поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.11.2013 Җәмгыять

Атом электростанциясе төзелешен торгызу кирәкме? (Сораштыру)

Пәнҗешәмбе көнне Россия Хөкүмәте сайтында энергетика тармагының 2030 елга кадәр үсеш планы урнаштырылды. Анда төзелергә һәм киңәйтелергә тиешле 9 атом электростанциясе исемлеге дә китерелгән. Исемлеккә Түбән Кама районында төзелә башлаган станция дә эләккән. Җәмәгатьчелекнең риза булмавы сәбәпле, аны төзү 1990 еллар башында туктатылган иде.

Татарстандагы станция төзелешен торгызу-торгызмау карары әле кабул ителмәгән, шулай да “Росатом” дәүләт корпорациясе аны яңарту ихтималын инкарь итми. Сезнеңчә, Түбән Кама районында атом электростанциясе төзелешен торгызу кирәкме?

Альберт ГАРАПОВ, Та­тар­станның атом-төш үсе­шенә каршылык күрсәтү җәмгыяте рәисе:

– Бу – хаталы план. Ул халык мәнфәгатьләрен түгел, ә тар даирә кешеләренең мән­фәгатьләрен кайгырта. Атом электростанцияләре төзү икъ­­тисадый яктан да, экология күзлегеннән дә – дөрес түгел. Алга киткән илләр алардан күптән баш тартты. Америка штатларында андый стан­цияләр төзү 70нче ел­ларның урталарында ук туктатылды. Германия, Япония, Скандинавия илләре дә шулай эшләде. Япония хәзер “Фукусима” кебек станцияләр урынына океан буенда җил тегермәннәре төзи. Альтернатив энергия чыганакларын үстерергә һәм энергияне сак­лап тотарга өйрәнергә кирәк. Татарстанда электр энергия­сенә ихтыяҗ юк. Әле совет чорында ук ул бездә кирәк булганнан ике тапкыр күбрәк җитештерелә иде. Ул чорда барлык заводлар да эшли, Кам­АЗ машиналарны ике тапкыр күбрәк җитештерә иде. Россиядә атом станция­ләре челтәре булдыру пла­нының дөрес төзелмәвен бу өлкәдәге башка белгечләр дә әйтте. Без бу фикергә каршы булуыбызны белдерәчәкбез. Каршылык акцияләре оештыруыбызны дәвам итәчәкбез. Мин бүген социаль-экология берлеге конференциясендә катнашам. Анда да бу мәсьәләне күтәреп чыгарга уйлыйм.

Фирая МОРАТОВА, Тү­бән Каманың “Туган як” газетасы баш мөхәр­рире урынбасары:

– Мин моңа каршы. Икътисадый яктан бу, әлбәттә, отыш­лыдыр. Әмма безнең тө­бәктә яңадан нәрсәдер төзү карарын кабул иткәнче шә­һәр халкының нинди һава сулавын, нинди су эчүен килеп күрсеннәр иде. 80нче елларда партия Үзәк комитеты тарафыннан Түбән Кама төбә­гендә башка бер генә завод та төземәү хакында карар чыккан булган. Шуңа күрә мондый эш булырга тиеш түгел. Япониядә “Фукусима” нәрсә күрсәтте? Японнар без­нең кебек кенә түгел, алар җен­текләп эшли торган ке­шеләр бит әле. Бездә ул кадәр төгәллек юк.

Рәүзил ХАҖИЕВ, “Гене­рацияләү компаниясе” оеш­масы генераль директоры:


– Атом энергетикасын үс­терүне яклыйм. Заман бездән шуны таләп итә. Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Әлбәттә, энергия җитештерүнең альтернатив чараларын да үс­терү зарур. Әмма бүген электр энергиясенә булган ихтыяҗ­ны алар белән генә канәгать­лән­дереп булмый. Атом энергетикасын үстерү мәсьәләне чи­шүнең бер юлы булып тора. Аның чыдамлыгы һәм куркынычсызлыгы про­ектның нинди булуыннан тора.

Рәшит ӘХМӘТОВ, “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире:


– Икътисадый яктан бу бик файдалы. Ул Татарстанны электр энергиясен җитеште­рүче куәтле төбәккә әйлән­дерә ала. Әмма безнең моннан табыш алуыбыз шикле, чөнки бу – федераль милек. Моннан тыш, Россиядә ава­рияләрнең, эшкә салкын ка­рауның киң таралганлыгын исәпкә алсаң, бу фаҗигагә китерер дип уйларга да җирлек бар. Аннан килеп, бу, һич­шиксез, зыянлы җитештерү. Акчаны “Иннополис” кебек проектлардан һәм нефтьне кабат эшкәртүне җәелдереп тә табарга мөмкин. 90нчы елларда әлеге станцияне төзүгә каршылык белдереп маршлар уза иде. 200 меңнән артык имза да җыелды, алар әле дә үз көчендә. Суверенитет өчен көрәш тә аны туктатуга сәбәп булды. Әгәр бүленү булса, республика станцияне радиоактив корал итеп куллана ала дип саналды. Бәлки, шундый марш, митингларны кабат үткәрергәдер? 



Ватаным Татарстан
№ 191 | 23.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»