|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2009 Могҗиза
ТӨМӘН ВАНГАСЫБүлмәгә ап-ак чәчле, йөзендә сыңар җыерчык та булмаган, нурлы йөзле бер әби килеп керде. Без моңа күнеккән инде: кеше редакциягә, гадәттә, нинди дә булса гозере төшеп, ярдәм, киңәш сорап килә. Аларга кулдан килгән кадәр булышырга тырышабыз. Ә менә Төмәндә яшәүче Гыйльмия апаның максаты бөтенләй башка икән. 99 нчы яше белән баручы әби (документын карамасак, моңа ышанмас та идек, йөзенә карап аңа иң күбе 70 яшь биреп була), 76 ел инде кешеләрне дәвалыйм, ди. Мине "Төмән Вангасы" дип йөртәләр, дигәч, тамак кырып, сәерсенеп карап алдык үзенә. Ә ул тормышы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләп китте. Аны 11 яшендә яшен суга һәм бөтен тәнен яндыра. Шулай ярымүле, ярымтере килеш 11 тәүлек йоклагач, бер бабай кызны, кабер казып, кызыл балчыкка күмәргә куша. Икенче көнне казып чыгарсалар, Гыйльмия исән-сау, туфрак яшенне үзенә алган, тәне төзәлгән икән. Бусы – бер могҗиза, икенчесе – җир астында ятканда кыз янына ниндидер изге көч килеп, болай ди: "Син бик көчле булырсың, 22 яшеңдә кешеләрне дәвалый башларсың!" Һәм кызның күңеленә бик күп догалар иңдерә. Менә шуннан башланып китә инде сырхаулап-сыктап килүчеләргә ярдәм итү.
– Гыйльмия апа, сезнең янга күбесенчә нинди чирләрдән интегүчеләр килә?
– Нурланыш, химия терапиясе алган кешеләрне дәваламыйм. Мин инде аларга ярдәм итә алмыйм, шуңа күрә якын да килмим. Калган башка чирләрне дәвалыйм, яман шеш, гангрена, шикәр диабеты, миома, фибромиома, церебраль паралич, гепатит белән авыручылар да, бала таба алмаган гаиләләр дә, чукраклар да, сукырлар да килә минем янга. Югалган кешеләрне дә табарга булышам. Бер хатын "кызым югалды", дип килде. "Югалмаган да, үлмәгән дә кызың. Кайда икәнен күрәм, әнә бер ир белән караватта йоклап ята", – дим. Үлем хәбәрен дә җиткерергә туры килә. Кайда үлгәнен, нинди кеше үтергәнен әйтәм. Киләләр, авырулар бик күп.
– Ә авырулар күплеген нәрсә белән аңлатасыз?
– Төрле чирләргә бозым белән шөгыльләнүчеләр, кара күңелле кешеләр юл ача. "Магиягә өйрәтәм" дигән белдерүләрне дә кая гына таратмыйлар. Нәселдән-нәселгә күчеп бара торган бозым да бар. Кеше яшьрәк чагында белеп тә, белмичә дә ялгышырга мөмкин, һәркемнең дә яхшы яшисе килә бит. Гаиләдә берәүгә бозым эләккән икән, башкаларны да дәваларга кирәк.
– Сезнең дәвалау нидән гыйбарәт соң?
– Догалар белән дәвалыйм мин. Бозым бит ул иң әүвәл канга эләгә, аннары башка әгъзаларга тарала. Кемне генә дәваласам да, аларның чирләре минем чиста организмым аша уза. Шуннан соң кысылган кан тамырлары киңәя, сукырлар күрә, чукраклар ишетә башлый. Мин ак эш белән шөгыльләнәм, кара эш белән түгел.
– Ә пациентларыгыз кемнәр: ак күңелле кешеләрме, әллә киресенчәме?
– Төрлечә була. Кеше күңелемә ошый икән, аны дәвалау да тизрәк башлана. Кешенең эчке дөньясы пычрак икән, бар, кайт, уй-фикерләреңне чистартып, рәткә керткәч килерсең, дип тә җибәрәм. Кеше үтергәннәр дә килә миңа.
– Ул хакта үзләре ачыламы?
– Миңа аны әйтеп торырга кирәкми. Үзем барысын да сизәм. Ходай Тәгалә болай дип әйткән: "Үз белгәннәрегезне укыгыз, ярдәм итегез, ләкин аларның язмышы сезнең кулда булмас". Мин кешенең язмышын үзгәртә алмыйм, аларны авырулардан, газаплардан гына коткарам.
– Арып, талып, юк, башка дәвалау белән шөгыльләнмәячәкмен дип әйткән чакларыгыз булдымы?
