поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.11.2013 Тарих

«Әргән Гыйлаҗ» яки татарлар ничек яшереп музыка тыңлаган?

Татар мөселман җәмгыятендә аерым кешенең халык алдында чыгыш ясавы – җырлавы, биюе гасырлар буе өлкәннәр, бигрәк тә дин әһелләре ягыннан хупланмаган, хәрам эш дип каралган. Шуңа күрә татарларда музыка сәнгате озак вакытлар «тоткын» хәлендә тора. Әмма халыкның җыр-моңга омтылышын тыеп бетерү мөмкин булмаган.

Мәдрәсәләрдә шәкертләр кача-поса яңа җырлар өйрәнгән, уен коралларын үзләштергән. Ә урта һәм олы яшьтәге кешеләр музыка тыңлауның икенче төрле юлларын эзләгән. Мәсәлән, ХIХ гасыр ахырында шәһәр татарларының йортларында музыкаль сәгатьләр яки тартмалар (шкатулкалар) тоту гадәте булган. Баерак татарларның өйләрендә хәтта берничә сәгать булган, алар вакытны төрлечә күрсәткән, шул рәвешле бер-бер артлы сугып үзенчәлекле көй тудырганнар. Бер яктан карасаң, сәгатьнең хәрамы юк, икенчедән, хәйләкәр хуҗа бары үз ягын кайгырткан – татар байлары нинди дә булса музыкаль механизмга ия булырга тырышкан. Хәллерәкләр арасында «Стелла» дип аталган музыкаль тартма модага кергән. Мөмкинлекләре чиклерәк булганнары исә кечерәк тартма – «Аристон» сатып алуны кулай күргән. Тора-бара татар халык көйләрен бакыр тәлинкәләргә (пластинкаларга) яздырып та тыңлау гадәте керә башлый. Бу эш белән Казанда Гариф Минкин, соңрак аның укучысы Гыйлаҗетдин Сәйфуллин шөгыльләнгән. Үзе яшәгән Яңа Татар бистәсендә аны «Әргән Гыйлаҗ» дип тә йөрткәннәр. Әлбәттә, бу эшне муллалар кабул итә алмаган, аны төрлечә каргаган.

Дин әһелләренең музыкага каты бәрелүе бу чордагы татар җыр-биюләренең шәһәрләрдә күбесенчә ресторан, трактир һәм фәхеш йортларында башкарылу белән дә бәйле. Мәсәлән, «Шәрык клубы»ның булачак музыканты Гали Зайпинның шундый төр йортларда эшләве турында архив фондларында мәгълүматлар сакланган. Кайберәүләр фәхешханәләргә татар музыкасын тыңлар өчен генә йөргән, ахры. Галимҗан Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романында шушы фикергә ишарә бар.

1905 елдан соң шәһәрләрдә таралган әдәби-музыкаль кичәләр («әдәби ахшам»нар), спектакльләр шушы трактир музыкасының альтернативасы буларак барлыкка килә. Ләкин баштагы елларда бу кичәләрне олы буын кешеләре бик авыр кабул итә – татар музыкасының төрле шикле урыннар белән бәйләнеше комачаулап тора.

XX гасыр башында бөтенләй икенче төрле техника белән яздырылган граммофон пластинкалары кулланышка керә башлый. Алар арасында үзешчән татар җырчыларының язмалары да була. Мәрьям Искәндәрова, Нәфисә Позднякова, Камил Мотыйгый, Хөсәен Йосыпов, Мәхфүзә Булатова башкаруындагы җырлар аеруча популярлык казана. Кайбер әсәрләрне башкаручыларның кушаматлары гына күрсәтелә. Бу хатын-кыз башкаручыларга кагыла. Граммофон язмаларының сыйфатлары, җырчыларның башкару осталыклары турында төрле фикерләр очрый. Тукай, мәсәлән, аларның кайберләрен «мәче мырлавы» яисә «майланмаган арба шыгырдавы» белән чагыштырган. «Хәзер граммофонга җырлау фахишәләр вә төрле эшсез, ашсызлар кәсебе булды, граммофонга җырлап, милләтнең сәмгын (слухын) мәсхәрә итеп бетерделәр», – дип тә язган әче телле шагыйрь. Бу фикер татар үзешчән музыкантларының, югарыда әйтеп үткәнчә, озак еллар буе ресторан һәм трактирларда гына чыгыш ясаулары белән дә бәйле. Әлбәттә, сату өчен яздырылган әлеге пластинкалар югары сәнгать үсешен дә беркадәр күздә тотканнардыр. Бу чордагы татар шәһәр музыкасы шушы буржуаз чорның бер авазы була: халык арасында кыска җырлар, такмаклар, татарчага үзләштерелгән урыс көйләре тарала.

Ни генә дисәң дә, граммофон язмаларының татар халкының милләт буларак берләшүендә, аның мәдәни үсешендә роле зур. Сәгыйть Сүнчәләй язганча, бу чорда граммофоннар шәһәрдә генә түгел, авылда да һәр мулла һәм хәтта мужик өендә дә була. Татар музыкасының сыйфаты турында матбугат битләрендә фикер алышу башлана. Бу халыкның гомумән музыкага булган карашы үзгәрүгә дә этәргеч ясый. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан кайбер җәдид мәдрәсәләрендә шәкертләргә төрле уен коралларында уйнарга рөхсәт ителә башлый, хәтта хор һәм оркестр да оештырыла.

...Вакыт арбасы булмаса да, граммофон язмалары аша без ата-бабаларыбыз заманының сулышын, ХХ гасыр башы татар мәдәниятенең йолдызлары – Камил Мотыйгый һәм Габдулла Кариев тавышларын ишетә алабыз. Әлбәттә, гади кешегә безнең Россия архив-музейларының фондларына юл табуы җиңел түгел. Ә менә чит илләрдә һәртөрле язмаларны цифрлаштыру күптәннән алып барыла торган эш. Татар артистлары тарафыннан яздырылган граммофон язмаларының да бер өлеше Франциядә сакланып калган (француз граммофон язмалар компаниясе «Пате» Россиядә яздырылган пластинкаларның контроль экземплярын Парижга җибәреп барган, күрәсең). Бүген Француз милли китапханәсенең он-лайн бүлеге – «Galliсa»да бу язмаларны һәркем тыңлый ала. 


Лилия ГАБДРАФИКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»