поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.12.2013 Матбугат

Tатар басмаларының карашы Казанга төбәлгән

Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар басмаларына кушымта буларак әзерләнә торган “Атна вакыйгалары”ның исеме үзгәртеләчәк. Яңа елдан ул “Без бергә” дигән исем астында дөнья күрә башлый.

Бүген “Татмедиа” агентлыгына Россия төбәкләрендә чыгучы татар газеталарының җитәкчеләре җыелды. Өченче ел рәттән оештырылып килүче киңәшмәдә каләм әһелләреннән тыш Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов,“Татмедиа” ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Ренат Закиров, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, “Шәһри Казан” газетасы, ”Атна вакыйгалары” кушымтасы мөхәррире Мансур Мортазин катнашты.

Мәгълүм булганча, Татарстан хөкүмәтенең “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан оештырылган, татар телендә нәшер ителә торган “Атна вакыйгалары” басмасы һәр ай саен Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез өчен махсус әзерләнә. Бүгенге көндә ул Россиянең 15 субъектында таратыла. Башкортостан, Ульяновск, Самар, Түбән Новгород, Мари Иле, Сарытау, Төмән, Чиләбе, Киров, Оренбур төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез Татарстаннан килгән яңалыкларны аеруча көтеп ала икән.

Исеменә караганда, атна саен нәшер ителергә тиеш кебек булса да, әлегә ул айга бер генә дөнья күрә. Бу хакта Ирек Миннәхмәтов та ассызыклап узды. “Татар кушымтасына ихтыяҗ барын беләбез, ник бер мәртәбә генә чыга дигән борчуларыгыз да безгә килеп ирешә. Әмма ләкин әлегә финанс мәсьәләсе шактый авыр. Яхшысына өметләник, ләкин булганына канәгатьләник, булганының кадерен белик. Тиражларыбызны арттырыйк. Халкыбыз яратып укый торган газета әзерлик. Хәзер инде “Атна вакыйгалары”ның электрон версиясе дә эшли башлады. Бу эш республика Президенты кушуы буенча башкарылды”, - диде Ирек Миннәхмәтов һәм киңәшмә делегатларына уңышлар теләде.

“Атна вакыйгалары”н “Шәһри Казан” газетасы журналистлары әзерли. Мансур Мортазин сүзләренә караганда, кушымтада сәясәт тә, мәдәни тормыш та чагылыш таба. Читтә яшәүче милләттәшләребезгә Казан каласы, Татарстан Президенты турында да тулы мәгълүматлар бирелеп бара. Казан журналистларының язмаларын туплаган кушымта чыга башлау хәттә кайбер төбәк газеталарының тиражын арттыруга да сәбәп булган. “Киләчәктә кушымтаны айга ике мәртәбә әзерләсәк дөресрәк булыр. Чөнки айга бер журнал гына чыга ала. Газетаны кимендә ике тапкыр нәшер итәргә кирәк. Шулай уңайлырак булыр иде”, - дип үз тәкъдимнәрен дә кертте Мортазин.

Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Ленинец» газетасы җитәкчесе Владимир Кузьмин исә, редакциягә килгән укучы хатларыннан өзекләр китереп узды. Аның сүзләренә караганда, кушымтаны җирле татарлар бик ярата икән. Башка, ягъни чуаш милләте вәкилләре дә үз кушымталарын күрергә теләвен әйтте.

Самар өлкәсендә нәшер ителүче «Бердәмлек»нең баш мөхәррире Рифкать Әһлиуллин кырык сигез ел гомерен журналистикага багышлаган. Җитмеш яшенә дә карамастан, ул әле дә татар басмасында хезмәт куя. Ул татар басмаларына яшь кадрларның килмәвенә борчылуын белдерде, хезмәт хакларының аз булуына басым ясады. “Татар теле яшәсен дисәк, татар матбугатларын булдырырга кирәк, аларның торышын кайгыртырга кирәк. Чит илләрдә гомер итүче татарлар өчен дә милли басмалар чыксын иде”, - дип сөйләп узды аксакал каләм иясе.

Семинар-киңәшмәдән соң “Татмедиа” җитәкчелеге юбиляр басмаларны, юбиляр каләм осталарын тәбрикләде. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 05.12.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»