поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.12.2013 Җәмгыять

Фирдүс Дәүбаш: Мәскәүгә сылтап кына тормышыбыз яхшыга үзгәрми

Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәгенә яңа җитәкчесе билгеләнде. Мәгълүм булганча, Россия стратегик тикшеренүләр институты (РСТИ) турыдан-туры Россия Президенты Администрациясенә карый һәм илнең төп аналитик үзәге булып тора. Әлеге институтның Идел буе бүлеген философия фәннәре кандидаты, доцент, язучы Фирдүс Дәүбаш җитәкли.

- Фирдүс әфәнде, әлеге институтның эше нидән гыйбарәт?

-
Дөнья гел үзгәреп тора, күпсанлы вакыйгалар булып уза. Бу үзгәрешләрне күзәтеп бару гына җитми. Әлбәттә, дөньядагы вакыйгалар, ил тормышы, җәмгыятьтәге төрле процесслар – болар барысы да дәүләт органнары игътибарына лаек. Мөһим вакыйгалар турында аларны махсус оешмалар хәбәрдар итеп тора. Россия стратегик тикшеренүләр институтының (РСТИ) вазифасы башка – чит җирләрдә һәм ил эчендә булып торган төрле процессларны анализлау, аларга дәүләт куркынычсызлыгы күзлегеннән бәя бирү. Кайвакыт әһәмиятсез дип күренгән вакыйгалар артында да тирән тенденция ятарга мөмкин. Менә шуларны вакытында аңлап алу, аларга тиешле дәүләт структураларының игътибарын җәлеп итү – бу эш РСТИ өстендә.

Кыскача әйткәндә, Россия стратегик тикшеренүләр институтының төп эше – дәүләтебезнең сәясәтен билгеләгән органнарына: Президент Администрациясенә, Федерация Советына, Дәүләт Думасына, федераль министрлыкларга һ.б. дөньяда һәм илдә ниләр булганын аңлатып тору. Игътибар итегез: коры мәгълүмат бирү түгел, ә булып торганнарның сәбәпләрен күреп аңлату, алар нинди нәтиҗәләргә китерәчәкләрен күрсәтү, кайбер күңелсез вакыйгалар кабатланмас өчен ниләр эшләргә кирәген ачыклау.

- Институтның Мәскәүдәге дирекциясе Идел буе төбәк үзәген Казаннан Түбән Новгородка күчерергә карар кылган иде кебек. Татарстан башкаласында исә үзәкнең филиалы (бүлекчәсе) генә сакланып калачак, диелде. Моңа аңлатма биреп узыгыз әле.


- Кызганыч, Россия стратегик тикшеренүләр институты Идел буе (Казан) төбәк үзәгенең өч елга якын эшләве дәверендә ул үзәк белән республикабызның хакимият органнары арасында ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек урнаштырылмады. Ни өчендер үзәкнең элекке җитәкчесе кылган барлык гамәлләр институт дирекциясе күрсәтмәләре буенча башкарыла дип саналды. Рәис Сөләйманов бик актив кеше һәм күп нәрсәне үз инициативасы белән башкара. Әгәр аның кайбер адымнары ялгыш булса, алар турында институт җитәкчелегенә хәбәр итәргә мөмкин иде лабаса. Казан (Идел буе) федераль университетында булып узган очрашуда институт директоры Леонид Решетников, миңа Казаннан бер генә дә мөрәҗәгать булмады, диде.

Республикада без татар халкының мәнфәгатен кайгыртабыз, дип йөрүче җәмәгать оешмалары да бар. Аларның да тавышы чыкмады. “Кара әле, Рәис әфәнде, без синең белән килешмибез, язганнарыңа ризасызлыгыбызны белдерәбез”, – диючеләр булмады. Бөтендөнья Татар конгрессы кайда иде? Ул Сабантуйлар оештырулар белән мәшгуль. Әлбәттә, бу кирәк эш, ләкин конгрессның бөтен эше бәйрәмнәргә генә килеп калырга тиеш түгел. Тормыш бит бәйрәмнәрдән генә тормый. Әйтик, әгәр яһүдләрне кимсеткән берәр мәкалә дөнья күрсә, Бөтендөнья яһүд конгрессы шунда ук аның авторын суд юлында йөртә башлый. Нигә татарларның төп оешмасы кирәк вакытта дәүләт органнарына ярдәмгә килми, проблемалар булган җирдә бөтенләй күренми?

