поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.12.2013 Сәясәт

Мәскәү басымымы, әллә төбәкләр юашлыгымы?

Без республикабыздагы толерантлык белән мактанырга гына түгел, аның өчен барысын да эшләргә, майтарырга да тырышабыз. Мәчет төзесәк, чиркәү салырга онытмыйбыз, Болгарны төзекләндергәндә Свияжск та читтә калмый. Болары ярар, булсын да, кирәктер дә. Тик без бит, хәтта татар мәктәпләрендә дә русча укытып, үзебезне үзебез үк шаклар катырабыз.

Тиз генә аңламассың да андый хәл­ләрне: әллә үзебезне аз гына да хөрмәт итмәвебез, әллә бер сансызлык, булдыксызлык шунда. Дәүләт теле саналган туган теленең куллану даирәсе тарайганнан-тараюын тыныч кына карап торып, аны кыерсытканга риза булып, юл куеп, үз Конституциясен үзе үк бозган милләт нинди мил­ләт буладыр?

Ә федераль үзәк белән булган икътисадый мөнәсәбәтләрдә без шулай ук чамасыз толерант түгелме? Ярарга тырышуданмы ул, артыгын буйсынумы, юашлыктанмы – кайбер чыганакларга караганда, нефть керемнәренең дә нибары 7 проценты гына үзебезгә кала. Калганы белән без Үзәкнең күңелен күреп киләбез. Һәм, әй­тергә кирәк, мондый юмартлыкта без ялгыз түгел. Ә Үзәк үзе безнең күңелне күрү өчен ниләр кыла соң? Толерантлык бит ул мәхәббәт кебек, ягъни ике яклы булырга тиеш.

Тик күрәбез: Мәскәү толерантлык дип, гаделлек, тигезлек дип бер дә башын катырмый. Мәскәү провинцияне яратмый. Ул аны санламый, аңа ышанмый. Ышанса, республика, өлкә җитәкчеләрен сайлауны тыймас иде. Ул үз халкына ышанмый, аерым кешеләргә, үзе утыртып куйган на­местник-менеджерларга, чиновникларга ышана. Ул гына да түгел, анда – Үзәктә – без­нең хисапка, ягъни провинция, регионнар, субъектлар хисабына оештырылган банкет һаман да булса дәвам итә. Ключевский формуласы бүген дә үтәлеп килә: “дәүләт симерә – халык бетәшә” (“государство пухнет – народ хиреет”). Ил үзәк­ләштерелгән һәм һаман да икегә аерылган хәлдә. Бер якта – байлыкка, муллыкка чумган, уртача хезмәт хакы 70 меңгә җиткән, гел бүтән ихтыяҗлар белән бүтән дөньяда гомер сөрүче һушлы башкала, икенче якта – мәркәз каладагы муллыкны, көрлекне, рәхәтлекне тәэмин итеп торган, аларны туендырган ярым фәкыйрь субъектлар. Ягъни тагын да шул берьяклы һәм сәер икътисадый, шул ук вакытта сәяси дә булган толерантлык.

Ике мең ел элек бар юллар да Римга илткән кебек, Россиядә юллар бүген Мәс­кәүгә барып тоташа. Римдагы кебек бездә дә алар провинциядән азык-төлек, куллану товарлары, ягулык, мал-мөлкәт ташу өчен кирәк. Егерме гасыр элек ул юллар буйлап империя башкаласына әле тагын коллар да куганнар. Бүгенге гастарбайтерларны куасы юк, алар үзләре килә...

Кризис тирәнәеп маташа. Аның юан башы янә дә шул төбәкләр җилкәсенә тө­шәчәк. Үзләрен яклый, саклый белмәгәндә һәм теләмәгәндә Мәскәүгә төшмәс бит инде. Татарстан, хәтерләсәк, Үзәк белән вә­каләтләр өчен шактый тарткалашты. Ре­гионнарның хәтсезенә бернинди вәкаләт­ләр дә кирәкми. Алар артык тырышмый, үз өсләренә җаваплылык алмый гына Үзәк кушканны башкарып, дотация алып ятарга гадәтләнгән. Регионнар, сәяси булмасын да, һич югы икътисадый актив, булдыклырак булсалар, Мәскәү дә үзен башкачарак тотар иде. Үзәкнең регионнарга булган мөнәсәбәте комсыз хуҗаның гастарбайтерларга карашын хәтерләтә. Ягъни алардан бары башны иеп, кушканны эшләү генә сорала. Мәскәү яратсын, хөрмәт итсен дисәң, башта үзеңне хөрмәт итәргә өйрә­нергә кирәктер. Регионнар аякка басканда гына Россия тернәкләнә алачак бит.

Сәяси активлык дигәннән. Ут күршелә­ребез украиннарда булган Регионнар партиясе Россиядә булса, әллә комачау булыр идеме? Ул юк. Мәскәү басымына, аның регионнарны файдаланып килүенә, шушы көнгә кадәр сакланган ярымколониаль стандартларга күмәклә­шеп каршы тору, аны үзгәртү программасы да юк. Субъектлар мәнфәгатен кайгыртырга тиеш орган – Федерация Советы, нәрсә белән шө­гыль­ләнә – анысын да сена­торларның үзлә­реннән башка юньләп беркем дә белми.

...Республикабыз, Аллага шөкер, икътисадый түлне ярыйсы җыйды. Безгә, акрынлап кына, үзебездәге икътисадый потенциалны сәясәткә, милли мән­фәгать­ләр­гә, аларны нәтиҗәле итеп кайгырта, яклый, үстерә белүгә әверел­дерә башларга вакыт җитмәде микән? Күпчелек субъектлар икътисадый яктан гына изел­сәләр, үзебезнең милли яктан кыерсытылуны да онытмыйк. Татарстан вәкаләтләр­дән дә, җаваплы­лык­тан да курыкмый. Тик финанс белән ныгытылмаган вәкаләт­ләрдән мәгънә юк. Салым­нар­ның яртысын, нефть керем­нәренең күбрәк өлешен үзе­бездә калдыруны көн тәртибенә кертүдә соңламасак иде. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 207 | 07.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»