– Алай ярамый, миңа бу сәләтне пәйгамбәр биргән. Исән чагымда кешегә булышачакмын. Мин армыйм, да, талмыйм да, аз йоклыйм, кияүгә чыкмадым, аракы эчмәдем, ит-балык ашамыйм, иң яраткан ризыгым – ипи белән сөтле чәй. Телевизор карамыйм, радио тыңламыйм, газеталар укымыйм. Үзем укый да беләм, яза да беләм, хәтерем дә яхшы. Минем җирдәге вазыйфам – кешеләрне догалар ярдәмендә дәвалау. Татарча да, русча да укыйм догаларны. Россиянең кайсы гына шәһәрендә булмадым, күптән түгел Америкага барып кайттым, чакырып торалар.
– Ә менә океан арты халкы нинди чир белән авырый?
– Бездә ничек, аларда да шулай. Сихерчеләр дә, авырулар да күп. Бозым белән кешене эштән чыгаралар, тайгак юлга кертеп җибәрәләр, иреннән яки хатыныннан биздерәләр. Яшьләрне сектага тарталар, магик көчләр белән акылдан яздыралар. Шулай итеп, кеше организмына җен, иблис кертәләр. Тәрәзәдән сикерүләр, поезд астына ыргылулар, үз-үзеңә кул салулар бер дә юктан гына килеп чыкмый. Магик көч бик зәһәр ул, берничә буынны алып китә. Бозымны кайтарган вакытта кайбер кешенең эченнән елан булып кара төтен чыга.
– Дәвалаганда кешенең чире сезгә дә күчмиме соң?
– Чир минем аша узгач, ничек күчмәсен инде. Тик минем саклану чарасы бар. Миңа аны пәйгамбәр куйды. 1992 елда минем янга бер ир килеп керде. 3 балам бар, хатыныма инсульт булды, ярдәм ит, коткар, ди. Хатынны үлемнән коткарганмын, ләкин шуннан соң үземә инсульт булган, хастаханәгә алып киткәннәр, кан басымым бик нык төшкән, канны туктата алмаганнар. Мин боларның берсен дә хәтерләмим. Әллә төшемдә, әллә өнемдә, яныма пәйгамбәр килде дә: "Менә шул суны эч, тәнеңә җылылык иңәр, җан керер", – диде. Бик тәмле, хуш исле су иде ул. Эчтем дә терелеп өйгә кайтып киттем. Шуннан соң беркайчан да авырганым юк, дару да эчмим, үләннәр белән дә дәваланмыйм.
– Өшкергән су, ризыкларның шифасы бармы?
– Өшкерүнең файдасы зур. Итнең мөселманча чалынганлыгына шикләнәсез икән, пычак белән өч урыннан кисеп, бисмиллла әйтеп, пешереп ашагыз. Су эчкәндә дә, ризыкланганда да, нинди генә эшкә тотынсагыз да башта дога укыгыз. Дога кешене авырулардан да, бозымнан да саклый. Балаларга еш кына күз тия, шунлыктан төнлә куркып, елап уяналар, баланы дога укып өшкерергә, аннары су эчертергә кирәк. Йокысызлыктан интекмәс, юлда бәла-казага юлыкмас өчен дә дога укыгыз.
– Бөтен дөньяны шаулаткан кризис нилектән килеп чыкты, ул кайчан бетәр икән?
– Киләсе елның гыйнварына кадәр сузылачак. Ничек кризис булмасын инде, нинди авырлыклар белән эшләгән кешенең хезмәт хакын тиешенчә бирмиләр, җитәкчеләр үз кесәләренә салып баралар. Аннары шул акчага күңелләрен күрергә чыгып китәләр, япь-яшь кызлар белән кәеф-сафа коралар. Аллаһы Тәгалә шуңа ризыгын кисте кешенең. Кризиска батмас өчен дога укырга кирәк.
– Бер дәвалау сеансы өчен 1 мең сум акча алам, тулысынча дәваланыр өчен 12 тапкыр килергә кирәк, дисез. Шактый кыйммәткә чыга түгелме соң дәвалану?
– Яныма затлы туннар киеп киләләр, акчаларын теләсә кая сарыф итәләр, дәвалану өчен акча кызганалар. Минем үз акчам үземә җитә, кеше акчасы кирәкми. Дәвалаудан кергән акчаны балалар йортларына, картлар йортларына бирәм. 14 ятим бала үстергән кеше мин, бүген 37 оныгым бар.
– Барыбер дә Казан халкы шикләнүчән. Сезнең янга халык килер дип уйлыйсызмы?
– Күңелләре кушса гына килсеннәр. Мин кешеләргә сафлык, акыллылык, сәламәтлек бирергә телим. Эшләрегез уң булсын, балаларыгызны чиста күңел белән үстерегез. Аларга да догалар өйрәтегез. Гаиләгез белән яхшы яшәгез, миннән хәер-дога. Берничә көн генә Казанда булам да кире Төмәнгә кайтып китәм. Италиядән киләләр дип хәбәр иттеләр. Ә очрашырга теләүчеләр булса, Казанга яңадан килеп чыгарга исәбем бар. Минем тамырларым – Татарстаннан. Үз милләтем халкы бик якын миңа.
Зөлфия Мадьярова коллажы.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|