поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2013 Авыл

Аларга яраган безгә гөнаһмы?

Россия Дәүләт Думасы депутатлары чираттагы “Хөкүмәт сәгате”ндә РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның чыгышын тыңлады. Министр депутатларның кәефен алдан ук сиземләгән бугай. Башта ук залда утыручыларны үзенең теләсә нинди тәнкыйтькә әзер булуы турында белдерде.

Николай Федоров әйтүен­чә, бөртеклеләрдән ил буенча тулаем җыем 90 миллион тонна булыр дип фаразлана. Бә­рәңге, шикәр чөгендере һәм башка кайбер культуралардан, мәгълүм сәбәпләр белән, уңыш узган елдагыдан азрак. Ерак Көнчыгыштагы су басулар нә­тиҗәсендә әлеге төбәктә иге­лүче культураларның, аерым алганда, сояның уңышы күпкә түбәнрәк булачак.
Министр сүзләреннән аң­лашылганча, авыл хуҗалы­гы­ның кайбер юнәлешләрендә, аерым алганда, терлекчелектә, кошчылык тармагында алга китеш бар. Ит җитештерү буенча чит илләргә бәйлелектән котыла барабыз. Азык-төлек эш­кәртү сәнәгатендә дә уңай динамика саклана. “Шулай да Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылу әлегә көтелгән нәти­җәләр бирми. “Таможня берлеге” кысаларында да эшне активлаштырасы бар”, – ди Николай Федоров.

Россия авыл хуҗалыгы министры чыгышыннан соң, депутатлар тарафыннан шактый тәнкыйть сүзләре яңгырады. Бу аңлашыла да. Авыл хуҗа­лыгындагы хәлләр, чыннан да, җиңелләрдән түгел.

Үзебез утырган ботакны...

Авыл хуҗалыгы өчен үтә дә катлаулы үзгәртеп кору чорында Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып китүен исемен әйтергә базмаган бер авыл агае Бөек Ватан сугышы алдыннан Германия белән үзара дуслык һәм хез­мәттәшлек турында төзелгән килешү белән чагыштырган иде. Алай ук булмаса да, агай­ның сүзләрендә дөреслек юк дип әйтүе кыен. Колхоз-сов­хоз­лар таратылып, алар­ның җитмеш ел дәвамында җыйган мал-мөлкәте юкка чыгарылган бер вакытта, Россия авыл хуҗалыгы “мылтык күтә­реп танкларга каршы” хәлит­кеч көрәшкә күтәрелде. Бүген исә 1941 елдагы кебек: “Без барыбер җиңәчәкбез”, – дип кенә дә булмый. Иң алдынгы, югары технологияләр белән коралланган, дистәләрчә тапкыр күб­рәк дәүләт ярдәме алып эшләүче чит ил авыл ху­җалыгы Россия авыл хуҗа­лыгын тез­ләндерү өчен барын эшләя­чәгенә шик юк. Дөнья­дагы уңдырышлы җир­нең 40 процентына ия булган Россия­гә бүген үк инде үзебез чит илләргә сатканга караганда 25 миллиард сумга артыграк азык-төлек кертергә туры ки­лә. РФ Дәүләт Думасы экспертлар советы җитәкчесе Александр Фомин әйтүенчә, чит илләрдән түбән сыйфатлы, арзанрак бәяле продукция кер­тү нәтиҗәсендә, үзебезнең җи­тештерүче 50 миллиард сумлык табышын югалта. Бу исә Россиянең чит илләргә газ сатудан килгән барлык кереме чаклы икән. Төптән уйлап караганда, бу инде үзебез утыр­ган ботакны кисү була. Ни өчен дигәндә, газ яңадан барлыкка килми, ә азык-төлек җитештерү – ел саен кабатланучы ресурс.

Ни кирәген алар белә. Ә без?


