поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2013 Җәмгыять

Диңгез буенда йортым бар

Россия халкы соңгы елларда чит илләрдән торак ала башлаган. Үзәк банк вәкилләре бу хәлләрне халыкның матди хәле яхшыруы белән аңлатса, бәйсез булмаган экспертлар, кеше үзен финанс яктан тотрыклы итеп хис итәр өчен бу юлга баруын белдерә.

Чит илләрдән торак алу шаукымы 2009 елдан башланган. Моннан 4 ел элек читтән милек алу өчен 223 млн доллар сарыф ителсә, узган ел бу сан 1,9 млрд долларга җиткән. Агымдагы елның беренче кварталында гына да 414 млн долларлык күчемсез милек алынган. Шулай дәвам итсә, ел ахырына кадәр чит ил­ләрдән 2 млрд долларлык йорт-җир сатып алынырга мөмкин.

Белгечләр әйтүенчә, рос­сиялеләр читтән торак сатып алганда ял итү мөмкинлеге булган диңгез буендагы җирләрне сайларга тырыша. Төркиянең Әйләнә-тирә мохит һәм шәһәр төзелеше министрлыгы да Россиядән торак алучылар саны артуын хәбәр итә. Европа илләре, АКШның зур шәһәрләреннән дә алучылар байтак. Шулай да исемлекнең башында Испания белән Италия тора.

Бәяләренә килгәндә исә төрле илдә төрлечә. Иң арзан торак – Болгариядә. Анда тө­зелә башлаган йортны 10-12 мең еврога, безнең акчага исәпләгәндә 500 мең сумга да алырга була. Италиядә, мәсә­лән, зур булмаган бер бүл­мәле фатир 33 мең евродан башлана (1,5 млн сум). Андагы законнар нигезендә бу илдә йортны бер ел эчендә сафка бастыралар икән. Бездәге кебек алдаулар да, алданулар да юк.

Белгечләр торак базарында мондый түбән бәяләрнең инде күптәннән булмавын әйтә. Шуңа да мөмкинлеге булганнар арзаннан милек алып калырга тырыша. Илдә булган икътисадый кризис һәм эшсезлек нәтиҗәсендә кояшлы Испаниядә, мәсәлән, күчемсез милеккә бәя нык төшкән. Бүген бу илдә 2 миллионнан артык яңа йорт һәм фатир сатуга куелган. Тик җирле халык арасында аны сатып алырга теләүчеләр генә аз. Соңгы биш елда биредә торакка бәя ике тапкыр кимегән. Экономкласслы 1 квадрат метр торак, урнашкан урынына карап, 0,8-2,5 мең евро тора. Акчалы кешеләр мондый мөмкин­лектән файдаланып калырга тырыша да инде.

Читтән торак алырга уй­ласаң, бүген әллә кайларга барып эзләнеп йөрергә дә кирәкми. Интернет челтә­рендә нинди генә тәкъдимнәр юк. Хәтта ипотекага, кичектереп түләү шарты белән дә алырга була. Ипотека кредитын еллык 5-7 процент белән рәсмиләштерергә мөмкин. Россиядә ипотекага фатир алыйм дисәң, еллык 12-17 процент түләргә туры килә.

Безнең Татарстан халкы чит илләрдән йорт, фатир сатып аламы соң? Без, әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан, күчемсез милек эшләре белән шөгыльләнүче берничә агентлыкта булып, андагы хәлләр белән таныштык. Торак базарында эшләп килүче бар агентлыклар да чит илләр белән хезмәттәшлек итми икән. Казандагы милек белән генә эшләүчеләр дә, республика торак базарында “кайнаучылар” да, Россия шәһәрләре белән хез­мәттәш­лек итүчеләр дә бар. Шулай да чит илләрдән торак тәкъ­дим итүче берничә агентлык бар.

Татарстанлыларның күбе­сен­чә Төркия, Болгариядә урнашкан милеккә өстенлек бирүен ачыклый алдык. Экономкласска кергән 1-2 бүл­мәле фатирлар белән кызыксынып караган идек. Төр­киянең Алания шәһәрендәге 1 бүлмәле торакны – 1-1,2 миллионга, 2 бүлмәлесен, урнашкан урынына карап, 1,5-2 миллионга алырга була икән. Заманча төзелгән яңа йортлардан торак сайларга ярдәм итәчәкләренә ышандырдылар. Бөтен документ эшләрен башкарачакларын, бернинди каршылыклар булмаячагын белдерде алар.
Бу теманы өйрәнер алдыннан бер танышым күптән түгел үзләренең Германиядән ипотекага торак алуларын, анда бәяләрнең бездәге кебек югары түгеллеген сөй­ләгән иде. Алар да фатирларын агентлык аша ипотекага алганнар. Ел саен шунда барып, гаиләләре белән ял итеп кайталар икән. “Чит илләрдән килеп, бездән дә торак алучылар бар. Мондый хәл дөньяда гадәти күренешкә әйләнә башлады”, – диде ул.

Бу хакта риэлторлардан белешкән идек, чыннан да, чит илләрдән килеп, Казаннан фатир алучылар бар икән. Әмма күп түгел. Алар санаулы гына. Күптән түгел генә Англиядән берәү, Казанга килеп, күчемсез милек алган. Аңа кадәр Төркия мәм­лә­кәтендә яшәүче бер кеше башкаладан фатир алган булган. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 189 | 20.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»