Куанычыбызга, күңелсез чор артта калды, институт директоры, галим һәм танылган язучы Леонид Решетниковның октябрь аенда Казанга килүе вәзгыятне үзгәртте. Ниһаять, РСТИ һәм республика хакимияте арасындагы аңлашылмаучанлыкка чик куелды. Тагын бер мөһим нәтиҗә булды – институтның Идел буе төбәк үзәге Казан шәһәрендә калды.

– Сезгә кадәр җитәкче булып торган Рәис Сөләйманов шактый үзенчәлекле шәхес иде. Ә сез эшчәнлегегезне нәрсәдән башларга уйлыйсыз?

- Республика дәүләт органнары, университетларыбыз, фәнни оешмалар һәм гуманитар өлкәдә эшләүче галимнәр белән нормаль мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышам. Җәмгыятьтәге процессларны өйрәнүче белгечләргә дә РСТИның Идел буе (Казан) төбәк үзәге белән хезмәттәшлек итү файдалы булыр дип саныйм. РСТИның мөмкинлекләре киң. Безнең шактый зур күләмле грантларыбыз да бар. Тормышыбыздагы катлаулы вакыйгаларга битараф булмаган, алар хакында уйланган, әйтерлек юньле сүзе булган һәркемне без тыңларга әзер. Россия Федерациясе – безнең дәүләтебез һәм аның киләчәген без үзебез кайгыртырга тиеш. Мәскәүне сүгеп генә тормышыбыз яхшыга үзгәрми.

– Сез - галим кеше, әдәби китапларыгыз да дөнья күрде, балалар өчен дә иҗат иттегез. Бу юнәлештә иҗатыгыз дәвам итәме?

- Әлегә иҗатка вакыт калмый, оештыру эшләре күп. Тагын шул да бар – татар әдәбияты бүген тирән кризиста. Әдипләр складка эшли, укучыларын тапкан әсәрләр бик сирәк күренә. Татарстан китап нәшрияты әдәбият сөючеләргә чыгарган әсәрләре озак еллар буе китап киштәләрендә яткан бер үк авторларны тәкъдим итеп тора. Бездә бик кызык хәл – инде егерме биш ел буе диярлек телевизор экраннарында, радио микрофоннары алдында, китап киштәләрендә һаман бер үк инсаннар. Аларның тамашачыга яисә укучыга нәрсә әйтәчәге күптән билгеле бит инде. Шул затларга: “Җитәр, китегез инде, ял итегез” – дип әйтерлек кыю шәхесләр юк. Сәләт ияләренә һәм яшьләргә юл бирелми. Инде мәрхүмнәр Мөхәммәт Мәһдиев һәм Мөдәррис Әгъләмов ул олы сүзнең чын мәгънәсендә әдип дип аталырлык соңгы исемнәр булды бугай... Башка “туры Тукайлар” күренми, бүгенге әдәбият әһелләре системага бик оста яраклаша. Ызгыш-талашка баткан Татарстан Язучылар берлегенә килгәндә, аны җитди рәвештә телгә дә алып булмый, ул татар әдәбиятын тирән кризистан чыгарырлык хәлдә түгел. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак без бүген дөньяга нинди әсәрне тәкъдим итә алабыз? Кайсы әсәр башка телләргә тәрҗемә ителергә лаек? Юк андыйлар! Әгәр булса, дөнья халыклары аларны яратып укыр иде.

Әдәби иҗатка вакыт калмый дидем дә, тагын шуны уйлап куйдым әле. Үзең югары урын биләгәндә, чын әдип, ягъни “туры Тукай” була алмыйсың. Тукай сыман булыр өчен син үзең хакимияткә оппозициядә торырга тиеш. Нигә бүгенге куштан язучыларның әсәрләре укылмый? Чөнки аларда дөрес, туры сүз юк.. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 02.12.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»