кабул итүенә сөенеп, сабый белән уртак тел табарга тырышачак. Бала аласы гаиләдә җылы мохит урнашу өчен бу мөһим.

Киләчәктә төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, ата-ана һәм бала арасында ялган булмаска тиеш. Бала үзенең бу гаиләгә сайланып алынуы хакында белеп үссен.

Асрамага бала алган гаиләдә тора-тора әллә нинди каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Аларның нигезе турыдан-туры бала алуга этәргеч ясаган сәбәпләргә бәйле.


1. Якын туганын югалту.
1) Баласын югалтуга дучар булган ата-ана үзен нык гаепле саный. Ул үзен аклар өчен бала алырга тели һәм үлгән бала урынына яңасын алып кайту белән өйдәге киеренке халәт үзгәрәчәк, дип ышана. Югалткан баласы белән охшашлыкларын эзли, хәтта чәчен дә охшатып кистергән очраклар да бар. Бала исә, үзгәлеген исбатларга тотына. Ул киреләнә, ата-ананы һич тыңламый.

2) Ир яки хатыны вафат булган кешеләр элеккегечә якыннарын тәрбия итүгә мохтаҗ. Алар баланың күңелен күрү өчен бөтенесен алып бирә, күп җирләргә алып бара. Ә бала моңа каршы рәхмәт әйтер урынында: “Мин сездән боларны сорамадым”, - ди. Кайчагында әлеге аңлашылмаучанлык баланың, куркытып кына булса да, үз-үзенә кул салуы белән тәмамланырга мөмкин.

3) Әнисен югалткан кешеләргә, гадәттә, тәрбия, игътибар җитми башлый. Алар әле үзләре дә иркә-назга сусаган “бала” кебек кенә кала.

4) Ниндидер фаҗига нәтиҗәсендә якыннарын югалтучылар. Алар балага карата артык сакчыллык күрсәтә. Бала моны бик тиз тоеп ала һәм әлеге бәйдән тизрәк ычкынырга тели. Ул башка мәктәптә, урамда, ишегалдында оешкан төркемнәрдә ирек эзли һәм үзен шунда иркен тоя. Инде тәрбияли алмагач, баланы кире илтергә мәҗбүр булалар.

2. Икенче никах белән яшәүчеләр. Ниндидер сәбәп аркасында үз балалары булмаган гаиләләр бала, һичшиксез, гаилә тотнагы булачак, дип фаразлый. Әле бер-берсен дә ныклап белмәү аркасында гаиләдә аңлашылмаучанлыклар туып кына тора. Бала тәрбияләү мәсьәләләре бөтенләй арткы планга күчә.

3. Ир яки хатынның төшенкелеккә бирелүе. Үзенең баласы була алмаган хатын-кыз, гадәттә, “бергә тәрбияләрбез”, дип ятим бала алып кайтырга иренең ризалыгын сорый. Рөхсәтен белдергән ир-ат бар әзерлек эшләрендә катнаша. Ләкин бала өйгә килеп керүе белән, ул үз вазыйфасын төгәлләнгән, дип саный. Бу очракта гаиләнең тышкы формасы гына саклана. Ир һәм хатын аралары суына.

“Ятимнәрне тәрбиягә алалар”
Киров өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөфәр хәзрәт Галиуллин:


- Ислам динендә ятим балаларны уллыкка яки кызлыкка алу, дигән төшенчә юк. Без баланы тәрбиягә алабыз. Әтисе-әнисе кем икәнен, кайсы нәселдән икәнен баладан бервакытта да яшерергә кирәк түгел. Ул аны кайчан булса да ишетәчәк. “Менә мин сине тәрбиягә алам һәм башкалар кебек үк карыйм”, - дип балага алдан ук әйтелергә тиеш.

Моның шартлары күп, чөнки баланың үз әти-әнисеннән калган мирасы булуы мөмкин. Ятим баланың мирасына тияргә ярамый. Ягъни, ата-ана мирасны эшкә җигеп, ул байлыкны арттыра ала, әмма киметә алмый. Шул ук очракта, ятим балаларга мирас тими. Гаиләдәге балаларга мирас тия, ә алынган балаларга тими.

Әлбәттә, ятим балаларны алырга, тәрбияләргә кирәк. Ләкин без күбрәк ятим балалар булмасын өчен эшләргә тиеш.

PS: Бу язмада ятим баланы гаиләгә алу мәъәләсен ата-ана күзлегеннән тикшердек. Журналның киләсе санында бу җаваплы карарга баланың ничек әзерләнүе һәм аның кичерешләре турында язачакбыз.  


Рамилә НОТФУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»