поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.11.2013 Җәмгыять

Биләүсез бишек җыры

Юлларда йөрелми тормый. Очраклы кешеләр белән дә танышып аралашасың. Күңелләр тибеше бер ешлыкка туры килсә, дуслашып та китәсең. Кешеләр арасында еллар аермасы да сизелми. Шундый танышым белән Татарстан авылларының берсендә йөрибез. Ул миңа каршыбыздагы үз авылының тарихын сөйли.

Авыл зур, төзек. Авылның элекке чорын ул сөйләгәнчә күзаллавы да кыен. Өйләрендә тырыш кешеләрнең яшәве сизелеп тора. Хәер, аптырарлыгы юк, үзебезнең татар авылы инде. Бара торгач, юлыбыз авыл читендәге авыш җирдә ялгыз тырпаеп торган җимерек йортка килеп терәлә. Танышым авылның тискәре якларын яшереп торуны кирәк тапмады. Күңелен борчыган сәбәбе дә бар икән. Язмышы турында гыйбрәтле хәл сөйли. Әлеге өйдән типсә тимер өзәрлек биш егет чыккан. Бәхетләре дә булмаган түгел үзләренең. Картлар әйтмешли, күбесе Татарстаныбызның олы шәһәрләрендә зур урыннарда утыралар икән. Үзләренчә дәүләт өчен олы эшләр дә башкарган алар. Бары туган йортларына гына игътибар итәргә вакытлары җитмәгән. Аптырамадым. Шаккатырлык берни дә юк. Мондый эреле-ваклы очраклар бүген дә авыл саен берничә.

Шулай да кызыксынып якынрак киләм. Ярымҗимерек өй түбәсенең эчке ягында эленгән бала бишеге күренә. Җил, кайсы яктан исүенә карамастан, үз баласын карагандай назлап тибрәтә икән аны. «Төннәр буе шыгырдап чыккан тимер сиртмәнең сыкрануы бала тавышы чыгарып, авылның әллә кайсы урамнарына чаклы ишетелә», – дип сөйләвен дәвам итә танышым. Әйе, гыйбрәт алырлык очрак шул, әмма барыбер бишектә тибрәлеп кеше булган егетләрдән көлүем түгел әле бу. Бәгырьләрне телеп, үземнеке искә төшә. Башкалар да уйлансын. Гомернең иң гөнаһсыз чорларын үткәргән безнең бишекләр кай җилләрдә тибрәлеп, нинди утын әрдәнәләре арасында үзләренең ягылыр чиратын көтә икән? Менә шуны беләсе иде... 


Нурулла ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»