Бөтендөнья Сәүдә Оеш­масының Россия авыл хуҗа­лыгына тәэсире турында РФ Дәүләт Думасы депутатла­ры­ның фикере төрлечә. Кем­нәр­дер, көндәшлек, ягъни җитеш­терүчеләрнең үзара ярышы безне тагын да югарырак үр­ләргә алып чыгар, дип өмет­ләнә. Бәлки, андый тармаклар да булыр. Тик әлегә киресе күзәтелә шул. Авыл хуҗа­лы­гында соңгы елларда гөр­ләп эшли башлаган дуңгыз­чылык өлкәсен генә алыйк. БСО та­ләпләре буенча дуңгыз итенә чик аша пошлина бәя­ләрен киметкәннән соң, узган елда Россиягә бу продукция ташкын булып агыла башлады. Дистә еллар буена әлеге тармакка кертелгән миллиардларча сум инвестицияләр, дәүләт ярдәме кыска гына вакыт эчендә файдасызга әй­ләнде дә калды. Күпләп сату бәяләре тере үлчәмдә бер килограммга 85-90 сумнан 50-60 сумга калды. Шунысы гаҗәп: чит илләр безгә үз про­дук­цияләрен чаба-чаба ташыса да, безнекен алырга бик ашкынып тормый. Хикмәт бәядә генә дә түгел, ди белгечләр. Безнең җитеш­те­рүче чит ил халкына нинди продукция кирәген әлегә белеп җит­керми. Ә чит илләр Россия кулланучысына нәрсә кирәген яхшы белә. Безнең өчен иң мөһиме – азык-төлекнең бәя­се. Ә аның нинди шартларда җитештерелүе, ГМО, ягъни нурланыш яки башка төрле агу белән “баетылу” нәтиҗәсен­дә сәламәт­леккә зыянлы булуы, ахыр килеп, сыйфаты ягыннан үзебездә җитеш­терелгән про­дукциядән күпкә түбән булуы һаман да икенче планга кала.

Дөрес, Россиянең дә тү­землеге төкәнгән чаклар бар анысы. Бигрәк тә илгә күпләп кертелә торган продукция гап-гади санитар таләпләргә җавап бирмәсә. 2013 елның март аенда “Россельхознадзор” Америка Кушма Штатлары һәм Евро­союзның кайбер илләреннән кертелүче ит һәм ит про­дук­цияләрендә шундый ким­че­лекләр тапканнан соң, Рос­сиягә андый түбән сыйфатлы продукция кертүне чикләү турында карар кабул ителгән иде. Шуннан бирле АКШ һәм Евросоюз илләрендә төрле яклап күтәрелгән ризасызлык бүген дә дәвам итә. Әлеге илләр үзләренең “хокукларын” Ев­ропа суды аша якларга җые­на. Кыскасы, чит илләр Россия кебек “майлы калҗа”ны кулларыннан ычкындырмас өчен теләсә нинди адымга да барырга әзер.

Бу кадәресе авыл хуҗа­лыгы министры Н.Федоров­ның “Хөкүмәт сәгате” кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутатлары алдында ясаган чыгышында да чагылыш тапты. Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дис­тәләрчә тапкыр кимрәк бер вакытта, БСО шартлары таләп иткәнчә, ярдәмне елдан-ел ки­метә бару илне һәлакәткә ил­тергә мөмкин. Россиягә төрле юллар белән кертелүче азык-төлек ташкыны безнең җи­теш­терүчене аяктан егарга да күп сорамаячак. Шуңа да БСО һәм Евросоюз илләрендә киң кулланыла торган алымнарны Рос­сия шартларына кү­черү җаен табу кирәк. Югыйсә шул ук БСОга керүче АКШ үз авыл хуҗа­лыгына 100 миллиард доллар күләмендә ярдәм күр­сәткәндә, Россияне 4,4 миллиард доллар белән чикләү бернинди кысаларга сыймый шул инде.  


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 191 | 23.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»