поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2013 Җәмгыять

Гомумйорт ихтыяҗлары: проблемалар һаман да бар

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) күләменнән ризасызлар саны шактый кимегән. Аның каравы, бу өлкәдә тагын да актуальрәк мәсьәләләр калкып чыккан.

21 ноябрь көнне республика Дәүләт Советының чираттагы сессиясе узды. Депутатларны күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар эшчәнлеге күптәннән кызыксындыра иде инде. Әлеге өлкәдәге вәзгыять турында депутатларга “Хөкүмәт сәгате”ндә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

Халык ризасызлыгы проблеманы уңай хәл итүгә китергән


Хәзерге вакытта республиканың гомуми торак фонды 90,8 миллион квадрат метрны тәшкил итә. Татарстанның 2,3 миллион кешесе 117,3 мең күпкатлы йортта гомер кичерә.

Якынча бер ел элек халык арасында гомумйорт ихтыяҗлары белән бәйле вәзгыять шактый кискенләшкән иде. Алар әлеге хезмәт өчен түләүләрнең күләме зур булудан зарланды. Нәтиҗәдә, нәкъ менә кешеләр ризасызлыгы бу өлкәдә тәртип урнаштыруга китерде. 2012 елның октябрь аенда муниципаль районнар гомумйорт ихтыяҗлары чыгымнарын киметү буенча нәтиҗәле актив эш алып барды.

2013 елның 1 июнендә үз көченә кергән Россия Хөкүмәте карары нигезендә хәзер фатир хуҗалары гомумйорт ихтыяҗлары өчен норматив күрсәткечләр буенча түли башлады. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч су буенча милекнең 1 квадрат метры өчен 20-30 литрны тәшкил итсә, электр белән тәэмин итү өлкәсендә исә йорттагы җиһазның төренә карап, сәгатенә 0,182-1,114 киловатт, дип билгеләнгән.

Проблема арты проблема...


Ә менә гомумйорт ихтыяҗлары белән бәйле проблема республикада һаман да актуаль булып кала бирә. Хәзер бу өлкәдә яңалык бар – закон нигезендә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләнми калган әҗәтләрнең барысы өчен дә идарәче компанияләр җавап бирергә тиеш, дип билгеләнгән (хәзерге вакытта әлеге төр бурыч күләме 100 миллион сум тәшкил итә). Бу вәзгыять, үз чиратында, идарәче компанияләрнең коммуналь комплекс оешмалары алдында бурычлары җыелуга китерә икән. Нәтиҗәдә, аларның эшчәнлегенә зыян килә, газ һәм электр өчен түләүләр вакытында тормышка ашырылмый, әле алай гына да түгел, хезмәт хакы түләү белән бәйле проблемалар да килеп туган. Алга таба да шулай дәвам итсә, мондый вәзгыять банкротлыкка да китерергә мөмкин.

Хәзерге вакытта мәсьәләне хәл итү максатыннан Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев исеменә махсус мөрәҗәгать юлланган. Хатны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе имзалаган.

Әйтергә кирәк, идарә компанияләре эшчәнлеген контрольдә тоту хәзер дә дәвам итә. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәсендә 2012 елның октябреннән 2013 елның маена кадәрге вакыт аралыгында торак һәм коммуналь хезмәтләр буенча проблемалы йортлар саны 60 процентка кимегән булган.

Тагын бер мәгълүмат - идарә хуҗалыклары эшчәнлеген хәзер халык та күзәтеп тора. Моннан берникадәр вакыт элек интернет челтәрендә Торак фонды мониторингы буенча мәгълүмати портал булдырылган. Әлеге сайтка кереп һәркем үзен кызыксындырган оешма турында тулы мәгълүмат туплый ала. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 22.11.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»